Безнең кадерлеләребез
материал на тему

Кадерле,якын кешеләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8mart.docx21.95 КБ

Предварительный просмотр:

                                     МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

    БЕЗНЕҢ  КАДЕРЛЕЛӘРЕБЕЗ

                 (ӘНИЛӘР ӨЧЕН БӘЙРӘМ КИЧӘСЕ)

                                     

                                    Хөсәенова Рәйханә

                     

                                             2014

            Хәерле көн!Безнең иң кадерле кунакларыбыз –әниләребез,

                         әбиләребез,апаларыбыз һәм сеңелләребез!  

  Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда.Сезне чын күңелдән шушы җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбриклибез.Бүгенге бәйрәм хөрмәтеннән бергәләп күңел ачып,тормыш мәшәкатьләрен читкә  куеп  уйнап та алыйк.Ике командага бүленәбез.

   Кадерле әниләр!Уеннарны башлаганчы  бер сорау бирәсем килә.ӘНИ БУЛУ АВЫРЛЫКМЫ,БӘХЕТМЕ? Бу сорауга җавапны иң ахырдан бирербез.

  Иң беренче хатын-кызлар көне 1911 елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән.Россиягә 1923елда килеп җиткән. БУ БӘЙРӘМНЕ КЕМ УЙЛАП ТАПКАН?(К.Цеткин).

   Әйе,бу көнне һәр хатын-кыз үзен фәрештәгә тиңли.Ә нигә тиңли?Хатын-кыз болай да фәрештә бит инде ул...Менә бер баланы тыңлап китик әле:Туарына бер көн калаАллаһтан сораган:Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр.Мин анда ничек яшәрмен,мин бик кечкенә һәм ярдәмчесез.Аллаһ әйткән:мин сиңа бер фәрештә бүләк итәрмен .Бала уйланган да тагын сораган:Синең янда мин җырлыйм да,көләм дә бәхет өчен миңа шул җиткән. Аллаһ әйткән:Синең фәрештәң  бары синең өчен генә җырлар һәм көлер,син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың. О мин аны ничек аңлармын ,мин бит аның телен белмим?Ә сиңа мөрәҗәгать итәсем килсә,нишләрмен?-дигән бала. Аллаһ:фәрештәң сиңа дога өйрәтер,шул дога аша без синең белән аралашырбыз дигән.Бала тагын сораган:Җир йөзендә явызлык бар дип ишеттем ,мине кем саклар?Үз тормышын да кызганмыйча,фәрештәң сине саклар. –дидеАллаһ.Сине күрмәгәч миңа ямансу булыр. Мин гел синең яныңда булырмын ди Аллаһ.Шул чакны җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады:Аллам фәрештәмнең исемен әйтче?Аллаһ әкрен генә тавыш белән:аның исеме бик гади диде .Кем икән ул,кызлар (ӘНИ).

  Ә кем соң ул әни?Нинди була ул әни?Б у сорауга җавапны малайлар  әйтер. Малайлар әниләре турында язылган хикәяләрен укыйлар.

  Әниләргә сорау:Берәр шагыйрьнең әниләр турында әйткән сүзен беләсезме?(М.Горький:”кояш булмаса гөлләр чәчәк атмый,мәхәбәтсез бәхет булмый,хатын-кыз булмаса мәхәббәт тә юк,ә анадан башка шагырь дә,батыр да юк “дигән.

   Менә сез кызлар әниләрегез янында утырасыз.Сезнең аларга матур сүзләр әйтәсегез киләдер.Һәр өстәлдән берәр кыз чыга,чиратлашып матур сүзләр әйтәләр.Кем билгеләнгән урынга беренче килеп җитә?

  Безнең 1сыйныф укучылары әниләре турында ниләр сөйлиләр икән,тыңлап китик  әле.

                             Шигырьләр сөйлиләр.

   Хатын-кыз –бөек зат.Ул күркәм дә,гүзәл дә,уңган,булган,тырыш,оста,җитез.Кыскасы гүзәл затларыбызның сыйфатларын санап бетерерлек түгел.ХАТЫН-КЫЗЛАРЫБЫЗНЫҢ КАЙСЫ СЫЙФАТЫН КАЙНАНА ЯРАТА,ХАЛЫК ОЛЫЛЫЙ,ЯЗУЧЫЛАР БӨЕК ИТЕП КҮРСӘТӘ,ХӘТТА АЛТЫНГА ТИҢЛИЛӘР?(Сабырлык).

Кызларга:Кем курчакка матур һәм тиз итеп бантик тага?

 УЕН:1.Хәзер шушы матур курчакларны йөртәбез һәм кем нишләтергә тели-күрсәтә.2.Курчакны нишләттең күршеңне шулай ит.

Әниләргәуен.Конвертлар өләшенә.Иҗекләр буенча сүзләр,ә сүзләрдән җөмлә төзү.

 Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета –журналларда да басылып чыга.Озыны да, кыскасы да була.Эшмәкәрләр өчен файдалы.(реклама)

      Без бүген Казан шәһәреннән берсеннән-берсе сылу,гүзәл кызлар чакырдык.Алар җәйге киемнәргә модалар күрсәтерләр.Рәхим итегез кызлар(малайлар мода күрсәтә).                                  

   Безнең кызларыбыз бик тырыш,уңган  бииләр,җырлыйлар.шигырь язалар.                    

  2сыйныф кызлары үзләре язган шигырьләрне сөйлиләр.

   

  Безнең әниләрне юкка гына туган йорт,туган туфрак,Ватан белән тиңләмиләр.Элек-электән дөнья тоткасы булган әниләребез нинди генә эштә эшләмәгән һәм нинди генә һөнәр ияләре булмаган.Алар алдынгы сыер савучы да,атказанган укытучы да,шәфкать туташы,пешекче дәһәм башкалар һ.б.БАРЛЫК ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ХАС БУЛГАН НИНДИ ҺӨНӘР БАР?(хуҗабикә)

Уен.2кыз,2әни кыршау әйләндерә.,кем күбрәк?

Уен. Өч иҗекле кызлар исеме яз.(вакыт бирелә)

1сыйныф укучылары әзерләгән театр.

  Безнең кичәбез ахырына якынлаша,жюри очколарны санаган арада биеп алыйк.

Уен:” Парлы бию”Ике команда ике түгәрәктә бии.Көй туктагач парлашалар.Парсыз калган кеше уеннан чыга.

Кичә башында әйтелгән сорауга әйләнеп кайтыйк әле.Сез ни дип җавап бирер идегез?(җаваплар тыңлана).Мин җавапны менә болайрак килеп чыкты дияр идем:”Әни булу бәхетле авырлык,рәхәт кыенлык!”

Бала сөйләшүе белән башлаган идек,бала сөйләшүе белән тәмамлыйк та инде.Бер баладан сораганнар:сиңа ике кул нәрсәгә дип?Бала бер кулым әнигә,бер кулым әтигә тотыныр өчен кирәк  дигән .Һәрвакыт парлы булып яшәгез.Әниләрнең күңелен сагыш басмасын,балаларыбызның киләчәге якты булсын.Тагын бер кат бәйрәм белән сезне !(балалар бүләкләрен тапшыралар).

Җиңгән команданы котлау,бүләкләр тапшыру.Бәйрәмебезне чәй табыны артында дәвам итик.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең яраткан язучыларыбыз.

Сценарий праздника для начальных классов....

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Безнең яраткан язучыларыбыз.

мероприятие о татарских писателях....

"Иң-иң кадерлеләребез."(Әниләр көненә багышлап үткәрелгән ачык чара)

Нигә бүген бөтен җирдәЧәчәкләр балкый бездә,Нигә кояш көлеп карый,Беләбез һәммәбез дә. Бүген - Әниләр көне,Бүген җирдә тантана.Кояш шуңа көлә бүген,Гөлләр шуңа шатлана....

Сценарие праздника "Иң-иң кадерлеләребез!"

Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценариесы...

Иң-иң кадерлеләребез!

Әниләр  көненә  багышланган  әдәби-музыкаль кичә....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...