Сәләтле балалар белән эш- башлангыч сыйныфлар өчен кулланма
методическая разработка

Гумарова Гульгена Загитовна

Сәләтле балалар белән эш- башлангыч сыйныфлар өчен кулланма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_balalar_beln_esh.docx35.05 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтле балалар белән эш

      Минем педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
  • һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, мин шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышам.

Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла.

Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны, гадәттә, сәләтле дип атыйм.

  1. интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
  2. иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
  3. эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйм;
  4. мәктәптә яхшы укучы балаларны (академик сәләтлелек).

Сәләтле балалар белән эшне түбәндәге юнәлешләрдә оештырам:

       I. Эстетик яктан.

1) нәфис сүз;

2) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

3) җырлау, вокал буенча башлангыч мәгълүматлар;

4) декоратив кулланма сәнгать;

5) рәсем сәнгате нигезләре;

6) бию, хореография;

.

       II. Филология фәннәре.

  1. поэзия, шигырь төзелеше (татарча һәм русча);
  2. проза, иҗат итү нигезләре (татарча һәм русча);
  3. рус теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү;
  4. татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү.

III.  Математика, информатика фәннәре.

1)   укучыларның сәләтен үстерү максатыннан фәнне тирәнтен өйрәнү;

2)   логик фикерләүгә биремнәр;

 3) “Көнгерә” конкурсында катнаштыру;

       IV. Табигать фәннәре.

1) тирә-юньне өйрәнгәндә фәнни – тикшеренү эше нигезләре;

2) табигать белеме фәне аша әйләнә - тирәне өйрәнү;

       V. Спорт, сәламәтлек фәннәре. Шәхесне үстерү, яхшы уку һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар булдыру.

Укучыларның сәләтен үстерү өчен системалы эш оештырдым. Сентябрь аенда балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау, нинди түгәрәкләрдә шөгыльләнергә теләүләре белән танышу максатыннан, ата – аналарга анкета тараттым. Анкета нәтиҗәләрен җентекләп өйрәндем. Укучыларны түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә җәлеп иттем. Мәктәпкә кергәнче үк төрле өлкәләрдә  уңышка ирешкән талантлы балаларга аерым игътибар бирдем. Уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыкланды.

Мин балаларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, аларның сәләтләре үсешен билгеләү өчен мониторинг алып барам. 1нче сыйныф укучыларының мәктәпкә ничек ияләнүе турында шәхси әңгәмәләр уткәрдем.

Анкета, интеллектуаль тест нәтиҗәләре буенча, укучыларның белем һәм күнекмәләрен, табигый сәләтләрен истә тотып, төркемнәр оештырдым. Балаларның сәламәтлеге какшау, стресс, артык эш йөкләү һ.б. булмасын өчен ел дәвамында укучыларның психик һәм физик сәламәтлеген күзәтү өчен диагностика үткәрәм.

Рус теле, математика, табигать белеме һәм укудан фән атналыклары уздырганда укучыларның сәләте үстерелә, иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган талантлы балалар ачыклана. Моңа түбәндәге эш төрләре ярдәм итә.

План

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (презентацияләү, балалар иртәсе, үзэшчән сәнгать һ.б.)

1-4 кл.

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү;

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- сәхнәләштерелгән әкиятләргә конкурс;

ел дәвамында

3

Җырлау:

- вокал буенча башлангыч белемнәр;

ел дәвамында

- хор белән һәм ялгыз җырлау;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләк бирү;

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсем ясау, укыту эшчәнлегенә технологиядән яңа программалар кертү,

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру, конкурсларда катнашу;

ел дәвамында

5

Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр:

- бәйрәмнәргә биюләр әзерләү

. ел дәвамында

- мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу.

ел дәвамында

6

Нота серләренә төшенү:

- нота язмасында динамик төсмерләрне аеру, нотаны тану, язу күнекмәләрен үстерү, музыкаль мәсъәләләр чишү;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәптә бәйрәмнәрдә катнашу, бүләкләү;

ел дәвамында

- конкурсларга әзерләү;

ел дәвамында

II

Филология

1

Поэзия, шигырь төзелеше:

- укучылар шигырьләреннән җыентыклар ясау;

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

2

Проза, язучы хезмәте:

- яшь язучылар түгәрәге;

2 атнага1

- әдәби җыентык;

Чирек саен

- язучыларның иҗатына багышланган кичәләр (әдәби кунакханә)

Чирек саен

- сочинениеләргә конкурс;

3-4кл чирек1

- укучыларның иҗатына бәя бирү, бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Рус (татар) телен тирәнтен өйрәнү:

- тестлар үткәрү;

ел дәвамында

- олимпиадалар уздыру;

Атналыкларда

- район олимпиадасында катнашу ( 4 кл);

Елга 1 тапкыр

- “Русский медвежонок” халыкара уенында катнашу (2-4);

Ноябрь

- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы.

Чирек саен.

III

Математика

- математика түгәрәкләре;

Атнага 1 тапк.

- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы);

ел дәвамында

- олимпиадалар (өч дәрәҗәдә);

Ярты ел саен

- район олимпиадасы (4 кл);

Елга 1 тапкыр

- математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү;

Чирек саен

- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.);

Даими

- стандарт булмаган биремнәрне эшләү;

Даими

- “Көңгерә” халыкара уенында катнашу;

Елга 1 тапкыр

- сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү;

Даими

Табигать

IV

- түгәрәкләр;

2 атнага 1

- тестлар уздыру;

Даими

- стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр;

Атнага1

- рефератлар конкурсы (4 кл);

Чирек саен

- табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар);

Даими

- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

Даими

V

Спорт

- укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү.

Даими

 

Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

 Укучылар  исемлеге

Эстетика

1) нәфис сүз;

2) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

3) җырлау, вокал буенча башлангыч мәгълүматлар;

4) декоратив кулланма сәнгать;

5) рәсем сәнгате нигезләре;

6) бию, хореография;

Газин Нәфис

Муртазин Абдулкәрим

Гарипова Мәрьям

Кадырова Нәзилә

Филология

1) поэзия, шигырь төзелеше (татарча һәм русча);

2) проза, иҗат итү нигезләре (татарча һәм русча);

3) рус теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү;

4) татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү.

 Муртазин Абдулкәрим

Гарипова Мәрьям

Кадырова Нәзилә

Математика

1) укучыларның сәләтен үстерү максатыннан фәнни тирәнтен өйрәнү;

2)   шахмат түгәрәкләре.

Газин Нәфис

Набиев Рүзәл

Гарипова Мәрьям

Кадырова Нәзилә

Табигать

1) тирә-юньне өйрәнгәндә фәнни – тикшеренү эше нигезләре;

2) табигать белеме фәне аша әйләнә - тирәне өйрәнү.

Мусин Ирек

Гарипова Мәрьям

Кадырова Нәзилә

Мусин Ислам

Спорт

   Шәхесне үстерү, яхшы уку һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар булдыру.

 Гилманов Әмир

Валеев Ислам

Кадырова Нәзилә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Башлангыч сыйныфлар өчен" эш программалары

башлангыч сыйныфлар өчен җыр түгәрәге өчен эш программасы...

Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы(1,3кл.)

Башлангыч   сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы ( 1,3нче сыйныф)          (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар җыентыгы

Әлеге материал башлангыч укытучыларына зур ярдәмлек булыр дип ышанып калам....

башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар

Татар телендә диктантлар җыентыклары табу кыенрак. Шуны күздә тотып хезмәттәшләрем өчен диктант текстлары тәкъдим итәм....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар укытучыларга укучыларның белемен тикшерү өчен материал...