Әниләр көненә бәйрәм кичәсе.
методическая разработка (2 класс)

Шарафутдинова Гузель Наилевна

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" г.Альметьевска Республики Татарстан

Әниләр көненә бәйрәм  кичәсе.

Исәнмесез,хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!

26 ноябрь көне “Аналар көне”бәйрәме.

Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

 Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз.

 Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.

Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була.

Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалр парлашып музыка астында залга керәләр.

Парлы бию башкарыла.

Гимнпзия бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Сәламәтлек, зур шатлыклар

Юлдаш булсыннар сезгә.

Бервакытта да сүнмәсен

Елмаю сезнең йөздән.

Көенсәк тә, сөенсәк тә,

Әни диеп дәшәбез.

Һәрвакытта кирәк безгә    Иң кадерле әнкәбез.

.

“Балам диеп”  тибә һәрчак

Әниләрнең йөрәге.

“Үсеп җитеп кеше булсын”-

Бу аларның теләге.

Без үскәч тә әниләрне

Бик кадерләп яшәрбез.

“Әнкәем” дип, йомшак итеп,

Гел яратып дәшәрбез.

“Әни” сүзенә сыйгандыр

Кояшның җылысы да.

Йомшак җилләрнең назы да,

                                                Изге ай яктысы да.

Тәбриклибез әниләрне

Иң җылы сүзләр белән.

Сөендерик әле тагын

Бик матур бер җыр белән.

Җыр “Әнием турында ңыр”.

Җырдан соң балалалр урыннарына утыралар. Уртада шигырь сөйләүче бала басып кала.

Әниемә җыр.

Минем әни хакында

Әле җыр язылмаган.

Аның турында сөйләрлек

Кирәк сүз табылмаган.

Җырның иң матурын шуңа

Әнигә язам үзем.

Ул иң уңган, нурлы, чибәр,

Иң ягымлы һәм түзем.

Әни мине яратучы,

Юатучы, сөюче.

“Балакаем, асыл кошым,

Син бергенәм”,- диюче.

Жыр

1 Т: Балалар, көннәр якты булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

2 Т:Йокы татлы булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

1 Т: Җил –яңгырдан саклар өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

2 Т: Ә усаллардан саклар өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

1 Т: Ашлар тәмле булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

2 Т: Дөнья ямле булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

1 Т: Ә әнигә кем кирәк?

Б:  Без кирәк!

2 Т: Әйе , әниләребез безнең өчен яши, безне кайгырта.  Үсеп  җитеп кеше булсыннар дип торышалар. Ә инде үсеп җиткәч безнең бурыч аларны кадерләп яшәү, авыр вакытларында аларны ташламау. Ә кайвакытларда бит мондый очраклар була. Әйдәгез балалар бер шундый вакыйганы карап китәбез.

 Кечкенә күренеш “Өч әни”

Катнашалар:

Әниемнең әнисе – әби,

Минем әнием – әни,

Курчагыма мин әни,

Безне өйдә өч әни.

Мин кучагымны кыстыйм:

-Аша, үсми каласың!

Сүземне бер тыңламыйсың

Җаннарымны аласың!

(“Әни чыга)

-Нәрсә, кызым, уйныйсыңмы,

Ашадыңмы соң әле?

Менә сиңа тәмле ботка

Бер тиктормас бала син!

(Әби керә)

-И, балакай, эштән кайткан,

Гел сөяккә калгансың.

Ял ит бераз, куй эшеңне,

Һай, тынгысыз бала син!

1 Т: Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары,

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

Җыр “Эбекэем, эбекэй”.

Гомер тормышыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле бер кешебез булып,

                                     Сакланасыз күңел түрендә.

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр!

Күңелдәге җылы хисләр

Сезгә нур булып барсын

Безнең җиткергән теләкләр

Әниләр, чынга ашсын.

Якты булсын көннәрегез,

Озын булсын гомерегез.

Әтиләр белән бергәләп

Тормыш юлын үтегез.

Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде.

 Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

Җыр. Бер кыз бала ңыр чыгарган...

Бәйрәм тәмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әниләр көненә бәйрәм кичәсе. 15.27 КБ

Предварительный просмотр: