Проектная работа "Азбука ПДД"
проект (3 класс)

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

Проектная работа ученицы 3 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_proekt_pdd_-_kopiya.doc405.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның һәм студентларның II республикакүләм “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән Каюмов Габделхак фәнни-эзләнү укулары

                                           

Проектның темасы:

 «Юл йөрү Әлифбасы» уены

                          Эшне башкаручы: Нургаянова Зәлинә Рамис кызы,

                         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

                         “Пычак урта мәктәбе”нең Арпаяз авылы филиалы

    муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе , 2 сыйныф

            Җитәкче: Нургаянова Гөлназ Зиннур кызы,

                         Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

         “Пычак урта мәктәбе”нең Арпаяз авылы филиалы

        муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе,

                         башлангыч сыйныфлар укытучысы

2019

Эчтәлек

I   Кереш өлеш

II Проект өчен материал туплау

III Проектның төп өлеше

3.1. Уен  атрибутларын ясау

3.2. Уенның фотосы

      3.3. Проектның нәтиҗәлелеген бәяләү

IV Йомгаклау

4.1 Үзбәя

4.2 Реклама

V Кушымта

5.1  Кушымта №1  Кулланылган әдәбият

5.2  Кушымта №2  Уен төрләре

     5.3  Кушымта №3   Юл билгеләре турында табышмаклар

5.4 Кушымта №4   Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен сораулар җыелмасы

I Кереш

         Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара.

       Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә.

       Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында  балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре.

     Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.

           Мэктәпкәчә белем бирү учреждениясендә  моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү, балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен  өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә.

          Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә.

           Яраткан әкият геройлары, яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кызыклы геройлары белән булган төрле хәлләр, ялгышларны аңлау, төзәтү балаларның хәтерендә кала һәм юлда дөрес йөрергә, игътибарлы булырга ярдәм итә, өйрәтә.

         Проектның актуальлеге. Даими үсә hәм катлаулана барган транспорт мөхите шартларында балаларның тормышын hәм сәламәтлеген саклау, балаларны юл хәрәкәтендә хәвефсез катнашырга әзерләү.

        Проектның максаты. Балаларның уй-фикер, хәтер күзаллауларын үстерү; танып-белүгә кызыксынулар тәрбияләү; иҗади сәләтләрен арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен төрле ситуациядә куллана белүләрен үстерү.

        Проектның бурычлары.

        Өйрәтү.Транспорт  йөртүче hәм җәяүле функцияләрен башкару турындагы белемнәр hәм күнекмәләрне системалаштыру; балаларны юл киселешләре, юл тамгалары белән таныштыру;

        Үстерү. Игътибар, күзәтүчәнлек, хәрәкәт координациясен формалаштыру, проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итү hәм транспорт йөртүче, җәяүле буларак үз гамәлләре белән идарә итү күнекмәләрен формалаштыру;

       Тәрбияләү. Урамда, транспортта дисциплиналылык hәм үзеңне тоту культурасын тәрбияләү, укучыларда  үз тормышларына  карата сакчыл караш  булдыру.

        Проблема сайлау.

        Дөньяда бик күп төрле проблемалар булырга мөмкин. Һәм аларны чишү юллары да була. Иң беренче чиратта әйбәтләп уйлап эш итәргә кирәк.

        Менә минем дә алдымда проблема тора. Мин үземә, классташларым белән бергәләп уйнарга, үз кулларым белән ясалган өстәл уены ясарга җыенам. Ул уен матур, сыйфатлы һәм файдалы булып булып чыгар дип уйлыйм.

       Фикерләрне ачыклау.

       Балаларның гомерен һәм  сәламәтлеген саклау -  безнең милләтебезнең киләчәген саклау дигән  сүз ул. Бу  проблема  бүгенге  көндә  бик  киеренке  хәлдә. Балалар белән булган юл – транспорт һаләкәтләре, авыл җирлегендәге юл билгеләренең булмавы, укучыларның юл билгеләрен практикада куллана  белмәүләреннән килеп чыга.

      Мин үз эшемнең матур һәм файдалы булып чыгуын, классташларыма юл йөрү тамгаларын өйрәнергә булышуын телим һәм мин тырышачакмын.

II Проект өчен материал туплау

       Юл билгеләре тарихы

       Беренче машиналар барлыкка килгәнче үк ,1529 елда франция патшасы Франциск I юл хәрәкәтен тәртипкә салу указын гамәлгә кертә. Ул җәяүле һәм атта йөрүчеләргә кагылган. Дөресрәге, урамнарда узуны һәм борылуны рөхсәт итми иде.18 гасыр урталарында беренче пар ярдәмендә йөрүче машиналар күренсә, 19 гасырда инде газ һәм электр ярдәмендә йөрүче машиналар барлыкка килә . Бу машиналар белән бергә беренче юл билгеләре дә барлыкка килә. Мәскәүдә исә беренче юл билгеләре 1933 елда күренә башлый. 1949 елда, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Бөтендөнья илләре өчен Бердәм Юл йөрү кагыйдәләре системасы кабул ителә.
Сезнең белүегезчә, хәзерге вакытта расланган һәм кабул ителгән 250 юл йөрү билгесе бар. Билгеләр буталып бетмәсен өчен аларны 7 төркемгә бүлгәннәр.

         Эш урыны.

        Уенның атрибутларын ясау өчен эш кораллары һәм җайланмалары тиешенчә итеп куелган өстәл кирәк.

         Эш урынында бары тик хәзер эшләнәсе эш өчен кирәкле кораллар, җайланмалар һәм эшкәртеләсе детальләр генә булырга тиеш. Барлык эш өстәлдә башкарыла, эшкәртү детальләрен күз алдында тоту уңай.

           Интернет челтәреннән, мәктәп китапханәсеннән юл тамгалары,         аларның төрләре  турында укып өстәмә мәгълүмат тупладык. Сыйныф

         

сәгатьләрендә  юл йөрү кагыйдәләре кичәләре үткәрдек, һәм түбәндәгеләрне белдек.

 

   

        Бу юл билгеләре бездә генә түгел, чит илләрдә дә кулланыла һәм алар бөтен җирдә бертөрле.  Урамнар буйлап трамвайлар йөри, автомобильләр, автобуслар, троллейбуслар чаба башлагач, урамнарны сөйләшергә өйрәтергә кирәк була. Бу юллар телендә дөньядагы барлык илләрнең дә урамнары машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән сөйләшә. Кеше укырга өйрәнгәндә, аңа хәрефләр күрсәтәләр. Хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзелә. Юллар теленең дә хәрефләре бар. Ул юл билгеләре. Ләкин алардан сүзләр төзеп торасы юк. Бер билге-юл сигналын аңлата. Бу сигналлар зәңгәр һәм кызыл каймалы түгәрәкләр, өчпочмаклар, турыпочмаклар... Алар тикмәгә генә шундый формада, төстә түгел. Һәрберсенең үз мәгънәсе бар. Кайберләре “Сак бул” дип кисәтә, кайберләре “Керү яки хәрәкәт тыела”, “Үтү юлы ябык” дип күрсәтә. Ә кайберләре күрсәтелгән юнәлештә барырга рөхсәт итәләр һәм боралар, ә бер төркем билге кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен куелган.

III Проектның төп өлеше

         Уен атрибутларын ясау

        Юл йөрү  билгеләренең тарихы, килеп чыгышы һәм алар турында мәгълүмат туплаганнан соң, без уен атрибутлары ясарга керештек. Беренче эш итеп юл билеләреннән карточкалар ясап, аларны кистек, скотч белән ябыштырдык. Артларына кечкенә генә липучкалар ябыштырып чыктык.  Карточкаларны  салыр өчен коробка ясап, тышладык.  Уенның төп өлеше өчен ковраленнан нигез ясадык, аның өстенә тамгаларны беркетер өчен икеяклы липучка беркеттек.

 

       

           

     

Уенның фотосы

      Ниһаять, эш тәмамланды.  “Юл йөрү Әлифбасы” кысаларында ясалган уен әзер. Уенны берничә төрле вариантта (кушымта №2) уйнарга мөмкин. Уенны уйнау үзем һәм иптәшләр өчен кызыклы, файдалы булсын өчен юл билгеләре турында бер- беребезгә табышмаклар, кыска шигырьләр әзерләдек. (Кушымта № 3)

           

       

        Проектның нәтиҗәлелеген бәяләү

       Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен сораулар җыелмасы формасында (кушымта № 4)  белем һәм күнекмәләрне билгеләү критерийлары ясалды:

  1. Күзаллау  формалашу дәрәҗәсе
  • транспорт чаралары турында
  • урам чатлары төрләре
  • җәяүлеләрнең юл арткылы дөрес чыгуы
  1. Юл билгеләре турындагы белемнәр
  • кисәтү билгеләре
  • өстенлеккә ишарә итүче  билгеләр
  • тыючы билгеләр
  • боеручы билгеләр
  • мәгълүмат  бирүче билгеләр
  • сервиc  билгеләр

3. Балаларның үз-үзләрен тоту культуралылыгы

     -  урамда

     - транспортта.

ΙV Йомгаклау

       Үз-үзеңә бәя бирү:

       Менә инде минем уеным әзер. Мин бу уенны зур көч белән ясадым. Уен сыйфатлы, матур килеп чыкты. Миңа бик тә ошады. Без аның белән тәнәфесләрдә иптәшләрем белән уйнаячакбыз. Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәребезне камилләштерәчәкбез.

         Ясаган уеныбыз иптәшләремә   бик ошады. Минем нәни кулларым нинди матур, файдалы уен ясады!

                       

Уңай яклары:

-  Эшләү бер дә авыр булмады.

-  Әйләнә-тирә дәресендә, буш вакытта уйнар  өчен менә дигән     материал.    

-  Юл тамгалары турындагы белемемне тагын да арттырдым, тирәнәйттем.

Тискәре ягы:

  • Вакытлар үтү белән кәгазь төсен югалтачак, таушалачак

        Реклама

        Игътибар , игътибар. Кукмара үзәгендә моңарчы күренмәгән иң арзан бәяләр белән сату итүче өр-яңа кибет ачылды. Ул «Уенчыклар аланы» кибете. Анда иң яхшы  уенчыклар һәм өстәл уеннары сатыла. «Уенчыклар аланы»на  килегез, күрегез, алыгыз соңга кала күрмәгез.

Арпаяз башлангыч мәктәбе, реклама бүлеге 2б сыйныфы.

V Кушымта

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технология работы над проектной задачей. Урок - проектная задача. Математика 3 класс. Симметрия.

Статья и пример конспекта урока в технологии работы над проектной задачей. Урок математики. 3 класс. Симметрия....

Современные образовательные технологии: проектная деятельность. Проектный метод в школьном образовании

Эта статья включает в себя историю проектной деятельности, организацию проектной деятельности на практике. В приложении можно найти проект по информатике....

Проектная деятельность и проектные задачи в начальной школе.

Выступление на семинаре с опорой на презентацию....

Проектная задача как прообраз проектной деятельности в начальной школе

Презентация к МО по теме "Проектная задача как прообраз проектной деятельности в начальной школе"....

«Проектная задача как прообраз проектной деятельности в начальной школе»

Материал содержит объяснение: что такое проектная задача и чем отличается от проекта....

Проектная деятельность и проектные задачи в начальной школе. Выступление на ШМО

В настоящее время все более актуальным в образовательном процессе становится использование в обучении приемов и методов, которые формируют умения самостоятельно добывать новые знания, собирать необход...

Проектная работа по методической теме «ФОРМИРОВАНИЕ КЛЮЧЕВЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ ЧЕРЕЗ ПРОЕКТНУЮ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ»

В своей публикации я поделилась опытом работы по проектной деятельности в 1-4 классах....