"Исәнме, мәктәп"
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Гаязова Гульфия Рафкатовна

"Исәнме, мәктәп" . Белем бәйрәменә чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnme_mktp_.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

Исәнме, сөекле мәктәбем!

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. 1 нче сентябрь Белем көне генә түгел, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Шушы минутта меңәрләгән укучылар мәктәпләргә килә, йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Бүгеннән һәр бала көтеп алган, күңелле вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

“Бәйрәм бүген” җыры.

Күтәренке кунелләр,

Бар да көләч, шат бүген.

Куктэ кояш елмая
Яшерә алмый шатлыгын.

Жырлыйсы килеп кенә

Тора бүген минем дэ.

Көтеп алган бэйрэме

Буген һэммәбезнен дә.

        Алып баручы. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас, матур бер мизгеле. Шуңа күрә башлап укырга килү көне – зур бәйрәм ул. Ничек шулай булмасын, күңел сабырсызланып класска, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели! Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

Сары төсле яфраклар да

Чалына инде күзгә.

Хушлаштык ямьле җәй белән,

Үтте дә каникуллар.

Бүген бәйрәм – Белем көне

Мәктәпкә илтә юллар.

Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар, кемнәр, кайда

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә.

Парта артына чакыра

Әйдәп белем иленә.

Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр!

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең туган йортым.

Мәктәбемә илтер сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

Мәктәпкәем каршы ала

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

Саумы, мәктәп, исәнме дип

Түргә узабыз.

Яңгыратып тирә-юньне

Җырлар сузабыз.

Мәктәп, мәктәп, синдә көтә

Белем юллары.

Шулар аша дәвам итә

Илем юллары.

Җыр “Мәктәп еллары”.

Таза, көчле булып шыта орлык,

Уңдырышлы җирләр куенында.

Чәчәк-орлык язмышына охшаш

Укучының мәктәп елы да.

Ә җирлеге аның – укытучы,

Җылытучы  - белем нурлары.

Мәктәп сукмагыннан башланалар

Яшь буынның олы юллары.

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия.

Сез яшисез, шуңа күрә зурлап

Күпме кеше сезгә баш ия.

Сокланырлык гомер кичерәсез,

Балалар дип янып яшисез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты

Фәрештәгә тиңнәр кеше сез.

Бөтен гомерен балаларга биреп

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче – Укытучым!

  1. Һәрбер сүзе, җылы күз карашы

Сабый күңеленең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче – Укытучым!

  1. Укытучым! Саулык телим сезгә һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Нинди рәхмәтлә дә аз булыр күк,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәт белән моң-җырыбыз

Булсыз сезгә безнең бүләгебез.

Җыр. “Укытучыма”

Козге коннен козгелэрдэ якты,

Кынгыраудай чынлы мэллэре.

(Буген бэйрэм, укытучы коне,

Буген бэйрэм, белем бэйрэме.) -- 2 раза

Буген бэйрэм, укытучы коне,

Кеше жаны мохтаж жылыга,

Без зурлыйбыз, сине укытучым,

Балаларны шушы жырымда.

Буген бэйрэм, укытучы коне,

Буген бэйрэм, белем бэйрэме.

Буген бэйрэм, буген синен бэйрэм,

Бэйрэм белэн котлап узенне,

Укытучым, сине булэк итэм,

Сина атап, язган коемне.

Буген бэйрэм, укытучы коне,

(Буген бэйрэм, белем бэйрэме.) -- 2 раза

  1. И килә яңа кешеләр

Юлларны гөлгә күмеп.

Иң кечкенә – беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

  1. Чәчәктәй ваемсыз үткән

Гомернең җиде елы.

Гомернең шушы көненнән

Башлана гыйлем юлы.

  1. Киләсез бүген мәктәпкә,

Юлларга гөлләр түгеп.

Иң кечкенә – беренчеләр,

Үзегез гөлләр кебек.

Беренчеләрнең чыгышы.

  1. Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

2. Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Безне озата килделәр.

  1. Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

Чәчәкләр артыннар,- диләр,

Күренми бит буегыз.

2. Бүген йөзләр көләч безнең,

Күңел сөенә.

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

  1. Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч

Белемнәр сараена.

2. Беренчеләр генә алар

Булалар алдынгылар.

Быел мәктәбебездә

Без - беренче сыйныфлар.

  1. Без әле беренче тапкыр

Дәреслекләр алабыз.

Дәфтәр-каләмне барлап

Сумкаларга салабыз.

2. Мәктәпкә озаткан чакта

Әнием кочып сөйде.

Алдынгы булырга тырыш,

Бәбкәчем, берүк, -диде

Алып баручы. Әти-әниләр бүген нәни дусларыбыздан да күбрәк дулкынлана, чөнки балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә йөрткән иң изге теләкләрен алар балаларга җиткерергә тели. Хәзер сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле әти-әниләребез.

Сүз әти-әниләргә бирелә.

  1. Иренмичә, ялкауланмый

Укыгыз фән илендә.

Китапларны ачар өчен

Ачкыч бирәбез сезгә. (Белем ачкычы бирелә.)

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

         Бишкә бишне кушарга,

         Иҗектән сүз язарга

         Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

         Белер өчен бик күпне,

         Яратырга китапны

         Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Таннар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Өтер белән ноктаны

Кайчан, кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Алып баручы. Менә беренче дәрескә керер вакыт та җитте. Минем кулымда көмеш кыңгырау. Аның сихри чыңы күп укучыларны дәрескә чакырган, аннары зур юлга озаткан. Нәни дусларым! Сезне көмеш чыңлы кыңгырау                  1 нче дәрескә чакыра.

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

Мә, дустым, чылтырат

Бүгеннән мәктәпкә
Бүгеннән зур юлга

Хәерле сәгатьтә!

Хәерле сәгатьтә!

Алып баручы. Әйдәгез, укучыларны алкышлар астында беренче дәрескә озатыйк. Барыгызны да бүгенге белем бәйрәме белән кабат котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез!