җиңү көне
классный час (3 класс)

Хабибуллина Ильназ Салимовна

Посвящен ко дню праздника Победы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_kone.docx25.3 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көн

Алып   баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

 -Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 71 нче тапкыр бүләк итә.

 Фонограмма көчәя. Ярты куплеттан соң әкренәя.

 Әнә алар — безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар, орден-медальләрен чыңлатып безнең белән бергә Бөек Җиңү көнен каршылый.

 Алып   баручы.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

 Алып баручы. Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды, яшьләр кичке уеннан кайтты.

1 бала: Июнь.

Якты кояш җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды.

Кайгы белмәс шаян балаларның

Шат көлү авазы яңгырады.

2 бала: Июнь.

Ул көнне мәктәптән кайтканда,

Кич арып йокларга ятканда,

Иртән иртүк сугыш башланасын

Һәм бетәсен бары 45-нең маенда.

3 бала: Бар җирдә дә шундый тынлык була,

Табигатьтә йоклаган күк тоела.

Бары тик 5 минут тынычлык калганын,

Берәү дә китерми уена.

4 бала: Иртәнге җил, чык салкынлыгы

Нәфис чәчәкләрен тетрәтә

Үләннәргә салынган ал таңны

Фашист бинокле күзәтә.

5 бала:Кырык беренче ел. Июнь.

Йөрәкне тетрәткән бу санны

Инде яңа гасырга керсәк тә

Күмә алмый еллар тузаны.

6 бала:Барча халык бердәм көч булып

Күтәрелә илне сакларга.

Аяз күкне,җирне, сабыйларны,

Явыз фашистлардан якларга.

Сугышка кадәрге вальс көе яңгырый.Парлар вальс бии.Барысы да тынып калалар.Фонограммада Левитан тавышы. «Священная война» көе яңгырый.

(Әмирхан Еникиның “Кем җырлады”әсәреннән   өзек сәхнәләштерелә.)

Автор: Ватан сугышының дәһшәтле көннәренең берсе иде.Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып янәшә туктадылар.

...вагоннарның берсендә түбәндәге сәкедә яралы яшь лейтенант ята.Егет кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды. Эчәсе, бик эчәсе килә иде аның.

Шәфкать туташы: Хәзер, хәзер, лейтенант.Түз,түз.(Алюминий кружка белән бер йотым су эчерә.Егет керфекләрен селкетә).(Сәхнә артында татарча җыр яңгырый).

Автор егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.Бу җыр аны ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте.

Лейтенант: Татарча җыр!...Нәрсә ишетәм мин, кемне ишетәм мин?...минем Таһирәм җырлый түгелме соң?Шул ич,шул ,Таһирә тавышы.Кайда ул?(Егетнең башы мендәр читенә авып төшә.Шәфкать туташы пульс тикшерә,башына салкын чүпрәк куя)

Шәфкать туташы:Ни булды сиңа,ни булды?

Автор: Әмма егет һушыннан язмады,һичкемне сизмәс булса да җырны ишетүдән туктамады.Җыр янәшәдәге эшелонның берсеннән килә иде.Әгәр теплушка беләгн вагонның ишекләре бер-берсенә туры килгән булсалар, җырлап торучы кыз үзе дә күренгән булыр иде.(Егет ыңгыраша, кыз ярдәм күрсәтә)

(Алгы планда, музыка астында Таһирә белән егетнең аерылышу вакыты бара).

Егет: Кайчан соң мин кабат синең

Моңсу күзләреңне күрермен?

Кайчан соң мин кабат синең

Назлы көлүеңне ишетермен?

Ник дәшмисең, әйт бер сүз булса да

Ут эченә китә барыбыз да.

Кыз: Нигә әйттең миңа сөю сүзен

Күптән көткән айлы тын кичтә?

Инде хәзер аерылабыз дисең

Синсез калган йөрәгем соң нишләр?

Мәхәббәт ул бүленмәскә тиеш!

Ярату ул була үлемсез.

Мәхәббәт бербөтен булырга тиеш,

Сугыш безне аермас,күрерсең!

Егет: Мин бик тиздән кайтырга дип китәм,

Телә бары җиңү килүен.

Дошманнарны җиңеп, сау кайтырга

Ярдәм итәр сине сөюем.

Кыз: Мин ышанам.Тиздән очрашырбыз.

Кабатланыр айлы, тын кичләр.

Яу кырында исән-сау йөрергә

Ярдәм итәр минем саф хисләр.(чыгып китәләр)

Автор: Кыз җырлавыннан туктады,каршыдагы эшелон тавыш-тынсыз гына кузгалып китте, егет моны сизмәде.Ул инде яңадан аңына килә алмады.

Син кайтмадың” җыры

Алып   баручы.

 Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

 Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

  -Алар тиз әйләнеп кайтырбыз диделәр дә, ут эченә барып керделәр. Башта үз җирләребезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдылар. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштылар. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштеләр. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттеләр. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштылар, күпләре ятып калды.

Концерт номеры:

 Беренче   алып   баручы.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

Әти-әти,нинди матур исем

Кемгә әйтим, өзелеп Әти дип?

Кемгә генә дәшеп карасам да

Йөрәк хисе,бетми әйтелеп.

Иптәшләрем килеп әтисенең

Күкрәгенә башын куйганда

Кем гаепле,минем әтием дип

Эндәшәсе килеп торганда

Сугыш,сугыш...Йөрәкләрне телгәләп,бәгырьләрне өзгән сугыш, менә кем гаепле.

Әлеге җырыбыз тол хатыннар истәлегенә,бер мәртәбә әти сүзен әйтә алмаган ятимнәр, хөрмәтле сугыш чоры балалары сезнең өчен

Концерт номеры: “Сугыш кайтавазы”

Ирләр ,илебезнең бәйсезлеге,халкыбызның азатлыгы өчен көрәшкәндә, күпме хатын-кыз, балаларҖиңүне якынайту өчен бар көчләрен куеп тылда эшләде.Колхозда да эшләделәр,өстәвенә фронтка посылка җибәрү өчен җылы бияләй,йон оекбаш та бәйләргә җитештеләр. Без аларны тыл ветераннары дибез.

Сезнең өчен “Шатлык” бию төркеме “Эх,алмасы” биюен башкара.җитәкчесе Габдуллина Айзирә Рөстәм кызы.

 Беренче алып   баручы.

Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

 Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Алып баручы. Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз. (Ветераннарны әйтү).

 Беренче   алып   баручы.

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

  Хөрмәтле ветераннар әлеге җырыбыз сезнең хөрмәткә .

Бүген ветеран укытучы,Татарстанның атказанган укытучысы Сизов Александр Прокофий улының олугъ юбилее-90 яшь тулган көне. Сизов абый(без, аның укучылары, аңа яратып шулай дәшәбез) бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Абый, бүгенге бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез исеменнән чын күңелдән тәбриклибез.Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телибез.

Тормыш дәрьяларын кичкән чакта,

Җилләре дә булган, давыл да.

Атлагансыз алга сыгылмыйча,

Карамыйча карга, яңгырга.

Еллар узып, маңгай сырланса да,

Йөрәк әле һаман яшь килеш.

Алда булсын сезгә язмыш язган,

Бәхет, шатлык тигән мул өлеш.

Татар егетләре” башкарачак биюебез сезнең өчен

Алып баручы.Ә хәзер Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чарабызда катнашучы кунакларга сүз бирәбез.

Тәбрикләү өчен сүзне Күзкәй авы җирлеге рәисе

  Концерт номеры: җыр:

(талгын музыка) Алып баручы. Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!

 -Ә хәзер, хөрмәтле ветераннар, авылдашлар, килгән кунаклар!

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

 Чәчәкләр, гирляндалар салу.

 Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән сезне, иптәшләр!

Класстан тыш чараның авторы Тукай муниципаль районы “Күзкәй урта гомуми белем мәктәбе”нең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Эльмира Мөхәммәтнәҗип кызы әзепләде