Сценарий "Белем бәйрәме"
методическая разработка (1 класс)

Рамазанова Розалия  Фаатовна

Сценарий 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_beyreme.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

 “Белем бәйрәме” 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий.  

                       

                                                    Катнашалар:

                                                 Сарык –

                                                 Кәҗә -

                                                 Шүрәле –

                                                 Укучылар –

                                                 1 класска баручы укучылар.

(Музыка яңгырый)

 Кәҗә: Нишләп җыелыштыгыз монда?

Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, кәҗә дустыгыз әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин моңа быел юл куя алмыйм.Карагыз әле миңа! Мондый идеммени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алмаланып торалар иде. Яңа уку елы башлангач, димәк мин тагын бер елга картаерга тиешмен. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Сарык керә)

  Сарык:   

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

    Кәҗә:

Син нәрсә, авызыңны күтәреп, “исәнме,мәктәп, сине сагынып беттек” дип сөйләнеп йөрисең?

  Сарык: Нигә?

  Кәҗә:Чөнки быел Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

 Сарык: Син нәрсә уйлап чыгардың, кәҗәкәй? Алай буламы инде ул?

 Кәҗә:  Әйт әле син миңа, хөрмәтле Сарыккай, менә синең башыңны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап, телеңне вата-җимерә инглиз телен өйрәнеп утырасың, тагын бер елга картаясың киләме?

 Сарык: Менә җүләр, кемнең картаясы килсен дә, кемнең мәсьәлә чишеп, укып утырасы килсен инде?

 Кәҗә: Сине кем картайтканын, кем башыңны катырганын беләсеңме син? Укытучылар картайта безне!

 Сарык: Укытучылар?!

 Кәҗә: Әйе, үзләренең бертуктаусыз өйрәтүләре, тикшерүләре, сооаулары белән безне картайталар, башыбызны әйләндерәләр. У-ух мин аларны!

 Сарык: Ни сөйлисең син?

 Кәҗә: Әйт әле миңа, син унга кадәр саный беләсеңме?

 Сарык: Беләм инде.

  К: Хәрефләрне таныйсыңмы?

 С: Бераз таныйм.

 К: Шулай булгач, акча саный белсәк, иҗекләп булса да укысак, безгә тагын ни кирәк? Яңа уку елы җиткән саен безгә бит тагын да катлаулырак фәннәр укыта башлыйлар. Ә ул безгә нигә?

 С: Әйе шул тагын да катлаулы фәннәр керәчәк. Чыннан да алар безгә нигә кирәк соң?

  Шүрәле: (керә, җырлый)

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

 К: Шүрәле, җүләрләндеңме әллә? Мәктәпкә барам дип җырлап йөрисеңме? Җүләр булсаң барырсың, ә без менә Сарыккай белән бармыйбыз.

 Ш: Ничек инде бармыйсыз?

С: Менә шулай бармыйбыз, бетте китте.

 Ш: Сәбәбе нидә?

 К: Шүрәле, неуңели син җәйнең рәхәт чакларыннан туйдың? Неуңели синең тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә? Җитмәсә, бу уку елында безгә тагын әллә нинди авыр фәннәр керә башлаячак.

 Ш: Әлбәттә, без бит инде үсә барабыз.

  К: Вот именно үсә барабыз. Ягъни, кирәкмәгән фән укып, картая барабыз дигән сүз бит ул.

 Ш: Ни сөйлисең син?

К: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең бар идеме?

Ш: Бар иде, бар.

К: Димәк, быел да мәктәпкә барсаң, андагы мәхшәр фәннәргә кереп чумсаң, күр дә тор: тешең генә түгел, менә бу мөгезең дә сынып төшәчәк!

Ш: Кит инде булмаганны сөйләмә. Әнием миңа әйтте: мәктәпкә кергәндә сөт тәшләре төшеп, яңа тешләр чыга диде.

К:(сарыкка) Ай алла, киренең киресе булып чыкты әле бу.

С: Тыныч бул, Шүрәле. Кәҗәкәй шаярҗа гына ул.

К: Әйе, дустым, шаярттым гына мин. Бар син бара тор, хәзер без дә барып җитәрбез.

(Шүрәле чыгып китә)

С: Аңгыра баш, башта бармыйбыз дидең, ә хәзер барып җитәрбез, имеш.

К: Синең бу башың өч тиен дә эшләми. Үзең күрдең ич, Шүрәлене берничек тә безнең якка аударып булмаганын. Әнә тегеннән 1 малай белән кыз килә, шуңа күрә җибәрдем мин Шүрәлене.Ә балаларны без мәктәпкә җибәрмәскә тиеш. Бар син качып тор, мин үзем сөйләшәи алар белән.

  (Сарык кача. Балалар керә)

1 бала:

Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

2 бала:

Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Сагындык сине.

К: Исәнмесез, дусларым!

Матур шигырьләр сөйли-сөйли, димәк сез мәктәпкә барасыз.

1 б. Исәнме, кәҗә. Әйе, без мәктәпкә барабыз. 1 сентябрь бәйрәме җитте бит.

К: Сезнеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау – менә монысы бәйрәм ичмасам.

2 б. Юк, кәҗә дус, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында белем алырга да кирәк. Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.

К: Алайса безгә дә мәктәпкә барырга туры килә мени инде? Әйдә, Сарык дускай, бер булса, җыеныйк без дә мәктәпкә. Бәйрәм икән, булсын зур бәйрәм!

1б.

Кояш нуры иркәли

Шат йөзле һәркем, кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы мәктәпкә бара.

2б.

Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Җыр: “Бәйрәм бүген”

А.б. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат.

         Балалар!  Барыгыз да ничек үсеп килгәнсез, тагын да матурлангансыз. 1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга. Менә без дә бу матур залга җыелдык.

         Хәзер сүзне мәктәп директоры Закиров Раиф Мөҗәһит улына бирәбез.

          (Директор сүзе. Кунакларга сүз).

А.б. .Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Җыр:

 

       3 укучы.

Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

4укучы

Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

Дулкынданып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем,Син – минем киләчәгем.

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның

Төүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.

Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”

4укучы

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын баәларга

Балалар кайта мәктәпкә

Хушлашып Җәйләр белән

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән.

5 укучы

Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй түребездә гөлләр

Мәктшпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Еотлап Белем бәйрәмен.

6 укучы

Куанып бергә үтәбез

Якты түрләргә

Шуннан менеп китәбез без

Биек үрләргә

Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачабыз

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз.

       А.б. Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып  бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

      Укучы.

    Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

      А.б. Әйе, бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кешеләре – укытучылар. Хәзер барыгызны да шулар исеменнән тәбрикләү өчен сүз укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Фаизовнага бирелә.

           ( Завуч сүзе)

   Укучы.

   Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

   Алыгыз сез бүген бүләк итеп

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

     (Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)

     А.б.

       Залда безнең остазларыбыз, хөрмәтле хезмәт ветераннары утыра. Ә инде алар арасында Фәйрүзә апа быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәйрүзә апа , сезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп еллар якыннарыгызны шатландырып яшәвегезне телибез. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирик әле.

             (Ф. апа сүзе)

Укучы.

 Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр:

А.б. Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез әле үзләрен бирегә чакырыйк.

   ( 1 класс укучылары керә)

А.б. Төкле аягыгыз балалар, кадерле балалар! Сүзне сезгә бирик әле, нинди теләкләр белән янасыз икән сез?

1 бала

Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

2 бала.

Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

3 бала.

Исәнме, и мәктәп,

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

А.б.

Ашкына да талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең

Озатасың изгеләрдән-изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен

Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән

Иң башына күрә йөгең дә бар:

Син җаваплы кеше бүгеннән.

       Ә хәзер сүзне сезнең беренче укытучыгыз Лена апагызга бирәбез.

                            (Лена сүзе)

1 бала

Бик күп нәрсә белермен мин,

Туган илем турында

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

2 бала

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып  укыганда

Уңышка ирешербез

3 бала

Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

А.б. Әйе, күренеп тора, сез мәктәпкә укуга зур теләк белән килгәнсез. Бу залда сезне мәктәпкә әзерләгән тәрбияче апаларыгыз утыра. Бәлки аларның да сезгә әйтер сүзе бардыр.

                   (Тәрбиячеләр сүзе)

   Администраөия котлавы.

А.б.

Кадерле балалар! Бүген безнең мәктәпкә тагын бер төркем балалар өстәлде. Бу беренче баскычны уңышлы тәмамлап, 2нче баскычка аяк баскан 5 нче сыйныф укучылары:

Аларны да кайнар котлыйбыз. Алсу җыры.

Укучы.

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

Укучы

Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә

Укучы.

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

Укучы

Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

 (Кыңгырау көе яңгырый)

Җиз кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине

Җиз кыңгырау,

Мәктәбем сандугачы

Һәркөн тыңлыйм җырыңны

Күңелләрем булганчы

Җиз кыңгырау,

Чыңлавың ягымлы

Шат чыңлау, моң булып,

Күңелемә сарылды.

Сөекле мәктәбем белән

Хушлашырмын бер заман

Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

Колакта чыңлар һаман.

   (Кыңгырау шалтырату)

А.б.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.

1 класс укучыларын классларга озатыйк.

Белем бөйрөме тәмам.

Гимн яңгырый.