Сценарий "Осенний бал"
материал

Мухаметова Розалия Хатиповна

Сценарий очень удобен для использования, как школьное мероприятие для начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_byrmg_stsenariy.docx23.68 КБ

Предварительный просмотр:

 “ Көзге бал” бәйрәме

1 алып баручы: Хәерле көн  дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 алып баручы: Нинди матурлык!  Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу!  Күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән. Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга!

2 алып баручы:     

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

1 алып баручы:      Хуш киләсең әйдә алтын көзем,
                                   Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
                                   Безнең язмыш, килер язмышларга
                                   Шундый көзләр аша тоташа.

     

2 алып баручы:      Көз көннәре бик күңелле,

                                   Бик күп җимешләр пешә.

                                   Помидор, карбыз өлгерә,

                                   Алмалар өзелеп төшә.

1алып баручы. Әйе,көз ул муллык билгесе. Әкиятләрдә муллык патшалыгы да бар дип әйтәләр.Нинди була икән ул муллык патшасы?Бик юмарттыр инде ул.

 2алып баручы.Әйдәгез аның нинди икәнен без бергәләп күрик.Бәйрәм булгач бәйрәм булсын- шатлыклар,сюрпризлар тулып торсын!(музыка астында патша чыга).

 

Муллык патшасы:   -Әссәламәгаләйкем , кадерле балалар.Мин муллык патшасы булам. Илебезне, җиребезне муллыкка күмәм.

Иген-икмәк  үстерәм, алма-чияләрне пешерәм, витаминлы яшелчәләрне өлгертәм. Я,әйтегез үзегездә ни хәлләр? Уңышларыгыз мулдан булдымы? Келәт ,базларыгыз тулдымы?                      

Алмаларыгыз сыгылып тордымы?

 1. Уңышларыбыз мул булды,

Келәт- базларыбыз да тулды.

Алмаларыбыз сыгылып торды.

Күңелләребез бик булды!

2.Менә сезгә алмалар!

Мәктәбебезгә ел саен

Килеп торсын балалар.

 

3.Менә сезгә кәбестә!

Укучыларыбыз бик тырыш

Һәр җирдә һәм һәр эштә.

4.Менә сезгә чөгендер!

Муллык бабай үзеңдә

Булсаң иде гел өлгер!

5.Менә сезгә кишерләр!

Икелеләр булмасын!

Булсын бары бишлеләр!

6.Ә менә монысы-икмәк.

Игенченең хезмәте.

Табыныбызның күрке-

Кунакларга –хөрмәте!(икмәкне патшага бирә)Музыка.Авыз итәләр.

Муллык патшасы: -Рәхмәт балалар! Уңышларыгыз мулдан булган.

Хезмәт сөючән,тырыш икәнегезне күрсәттегез. Инде минем күңелемне күреп,  кәефемне күтәрегез.Биегез,җырлагыз матур булсын көегез.

     

       Җыр “Әссәламәгаләйкем”

1 алып баручы:  Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

                                Көз җиткәнен алар белдерә.

                                Алтын көзең синең туган ягым,

                                Күңелемә якын, бер генә.

2алып баручы:   Күңелләргә якты нур өләшеп,

                                 Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

                                 Үз муллыгы белән көзләр килә,

                                 Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

          Бию” Заманча әпипә”

 1 алып баручы:   Басуларың инде бушап калган
                                   Икмәкләре кергән амбарга.
                                   Алтын көзем, ямансулый алмыйм
                                   Юксына да алмыйм син барда.

2 алып баручы:       Һәркайда да муллык, сөенеч
                                    Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
                                    Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс
                                    Кочагында муллык, байлыклар.

          Җыр Фирүзә Хәйретдинова

           Бию Кызлар башкаруында Илүсә.Ризәлә.

Муллык патшасы: Минем вәзирләрем!Күрсәтегез әле һөнәрләрегезне!

-Баш өсте патшабыз.

Җыр” Һәркемнең үз язмышы”

   Бию “ Шәрык биюе”

   Җыр Илүсә Валиева

1 алып баручы:      Еллар имин, илнең күге аяз булсын
                                   Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
                                   Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.
                                   Хәерле юллар, хәерле юллар Сезгә.

2 алып баручы Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

                             Күреп, ил картлары шатлана.

                             Муллык белән җиргә килә көзләр,

                              Көзге муллык кыла тантана.

Муллык патшасы: Күңелле – шат яшисез.Рәхмәт сезгә.Сау булыгыз.

(музыка уйный,патша чыгып китә.Тамаша да бетә)