"Каз өмәсе"
материал (2 класс)

Раимова Гульнара Наилевна

Татар халкының милли йоласы булган - Каз өмәсе ,балаларның иң яраткан бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse.docx421.09 КБ

Предварительный просмотр:

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар татар милли киемнәреннән.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы: Хәерле кич, дуслар, хәерле кич!

Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!

А.б.: Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

Суда йөзе, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. Ул нәрсә?

Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бик – колак өшегәндә сөртәләр. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгәе. Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.

Камилә:

Күкмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Үкенмәссез килсәгез.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләрдә булачак
Шатлык өстәр гармун да.

(Магнитофонда каз тавышлары)

Бабай табак белән казларны күтәреп керә:

 Дима: Кызлар, менә сезгә казлар. Баш – аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.

Камилә: Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.

Ландаш: Сөләйман бабай, кызларны үзең суйдыңмы?

Бабай: Үзем, кызым, үзем.

Айзилә: Син суйган казларның ите тәмле була шул.

Кристина: Кызлар, карагыз әле, бик симез ахры, бик авыр күренә. (казны күрсәтә)

Зилә: Сөләйман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңлегөл әби әйбәт ашата торгандыр. (кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар, канат сыдыралар)

Айсель:

Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем
Күрше тирә кызларым.

“Каз канаты” җырын җырлап эшлиләр.

Уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит” (мәкальләр)

Ярыш: “Кем тизрәк йолкый?”

Җыр: “Каз өмәсе” (Роберт Миңнуллин суз.)

Вероника: Кызлар, әйдәгез казларның эчләрен алып, чишмәгә барып юып кайтыйк.

Айзилә.:E:\GULNARA\каз өмәсе 2013 год, 16 декабр\SAM_8497.JPG

Кызлар төше су буена
Казлар кебек тезелеп
Егетләр күзәтеп кала
Кичне көтеп өзелеп.
Иңнәрендә көянтә
Көянтәдә казлары
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.

Алинә:

Каурый сибәм су юлына
Ишле булсын казыгыз
Өмедә эш күрсәтеп
Ярлар табып калыгыз.
Вероника:

Юл аягы – каз коймагы
Сыйлансаң – суык тимәс
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии – уйный сылу кызлар
Чыңлый чулпы төймәсе
Борынгыдан килгән йола –
Татарның каз өмәсе.

Уен – ярыш: “Канат җыю”

Канатлар белән бию.

Айзилә:

Өмәбездә үтеп китте
Казларны юып кайттык
Сизелмичә кич тә җитте –
Ә хәзер күңел ачыйк.

Вероника: Әтиләр кунакка китте. Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)E:\GULNARA\каз өмәсе 2013 год, 16 декабр\SAM_8506.JPG

Зилә: Кызлар егетләр бусага ялы түләтебезме?

Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.

Айсель: Я, кызлар, һәркайсыгызгы канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (канатлар алалар) Чү! Киләләр! Киләләр!

“Эх, сез, матур кызлар!” җырын җырлап егетләр килә.

Егетләр: Кызлар, нигә кертмисез инде?

Зилә: Ашыкмагыз, авыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзшрләгез. Берәм – берәм керегез.

Ислам: Әссәләмегаләйкем! И, казлар, юк ла, кызлар симез булсын! (кызлар көләләр) 

Ландыш: Сиңа, егет, ни кирәк?

Денис: Кара кашлы кыз кирәк.

Кристина: Ни эшкә соң ул кирәк?

Илгиз: Әнигә килен кирәк.

Зилә: Егет, сиңа ни кирәк?

Эмил: Миңа нечкә бил кирәк.

Вероника: Ни эшкә соң ул кирәк?

Артем: Ансыз яна яшь йөрәк.

Алинә: Сиңа, егет, ни кирәк?

Денис: Каз-мамык ястык кирәк.

Зилә: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (егеткә сөлге белән суга)

Ислам: Ай-ай-ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз. Борыныгыз янчек!

Кызлар: И-и, тозсыз!

Вероника: Сиңа егет ни кирәк?

Дима:  каз канаты кирәк?

Кристина: Ни эшкә соң ул кирәк?

Эмил : Очарга

Ландыш: Нишләргә?

Денис: Матур кызлар кочарга.

Зилә: Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?

Ислам: Акча бездә бер букча (акчасын күрсәтә).

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

Ислам: Кая ул, мин алам. Мә, бүләгем (бүләген күрсәтә)

Кыз бүләкне алып, канат бирә.

Кызлар: Канат сатам, канат сатам.

Егетләр: Мин алам, мин алам.

Кызлар: Канат Хакы бер алтын

Егетләр: Үзендә калсын.

Кызлар: Чын егет булса, алсын.

Егетләр: Я, ала алган алсын (акчаны югары күтәреп)

Кызлар акчага сузылалар. Егетләргә сыңар канат бирелә.

Ландыш6 Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, биеп-җырлап алыйк.E:\GULNARA\каз өмәсе 2013 год, 16 декабр\SAM_8513.JPG

Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

Уен: “Йөзек салышлы”

Җыр: “Челтәр элдем читәнгә”

Күмәк бию.

А.б.: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!