Уңыш бәйрәме.
классный час (1 класс)

Латыйпова Роза Әмир кызы

Уңыш  бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx24.86 КБ

Предварительный просмотр:

          Тема:  Уңыш бәйрәме

2022

1.  Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

2.  Көз.   Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

3. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

 4.Күңелләргә якты нур өләшеп,
         Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
         Үз муллыгы белән көзләр килә,
         Йомгак ясап  җәйге хезмәткә.

5.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

6. Җиргә төшә сары,  ал яфраклар,
          Көз җиткәнен алар белдерә.
          Алтын көзең синең, туган ягым,
          Күңелемә якын, бер генә.

7.Һәркайда да муллык, туклык,
        Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
        “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
         Кочагыңда муллык,  байлыклар.

8.Хәерле көн, якын дуслар,
        Котлы булсын уңыш бәйрәме!
        Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
        Бизәп торсын көлтә бәйләме!

Көз: 

Исәнмесез, балалар!

Сез мине беләсезме?

Әйе, мин – сентябрь дә,

Мин – октябрь дә,

Мин – ноябрь дә.

Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең  тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм.

10.Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

11.Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

12.Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап.

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

13.Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

14.Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең, ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

  • Бар иде, –  дип, –  безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

15.Оча сары яфраклар –

Көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: “Хушыгыз,

Киләсе язга кадәр.

16.Хушыгыз, язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып...”

Саубуллаша яфраклар

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый күңеле тулып.

Җыр – “Яфрак бәйрәме”

17.Җил агачка хәбәр салды

Яфракларын коярга.

Инде җәйләр артта калды,

Көз, син килеп ояла.

18.Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга.

19.Кошлар көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

20Сары, кызыл төсләр белән,

Карлы яңгыры белән

Безнең бакчага көз килде

Мул уңышлары белән.

21.Бу бакчада ни үсәме?

Бу – яшелчә бакчасы.

Бар табынга куеласы

Яшелчәнең барчасы.

22.Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

23.Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

24.Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

25.Суган:

Минем исемем – суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

26.Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

27.Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

28.Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

29.Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

30.Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

31.Бәрәңге:

Әгәр мине җиргә күмеп куеп,

Кешеләр карамасалар,

Бу кадәрле уңыш булмас иде,

Күммәсәләр, утамасалар.

32.Сәламәтлекнең серләре –

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә, һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.

33.Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сез – безнең якын дуслар.

Җыр – “Уңыш җыябыз”

34.Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Җыр – “Көзге табын”

Сәрвәр- кәбестә

З.Самат-алма

Илинә-кабак

Сиринә-көз кызы

Саҗидә-кыяр

С.Самат-чөгендер

Мухаммад-карлыган

Инсаф-бәрәңге

Айзиля –кишер

Риназ-помидор

Камил-суган