Кар кызы бәйрәмгә чакыра
материал

Валиева Назиля Масбатовна
Чыршы бәйрәме үткәрү өчен кызыклы тамаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kar_kyzy_byrmg_chakyra.doc124 КБ

Предварительный просмотр:

Кар кызы бәйрәмгә чакыра

(Әкият-тамаша)

Катнашалар: Кыш бабай, Убырлы карчык, Кар кызы, Җепшекбану, Куян, Дымлыбикә, Пингвин, Концерт номерлары белән коллективлар.

Беренче күренеш

Кышкы урман. Сәхнә тирәли чыршылар. Бер чыршыга уенчык телефон эленгән. Чыршы арасыннан Кар кызы җырлап чыга. Телефон шылтырый. Кар кызы трубканы ала.

Кар кызы. Алло! Алло! Тыңлыйм! Кыш бабай, синме бу?

Кыш бабай. Әйе, бу мин. Син мине яхшы ишетәсеңме?

Кар кызы. Әйбәт ишетәм. Бабай, исәнме!

Кыш бабай. Саумы, кызым, саумы? Син бәйрәмгә соңга калмадыңмы?

Кар кызы. Юк, юк, минем беркайчан да соңлаганым юк бит.

Кыш бабай. Анысы шулай. Хәзер дә тоткарланма. Барыр юлың бик ерак бит.

Кар кызы. Ә мин иртәрәк чыгып китәрмен.

Кыш бабай. Син безнең очрашу урынын онытмадыңмы?

Кар кызы. Онытмадым. Аланлыкта, ... елгасы буенда. Карт каен төбендә. Анда мине дусларым көтеп торачак. Бәйрәмгә минем белән йөгерек Куян һәм аның Антарктидадан кайткан котып кунагы да булачак.

Кыш бабай. Килсеннәр, килсеннәр. Бәйрәм күңеллерәк булыр. Ә хәзергә хуш, кызым, аланлыкта очрашырбыз.

Кар кызы. Ярый, бабай, мин дә киттем.

Икесе ике якка чыгып китәләр. Алар китү белән сәхнәгә Җепшекбану белән Дымлыбикә керәләр.

Дымлыбикә. Кара әле син бу Кар кызын гына! Ничек сикергәләп китеп бара! Яратмыйм шулай кыланып йөрүен. Үзе ашыккан була. Тизрәк барып җитәсе киләдер инде. Уф, җенем сөйми шуны!

Җепшекбану. Мин дә Кар кызын яратмыйм. Шулай ук Кыш бабайны да, кышны да яратмыйм, суыкны да. Әнә җиле тиде дә инде.

Икесе дә кулъяулыкларын алалар, йөткерә-төчкерә башлыйлар. Бергәләп җырлыйлар, бииләр.

Шул Кар кызын сөймим, әптчи!

Чибәрлеген күрмим мин, әптчи!

Аның белән йөрмим мин, әптчи!

Ник икәнен белмим мин, әптчи!

Лә-лә-лә-лә-лә! Лә-лә-лә-лә!

Дымлыбикә. Әй, туктале, иртәрәк шатланабыз бугай. Әле бер эш тә корганыбыз юк. Нишлибез? Нидән башлыйбыз?

Җепшекбану. Нәрсәне башлыйбыз?

Дымлыбикә. Әнә, күрмисеңмени, ничек итеп бәйрәм каршыларга йөриләр. Боларга комачауламасаң, бөтен урман җәнлекләрен үз якларына аударып бетерәчәкләр. Ничек тә булса Кар кызының кәефен төшерергә кирәк. Бигрәк әллә кем булган. Кыланышы...

Җепшекбану. Кирәк, кирәк! Ә моны ничек эшләргә? Без бит аны куып та җитә алмыйбыз.

Дымлыбикә. Аның каравы, без аның кая барганын беләбез.

Җепшекбану. Шуннан ни?

Дымлыбикә. Туры юлдан гына йөгерәбез дә...

Җепшекбану. Шуннан ни?

Дымлыбикә. Тотып алабыз! Хи-хи-хи!

Җепшекбану. Шуннан?

Дымлыбикә. Шуннан без аны җебетәбез. Кар кызы эри дә юкка чыга.

Җепшекбану. Ләкин бит аның янында Куян булачак. Ул йөгереп Кыш бабайны алып килер дә, безне менә мондый сөңге бозына әйләндерер. (Колачын җәеп күрсәтә.)

Дымлыбикә. Безгә Кыш бабай белән очрашмау хәерлерәк булыр. Мин Дымлыбикә булсам, син – Җепшекбану. Мин ничек тә качарга өлгерермен, ә сине ул шунда ук катырачак.

Җепшекбану. Уй, уй, кирәкми! Мәгәр шул кадәр бәйрәмнәрен бозасы килә, чыдап булмый. Әмма моны ничек эшләргә?

Дымлыбикә. Моны бары хәйлә белән генә эшләп була. Ярдәмгә берәрсен чакырырга кирәк. Әгәр бернәрсә дә барып чыкмаса, бөтенесен дә аңа сылтыйбыз.

Җепшекбану. Кемне чакырасың? Кыш көне син кемне таба аласың?

Дымлыбикә. Мин кемне чакырырга икәнен беләм инде. Минем таныш әбием бар, ул барын да булдыра. Менә ул безгә ярдәм итәчәк тә инде!

Җепшекбану. Белмим, белмим, кемнең бушка эшлисе килер икән, хәзер бит барысы да акчага.

Дымлыбикә. Туктале. Шул әбигә шылтыратыйк та барын да ачыклыйк.

Номер җыя. Беркем дә алмый.

Җепшекбану. Бәлки ул өйдә түгелдер?

Дымлыбикә. Ул хәзер гел өйдә утыра.

Шомлы музыка яңгырый. Икенче чыршы янында бик карт бер әби күренә. Ах-ух килеп, телефон янына бара, трубканы ала.

Убырлы карчык. Тыңлыйм!

Дымлыбикә. Әбекәй, бу синме?

Убырлы карчык. Мин. Ә син кем?

Дымлыбикә. Бу мин әле, синең ахирәтең Дымлыбикә. Хәтерлисеңме мине?

Убырлы карчык. Онытылган инде. Бар иде бугай шул андый Бикә. Ләкин мин хәзер пенсиядә бит. Ә син, теге, ниндирәк әле?

Дымлыбикә. Дымлыбикә мин. Шундый дымлы инде. Монда минем дустым Җепшекбану бар әле, ул инде гел су гына. Башы тулы су булса да, үзе бик акыллы.

Убырлы карчык. Хәтерлим, хәтерлим. Синең башыңда да су күп бугай.

Дымлыбикә. Күп, күп. Ләкин Җепшекбануда күбрәк.

Җепшекбану (трубканы ала). Шулай, шулай! Мин шундый юеш, юпь-юеш! Яңгыр суында да, сазлыкта да яши алам...

Дымлыбикә (трубканы ала). Әбекәй! Без сиңа кунакка барырга җыенабыз.

Убырлы карчык. Ә минем бернәрсәм дә юк! Чәй бетте, печенье бетте, прәннек пешермәдем әле.

Дымлыбикә. Безгә бернәрсә дә кирәк түгел. Безнең сиңа бик мөһим эшебез бар. Синең ярдәмең кирәк. Һәм тиз арада.

Убырлы карчык. Мин эшләмим бит хәзер, өйдә утырам. Яңача яшәү рәвеше алып барам. Әйтергә кирәк, пенсиягә китәргә туры килде. Кунаклар да кабул итмим. Көчем дә бетте, сәламәтлегем какшады, кәеф тә китте.

Дымлыбикә. Ярар, ярар, зарланма, беләм мин сине, җай чыкканын гына көтеп ятасыңдыр әле.

Убырлы карчык. Җае ничек килә бит. Җайлы булса, нигә ычкындырырга?!

Җепшекбану. Без инде, тәпиләдек, дип әйт.

Дымлыбикә. Без инде тәпиләдек. Тәпәләмәдек, синең янга тәпиләдек, дим. (Трубканы элә.) Ялга чыккан, имеш, үзе әллә нинди планнар корып ятадыр әле.

Җепшекбану белән Дымлыбикә кочаклашып җырлый-җырлый чыгып китәләр.

Җыр:

Киттек Убырлыга, Кыш тизрәк китсен,

Буран туздырырга. Җиргә яңгыр сипсен.

Кар кызын җебетеп, Бөтен урман эче

Юлдан яздырырга. Юешләнеп бетсен!

Аларга кушылып бер төркем куяннар әүмәкләшеп шаян бию бииләр.

Җыр:

Шундый рәхәт безгә Әй, Убырлы карчык,

Яңгыр яуган чакта. Тылсымлы алачык,

Юешләнми калмый Кунаклар каршына

Җирдә бер куак та. Сыеңны ала чык.

Биючеләр югала. Ут алгы планда гына кала.

Убырлы карчык (трубканы элә). Каян чыга бу әрәмтамаклар, гел кунакка йөрү җаен гына чамалыйлар. Тапканнар мода. Киләләр дә утыралар, ә син аларны сыйла, күңелләрен күтәр. Беләм мин ул Җепшек белән Дымлыбикәне, бик яхшы хәтерлим. Башлары тулы су булса да, үзләрен бик акыллыга санап йөриләр. Нәрсәгә киләләрдер монда тагын? Их, мин юлдагы карны да себермәгән әле. (Җырлый-җырлый юл себерә башлый.)

Убырлы карчык җыры («Башмагым» көенә).

Миңа нигә килә болар, Әллә болар юләр микән,

Нәрсә белән сыйлыйм икән? Ниләр генә кылыйм икән?


Икенче күренеш

Сикерә-сикерә Куян керә.

Куян (эче катып көлә). Әй, үләм. Көлә-көлә эчем катты. Нишләп шулкадәр әкрен йөри соң? Әй, Пинә, син кайда калдың инде тагын?

Алпан-тилпән килеп пингвин Пинә керә.

Пинә. Менә мин дә килеп җиттем. Бик кызу йөрим мин.

Куян. Бу кызу дип аталамы инде? Мин сиңа берәр вакыт куянның ничек чапканын күрсәтермен әле.

Пинә. Мин куян түгел бит. Мин – пингвин! Минем уйлавымча, пингвиннар арасында мин иң-иң чемпион.

Куян. Ай, үләм! Алайса, пингвиннар арасында мин ниндирәк булам соң?

Пинә. Син – дөнья чемпионы инде. Кара әле, әй, урманның матурлыгын!

Куян. Нәрсәсе матур? Урман – урман инде. Минем боларны мең тапкыр күргәнем бар.

Пинә. Син ияләнгәнсең инде. Шуңа бу матурлыкны күрмисең.

Куян. Элек тә алай искитәрлек нәрсә күргәнем юк иде.

Пинә. Кара әле, нинди матур агачлар!

Куян. Ник, синең агач күргәнең юкмы әллә?

Пинә. Безнең Антарктидада агачлар үсми шул.

Куян. Шулаймыни? Кишер дә үсмиме?

Пинә. Минем кишерне бер тапкыр да күргәнем юк.

Куян. Начар. Ну мин аны сиңа күрсәтермен. Ә сездә кәбестә үсәме?

Пинә. Ә нәрсә соң ул?

Куян. Аңлашылды. Димәк, үсми. Алайса, Антарктидада нәрсә генә үсә соң?

Пинә. Бернәрсә дә үсми.

Куян. Ә бездә бөтен нәрсә дә үсә.

Пинә. Бөтен-бөтен нәрсә дәме?

Куян. Ну, бөтенесе дә диярлек инде. Әфлисун белән банан үсми. Мин аларны яратмыйм да. Иң мөһиме – кишер үсә. Ул дөньяда иң яхшы үсемлек. Иң тәмлесе дә.

Пинә. Синең кунакка чакыруыңа мин шундый шат. Күпме кызыклы әйберләр күрдем!

Куян. Әллә сездә кар да юкмы?

Пинә. Бездә шул кар гына инде.

Куян. Анысы – кыш эше. Ә җәй көне?

Пинә. Безнең Антарктидада кыш көне дә, җәй көне дә кар гына. Ләкин безнең җәй сезнең кыштан суыграк шул.

Куян. Сез анда ничек түзәсез соң?

Пинә. Түзәбез инде. Безгә ошый да әле анда. Син шуны белеп тор: Антарктида – дөньяда иң матур урын. Ләкин анда менә шундый матур, төз агач кына юк. Ярый әле син мине чакыргансың, югыйсә мондый Яңа ел чыршысын мин кайда күрер идем?

Куян (көлә). Уй, уй, уй, үләм! Тотыгыз мине! Безне Кар кызы шушындый чыршыга чакырдымы?

Пинә. Ник, бит син үзең әйттең. Яңа ел чыршысын күрерсең дип.

Куян. Уф, үләм! Көлке. Яңа ел чыршысы мондый буламыни? Ул уенчыклар белән бизәлгән була бит.

Пинә. Нинди уенчык? Минем уенчык күргәнем юк.

Куян. И, уенчыксыз ничек яшәп булсын инде ул? Сезнең Антарктидада күңелле буламы соң?

Пинә. Билгеле.

Куян. Сез анда уйныйсызмы соң?

Пинә. Әлбәттә. Куышлы, качышлы уйныйбыз, я боз тибеп шунда...

Куян. Ничек, ничек? Боз тибеп?

Пинә. Әйе, капкалар куябыз да ике команда кара-каршы боз тибеп уйныйбыз.

Куян. Ой, үләм! Соң бит ул футбол дип атала. Без дә уйныйбыз аны, җәй көне агач күркәсе, кыш көне боз тибеп уйныйбыз. Кем уйлаган, пингвиннар да футбол уйныйдыр дип? Ә безнең монда Яңа ел матчы була. Куяннар аюларга каршы уйный. Без ел саен җиңәбез. (Телефон трубкасын алып, номер җыя.) Алло, алло! Куяннар, дим! Вәт, ялкаулар, телефонга да килмиләр.

Убырлы карчык керә. Телефон шылтыравын ишетеп, трубканы ала.

Убырлы карчык. Тыңлыйм. Кем бу?

Куян. Ур-ра! Алдылар! Куяннар, дим, куяннар!

Убырлы карчык. Куяннар түгел бу, монда бернинди дә куян юк.

Куян. Син кем соң?

Убырлы карчык. Әби мин. Пенсиядә. Ә син кем, әбиме?

Куян. Нинди әби булыйм мин? Куян мин, аңлыйсыңмы, Куян.

Убырлы карчык. Бар, алайса, Куян булсаң, кешене эштән бүлдереп йөрмә. Мин монда үземнең тормышымны үзгәртеп корырга йөрим әле.

Куян. Хи, сиңа кем комачаулый! Син миңа шуны гына әйт әле, куяннар аюларны ничәгә ничә белән җиңделәр?

Убырлы карчык. Синең куяннар һәрвакыт җиңелә.

Куян. Шундый күп беләсең син!

Убырлы карчык. Үзең шундый булгач...

Куян. Юк, син үзең шундый.

Убырлы карчык. Юк, син шундый!

Куян (трубканы куя). Бигрәк тә әшәке әби туры килде, соры бүре шикелле.

Пинә. Анысы кем тагын?

Куян. Әллә бүренең кем икәнен белмисеңме?

Пинә. Юк, күргәнем дә юк.

Куян. Вәт син нинди бәхетле! Бүре – коточкыч җанвар ул.

Пинә. Шундый куркыныч кыяфәтлеме?

Куян. Кыяфәте ярыйсы аның үзе, хәтта сөйкемле дип тә әйтергә була. Үзе соры, колаклары бәләкәй генә. Ә менә мисал өчен кәҗәне алыйк. Кәҗә күргәнең бармы синең?

Пинә. Юк. Бездә кәҗә яшәми.

Куян. У-у, кәҗә! Карап торырга куркыныч, коточкыч ул. Кыяфәте – во! Мөгезе – кәкре-очлы! Сакалы тагын ни тора! Ә менә холкы яхшы үзенең. Үлән ашап тик йөри шунда, беркемгә дә тими. Бүре дә – карап торырга ярыйсы гына, тик үлән ашамый.

Пинә. Кәҗә белән танышсаң, әйбәт булыр иде.

Куян. Була ул. Әйдә, шылтыратып карыйбыз.

Пинә. Алай буламы соң?

Куян. Булмыйча. Бу бит урман телефоны. Антарктидага да шылтыратып була. Әйдә, пингвиннар белән сөйләшәбез!

Пинә. Тукта әле, соңрак шылтыратырбыз. Алар миннән чыршы турында сорарлар. Ә мин аны күрмәдем әле.

Куян. Әй, мин бөтенләй онытканмын, безне Кар кызы көтеп тора бит. Йөгерик тизрәк!

Китәләр.


Өченче күренеш

Убырлы карчык. Нинди акылсызы шылтыратты. «Мин – Куян!» – имеш. Күргән бар инде андыйларны гына. Менә мин пенсиядә утырам. Ә элегрәк нинди эшләр майтара идем... Я, ярар. Без әле күрсәтербез кем икәнебезне!

Музыка уйный. Убырлы бии. Арып идәнгә егыла. Дымлыбикә белән Җепшекбану керәләр. Йөткерәләр, төчкерәләр.

Дымлыбикә. Әби, нихәл? Әбәү, нишләдең син? Мондый кыяфәтеңне бер дә күргәнем юк иде.

Убырлы карчык (сер бирми). Бәлки, бу минем маскировкадыр.

Дымлыбикә. Элек син ут кебек идең!

Убырлы карчык. Бөтен эшләремне ташладым. Мин хәзер пенсиядә бит.

Җепшекбану. Нишләп синең янга килдек соң әле без, алайса?

Дымлыбикә. Таныш бул, әбекәй. Бу минем дустым Җепшекбану була.

Убырлы карчык. Бик кирәк иде миңа синең җыен килде-киттеләрең!

Дымлыбикә. Ул бик әйбәт, әбекәй! Мин булган җирдә дым гына була. Ә ул булган җирдә юеш була. Биш минут эчендә сазлык ясап була хәтта.

Убырлы карчык. Икегезнең дә сукыр бер тиенлек тә кирәгегез юк.

Җепшекбану. Ә без сиңа шундый ышанган идек.

Убырлы карчык. Мин пенсиядә дип әйттем бит сезгә. Берни дә эшләмәячәкмен. Бәйләнмәгез миңа.

Җепшекбану. Әбекәй, зинһар, булыш Кар кызын акылга утыртырга. Аны Яңа ел бәйрәменә килмәслек итәргә кирәк. Моны син генә булдыра аласың.

Убырлы карчык. Ай-һай, барып чыгар микән?.. Шул Кар кызы аркасында, Кыш бабагыз белән минем дә арам бозылды, пенсиягә чыгарга туры килде. Ничәмә-ничә тапкыр Яңа елны булдырмый калырга теләдем, саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары җитмәс! Ярдәмчеләрем дә юкка чыкты.

Дымлыбикә. Без сиңа үзебез булышырбыз.

Җепшекбану. Син безгә ярдәм итсәң, без бөтен җирне тирән су белән әйләндереп алырбыз.

Убырлы карчык. Юк, үгетләмәгез.

Дымлыбикә. Әбекәй! Аларда Чыршы бәйрәме булачак. Бүләкләр өләшәчәкләр, ди...

Җепшекбану. Көнләшеп үләрсең. Моңа юл куярга ярамый. Бездә бернинди бәйрәм дә булмагач, аларда да булмасын!

Убырлы карчык. Шулаен шулай да... Ай, яратам да инде башкаларга бәла килгәнен, күңелгә рәхәт булып китә.

Дымлыбикә (шыңшып). Без синнән үтенеп сорыйбыз!

Җепшекбану (елап). Ялварабыз.

Убырлы карчык. Үкермәгез шулхәтле! Бөтен җирне су белән тутырдыгыз. Карлар эреп бетәр!

Дымлыбикә. Без Кар кызын суга батырырга телибез!

Җепшекбану. Эретергә телибез.

Убырлы карчык. Суга батырырга, эретергә, дисезме? Шәп фикер бит бу! Ничек элегрәк минем башыма килмәгән соң әле? Кар кызы җылыдан курка, юештән курка. Миңа калса, аны эретсәк – бик шәп була. Кар кызыннан бер чиләк су гына кала. Һа-һа-һа! Вәт эзләсен Кыш бабай үзен!

Дымлыбикә. Эзләсә дә таба алмый!

Җепшекбану. Чыршы да булмый, Яңа ел да килми, бүләкләр дә булмый!

Убырлы карчык. Шәп, шәп!

Өчәүләп бииләр. Такмак әйтәләр.

Син, син – бәрәңге базы! Син, син – мур кыргыры!

Син, син – комганның тазы! Син, син – Җен корткасы!

Убырлы карчык. Кар кызы кайда соң хәзер?

Дымлыбикә. Аланда, карт каен төбендә. Ул анда кемнедер көтә.

Убырлы карчык. Киттек!

Китәләр. Кар кызының җырлаганы ишетелә. Кар кызы керә. Җырлый. («Аклык булып». Т. Исмәгыйлев көе,Р. Вәлиев сүзләре.)

Кар кызы. Миңа барасы ерак микән әле? (Залга.) Еракмы? Сез ничек уйлыйсыз? Миңа аланга барырга кирәк. Ә-ә-ә, менә монда күрсәткеч бар икән. «Аланга» дип язылган. Аланда мине дусларым көтә.

Китә. Куян керә.

Куян. Ух, син! Тагын бер күрсәткеч. Үзем генә булсам, әллә кайчан барып җитә идем инде. Ә бу пингвин Пинә аягын көчкә өстери. Әй, Пинәтәй! Кая калдың тагын? Туктале, монда телефон бар икән. Шылтыратып карыйм әле. Монда чыршы саен телефон, ахры. (Шылтырата.) Алло! Алло!.. Алмыйлар...

Сәхнәнең икенче башыннан Пингвин чыга да чыршыдан телефон трубкасын ала.

Пинә. Алло! Кем кирәк? Кем сөйләшә?

Куян. Мин бу, Куян! Син кем? Тавышың таныш кебек.

Пинә. Бу мин – пингвин Пинә. Син кемгә шылтыратасың?

Куян. Сиңа. Хәзер син кайда?

Пинә. Менә монда.

Куян. Ә мин – монда. Син юлны үзең генә таба алырсыңмы? Аланга, дим...

Пинә. Табам.

Куян. Алайса, мин бара торам. Ә син озаклама! Тизрәк кил!

Пинә. Әйтүе генә җиңел. Минем аякларым синеке кебек җитез түгел шул. Син бүредән дә, төлкедән дә качып котыла аласың. Ә мин? Кар кызы нинди икән? Аның искиткеч матур булуы турында ишеткәнем бар барын. Тизрәк барып күрергә кирәк.

Китә.


Дүртенче күренеш

Аланга, карт агач төбенә беренчеләрдән булып Убырлы карчык, Җепшекбану, Дымлыбикә килеп җиткәннәр.

Убырлы карчык. Кар кызы кая? Без соңга калдык мәллә?

Җепшекбану. Соңга калырга тиеш түгел без. Кар кызы хәзер килеп җитәр.

Дымлыбикә (уфылдап). Бәлки, әзрәк ял итәрбез?

Җепшекбану. Утырабыз, төчкерәбез, йөткерәбез...

Убырлы карчык. Тагы нәрсә? Шулай итәрсез менә. Эшләгәннән соң гына ял итәләр. Ә сез әле тычкан да тотмадыгыз. Ярый, хәзер репетиция ясап алабыз. Безгә җитез, ягъни оператив эш итәргә кирәк.

Җепшекбану. Без оперативниклармыни?

Дымлыбикә. Разведчиклар, диген.

Убырлы карчык. Башыгыз бер генә дә эшләми! Без хәзер басып алу төркеме. Кыш бабай килгәнче, Кар кызын эләктерергә кирәк!

Җепшекбану. Уф, яратмыйм шул Кыш бабайны! Ул урманда шундый суык ясый, мин «ә» дигәнче туңам. Иң яхшысы – гел яңгыр явып торсын, бөтен җирдә су булсын!

Дымлыбикә. Иң әйбәте – йә күлдә, йә сазлыкта утыру инде.

Убырлы карчык. Сез сазлыкка Кар кызын утыртырсыз. Әнә, агач төбен күрәсезме?

Дымлыбикә, Җепшекбану. Күрәбез, күрәбез...

Убырлы карчык. Менә шуның тирәли сазлык ясарга кирәк!

Дымлыбикә. Хәзерме?

Җепшекбану. Хәзер үкме?

Убырлы карчык. Сезнең башыгызда нәрсә соң? Сумы әллә?

Дымлыбикә, Җепшекбану (бергә). Су, су гына.

Убырлы карчык. Күренеп тора. Нәрсәгә хәзер безгә сазлык? Сазлык Кар кызы килеп агач төбенә баскач кирәк була. Агач төбе тирәли су тутырып куябыз. Аңлашылдымы?

Дымлыбикә. Аңлашылды, аңлашылды.

Җепшекбану. Ясыйбыз аны!

Дымлыбикә. Ә Кар кызы агач төбенә менеп басармы соң?

Убырлы карчык. Үзе теләп басмас, билгеле.

Җепшекбану. Ә без аны үзебез бастырабыз.

Убырлы карчык. Башыгызда су булса, мине тыңлагыз. Кар кызы агач төбендә басып тора, бернәрсә дә сизми, ди.

Дымлыбикә. Ничек бастырабыз соң аны?

Убырлы карчык. Хәйлә белән. Менә мин Кар кызы, ди...

Дымлыбикә. Сиңамы Кар кызы булу?

Җепшекбану. Төшеңә дә керми ул!

Убырлы карчык. Телегезне тыегыз, хөрәсәннәр. Тә-әк... Кар кызы менә шулай басып торачак, ди. Сезгә нишләргә кирәк, ә?

Дымлыбикә. Нишләргә?

Убырлы карчык. Агач төбе тирәли су тутырырга кирәк!

Дымлыбикә, Җепшекбану. Хәзер үкме?

Убырлы карчык. Кар кызы менә шушы урынга килеп баскач, диваналар!

Ерактан музыка ишетелә.

Дымлыбикә. Кар кызы килә!

Җепшекбану. Әйе, Кар кызы. Бу шуның җыры. Нәкъ үзе! Кар кызы!

Убырлы карчык. Әйдәгез, яшеренеп торабыз. (Агач артына качалар.)

Кар кызы җырлап чыга.

Убырлы карчык (качкан җиреннән чыга). Әй, матурым, саумы, килдеңме? Без сине килмәс дип борчыла башлаган идек инде.

Дымлыбикә (чыга). Шундый көттек, шундый туңдык... (Калтырый.)

Җепшекбану (чыга). Юешләнеп беттек! (Дерелди.)

Кар кызы. Абау, абау, абау! Сез кемнәр?

Җепшекбану. Без – синең дусларың.

Убырлы карчык. Әйе, дусларың.

Дымлыбикә. Менә күрдеңме, синең дусларың ничек күп!

Кар кызы. Сезгә зур рәхмәт, билгеле. Ләкин мине монда Йөгерек көтәргә тиеш иде. Ул бик тә әйбәт куян.

Убырлы карчык. Ә без тагын да әйбәтрәк.

Дымлыбикә. Уб... әби дөрес әйтә. Без әйбәтрәк.

Кар кызы. Бик шәп. Ләкин минем бүтән дусларым бар шул, алар мине беркайчан да онытмый.

Убырлы карчык (хәйләле елмаеп). Бик яхшы, бик яхшы. Менә карагыз Кар кызына, аннан үрнәк алыгыз. Менә кем безгә үрнәк! Кадерле Кар кызы! Әйдә әле, менеп бас менә монда, без сиңа карап торыйк, синнән үрнәк алыйк!

Кар кызы. Нишләп мин анда менеп басыйм? Карыйсыгыз килсә, болай гына карагыз, мине алай үтереп мактарга кирәкми.

Дымлыбикә. Син бит безгә үрнәк!

Убырлы карчык. Тавышланмагыз, башсызлар! Кадерле Кар кызы, тыңлама син аларны! Алар ахмаклар. Алар синең шундый матур туныңны да күрмиләр. Нинди матур синең туның! Ә башлыгың? Әй, башсызлар, яхшылап карагыз! Фасонын исегездә калдырыгыз. Үзебезгә дә шундый туннар тегәрбез, аңладыгызмы?

Дымлыбикә. Аңладык, аңладык! Ай-яй, матур тун!

Убырлы карчык (Кар кызын кулыннан җитәкләп, агач төбенә алып бара). Ә буй-сынын гына карагыз! Зифа талмыни! Бас әле, кызым, шушы агач төбенә. Бас, бас, курыкма! Рәхәтләнеп карасыннар! Күрсәтер җирең барда, күрсәтеп калырга кирәк! Нинди матур теккәннәр! Кайда тектеләр – Париждамы, Мәскәүдәме, әллә Казандамы?

Кар кызы. Миңа бу тунны Кыш бабай бүләк итте.

Убырлы карчык. Искитәрлек! Кая, кая, борыл әле, әйбәтләп карыйк!

Дымлыбикә белән Җепшекбану агач тирәли йөгерешә башлыйлар.

Дымлыбикә. Эләкте, эләкте! Су белән коендырасы аны, күбрәк, күбрәк сип!

Кар кызы. Әй, сез мине алдадыгыз. Бөтен җирдә су. Мин хәзер моннан ничек чыгам инде? Китәсем бар минем, ашыгам!

Убырлы карчык. Беркая да бармыйсың. Шунда басып торасың, ә аннары эреп бетәрсең. Хи-хи-хи...

Кар кызы. Мине бәйрәмдә көтәләр, миннән башка Чыршы бәйрәме булмаячак.

Убырлы карчык. Безгә бәйрәмнең булмавы кирәк. Шуңа үзеңне җибәрә алмыйбыз.

Кар кызы. Сез ничек оялмыйсыз?

Дымлыбикә. Нәрсә ул оят?

Җепшекбану. Суга кер тизрәк, югыйсә, суга чумдырабыз үзеңне!

Убырлы карчык. Әйе, чумдырабыз! Ә аңарчы, сине тоту шатлыгыннан, бер биеп алабыз.

«Әпипә»гә бииләр. Кара киемле биючеләр (пәриләр) чыгып, аларга кушылып бииләр һәм әкренләп юкка чыгалар. Куян керә.

Куян. Ур-ра! Мин килеп җиттем! Кар кызы, син мондамыни инде? Бездән алда килеп җиткәнсең икән. Ә нишләп син агач төбендә басып торасың?

Кар кызы. Мин төшә алмыйм. Бөтен җирдә су.

Куян. Чынлап та, ничек болай булды соң әле бу?

Кар кызы. Мине әнә алар алдады.

Куян. Ой-ой! Кемнәр соң бу хәшәрәтләр?

Убырлы карчык. Мин – Убырлы карчык.

Дымлыбикә. Мин – Дымлыбикә, дым-дым!

Җепшекбану. Мин – Җепшекбану, бөтен җирем юпь-юеш!

Убырлы карчык. Әйдәгез әле, дусларым! Бозлы су белән коендырыйк әле бу кылыйны!

Куышалар. Убырлы таеп суга егыла.

Убырлы карчык. А-а-а! Мин суга егылдым! Ну, кылый! Ну, бер эләксәң! Нишләтергә белермен мин сине! (Дымлыбикә белән Җепшекбануны тукмарга тотына.) Башсызлар! Аңгыралар! Сезнең аркада, бөтенесе юкка чыкты! Мыштырдыклар! Ә синең, кылый, иманыңны укытам! Себеркемне генә табыйм!

Куян. Кар кызы, качыйк моннан! Сикер!

Кар кызы. Мин суга төшәрмен дип куркам! Суга төшсәм, мин эреп бетәм!

Убырлы карчык. Эрисең шул. (Куянны, алдалап.) Кил әле монда, йомшак Куян, сөйләшик әле. Кил, курыкма.

Кар кызы. Тыңлама аны, Куян! Алар сине дә алдарлар. Син тизрәк Кыш бабайны чакыр. Бар, йөгер!

Убырлы карчык. Ул барыбер өлгермәячәк, син тиздән эреп юкка чыгачаксың!

Кар кызы. Бар дим мин сиңа, Йөгерек! Бар инде! (Куян йөгерә.)

Дымлыбикә. Барыбер өлгермәячәк!

Җепшекбану. Хәзер без сиңа су сибәбез!

Кар кызы. Әй! Курыкмыйм мин сездән, алдакчылар! Кыш бабай барыбер ярдәмгә киләчәк!

Убырлы карчык. Әй, сез, башсызлар, килегез әле монда. Киңәшергә кирәк. Нәрсәдән башлыйбыз? Бәйрәмне ничек булдырмый калабыз?

Ут алмашына. Сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр. Сәхнә караңгылана. Залда Куян белән Пинә очрашалар.

Пинә. Әй, синме бу? Мин сине, әллә кайчан аландадыр, дип уйлаган идем.

Куян. Тукта, тыңла! Тыңла, тыңла! Алар... Кар кызын... су белән коендырмакчы булалар!

Пинә. Су белән? Нәрсәсе бар аның? Бик шәп. Без Антарктидада бик салкында да көн саен су коенабыз.

Куян. Син – пингвин, ә ул Кар кызы. Тиз генә берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Бик тиз! Алар Кар кызын хәйлә белән тозакка эләктерделәр. Безгә дә берәр хәйлә корырга кирәк. Синнән булырмы? Минем башыма бер уй да килми.

Пинә. Миндә дә хәйлә юк шул. Әгәр дә без болай итсәк? Әйдә, Кар кызын сугышып тартып алабыз!

Куян. Син нәрсә? Анда Убырлы карчык бар, аның сихерле себеркесе...

Пинә. Кем соң ул Убырлы карчык?

Куян. И, Пинәтәй, сиңа Убырлының кем икәнен аңлатып торырга вакыт булса иде! Әллә Антарктидада убырлылар юкмы?

Пинә. Юк, бездә Убырлы карчык та, бүре дә юк.

Куян. Нинди бәхетле сез!

Пинә. Тукта әле, кыш көне су каян килгән соң анда?

Куян. Анда теге ике җәфа да бар бит. Җепшек белән Дымлы. Шуларның тегермәне су чыгара инде.

Пинә. Безнең Антарктидада җепшек тә, дым да юк.

Куян. Шул бер Антарктида булмады инде. Курортны мактаган шикелле мактыйсың.

Пинә. Курорттан мең тапкыр шәп анда.

Куян. Курорт кайгысы түгел әле монда. Нишләргә соң, ә?

Пинә. Болай итәбез. Мине Убырлының да, тегеләрнең дә күргәне юк.

Куян. Нишләмәкче буласың?

Пинә. Ни булганын күрерсең. Тик син минем белән барма. Бар, Кыш бабайга хәбәр ит.

Китәләр. Сәхнә яктыра.

Убырлы карчык. Ну, аңгыралар, нигә туктап калдыгыз? Кар кызын суга тартып төшерегез!

Дымлыбикә. Мин үзем дә шулай уйлап тора идем. Әйдә, Җепшек, башла!

Җепшекбану. Акылың алтын икән! Үзең башла.

Кар кызы. Тиеп кенә карагыз!

Убырлы карчык. Әйдә, алайса, бергәләп тотындык.

Кар кызы. Кыш бабай сезне гафу итмәячәк.

Җепшекбану. Төчкерәбез без синең Кыш бабайга!

Дымлыбикә. Йөткерәбез!

Убырлы карчык. Башладык!

Кар кызы. Якын килмәгез!

Пинә керә.

Пинә. Кем бар монда? Убырлы карчык кайсыгыз була?

Дымлыбикә. Үләм, нинди куркыныч әйбер бу?

Җепшекбану. Мондый хикмәтле җәнлекне күргәнем юк иде.

Дымлыбикә. Уф! Һушым китә бугай, аңымны югалтам... Куркам... Егылам... Ай! (Егыла.)

Җепшекбану. Ахыр заман җитте. Мин дә куркам... Егылам... Тотыгыз! Ай! (Егыла.)

Убырлы карчык (аларны типкәләп). Торыгыз тизрәк! Сузылышып яттылар, һуштан яздылар, имеш! Булмаган аң ничек югалсын ди ул? Каян килсен сезгә аң? Торыгыз дим!

Дымлыбикә белән Җепшекбану сикереп торалар.

Пинә. Соңгы тапкыр сорыйм, Убырлы карчык кайсыгыз?

Убырлы карчык. Әстәгъфирулла! Нәрсә соң бу? Гомергә дә күргән нәрсәм түгел.

Җепшекбану. Нигә үзеңнең Убырлы икәнеңне әйтергә куркып торасың?

Пинә. Синмени әле Убырлы? Кил менә монда, тизрәк бул! Юеш койрыклар, сез дә килегез!

Дымлыбикә. Мин бит болай гына...

Җепшекбану. Мин дә бүтән алай эшләмәм!

Убырлы карчык. Ярар, куркытма инде! Кем син? Минем үз гомеремдә сине күргәнем юк иде.

Пинә. Менә хәзер күрәсеңме? Яхшылап кара, бүтән күрмәссең.

Убырлы карчык. Сиңа ни кирәк? Нишләп син безнең эшкә таяк тыгасың? Беләсеңме, мин сине кемгә әйтәм? Диюгә әйтәм!

Пинә. Әле син бәхәсләшеп торасыңмыни? Сыпырт моннан!

Убырлы карчык. Минем кодрәтемне белмисеңдер шул. Белсәң, болай сөйләшмәс идең.

Пинә. Күп сүз – чүп сүз. Ычкын диләр сиңа!

Убырлы карчык. Кая?

Пинә. Сине Кәҗә чакыра.

Убырлы карчык. Кем, кем?

Пинә. Кәҗә.

Җепшекбану. Кәҗә?

Дымлыбикә. Чынлап та Кәҗә чакырамы?

Убырлы карчык. Кем соң ул Кәҗә? Бер тапкыр да күргәнем юк.

Пинә. Менә хәзер күрерсең.

Дымлыбикә. Ә-ә, хәтерлим. Мөгезләре шундый очлымы?

Җепшекбану. Тояклары да... Кәҗә судан курыкмый.

Пинә. Сез дә, юеш койрыклар, Кәҗә янына сыпыртыгыз!

Җепшекбану. Юк, бармыйм. Ул мөгезе белән сөзеп минем бөтен суымны агызып бетерәчәк.

Убырлы карчык. Нишләп минем аны бер дә очратканым юк?

Дымлыбикә. Очратырга язмасын, диген. Аның тояклары көчле, мөгезләре очлы, ә тавышы «мә-ә-ә!» Урманда яшәми тагы үзе.

Убырлы карчык. Алайса, мин аның янына бармыйм.

Пинә. Алай үзегезгә генә начар була, юкса үзен монда китерәм.

Убырлы карчык. Нәрсәгә?

Пинә. Сез Кар кызын рәнҗеткәнсез. Кәҗә әйтте, мөгезләремне жәлләмим, диде. Сезнең барыгызны да – кых, кых, пыш!

Дымлыбикә. Уй, кирәкми!

Җепшекбану. Мине нәрсә өчен? Мин монда болай гына...

Пинә. Бернәрсә дә белмим. Сез Кар кызын кыерсыткансыз, җавабын да бирерсез.

Убырлы карчык. Әнә, Кар кызың, басып тора, тимәдек без аңа.

Дымлыбикә. Әйе, тимәдек әле.

Җепшекбану. Мин монда болай гына...

Пинә. Сүз көрәштереп тормагыз. Кәҗә янына атлагыз!

Дымлыбикә. Вәт, эләктек без, эләктек!

Убырлы карчык. Ә кая барырга соң? (Тезелешәләр.)

Пинә. Туп-туры барыгыз, артыгызга борылмагыз.

Убырлы карчык. Озак барасымы соң?

Пинә. Кәҗә очраганчы барыгыз. Шагом марш!

Дымлыбикә (Убырлыга, әкрен генә). Әйдә, киткән булырбыз да качарбыз.

Җепшекбану. Мин шунда ук карга әйләнәм.

Убырлы к а р ч ы к. Ул Кәҗә безне нишләтә соң?

Пинә. Әйтергә дә куркыныч. Әгәр дә сез Кар кызына бармагыгыз белән генә дә кагылган булсагыз...

Дымлыбикә, Җепшекбану. Юк, юк, без тияргә өлгермәдек...

Пинә. Кил, Кар кызы, миңа кулыңны бир.

Кар кызы. Миңа суга кагылырга ярамый.

Пинә. Миңа бернинди су да куркыныч түгел. Шулай булгач, сиңа да мин барда су куркыныч булмас. (Тегеләргә.) Нишләп катып калдыгыз! Кушканны эшләгез! (Кар кызын күтәреп ала.)

Кар кызы. Рәхмәт.

Пинә. (Тегеләргә.) Ә сез бәйрәмгә барыбер килегез. Яңа ел бәйрәме – дуслык бәйрәме ул. Без бәйрәм иткәндә, сез йөзегезгә кара ягып йөрсәгез, бер дә кызык булмас. Иртәгә сәгать уникедә Олы Чыршы янында көтәм.

Убырлы карчык. Иртәгә чаклы әле... Кәҗәдән исән кала алсак...

Дымлыбикә, Җепшекбану. Кәҗәдән исән калсак, бәйрәмгә килми калу юк инде.

Китәләр.

Кар кызы. Ә син үзең кем буласың соң?

Пинә. Мин пингвин Пинә, Пинәтәй. Антарктидадан. Мине Куян чакырды.

Кар кызы. Куянның дусты син буласыңмыни инде? Син килеп өлгермәсәң, тегеләр мине суга әйләндергән булырлар иде инде.

Пинә. Мине Куян җибәрде, үзе Кыш бабай артыннан китте.

Куян керә.

Куян. Теге юньсезләр кая?

Кар кызы. Алар Кәҗәне юллап китте.

Куян. Кәҗәне юллап? Нигә?

Пинә. Соңыннан сөйләрмен әле. Кар кызын коткарырга өлгердек, шунысы әһәмиятле.

Куян. Соң алар Кәҗәне таба алмаячаклар. Кәҗә авылда гына яши.

Пинә. Бу хәйлә генә. Алар Кәҗәне тапканчы, без моннан китәбез.

Кар кызы. Әй, Йөгерек, син аларның Кәҗәдән ничек курыкканнарын күрсәң! Ә Пинәне күргәч, ничек шаккаттылар!

Куян. Пингвиннан шулай курыктылармы? Оста алдагансыз!

Бии башлыйлар. Куяннар чыгып кушыла. Кинәт себерке очып чыгып китә.

Куян. Нишли ул?

Пинә. Нәрсә ул очып чыгып китте?

Кар кызы. Убырлы карчыкның себеркесе ул.

Куян. Шулхәтле куркыткансыз икән, себеркесен дә онытып калдырган бит.

Пинә. Ничек оча соң ул шулай?

Куян. Ул тылсымлы себерке, хуҗасы артыннан тик очып йөри. Китүе хәерле. Кыш бабай күрсә, болай гына калдырмас иде. Ярый әле ахыры әйбәт тәмамланды. Бәйрәм өзелер дип бик каты курыккан идем.

Кар кызы. Ә мин соңгы минутка кадәр бәйрәмнең буласына ышандым.

Куян. Бәйрәм бик күңелле булачак, җырларбыз, биербез.


Бишенче күренеш

Кулларына озын бау тотып, Дымлыбикә, Җепшекбану, Убырлы карчык кире керәләр. Өч дусны әйләндереп алалар, бәйләп куялар.

Убырлы карчык. Әһә, эләктегезме? Инде ычкына алмассыз! Безне алдамакчы булдыгызмы?

Дымлыбикә. Монысы куркыткан була бит әле. Һи-һи-һи! Нәрсәдән ясалган соң бу? Йонмы шунда, әллә тиреме?

Убырлы карчык. Ярый әле минем акыллы себеркем барын да тыңлап торган! Молодец! Кил әле, бер пәп итим. (Сызгыра.)

Себерке очып керә.

Җепшекбану. Нәрсә, батырабызмы боларны?

Дымлыбикә. Бу Пинәсе йөзә белми микән соң аның?

Пинә. Кар кызына тимәгез. Менә мине батырыгыз.

Убырлы карчык. Кар кызын һичшиксез суга ташлыйбыз.

Дымлыбикә. Куянны нишләтәбез? Бәлки, бүрегә бирергәдер?

Убырлы карчык. Бүре юллап йөрергә вакыт юк. Анысын да суга ташлыйбыз.

Куян. Мине суга ташласагыз ташларсыз, Кар кызына гына тимәгез. Җибәрегез аны.

Убырлы карчык. Җибәрә ди менә! Әйдә, Җепшек, чокырга суны күбрәк тутыр!

Җепшекбану. Тутырам!

Прожектор идәндәге целлофан җәймәне яктырта, су күренеше ясый.

Убырлы карчык. Ә син, Дымлы, тоткыннарны суга кертә башла!

Дымлыбикә. Хәзер, хәзер! Шулай да аңлый алмыйм әле, нәрсәдән ясалган соң бу Пинә? Йоннан да кебек. Алай дисәң, бака кебек йөзә үзе...

Пинә. Йон да түгел, тире дә түгел, мамыктан мин. Минем туным дөньяда иң җылы туннарның берсе.

Убырлы карчык. Анысы безгә кирәк түгел. Хәзер менә су коенырсыз. Әйдә, әйдә, төшер суга! Сал, диләр, тизрәк Кар кызын! Кар кызын беренче сал! Эресен, юкка чыксын! Ха-ха-ха! (Бии.)

Кыш бабай керә. Кулында таяк. Убырлының биегәнен карап торгач, хәлне аңлап ала һәм таягы, белән бик каты итеп идәнгә суга да Убырлы карчык каршына килеп, җырлый.

Кыш бабай.

Эх! Мин урманнан узамын да, Ай, дубыр-дубая,

Тимер аяк сыздырып. Вай, дубыр-дубая,

Убырлының йортын күрсәм, Кар кызымны суга салган

Китәр идем туздырып! Убырлы карчык кая?

(Таягын селки-селки Убырлы карчыкны куып йөри.)

Урман буе, юл буе, Ай, дубыр-дубая,

Мишә буе, су юлы. Вай, дубыр-дубая.

Яңа елны каршылыйм дип, Кар кызымны әсир иткән

Йокламадым төн буе. Убырлы карчык кая?

Биюгә милли татар киемнәрендәге кызлар кушылып китә. Сәхнә тулы биюче. Бии белмәгәне кул чабып тора. Убырлы, Җепшекбану, Дымлыбикә әкрен-әкрен туңа башлыйлар, ахырда бөтенләй бер урында катып калалар.

Дымлыбикә. Убырлы әбекәй! Суыбыз катты бит, үләм!

Убырлы карчык. Тынычлан, мин үзем дә каттым.

Җепшекбану. Уй, мин дә каттым, туңам, өшеп үләм!

Кыш бабай. Менә шулай, алдакчылар бар да туңып үләчәкләр. (Дымлыбикә белән Җепшекбану бертуктаусыз «Коткарыгыз!» дип кычкырып торалар.) Юеш һәм дым таратып йөрүчеләр барысы да җәза алырга тиешләр. Нишләп әле сез Кар кызын һәм аның дусларын кыерсытасыз? Аларның сезгә нинди начарлыклары тиде?

Убырлы карчык. Монда минем бер гаебем дә юк! Минем узып барышым гына иде. Ә син мине бер сәбәпсезгә катырып куйдың!

Куян. Ур-ра! Кыш бабай килде шул!

Кар кызы. Ярый әле вакытында килеп җиттең, Кыш бабай. Юкса безне суга салмакчылар иде.

Кыш бабай. Хәзер без барысын да тикшерербез.

Убырлы карчык. Мин гаепле түгел! Әнә болар уйлап чыгарды.

Куян. Алар да, син дә гаепле, Убырлы карчык! Кыш бабай, алар бөтенесе бергә иде. Шулаймы, Пинә-Пинәтәй?

Дымлыбикә, Җепшекбану. Без түгел, без түгел. Убырлы карчык кына гаепле. Без Кар кызын коткармакчы идек.

Убырлы карчык. Кыш бабай, син шул юеш башларга ышанасыңмы? Куянга да ышанма. Ул миңа, бер себерке белән эләктергән өчен, күптән ачу саклап йөри. Суыгыңны кимет инде, селкенә дә алмыйм бит.

Кыш бабай. Менә пингвин ни әйтер бит.

Пинә. Аларның гаебе булмагач, нишләп без бәйләнгән соң?

Убырлы карчык. Нишләп икәне билгеле инде, үзегез буталгансыз.

Җепшекбану. Үзегез буталгансыз шул, үзегез.

Кыш бабай. Ярый, шулай да булсын, ди. Әмма моннан соң бөтен алдакчылар туңып, җиргә ябышып калачаклар. Дөрес сөйли башлаганчы шул хәлдә торырсыз.

Дымлыбикә. Үләбез, уй, бетәбез! Җепшек! Кыш бабай! Җибәр инде безне, без аларның бауларын хәзер чишәбез...

Убырлы карчык. Юк, юк, мине генә җибәр, үзем чишәм.

Кыш бабай. Кайчан дөресен сөйли башлыйсыз, шул чакта гына мин сезне җибәрәм. Дусларны мин үзем дә сездән башка да коткара алам. Минем таягым тылсымлы. (Таягын күтәрә, бау чишелә.)

Пинә. Менә әкәмәт, бау үзе чишелде. Без котылдык! Өйгә кайткач бу хәл турында сөйләрмен инде. Кыш бабай, син нишләп безгә дә килмәдең?

Кыш бабай. Антарктидада болай да кыш, анда минем кирәгем юк, дип уйладым.

Кар кызы. Бабай, Яңа ел аларга да килә бит. Пингвиннарның да Чыршы бәйрәмен күрәсе килә.

Кыш бабай. Киләсе елга без синең белән, кызым, анда да булырбыз.

Пинә. Пингвиннар шундый сөенәчәк. Без сине каршы алырбыз.

Дымлыбикә, Җепшекбану. Ур-ра! Без дә ур-ра кычкырабыз. Гаебебезне танырга булдык. Кыш бабай, син безне җебет инде, без моннан соң гел дөресен генә сөйләрбез!

Убырлы карчык. Тавышланмагыз әле, юеш башлар! Мин иң беренче булып гаебемне үзем таныйм. Кыш бабай! Гафу ит мин карт җүләрне! Мин гаепле. Бәйрәмне мин дә бозарга теләдем. Кар кызын да эретергә иде исәбем, ансыз мин Чыршы бәйрәме булмас дип уйладым.

Кыш бабай. Кара әле, син дөрес сүзләр сөйли башладың түгелме соң?

Убырлы карчык. Мин бүтән беркайчан да алдашмаска булдым. Мин пенсиягә чыккан идем бит инде. Тыныч кына яшәп ята идем алачыгымда, менә бу су куыклары котыртты мине. (Кузгалып китә.) Өзмиләр дә, куймыйлар да, Кар кызын бәйрәмгә җибәрмик диләр. Ай, ычкындым түгелме? Атлап йөрүләре нинди рәхәт! Кыш бабай, бәлки, мин китәрмен? Өемә кайтам да утырам. Җибәр инде син мине. Мин яңадан пенсиягә чыгам.

Куян. Китсен, китсен! Убырлы карчык пенсиядә булса, барыбызга да рәхәт булыр. Без, урман җәнлекләре, аңа пенсия акчасын җыелып түләрбез. Өендә генә утырсын.

Кыш бабай. Китсен, алайса. Бөтенебезгә начарлык эшләп йөргәч, кирәге шулкадәр генә.

Убырлы карчык. Пенсионердан сезгә күп сәлам! Бәхетле Яңа ел сезгә! Бер елдан соң күрешеп тә куярбыз, бәлки. Бу вакыт эчендә әллә нәрсәләр булып куяр, белмәссең.

Убырлы карчык китә.

Дымлыбикә, Җепшекбану. Китте дә барды, җавабын безгә бирәсе! Кыш бабай, безне кайчан җибәрәсең инде?

Пинә. Әйтте бит инде сезгә – кайчан дөрес сөйлисез, шунда.

Җепшекбану. Без бик тырышабыз да, булмый шул, гел алдыйсы гына килеп тора.

Кар кызы. Бабакай, җибәр син аларны. Убырлы карчыктан башка алар берни дә эшли алмыйлар.

Дымлыбикә. Әйе, әйе, җибәр шул. Пенсиягә озатсаң, тагын да яхшырак булыр иде!

Кар кызы. Бабакай, җибәр инде син аларны, бәйрәмгә соңга калабыз бит.

Кыш бабай. Китсеннәр, әмма мин барында бүтән юеш тә, дым да таратып йөрмәсеннәр. Карагыз аны, бүтән безгә комачаулап йөрмәгез. Кар кызы янында бүтән тагын бер тапкыр күрсәм!.. (Дымлыбикә белән Җепшекбану китәләр.)

Пинә. Без бәйрәмгә өлгерәбезме соң?

Кыш бабай. Кыш бабай беркайчан да соңга калмый. Рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез!

Кар кызы (залга). Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз! Әйдәгез, Иске елны озатыйк та Яңа елны чакырыйк!

(Җырлыйлар.)

Җыр:

Яңа ел, Яңа ел, Яңа елга бүләккә

Кил инде, кил инде! Син калдырган чыршы бар.

Ә син хәзер, Иске ел, Кар-буранлы кичләрдә

Кит инде, кит инде! Энәсеннән җыр чыгар.

Сәхнәгә Яңа ел булып киенгән бала керә.

Яңа ел. Исәнмесез, мин – Яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм! (Н. Акмал шигырен укый.)

Яңа йортның ишеген ачкан кебек,

Сезнең янга мин дә килеп кердем.

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Заманча ритмлы музыка яңгырый. Шул көйгә күмәк эстрада биюе башкарыла. Сәхнәгә салют нурлары сыман яктылык төшеп тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куян кызы.

Сценарий для начального класса....

Чакыру кәгазе

Әлифба бәйрәме өчен чакыру кәгазе...

Ачык дәрес "Бәйләнешле сөйләм үстерү.Кунакка чакыру"

Сингапур методикасы алымнарын кулланып үткәрелгән бу дәресне укучылар бик яраттылар,бик актив катнаштылар.Бу методиканы куллану һәр укучыны эшкә тарта,бер генә укучы да читтә калмый....

Көз кунака чакыра. проект.

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Бурычлар: ·        туган як табигатен өйрәнү;·        табигатьне сакларга өйрәнү;·...

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру.

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру....

Предмет: әдәби уку Тема: Сыйныфтан тыш уку. Кыш кунакка чакыра. К. Ушинский “Кыш ачуланды”

БиС технологиясе буенча үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...