Айзатның бабасы
учебно-методический материал (4 класс)

Ярата, бик ярата Айзат бабасын. Карт инде ул, авылда әбисе белән бергә әкрен генә яшәп яталар. Әбисе дә әйбәт Азатның, ләкин бабасын барыбер ныграк ярата. Нигә икәнен үзе дә белми Азат. Бабасының аты бар, шундый акыллы, үзе ап-ак. Бабасын атсыз, үзен бабасыннан башка күз алдына китерә алмый Азат. Шуңа күрә ул гел бабасы яныннан китми, аның үзе турында сөйләгәннәрен тыңларга ярата.

Бабасына 7 яшь кенә була әле әтисен сугышка алып киткәндә. Ни тилмереп, өметләнеп көтсәләр дә, нибары ике генә хаты килгән аның.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ayzatnyn_babasy.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

                   Айзатның бабасы.                            

Ярата, бик ярата Айзат бабасын. Карт инде ул, авылда әбисе белән бергә әкрен генә яшәп яталар. Әбисе дә әйбәт Азатның, ләкин бабасын барыбер ныграк ярата. Нигә икәнен үзе дә белми Азат. Бабасының аты бар, шундый акыллы, үзе ап-ак. Бабасын атсыз, үзен бабасыннан башка күз алдына китерә алмый Азат. Шуңа күрә ул гел бабасы яныннан китми, аның үзе турында сөйләгәннәрен тыңларга ярата.

Бабасына 7 яшь кенә була әле әтисен сугышка алып киткәндә. Ни тилмереп, өметләнеп көтсәләр дә, нибары ике генә хаты килгән аның.

Көннәрдән бер көнне аларга хат ташучы апа килеп керә. Йөзе борчулы.

- Үлгәнме? - дип сорый әнисе.

- Юк, хәбәрсез югалган. Ленинград янындагы сугышта. Бәлки, исәндер дә, бик кайгырмагыз әле,” - дип юата ул аларны.

Апасы, сеңлесе һәм Айзатның бабасы әниләренә үзәкләрне өзәрдәй булып карап торалар. “Инде әтисез нишләрбез соң без?” Әниләре балаларының үзенә шушы сорауны бирүләрен бик яхшы аңлый ул вакытта. Шушы мизгелдә үзенең тол, балаларының  ятим калуын күңеле белән тоя ана.  

Көннәр үтә, ашарларына бетә. Әниләре, балаларын исән калдыру өчен, авылның сарык көтүен көтәргә алына. Көн саен, иртүк торып, көтү көтешү кечкенә бабасына авыр була, билгеле. Ләкин түзәргә туры килә, чөнки бүтән тамак туйдыру, исән калу чарасы юк.

Язгы эссе көн. Ач килеш, эсседә, көнозын сарыклар артыннан чапкан улын кызганган әнисе, алданрак кайтып, аш пешерергә була. Кечкенә малай болында сарык көтүен көтеп үзе генә кала. “Утырам шулай бернәрсә дә уйламыйча. Кинәт карыйм, тыныч кына утлап йөргән сарыклар чабыша башлады. Мин, аптырап, сарыклар янына йөгердем. Карасам, көтү уртасында зур гына бүре йөри. Әле бер сарыкны, әле икенчесен эләктерергә тырыша. Мине күрүгә, тиз генә бер сарыкны сыртына, капчык салган шикелле генә селтәп салды да, урманга таба чаба башлады. Мин аның артыннан елый-елый чабам. Бүре әллә минем тавыштан куркып калды, әллә сарыкны җайлабрак кабарга уйлады – сарык җиргә төшеп калды. Сарык бүре авызынна төшеп тә калды, кычкыра-кычкыра, кире көтүгә чапты. Бүре, туктап, миңа бик озак  карап торды. Минем дә элеккеге кыюлыгым беткән иде инде. Гомерем бетмәгән булгандыр инде, тау башында җир сукалаучы апалар, бу хәлне күреп, миңа ярдәмгә ташландылар. Бүре, аларның кычкырган тавышларыннан  шүрләптер инде, әкрен генә атлап, урманга менеп китте. Мин, кымшанмыйча, аның артыннан карап калдым. Ә бит бүре сарык урынына үземне алып китә ала иде.  Ләкин ул вакытта мин үзем турында уйламадым. Әгәр дә шунда  сарыкны бүре алып киткән булса, бездән сарыкны түләтәләр һәм көтүне бездән алалар иде. Без җыелышып  ач кала идек. Теге апалар мине орыша башладылар. Мин аларга шулай дип җавап биргәч,  алар мине кочаклап еладылар.

Бабасы сөйли, Айзат вакыйганы күз алдына китереп утыра. Аның  бабасын кызганудан күзләренә яшьләнә. “Мин бабай кебек булдыра алыр идемме икән? Бабайга ул вакытта 8 яшь булган, миңа инде 13 яшь. Миңа да бабай шикелле батыр, кыю йөрәкле булырга кирәк!”- дигән нәтиҗәгә килә   Айзат.

Әнә шулай, авылга кайткан саен, бабасы Айзатка үзенең башыннан үткәннәрен сөйли, гыйбрәт өчен сөйли. “Ат - минем балачак хыялым иде,- дип сөйли ул. Әтиле малайлар атка утырып йөриләр. Ә минем әтием сугышта югалды, мине атка утыртучы юк. И-и-и, кызыга идем инде. Үземә сүз биргән идем: үскәч ат алырга, үземнең балаларымны туйганчы атка утыртып йөртергә.”

Бабасы сүзенә тугры калды. Балалары әтиле һәм атлы гаиләдә үстеләр. Хәзер инде оныкларын атта йөртә. ”Үзем исән чакта атны беркемгә дә бирмим!” - ди ул. Шуңа күрә, ат асравы авыр булса да, ат тота Азатның бабасы.

Ярата, бик ярата Айзат бабасын. Авылны, авылдагы йортны бабасыннан башка күз алдына китерә алмый ул. Шуңа күрә  ”Ходаем, озын-озак  гомер бир бабама!”- дип теләкләр тели.