Сценарий спектакля "Навстречу Универсиаде"
материал по зож по теме

Динмухаметова Кадрия Рафгатовна

Для участия необходимы двенадцать учащихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamt_yashik_duslar.docx26.61 КБ

Предварительный просмотр:

Чирмешән муниципаль районының

Лашман гомуми урта белем мәктәбе

                   “Балачак” театр түгәрәгенең

                   “Универсиаданы каршылап”

                    исемле  спектакль-тамашасы.

Катнашалар 1,3,4 сыйныф укучылары.

Сценарий авторы:

Динмөхәммәтова Кадрия Рәвгат кызы

                                         

     1 нче бүлек.

       Сәхнә ачылганда  Ниязны әбисе урамга саф һава суларга чыгара

  • Бар, улым, урамда уйнап кер, хәрәкәтлән, малайлар белән велосипедта йөр, су буена төшеп балык тот, йөгер, сикер, саф һавада күбрәк йөрсәң сәләмәт булып үсәрсең.

-Әй, әбием, чыгасым килми. Китап кына укып утырасым килә.

-Бар, улым, бар, өйдә  китап  укып утырып утырып күзләреңне бетерәсең. (малай теләмичә генә урыныннан кузгала, китабын алып урамга чыгып утыра, укып утыра башлый)

 Шулвакыт малайлар – кызлар берәм-берәм яки икешәрләп аның яныннан үтеп баралар. Аны тренировкага, уйнарга чакыралар.

Аңа шигырь белән дә әйтеп карыйлар

 -Исән чакта урыныңнан

Торырга иренәсең

Исән чакта йөгермәсәң,

Авыргач йөгерерсең.

Нияз:

Күздән яшь агып тора,

 Борыннан тамып тора

Тамак әчетеп тора,

 Кытыклап кырып тора.

Тагы бер бала үтеп бара:

Яшь спортчылар юлыннан

Нык басып атлап барам

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез, минем белән.

-Юк бармыйм ла, болай да чирләп торам әле.

(Балалар китәләр, сумкасын  сөйрәп әкрен генә Булат үтеп бара.)

-Нихәл, Нияз дус, нишләп утырасың?

-Менә әбием саф һава суларга чыгарган иде, ә минем бер яхшы китабым бар, шуны укып утырам әле.

Ә-ә, чынлап та бик яхшы китап икән.

-Син нәрсә борыныныңны салындырып кайтып барасың?

-Икеле алдым.

-Нәрсәдән?.Физ-радан мәллә?

-Әйе шул, каян белдең?

-Мин дә яратмыйм шул физ-раны. Кирәкмәгәнгә вакыт әрәм итеп йөргәнче, китап укып ,я компьютерда утырсаң да файда, әллә ниләр беләсең.

-Әйе шул ,Нияз дус, без икебез дә бер төсле уйлыйбыз икән.

-Ә минем әби аңлый мине , урамга чыкма, арып –талып йөрмә, малайлар белән уйнама,кыйнарлар, ди, велосипедта йөрмә ,егылырсың, ди. И, әби дигәннән , мине әби көтә торгандыр, кайтыйм инде.Пока, Нияз

-Пока, Булат абый.

Булат өенә кайтып китә.Әбисе каршы ала.

“Спортчы бабай һәм ялкау малай”  тамашасы  башлана.

Әби өйдә үзе генә, оек бәйләп утыра.

-И-и-и, кая гына китте соң бу онык, вакыт та бик күп киткән икән.

Бераздан Булат кайтып керә, сумкасын әбисенең аяк астына бәрә.

-Нәрсә булды, улым, котымны алдың бит?

-Нәрсә булсын, икеле алдым.

-Нәрсәдән?

-Спорттан инде.

-И-и-и, башыңны катырдылар инде шул спортлары белән. Әйдә, улым, ашап ал.Нәрсә бирим

-Нәрсә булсын, шоколад инде.

-Мә,балам,аша.

Бераздан соң Булат кычкырып җибәрә.

-Әби, әти кайчан кайта ул.

-Иртәгә, Алла бирсә, ә нәрсәгә?

-Баш бетте болай булгач.Тагын каеш эләгәчәк икән.

-Эләкмәс әле, улым, китер көндәлегеңне, төзәтеп куйыйм.

-Булмый, әби, ул компьютерга керде бит инде.

-Бәй, нишлик соң инде? Ә-ә, искә төште, синең бабаң спортсмен иде бит, ул ярдәм итәр, бәлки.

-Нәрсәләр эшли белә соң ул?

-Белә, белә, болай да итә белә, болай да итә(күрсәтә)

-Алай булгач бар әле, әби, бабайны чакырып кер әле.

Әби бабайны чакыра:

-Карт, карт дим, кер әле, әнә оныгыңа булыш. Нәрсә, йөзгә кадәр җитмәкче буласыңмы әллә, карт чатан? Нишлисең

-Универсиадага әзерләнәм.Ә оныкка ни булган? (керә)

-Нәрсә,әллә көймәң комга терәлдеме?

-Икеле алдым.

-И-и-и җебегән, спорттан да икеле алгач булмый ниде ул. Нәрсә эшли белмәдең?

-Отжимание.

-Анысы нәрсә тагын?Без яшь чакта юк иде

-Утжимание түгел,бабай,отжимание. И бу картларны.

-Яле ясап күрсәт әле.

-Менә шулай ятасың да, ун тапкыр күтәреләсең, ә мин бер тапкыр ятам да күтәрелә алмыйм. (күрсәтә)

-Менә карап тор (бабай эшләп күрсәтә)

-Була ,бабай болай булгач минем урынга 2 лене төзәтергә барырсың инде.

-Кит моннан булмаганны, укытучың күрсә ояты кемгә булыр?

-И, безнең укытучы күрми дә ул, башкалар әнә, абыйларын, әтиләрен алып киләләр.

Әби чыга:

-Бар инде, бабасы, бер оныгыбыз бар инде, булыш инде.

-Шулай дисеңме ,карчык, ярар соң, тик кара аны соңгысы булсын.

-Урра, булды бу. (Бабасын кочаклый)

-Кая карчык, берәр нәрсә ашап алыйк.

-Әйдәгез, әйдә, манный пешердем.

-Манный белән утжимание ясап булмас, карчык.

Әйдәгез,әйдә, бәлеш тә бар.

-Әйдә, бабай ,бәлеш ашыйбыз.

(Әби өстәл әзерләп йөри)

Ашарга утыргач малай белән бабай сөйләшәләр.

-Бабай, бабакай , әйт әле

90 яшең тулса да,

 Инде бик карт булсаң да

Көч-дәрт аласың кайдан?

-Хи-хи-хи, нишләп карт булыйм ,

Япь-яшь әле мин,улым,

Әле йөзгә җитмәгән

Йөзне узып китмәгән,

Биткә-кулга карама

Йөрәктә көч бетмәгән

-Бабай,-бабакай, синең йөрәгең

Нигә шулай бик көчле?

-Мин , улым, иренмәдем,

Эшчән булдым ат төсле,

Курыкмадым салкыннан,

Үттем сугыш-ялкыннан,

Бәхетне җирдә таптым

  Казык кактым,печән чаптым,

Тирес аттым, түбә яптым,

Иген чәчтем,назлап дәштем

Шәп үстердем, җыйдым, өйдем

Һәркемгә булсын дидем,

Талашмадым,алдашмадым

Кешеләрне бик яраттым,

Менә, балам, мин сиңа озак яшәүнең

Серен аңлаттым.

-Хәзер аңладым, бабай.

Бераз ашап алганнан соң малай:

-Әйдә, бабай, көч җыйдык, 2 ле төзәтергә киттек.

(Бер төсле итеп киенәләр, китәләр)

                   2 нче пәрдә. Вакыйга спортзалда бара.

Спектакль дәвам итә.

Сәхнәдә физ-ра укытучысы гимнастика белән шөгылләнеп тора, шулвакыт ишек шакыйлар.

-Кем бар анда, керегез. О, Салахов, нәрсә, 2ле төзәтергә килдеңме әллә?

-Әйе.

Алайса башладык. Сәламәт булыр өчен ниләр эшләргә кирәк?

-Иртә белән йокыңнан тора алсаң, гимнастика ясарга.

-Тора алсаң гына түгел, көндә ясарга. Тагын?

-Әкрен генә бакча артыннан әйләнеп килергә.

-Әкрен генә түгел, Салахов, йөгереп. Тагын?

-Шоколад ашарга.

-Шоколад, түгел, яшелчәләр ашарга. Тагын?

-Урамда уйнап керергә.

-Анысы синнән калмас. Тагын?

-Тагын, тагын, отжимание ясарга.

Во, отжиматься, Салахов.

-Апа,апа, саф һава сулап керим әле.

-Бар инде, бар.

(Шул арада малай белән бабай алмашып куялар.Укытучы сизми)

-Башладыкмы? Я, саный башлыйм, 1,2,3, 4, 5, менә өйрәнгәч була бит, 6,7,8,9,.... нәрсә , Салахов, хәлең бетеп китте мәллә? (башын күтәреп карый да үзе егыла)

  Малай йөгереп керә.

_бабай, бабай ,тор инде, башны бетерәсең бит. Әби, әби, кер әле, бабай үлә бит!

-И-и-и, карткаем, нәрсә булды? Шул спортлары белән башны катырдылар инде.Әйдә,әйдә. (сөйрәп чыгып китәләр)

Малай йөгереп кереп укытучыга көзге куеп сулышын карый.

-Уф,исән, тик нишләргә. ОБЖ, беренче ярдәм, әһә, искә төште (Авызына су кабып укытучының битенә сибә)

-Уф, котылдык. ( чыгып йөгерә, куытучы торып аның артыннан йөгерә)

-Ну, хәйләкәр дә соң бу Салахов!

Бераздан сәхнәгә Булат чыга.

-Шулай инде ул спорт, спортта аяк та, баш та, хәйлә дә кирәк, менә минеке кебек

 Әби белән бабай керәләр, сөйләшәләр.

Бабай:

-И, монда мәктәп гөр килә икән , карчык. Синең сүзең белән йөреп оятка калдым, карчык. Алдашу беркайчан да яхшыга илтми шул ул . Бүгеннән ,Аллаһы боерса,оныкны спортсмен ясый башлыйм, Тик кара аны, карчык, каршы килмә. Җәлләмә баланы, җәлләп чирләшкә итеп үстерәбез бит.

-Ярар, карт, ярар, синеңчә булыр, шулай итәрбез.

(Әби –бабай балалар янына кереп карап торалар. Балалар төрле спорт  белән шөгыльләнәләр.Нияз да кереп карап тора)

-роликларда йөриләр,

-гимнастика белән шөг-р

-көрәшәләр,

-гер күтәрәләр,

-аэробика белән шөг-р, һ.б.

Бабай:

-Булдырасыз, балалар, ә сез киләсе универсиада турында ниләр беләсез соң?

-Беләбез,беләбез, бабакай, хәзер сөйләп күрәтәбез.

Балалар шигырьләр  сөйлиләр.

  1. Лашман мәктәбенең даны

Хәзер безнең кулларда

Бассейнда, зур спортзалда

Әзерләнәбез ярышларга

2.Мәктәбебез дәрестән соң

Шау да гөр килеп тора

Универсиида бит алда

Күңелләр көтеп тора.

        3.Зур уңышлар яулыйбыз без

Көрәш мәйданнарында

Мәктәп данын яклыйбыз

Республикабыз күләменд

                                              4.Йөзәбез без оста итеп

Бассейн үзебездз

Ярышларда җиңүчеләр

Тиңнәр юк хәзер безгә.

         5.Көрәшергә һәм йөзәргә

Өйрәнәбез мәктәптә

Кояш,һава һәм чиста су

Сәламәтлеккә дәва.

                                                      6. Җәмил абый Шакиров

                                             Авылдашыбыз безнең

                                                       Аның кебек гер уйнатып

                                                        Сокландырырбыз сезне

       7. Сәламәтлек- зур байлык ул

Чиста,туры юл сайлыйк

Сәламәтлек -олы бәхет

Чын кеше булып калыйк

8. Татарстаныбызның даны

Таралды еракларга

Синең өчен бик горур без

Әй, сөекле, башкала.

9. Безгә ярышка киләчәк

Җыелып бик күп илләр

Димәк, алда әле безне

Көтә яңа җиңүләр

10.Тиздән үсеп җитәрбез дә

Булырбыз студентлар,

Ярышырбыз универсиадада,

Әлегә без спортчылар.

11.Универсиада үтә бит

Ике елга бер тапкыр,

            Без дә бер чак катнашырбыз,

                                        Булсак тырыш һәм батыр.

12. Була ди бит бу чарада

27 спорт төре:

Көрәш, шахмат, теннис, самбо

Футбол,волейбол, дзодо.

13. Катнашачак бу ярышта

12 мең спортчы.

Чын күңелдән ышанам мин-

Без булырбыз җиңүче.

14.Эмблемасы да матур.

Лалә- милләт чәчәге

 Спортчылар үсә тора-

Универсиада киләчәге.

 (Әби белән бабай “Универсиада -2013” дигән плакат күтәрәләр)

Барысы бергә:

Һаман шулай бергә-бергә

Бергәләшеп  без яшик

Эш белән спортны бәйләп

Сәламәт булып яшик.

Нияз алга чыгып басып кычкыра:

-Мин дә спортсмен булам !

Җыр. “Елмай син”

 Елмаерга тырыш күбрәк

Көләргә тырыш,

Саф күңелеңне керләндерми

Сакларга тырыш.

Саулыгыңның, исәнлекнең сере дә шулдыр

Тормыш дәвам итә, дуслар,

Гомерләр бердер.

Кушымта:

 Көчле, матур, гомергә яшь булу теләгең

Шатлык, бәхет, мәхәббәттән

Тулсын йөрәгең.

Тәмам.

Чирмешәнгә Лашманнан “ Сәламәтлек театры” бәйгесендә катнашырга баручы укучылар исемлеге.

Укучының Ф.И.О.

классы

1

Салахов Булат

4 кл

2

Мингазов Муса

4 кл

3

Нуртдинова Ләйлә

4 кл

4

Нуретдинова Наилә

4 кл

5

Мигманова Алина

4 кл

6

Гатина Инзилә

4 кл

7

Шәйхетдинова Илсөяр

4 кл

8

Галиуллина Айсылу

3кл

9

Сафиуллина Зөһрә

3кл

10

Абдунагимова Айгөл

3кл

11

Ибатуллин Нәзир

3кл

12

Ибраһимов Тимерҗан

3кл

13

Гайфетдинов Рәдис

3кл

14

Махмутов Ислам

3кл

15

Закиров Нияз

1кл

                      Җаваплы укытучылар :             /Динмухаметова К. Р./

                                                                          /Галимова Р.З./  

                                                     Датасы :   18 гыйнвар 2013 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

театр здоровья "Вперёд к Универсиаде!"

ПРОПАГАНДА ЗДОРОВОГО ОБРАЗА ЖИЗНИ...

Универсиада 2013

Презентация знакомит учащихся с символами Универсиады2013....

театр здоровья "универсиада кияве"

театр здоровья "универсиада кияве"...

"Навстречу УНИВЕРСИАДЕ"

Спортивно-развлекательное мероприятие....

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....