Сәламәт башка бүрек табыла.
материал по зож на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Ата – аналар белән очрашу кичәсе.Гаилә - ул аерым дәүләт.Дәүләтнең һәр вәкиле бәхетле булу өчен тырышып яши,ә сәламәтлек – иң зур байлык.Сәламәтлек, иң беренче чиратта чисталыктан башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata-analar_beln_ochrashu.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Комыргуҗа урта мәктәбе

                                            Яңа Җөлби филиалы                              

                                  Башлангыч сыйныфлар укытучысы   Гайфуллина Г. М.

                                                                                                                                                     

Сәламәт башка бүрек табыла.

(Ата – аналар белән очрашу кичәсе)

  Укытучының кереш сүзе.

Гаилә - ул аерым дәүләт.Дәүләтнең һәр вәкиле бәхетле булу өчен тырышып яши,ә сәламәтлек – иң зур байлык.Сәламәтлек, иң беренче чиратта чисталыктан башлана.

     “Сәламәтлек көн дә яңадан туа” дигән әйтем белән башлыйк әле сүзебезне.Чынлап та шулайдыр ул,чөнки безнең сау – сәламәт булуыбыз күп очракта үзебездән тора.Сәламәт яшәү рәвеше,төрле тарафлардан сагалап торган йогышлы авырулардан саклану һәм кирәк  чакта дөрес дәвалана белү кебек төшенчәләр нәкъ әнә шуңа кайтып кала.

       Бүгенге очрашуны ярыш итеп кабул итмәвегезне сорыйм,ә эшлекле сөйләшү,киңәш – табыш,кызыклы ачышлар,файдалы аралашу кичәсе булуын телим.Мин сезгә сөйләшү өчен темалар тәкъдим итәм.

“Аксакаллар”

Без гаиләдә өлкәннәргә карата ягымлы, ихтирамлы,игътибарлы булу кирәклеген балаларга аңлатабыз.Ә менә шул төшенчәләрне нинди мәкальләр белән ныгыта аласыз?

-Кечеләр олыга буйсына.

-Кешегә кадерле буласың килсә,үзең кадер күрсәт..

-Олылар сүзен тыңламасаң,олыгайганчы игелек күрмәссең.

-Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

-Кешегә игелек итсәң-үзеңә булышасың.

“Ислам” Ислам дине, мөселман тәгълиматы дини йолаларны үтәү фарыз яисә фарыз түгел дип, теге яки бу эшне эшләү савап яисә гөнаһ дип, теге яки бу ризыкны ашау хәрәм яисә хәләл дип аңлата. Яхшылап уйласаң, шул нәрсә ачыклана: алар сәламәтлек  күзлегеннән чыгып караганда, барысы да тирән белемгә нигезләнеп эшләнгән. Бу гыйлемгә медицинада булсын, фәннең башка өлкәләрендә булсын, безнең әлегәчә ирешә алганыбыз юк. Дөньяда үзлегеңнән сәламәтлекне ныгыту өчен күп төрле ысуллар бар: йоглар алымы, Пол Брейг, Иванов, Бутейко, Малахов ысуллары...Әмма аларның берсе дә намаз һәм Коръән укыгандагыча төрле яклап камил һәм бөтен әгъзалар өчен дә тигез файда бирерлек түгел. Безнең сәламәтлеккә тәэсире ягыннан намазның чиксез файдасы бар.

    Мин сезне “ намаз – сәламәтлек нигезе” дигән төшенчәне исбатларга чакырам.

(җаваплар тыңлана,нәтиҗә ясала)

Файдалы – зарарлы.

       Сөйләшүгә балаларны чакырам.Минем фикерләремне хор белән дәвам итәрсез.

-ятып уку...(зарарлы)

-якты утка карау (зарарлы)

-күзләрне иртән юу (файдалы)

-телевизорны якыннан карау (зарарлы)

-күзләрне бәрелүдән саклау ...

-кишер,петрушка ашау...

-күзләрне пычрак куллар белән сөртү...

-яхшы яктыртылган җирдә уку...

-физкультура белән шөгыльләнү...

     -Менә без хәзер физкультура белән шөгыльләнербез.Мин әйткән сүзне хәрәкәт белән сурәтләгез.

-аю

-пингвин

-куян

-жираф

-сигезаяк

-кош

-маймыл

-песи.

    -“Акыл белән яшәсәң,табиб кирәкми”дип әйтеп калдырган борынгылар.Алтын сүзләр.Сез сау- сәламәт кешене тасвирлап бирер өчен нинди сүзләр кулланыр идегез?

Җиңел

Матур

Нык

Көләч

Көчле

Алсу йөзле

Төз гәүдәле    

     -Уен тәкъдим итәм.”Әйе һәм юк”

-тешләремне көнгә ике тапкыр чистартам;

-яшелчә ,җиләк – җимеш ашыйм;

-баллы ризыкны еш ашыйм;

-карандаш һәм ручка кимерәм;

-ашагач кул юам;

-ашаганчы кул юмыйм;

-ашагач авыз чайкыйм;

-озак йокларга яратам;

-иртә торам, гимнастика ясыйм;

-кичләрен компьютер алдында озак утырам.

Йөрәкнең кайда икәнен

Авыртканчы белмибез.

Авырый башлагач кына

Сәламәтлек эзлибез.

-Спортны дус итәргә,ялкаулыкны җиңәргә чакырам.Һәр гаиләдән икешәр кеше чакырам.30секундка ничә отжимание ясый аласыз,ничә мәртәбә скакалкада сикерә алырсыз икән?

Сау- сәламәт чагыгызның

Дуслар, кадерен белегез.

Исәнлекнең чыганагы

Үз кулыбызда,күрегез!

(Җиңүчеләр билгеләнә,нәтиҗә ясала)

-Яңадан сөйләшүгә балаларны чакырам.Гаиләгезнең көндәлек режимы белән таныштырып китсәгез иде.Җаваплар тыңлана.

-Иң беренче бала режим турында мәктәптә (балалар бакчасы булмаса) ишетә.Гаилә белән мәктәп тыгыз элемтәдә эшләп яшәсә, нәтиҗә, һичшиксез, югары булачак.”Авырсаң – дәвалан, сәламәт булсаң – саклан” дигән мәкальне девиз итеп алырга тәкъдим итәм.

-Очрашуны барыбызга да таныш булган җыр белән йомгаклыйк, ләкин сүзләре генә үзгәргән.

Иртән ничек ашарга,

Кичен кайчан йокларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Исәнлекнең,саулыкның

Кадерләрен белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Спортны дус итәргә,

Ялкаулыкны җиңәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Иртә белән һәркемгә

Хәерле көн теләргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә,

Гел сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

-Кичәбез ахырына якынлашты.Һәрвакыт күңелләрегез шат,тәнегез һәм җаныгыз сәламәт булсын.Яшәү ялкыныгыз сүнмәсен.Тискәре хисләр, тойгылар йөртергә ярамый – алар сәламәтлек дошманнары.Дөньяда күп нәрсә без теләгәнчә,без уйлаганча түгел.Һәр нәрсәне  ничек бар шулай кабул итегез.Беркемне дә сүкмәгез, беркемне дә гаепләмәгез.

       Иске мәкаль:”Табиблар яраларны бәйли, ә Тәңре дәвалый” ,- ди.Догалар кешенең кальбен пакъландырып, сихәт бирәләр.

       Һәр нәрсә үз кулыбызда: байлык – мохтаҗлык, саулык – чир, бәхет – бәхетсезлек.Дөрес юлда булыйк.

        Сау булыгыз.

Файдаланган әдәбият:

1.”Тәрбиядән яраладыр тәрбия” “Идел – йорт” нәшрияты, 2002 . 59 бит.

2.Без бәхет өчен яратылган. Ф. Дәүбаш.Казан, 2008.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез кушылучыны табу

Максат:Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау. Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту. “Табигый зоналарны” кабатлау....

Билгесез кушылучыны табу

Конспект урока по математике для 4 класса по теме " Нахождение неизвестного слагаемого" по учебнику М.И.Моро, М.А.Бантовой и др. УМК "Школа России"...

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Бала үз туган телен камил белсә генә, башка телне үзләштерә алыр.

Милли гореф-гадәтләрне саклаган-үз юлында адашмаган....

Журнал "Башкы" "Реализация ФГОС НОО МБОУ СОШ №1 г.Шагонар"

Журнал "Башкы" "Реализация ФГОС НОО МБОУ СОШ №1 г.Шагонар"...

Дагдыныкчы башкым

публикация...

Публикация в журнале "Башкы"

Урок  по предмету "Ужуглел"на тему "Повторение. Звук [йэ] и буква Е е "...