"Урман дуслары"
методическая разработка по художественной литературе (средняя группа)

Уртанчылар төркеме балалары белән сәхнәләштерү өчен әкият конспекты.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге

 Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Уртанчылар  балалары белән күрсәткән спектакль

“Урман дуслары”

Тәрбияче: Сайфутдинова Г.З.

Март, 2019 ел

Урман дуслары»

Катнашалар:

Куян, тиен, Әни керпе, керпе, балык, ромашка чәчәкләре (кызлар), кырмыска.

(Куян б/н тиен керәләр)

Куян: Тиен дус, бигрәк күңелсез әле бу икәү генә. Әйдә, уйнарга керпене дә чакырабыз. Аны ничә көн күргәнебез юк инде.

(бии-бии керпе өенә баралар. Ишек шакыйлар. Әни керпе өйдән чыга.)

Куян: Исәнме, әни-керпе, керпе дус өйлдәме? Без аны уйнарга чакырмакчы идек.

Әни керпе:  Керпе бүген уйнарга чыга алмас, үзегез генә уйнап торыгыз.

Тиен: Ни булды соң аңа?

Әни керпе: Үзебездә дә белмибез, аның эче аврта. Табиблар да аңлый алмады.

Куян: Мин беләм нишләргә кирәк икәнлеген. Әйдә, тиен дус, керпегә чишмә суы алып киләбез. Ул бик шифалы, файдасы тими калмас.

Әни керпе: Әйбәт булыр иде, ярдәм итә алса.

(Тиен белән куян чишмә янына баралар).

Тиен: Исәнме, чишмә дус, безнең дустыбыз керпенең эче авырта, безгә синең шифалы суың кирәк.

 (Чишмә телгә килә.)

Чишмә: Бик ярдәм итәр идем дә бит, тик мин авырыйм! Минем сулышым кысыла.

Тиен белән куян аптырап: Нәрсә булды сиңа чишмә дус? Син бик моңсу?

Чишмә: Бар иде бит заманнар, кешеләр килеп минем шифалы суымны эчәләр иде. Тик заманалар үзгәрде шул... Хәзер яшьләр урманга ял итәргә дип киләләр дә, бар чәпләрне минем чишмәмә ташлап калдырадар.

Куян: Борчылма, чишмә дус, без сиңа ярдәм итәрбез!

(Тиен белән куян чишмәдәге чүпләрне чистарталар).

Чишмә: Рәхмәт сезгә дусларым! Суларга рәхәт булып китте! Алыгыз минем суымны керпе дустыгызга, ул аны терелтер!

(Тиен белән куян чишмәдән су алалар һәм юлга кузгалалар. Урмандагы аланнан ромашка җыймакчы булалар. Чәчәкләр (кызлар) моңаешып утыралар).

Тиен: Ромашкалар, безгә сезнең ярдәм кирәк иде. Безнең керпе дустыбыз авырый, анң эче авырта.

Беренче ромашка: Бик ярдәм итәр идек тә бит, ярдәм итә алмыйбыз шул, үзебез авыртабыз. Тәртипсез малайлар безне таптап, таҗларыбызны өзгәләп уйнадылар, өстебезгә чүп атыштылар. Суларга да авыр хәзер...

Куян: Борчылмагыз, ромашкалар, без сезгә ярдәм итәрбез!

(куян белән тиен чүпләрне җыялар).

Икенче ромашка: Ничек рәхәт булып китте! Рәхмәт сезгә, дуслар! Җыегыз безнең таҗларыбызны, керпе дустыгыз чәй ясап эчсен, шифасы тими калмас!

Ромашкалар биюе башкарыла.

(Куян белән тиен юлны дәвам итәләр. Аларга күл очрый).

Тиен: Куян дус, әйдә керпегә балык тотабыз. Ул сөенер иде.

(Куян белән тиен балык тотмакчы булалар, кармакка чипсы кәгазе,  шешә ияреп чыга).

Куян: Кара инде, балык тотмакчы идек, нәрсә ияреп чыкты...

Балык: Күпме генә тырышсагыз да, балык эләкмәс шул, чөнки күлебез чирли башлады. Балалар ял итәргә дип урманга килеп чуп-чарлар тутырдылар. Рәхәтләнеп йөзеп тә булмый хәзер. Суыбыз бик тәмсез.

Куян: Борчылма, балык дус, без сезгә ярдәм итәрбез!

(Куян белән тиен күл кырыендагы чүпләрне җыялар. Агач арасыннан кырмыска килеп чыга).

Кырмыска: Дусларым, сез миңа да ярдәм итә алмассызмы?

Куян белән тиен: Кырмыска дус, ә сиңа нәрсә булды?

Кырмыска: Тәртипсез балалар минем өемне туздырып уйнадылар, алар безнең файда турында берни дә белмиләр. Без бит туфракны файдалы матдәләр белән баетабыз, урманны авырган агачлардан чистартабыз, үлән орлыкларын таратып, урчергә ярдәм итәбез, агулы бөҗәкләрне ашыйбыз. Ә кешеләр бездән күп кенә авыртуларга дарулар ясыйлар.

Куян: Борчылма, кырмыска дус, без сезгә ярдәм итәрбез!

(Куян белән тиен кырмысканың өен рәтлиләр, ботакларын өяләр. Күбәләк очып керә).

Тиен: Исәнме күбәләк, син нигә бик моңсу гына очасын?

Күбәләк: Нигә моңсуланмаска? Урманда һава пычыранды, суласаң  - тыннарың кысыла. Тәртипсез кешеләр елгаларга төрле агу сибәләр, заводлардагы төтен безгә кадәр килә...

(Күбәләк очып чыгып китә)

Тиен: Күр әле, бөҗәкләргә дә рәхәт түгел икән...

(Куян белән тиен керпе өенә килеп җитеп, ишек шакыйлар. Әни керпе чыга).

Куян: Керпе дус, без сиңа  ромашка һәм чишмә суы алып килдек.

(Керпе дус су эчә. Терелә).

Әни керпе: Рәхмәт сезгә дуслар, минем улыма терелергә ярдәм иттегез!

(Керпе, куян һәм тиен бию башкаралар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Дуслар кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә үз-үзеңне тотыш культурасы буенча шогел конспекты...

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...