"Юлда йөри беләсеңме?"
материал по обж (старшая группа) на тему

Сагдиева Гелюся Камилевна

развлечение  по ПДД в старшей группе  детского сада

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_yori_belsenme_-5.docx27.86 КБ

Предварительный просмотр:

Юлда  йөри беләсеңме?

Максат:

Тәрбияче: Хәерле көн балалар, кадерле кунаклар. Без бүген сезнең белән “Юлда йөри беләсеңме” дигән  уен кичәгә җыелдык. Юлда йөрү кагыйдәләрен, җәяүлеләрнең йөрү кагыйдәләрен , төрле уеннар, шигырләр,җырлар аша кабатлап узарбыз.  Без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен  белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәләрне белмәгән, юл билгеләренә игътибар итмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр.   (Кемдер ишек шакый) .

Алып баручы: Керегез, кер.

Светофор: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар:  Беләбез, син “светофор”

Светофор: Урамнарны күзәтәм

                   Узганнарны кисәтәм.

(Убырлы карчык  идәндә ясалган юл аркылы чыгып бара).

Светофор: Әнә теге әбигә сез игътибар итегез, чыгып бара юл аркылы бер гамсез. Светофорда кызыл ут, бераз гына көтегез, ул туктамый инде хәзер нишлибез?

Балалар: Туктатыйк аны. (Светофор сыбызгы сызгыртып убырлыны туктата)

Тәрбияче: Әбекәй, Сез бу юлда ничек йөрергә  икәнен белмисезме әллә? Күрәсезме сфетофорны, анда кызыл ут яна.

Убырлы: Светофор минем өчен түгел. Мин бит ирекле. Урамда ничек йөрү һәркемнең үз эше.

Тәрбияче: Юк әбекәй ,алай булмый. Урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сумкаңда нәрсәләр ул?  

Убырлы: Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип барысын да җыеп чыктым әле менә. Кисеп тә бетердем.

Тәрбияче: Ах, әбекәй, син зур ялгышлык эшләгәнсең бит,  бу рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә бик кирәк алар.  Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы: Юк, белмим.

Тәрбияче: Ә менә балалар, бу билгеләрне төзеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

(Балалар  пазл  төзиләр, нинди юл билгесе икәнен әйтәләр.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, Син бәлки әбекәй урманда яшәгәч, юл йөрү кагыйдәәрен белмисеңдер. Менә безнең балаларны тыңла әле, алар сиңа барысын да аңлатып сөйләрләр.

 1 бала Юлда булсаң -бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юл кагыйдәләрен бел.

2 бала Әгәр әйтсә шофер да:

Төкерәм тәртибенә,

Йөрим үземчә генә

Гаи постан китсә.

 3 бала Алай булса дисеңме?

Дускаем ниләр булыр?

Син яшәгән бу урам

Мең  хикмәт белән тулыр.

4 бала Менеп барыр машина

Троллейбус өстенә.

Кереп китәр трамвай

Сөт кибете эченә!

5 бала Була алмый андый хәл!

Тәртип саклый Гаи да.

Кырыс, уяу светофор,

Тәртипле шофер да.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз, рәхмәт, балалар. Ишеттеңме инде әбекәй, һәр нәрсәнең кагыйдәсе була. Балалар,  әйдәгез, әбекәйгә “Юлларда тәртип булсын “ дигән җырыбызны бүләк итик.

Җыр “Юлларда тәртип булсын”

                     Юл йөрү кагыйдәләрен

Яттан белергә кирәк!

Кагыйдә белмәүчеләрне

Зур бәла көтә юлда.

Кушымта:Урамда,урамда

Шау-гөр килеп уйныйбыз.

Юлларда,юлларда

Бердә тәртип бозмыйбыз.

Бер-беребезне хөрмәт итеп,

Урамда йөрик әле.

Кагыйдәне бер дә бозмыйк,

Син-шофёр,мин-җәяүле!

Убырлы: Сез бигрәк матур җырладыгыз,  аңладым инде барысын да. Балалар,  бу бик кирәкле юл билгеләре булгач, мин тизрәк берәр бәлә-каза булганчы урыннарына илтеп  урнаштырып  куйыйм.(Саубуллашып чыгып китә).

Тәрбияче: Балалар,  ишетәсезме, нәрсә тавышы икән ул? ( Авариягә очраган бүре килеп керә)

Тәрбияче: Балалар, бу бит безгә бик таныш герой, күп әкиятләрнең герое-  Сорыкай.

Исәнме, Сорыкай, ни булды синең белән?           

Сорыкай:  

-Исәнмесез балалар!

Хәзер сөйлим ,хәл алыйм.

Кыен хәлгә мин калдым .

Кызыл калфакны алдалап ,әби янына

Туры юлдан мин чаптым .

Тик юл әби өенә

Шәһәр аша бит үтә.

Юл аркылы чыкканда

Шундый зур бер машина

Килеп чыкты  каршыма.

Куркуымнан сикердем мин кырыйга

Аягым каерылды ,кулым да сынды  

Исән калдым чак кына.

Айболит тотып алды ,

Кулыма гипс салды ,

Кагыйдәләр белмисең дип ,

Алдалап гел йөрисен дип
Сезнең янга җибәрде .

 Шәһәрдә булмый  икән  йөреп,

 Бернидә  белми  торып.

Алып баручы:  Һай сорыкай  син юлны ничек чыгарга кирәклеген беләсеңме соң?

Сорыкай : Беләм, тиз генә машиналардан да алдарак йөрерәсең генә.

Тәрбияче: Балалар, Сорыкай дөрес әйттеме, юл аша шулай чыгарга ярыймы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче:  Дөрес, балалар.  Сорыкай,  менә әйт әле,  син юл аша чыкканда светофорда нинди төстәге ут яна иде?

Сорыкай:  Ай, мин бит андый җәнлекне  белмим.

Тәрбияче: Балалар, ягез  Сорыкайга  булышыйк. Светофор һәм аның  төсләре турында аңлатып бирик.

Балалар, әйтегез әле, светофорның ничә төсе бар  (өч)

  • Алар нинди төсләр инде? (кызыл, сары, яшел)

-Дөрес.  Сорыкайга күрсәтер өчен светофор ясыйк. ( светофор ясау уены. Интерактив тактада светофор макетын буяу).

Тәрбияче:  Сорыкай, менә светофорның  нәрсә икәнен  аңладыңмы?

Сорыкай :   Аңладым.  Ул  светофор  бер нинди  дә хайван  түгел  икән.

Тәрбияче:   Әлбәттә. Сорыкай,  син светофорның нәрсә икәнен  белдең, без сиңа өйрәткәннәрне ныгытып исеңдә калдыру өчен,  кызлар сиңа  матур биюләрен бүләк итәләр.

Бию “ Фанарики”

Тәрбияче:  Сорыкай , светофорда  нинди төсләр булганын  хәтердә калдырдыңмы?

Сорыкай:  Калдырдым.

Тәрбияче:  Бүген без караган вакыйгалар барыбызга да гыйбрәт булсын.  Хәерле, имин юллар сезгә! Барыгызга да зур рәхмәт! Кичәбезне  “ На дороге  “ дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

Шигырьләр.

Кызыл, сары ут янганда.

Айсылу        Сак булыгыз, балалар.

Хәвеф-хәтәр булмасын дип,

Безне кисәтә алар.

Всем ребятам умным ясно,

        Алия        Где дорога там опасно.

Отыщи –ка пешеход,

Черно-белый переход.

Ин кырысы кызыл төс,

(Камил)         Тукта бераз сабыр ит.

Кызыл янып торганда

Юллар безгә ябык бит.

Ел әйләнәсе буена

Ралинә        Юлларда мин торамын.

Хәвеф-хәтәр булмас өчен,

Төрле сигнал бирәмен.

 Сәламәт булыйм дисәң,

Әсхәт        Юл йөрү кагыйдәләрен

Яттан белергә кирәк.

Һәркемгә дә таныш сызыклар,

Динэ        Олыга  да, кечегә дә.

Теге якка илтер туры,

Бу- җәяүленең юлы.

Безнең урам чатларында

Самат        Машиналар бик күп.

Юл билгеләрен белмәсәң  

Ансат кына чыгу юк.

Урамда йөрисең икән,

Газиз        Алдыңа карап бар.

Шау-шулы юлдан.

Чыкканда саклан.

Һәр бала  исендә тотсын,

Элина        Дорес эшли шул кеше:

Юлны аркылы чыгару

Бары яшел ут эше.

Сары янса юлны тизрәк,

Ралина        Азат итәргә тырыш.

Башкаларга да юл бирү,

Һәркемгә изге бурыч.

Камилә        Светофор булса урам чатында,

Игътибар белән син аңа кара.

Юл йөрү кагыйдәләрен

    Эльвина                     Яттан бел  барысын да.

Кагыйдә белмәүчеләрне

Зур бәла көтә юлда.

Ислам                                     Юл уртасында тора,

                                             Өч күзле бер командир.

                                             Узе усал, үзе кырыс,

                                             Үзе безнең  якын дус

Яшел ут дәшә безне

Кузгалыйк әйдә тизрәк.

Әй, яшел ут- яшел дус,

Син әйбәт икән бигрәк.

Юл кагыйдәләрен

Белергә тиеш һәркем.

Чөнки юлда йөргәндә.

Кирәге чыгар һәр көн.

Менә гади генә юл.

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның зебра.

Юл кагыйдәләре бик күп.

Белергә иде барысын.

Сәламәт булыйм дигән бала,

Юлларда уйланмасын.

 Гөлүсә    СӘГЪДИЕВА,  

 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының

 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда сак бул

Коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру....

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

"Юлда йорсэн бул олгер юл кагыдэлэрен бел"

Алып баручы: Исэнмесез! Хэерле кич, хормэтле кунаклар hэм балалар!Буген бездэ зур бэйрэм – зирэклэр hэм тапкырлар бэйгесе. Буген безнен ясле- бакчанын мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары узлэрен зирэкле...

" Юлда йөрсән бул уяу".

Максат: Балаларны тыючы билгеләр белән таныштыруны дәвам итү. Кисәтүче билгеләр турында искә төшерү. Урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныг...

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...