Конспект занятия "Правила пешеходов и пассажиров"
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Гатауллина Альфиря Ринатовна

Конспект занятия "Правила пешеходов и пассажиров"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_zanyatiya_-_pravila_peshehodov_i_passazhirov.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Тема:  Юлда йөрергә өйрәнәбез.

Максат: Балаларның юлда йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту,киңәйтү. Балаларга юлларда килеп чыгарга мөмкин булган бәла-казалардан саклану һәм аларны булдырмый калу мөмкинлеге турында аңлату. Юл йөрү кагыйдәләрен белүнең, төгәл үтәүнең әһәмиятенә төшендерү. Юлда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын тәрбия-ләү.

Тәрбия алымнары: әңгәмә,нәфис сүз.

Алдан башкарылган эш: сәяхәт, әдәбият уку, рәсемнәр карау.

Җиһазлау:юл-урам макеты,юл билгеләре.

Сүз байлыгын арттыру: чыгу, керү, тикшерүче, трамвай йөртүче, җәмәгать транспорты.

             Шөгыль барышы.

Балалар макет каршына ярымтүгәрәк булып басалар.

(Шәһәр урамы төшкән слайд күрсәтелә.)

Тәрбияче. - Балалар, без бүген сезнең белән урамда һәм юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Туктагыз әле, монда кемдер килә. Балалар, сез аны таныдыгызмы?

Балалар. - Әйе, бу аҗдаһа малае Булай.

Т. – Син аҗдаһа малае Булай, монда нишләп йөрисең? Син монда ничек килеп чыктың?

Булай. – Мин ерактан, биек тауларны, зур суларны,куе урманнарны үтеп, сезнең яңга килдем. Минем бик тә сезнең шәһәрегезне күрәсем килде.

Б. – Булай, ә син шәһәр урамнарында йөри беләсеңме соң?

        Булай. – Юк шул, миңа сезнең ярдәмегез кирәк.

Т. – Балалар, Булайга булышырга кирәк, юкса аның төрле күңелсез хәлләргә юлыгуы бар.

Булай. - Әйе шул, чөнки мин торган җирдә шәһәрдәге кебек зур юллар да , киң урамнар да, күпкатлы өйләр дә,күп машиналар да юк.

Б. – Без, Булай, шәһәр юлларында йөрү кагыйдәләрен күптән беләбез, сине дә шәһәр урамнарында йөрергә өйрәтербез.

(  Машиналар юлы төшкән слайд күрсәтелә).

Б. – Булай, кара әле, менә бу машиналар юлы. Бу юлдан машиналар гына йөри. Анда уйнарга да, шаярырга да яра-мый, чөнки машина бәреп китәргә мөмкин. Гарип булып калуың бар. Юлны чыгар өчен махсус урыннар билгеләнгән, ул җәяүлеләр сукмагы дип атала.

( Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны төшкән слайд күрсәтелә.)

Булай. - Ә җәяүле кешеләр каян йөри? Мин нинди юл-дан барырга тиеш?

1 бала. Җәяүлеләр йөри бары,

             Тротуардан гына.

              Юлны аркылы чыгалар

              Як-якка карап кына.

( Җәяүлеләр юлы төшкән слайд күрсәтелә.)

Тротуарның уң ягыннан барырга кирәк, юкса каршыга килүче кеше белән бәрелешергә мөмкин. Аннан соң бик уңайсыз да, гел читкә тайпылып кешеләргә юл биреп барырга кирәк. Тротуар машиналар юлыннан биегрәк тора. Бу машиналар тротуарга менә алмасын өчен эшләнгән.

Т.  Кызыл вагон тимер юлда,

      Әллә каян тавышы килә.

      Җилләр кебек тиз генә,

        Илтеп куя кирәк җиргә.

        Бу нәрсә?

         Б. – Бу-трамвай.

         (Трамвай рәсеме төшкән слайд күрсәтелә.)

         Булай. – Бу нәрсә? Ул ни өчен кирәк?

         Б.- Трамвай ул җәмәгать транспорты.Ул бик күп кешеләрне утыртып йөри ала. Трамвайга утырып шәһәрнең төрле урыннарына барырга була.

         4 бала.- Шулай ук автобус, троллейбус- җәмәгать транспортлары. (Җәмәгать транспортлары төшкән слайд күрсәтелә.) Аларга утырып без балалар бакчаларына, мәктәпләргә барабыз. Ә олылар эшкә баралар. Бу машиналарга утырып шәһәр буенча сәяхәткә дә чыгарга мөмкин. Менә мондый билге- җәмәгать транспорты тукталышы билгесе. (Слайд күрсәтелә.) Билгеләнгән урыннан гына бу машиналарга утырып китәргә була.

          Т. - Әйдәгез, без трамвайга утырып сәяхәткә чыгыйк.

           “Сәяхәтчеләр турында җыр”.

           Т. -  Булай, трамвайга арткы ишектән керергә кирәк. Трамвайга тыныч кына, ашыкмыйча, төртешмичә генә керергә кирәк, юкса егылып имгәнергә мөмкин.

( Слайд күрсәтелә.) Башта балаларны, карт- корыларны, зәгыйф, авыру кешеләрне уздырырга кирәк. Алар бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.

            Булай (кычкырып). – Миңа нәрсә эшлэргэ, миңа урындык җитмәде?

             Т. – Булай, транспортта кычкырырга ярамый, кычкырып сөйләшү дә тыела. Чөнки синең белән янәшә башка кешеләр дә бара, аларга комачауларга ярамый. Трамвайда урын булса утырасың, булмаса тотынып басып барасың. Шулай ук туңдырма,көнбагыш ашап бару гадәтсез күренеш.

( Транспортта үз-үзеңне тоту турында слайд күрсәтелә.)

      Трамвай йөртүче. – Хәерле көн,хөрмәтле пассажирлар!

 Барыгызга да уңышлы сәфәр телим. Сак булыгыз, ишекләр ябыла!

      Т.- Менә трамвай кузгалып та китте. Булай транспортта йөрү түләүле, аның бәясе- 8 сум.

       Билет сатучы. – Хөрмәтле пассажирлар, билет алырга акчаларыгызны әзерләгез! (Билет сатыла.) Рәхим итеп алыгыз.

        Т.- Балалар, әгәр дә трамвайга олы яшьтәге кешеләр, яшь балалы әниләр керсә, нишләргә кирәк?

         Б.- Торып урын бирергә кирәк.

          Т. – Бик дөрес, балалар.

          Трамвай йөртүче. – Тукталышка килеп җитәбез, чыгучыларның алга үтүен сорыйм.

           (Слайд күрсәтелә.)

          Булай. – Белдем,белдем. Транспорттан чыкканда алгы ишектән чыгарга кирәк. Ә билетны кая куярга?

           Т. – Кулланган билетларны теләсә-кая ыргытырга ярамый, аларны чүп савытына гына салырга кирәк. Чыкканда шулай ук ашыкмыйча, төртешмичә чыгарга кирәк. Авырулар, олылар булса, аларга булышырга кирәк. Трамвайны үткәреп җибәргәннән соң гына трамвай юлы аша чыгарга ярый.

           (Слайд күрсәтелә.)

            Т.- Әйдәгез хәзер “Төсле билгеләр” уенын уйнап алыйк. (Җәяүлеләргә юлда йөрергә булышучы билгеләрне табып, исемнәрен әйтергә.)

            Булай. – Карап-карап торам да мин,

                           Уйлап-уйлап торам да,

                            Куркып куям, ай-һай кыен икән,

                            Йөрүләре урамда.

                            Урамның теге ягына

                            Мөмкин түгел үтүе,

                            Урам тулы троллейбуслар,

                             Машиналар көтүе.

                             Әллә кайсы җирдән генә,

                             Трамвай, я машина,

                             Я булмаса мотороллер

                             Килеп чыга каршыңа.

 

                             Я сызгырта сыбызгысын

                             Милиционер абый,

                                Йөри белмәсәң урамда,

                Әллә каян ул таный.

       Булай. – Рәхмәт сезгә, балалар, мин бүген сезнең ярдәмегез белән күп нәрсәләргә өйрәндем. Сез бигрәк тә акыллы, тәртипле балалар икәнсез.

        Т.- Балалар! Мин сезнең урамда, юлда, транспортта да һәрвакыт тәртипле, әдәпле, ярдәмчел булуыгызны телим.

                              Кагыйдәне белегез,

         Онытмагыз беркайчан;

                               Бәлагә юлыкмагыз

          Юл тәртип ярата,-диләр,

          Шуны истән чыгармагыз!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интеллектуальной игры по правилам дорожного движения «Я – пешеход и пассажир» с детьми подготовительной группы с участием родителей.

Предложенный материал нацелен на формирование у детей социокультурных компетенций, связанных с приобретением опыта участника дорожного движения в условиях мегаполиса....

Конспект непосредственно образовательной деятельности в старшей группе на тему: «Быть примерным пешеходом и пассажиром разрешается»

Цель: Закрепить у детей знания правил дорожного движения.Задачи:Закрепить представления детей о назначении светофора и его сигналах (красный, жёлтый, зелёный).Познакомить детей с дорожными знаками (ук...

Конспект по познавательному развитию по ПДД « Правила для пешеходов и пассажиров» (старшая логопедическая группа)

Закрепить с детьми понятия   «водитель «и  «пешеход», развивать кругозор детей и логическое мышление, память, речь и другие психические процессы. Продолжать формировать чувство ответств...

Конспект занятия по ПДД для детей старшего дошкольного возраста. «Правила дорожного движения для пешеходов и пассажиров».

Конспект занятия по ПДД для детей старшего дошкольного возраста. «Правила дорожного движения для пешеходов и пассажиров».Цель: познакомить детей с правилами для пешеходов и пассажиров.Задачи:1. Закреп...

Конспект занятия по ПДД для детей старшего дошкольного возраста. «Правила дорожного движения для пешеходов и пассажиров»

Конспект занятия по ПДД для детей старшего дошкольного возраста.«Правила дорожного движения для пешеходов и          ...

Конспект НОД «Правила безопасного поведения пешеходов и пассажиров»

Цели задачи:-систематизирование знаний детей о правилах безопасного поведения на дорогах города в роли пешехода и пассажира;-расширить знания детей о правилах дорожного движения на основе проблемной с...

Конспект НОД и презентация для детей подготовительной группы "Правила поведения пешеходов и пассажиров"

Занятие по безопасности на дороге для детей подготовительной группы...