Конспект: “Имин йөрик юлларда”
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен эшчәнлек конспекты.

Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету өстендә эшләү.

Методик алымнар: әнгәмә,сораулар,табышмаклар,шигырьләр,уеннар.

Материал: интерактив такта, юл билгеләре макетлары, слайдлар,дидактик уеннар.

                                              Шөгыль барышы.

Т-Хәерле көн, балалар,хөрмәтле кунаклар.Балалар,әйдәгез әле сез дә кунакларга хәерле көннәр теләгез.

Б:Исәнмесез,хәерле көн!

Т:Балалар,менә сезнең мәктәпкә китер вакытыгыз да җитә.Сез бик куп өйрәндегез,бик күп белем тупладыгыз.Бүген мин сезне сынап карыйм,белемнәрегезне тикшерәм әле.Чү,нинди тавыш ишетелә,кем бар анда?

Б- Ай,харап була яздым!

Т- Нәрсә булды,Белмәмеш?Ник бик кычкырасың?

Б- Магазиннан  садикка кереп барганда чүт кенә машина бәрмәде.

Т- Ай,Белмәмеш,син юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдең әллә?Юлны кайдан чыгасын белмисең.

Б- Юк өйрәнмәдем,ник кирәк ул.

 Т- Әйдә безнең белән кал әле син,балаларны тыңлап утыр,безнең белән юл кагыйдәләрен өйрән.

                             (Белмәмеш утыра)

Балалар,мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез җавабын әйтегез миңа.

                  Кисәтәләр, күрсәтәләр,

                  Кирәк икән туктаталар.

                  Юл һәм урам хәрәкәтен

                  Саклап, тәртиптә тоталар.     (Юл билгеләре)

  Әйе, дөрес,юл билгеләре безгә бик куп нәрсә турында сөйлиләр.Кирәк чакта тыялар,кирәк чакта боералар.Юл билгеләрен,юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен безгә өйрәнергә кирәк дип уйлыйсыз?

Б:Юлда тәртип булсын өчен.

-Авариялар булмасын өчен.

-Кешеләргә зыян килмәсен өчен.

Т:Әйе,дөрес.Балалар,әйтегез әле,юл билгеләрен нинди төркемнәргә бүлеп була?

Б: кисәтүче,боеручы,тыючы,махсус урыннарны күрсәтүче,хезмәт күрсәтүне белдерүче.

Т:Юл билгеләре нинди формаларда булалар?

Б:Юл билгеләре түгәрәк,квадрат,йчпочмактурыпочмак формаларында булалар.

Т:Балалар,без юл билгеләрен белеп,юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Әйдәгез әле,җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне искә төшерик.

Б:Бары тик тротуардан гына йөрергә.

 -Урамны тиешле урыннардан гына аруылы чыгарга.

-Машиналар юлыннан йөрү тыела.

Т:Балалар,нинди мәкальләр беләбез эле без?

Б:Урау булса да юл яхшы.

-Юлда булсаң,уяу бул.

-Юлда да акыл кирәк.

Т:Балалар,әйдәгез бераз ял итеп алабыз.(басып)

       Без әле бераз ардык,ял итәргә уйладык.

       Башны иябез алга,аннары артка.

       Унга-сулга борабыз,бераз карап торабыз.

       Иң өстен сикертәбез,кулларны биетәбез

       Бер алга,бер артка сузып,

       Күңелле ял итәбез.

-Балалар,сез җәй көннәрендә кунакларга баргансыздыр.Менә Белмәмеш тә сәяхәткә барган.(слайд 1)Тик ул йөрү кагыйдәләрен белеп бетермәгән,әйдәгез аның сәяхәттәге маҗараларын карыбыз.Белмәмешкә шәһәргә автобус белән барырга кирәк.Нинди билге янында көтәргә кирәк аңа?(слайд 2)

Б:Автобусны “Автобус тукталышы”билгесе янында көтәргә кирәк.

Т:Менә Белмәмеш шәһәргә барып җитте.(слайд 3).Тик ул юлны светофорның кайсы төсенә чыгарга белми.(слайд 4)Әйдәгез аңа булышабыз.(слайд 5)

Б:Юлны аркылы яшел төскә генә чыгараг ярый.

Т:Балалар,ә светофор булмаса җәяүле ничек чыгарга тиеш?

Б:Бу юлны җир асты аша чыгу урыны.(слайд 6)

-Бу юлны җир өсте күпере аша чыгу урыны.(слайд 7)

Т:Ничек уйлыйсыз,җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны ни өчен “зебра”дип атала?

Б:Чөнки ул чын зебра төсен хәтерләтә.(слайд 8)

Т:Әйе,балалар,аның сызыклары чын зебра төслеренә ошаган.Безнең бакчага кергәндә дә “зебра” ясалган.Ләкин куп кенә кешеләр кагыйдәләрне үтәмиләр,шуңа күрә бәләләр килеп чыга(слайд 9) Әйдәгез әле хаталарны төзәтик.

Балалар,юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.Әйдәгез Белмәмешкә теләкләребезне әйтик.

 Юл йөрү кагыйдәләрен                    

Алдагы көннәребездә

 Безгә белергә кирәк.                       

Ул безгә олы терәк.

                          Урамда һәрчак сез сак булыгыз

                          Юл билгеләрен истә тотыгыз.

                          Бәла-казадан сакланыйм дисәң,

                          Кагыйдәләрне һич онытмагыз!

Менә безнең ярдәм белән Белмәмеш исән-сау кайтып җитте.(слайд 10)Балалар,алган белемнәрегез онытылмасын,сез аларны дусларыгызга да сөйләгез,алар да исән-сау йөрсеннәр юллларда Рәхмәт сезгә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.docx25.59 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Имин йөрик юлларда”

88Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен эшчәнлек конспекты.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

"Сак йөрегез сез юлларда"

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү....

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

"Юлларда тәртип булсын"

Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту....

"Юлларда имин йөр!"

Конспект занятия на улучшение знаний правил дорожного движения....

Теремкәйгә сәяхәт- сак булыйк без юлларда

БурычларТранспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан  юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру....