"Юлларда имин йөр!"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

Конспект занятия на улучшение знаний правил дорожного движения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_po_pdd.docx22.2 КБ

Предварительный просмотр:

Юлларда имин йөр.

Ижади сәнгать белем биру өлкәсе: Танып – белү.

Интегратив белем биру өлкәләре: “Танып – белү” (транспорт төрләре белән танышу); “Хезмәт”, “Иҗади сәнгать”(кисеп ябыштыру), “Аралашу”(коммуникация), “Социальләштерү”,

“Физик тәрбия”, “Куркынычсызлык”.

Үткәрү формасы: Уен-эшчәнлек.

М:Кисеп ябыштыру турындагы белемнәрне ныгыту, камилләштерү (түгәрәк, турыпочмаклы өлешләрен кисәргә өйрәтү).

Бурычлар:

Тәрбияви: тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру. Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү.

Белем дәрәҗәсен үстерү: психик процессларны үстерү; игьтибарлылык, хәтер, фикерләү.

Укыту, өйрәтү: юл билгеләре  буенча белемнәрне ныгыту.Төрләре буенча аера белүне формалаштыру,исемнәрен дөрес әйтү.Балаларның белем дәрәҗәсен тирәнәйтү.

Нәтижә: Тәрбияче соравына тулы итеп җавап бирү. Сөйләм вакытында аралашу. Кисеп ябыштыру вакытында активлык күрсәтү. 

Методлар һәм алымнар: уен, аралашу, хезмәт, танып – белү,

иҗади-сәнгать.

 

Виталий Агаповның сүзләре һәм музыкасы “Мактанчык үрдәк” балалар башкара.

  • Ни өчен үрдәк халәк була? (Юл кагыйдәләрен белми, игътибарсыз)
  • Әйе  балалар, юлда өйрсән сак бул, юл кагыйдәсен нык бел, - дигән әйтем яши безнең халыкта.

  • Балалар юлда дөрес йөрергә безгә светофор гына булышамы?
  • Җәяүлеләргә, шоферларга тагы нәрсәләр ярдәмгә килә?(юл билгеләре)
  • Нинди юл билгеләрен беләсез? (тыючы- кызыл түгәрәктәге, кисәтүче- кызыл өчпөчмактагы,күрсәтүче – зәңгәр түгәрәктәгеләре,махсус күрсәтмә бирүче билгеләр – зәңгәр шакмакта яки турыпочмактагылар, информацион билгеләр - җир өсте, асты юлын күрсәтүче билгеләр, көнкүреш хезмәте күрсәтүче билгеләр - зәңгәрле-аклы турыпочмактагы билгеләр)

Балалар сезнең урындык астында билгелэр бар,эйдәгез аларны алыйк әле.(хәр бала узенең билгесен анлатып китә).

1нче сорау: Кем ул җәяүле?

  Җавап: Җәяүле – ул транспортка утырмыйча юлда җәяү йөрүче кеше.

  2 нче сорау: Җәяүле юлның кайсы ягыннан барырга тиеш?

 Җавап: Җәяүле юлның сул ягыннан барырга тиеш, чөнки транспорт юлның уң ягыннан килә.

 3 нче сорау: Юлның кайсы урыныннан чыгарга кирәк?

Җавап: Светофорда яшел ут янганда, махсус күрсәтелгән урыннар- зебралардан, җәяүлеләр юлыннан

  4 нче сорау: Транспорт хәрәкәтен бозмас өчен җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешләр?

  Җавап: Тыныч булырга, йөгермәскә һ. б. 

  5 нче сорау: Светофор булмаса яки эшләмәсә, аны кем алмаштыра?

  Җавап: Хәрәкәт көйләүче полиция хезмәткәре (регулировщик)

 6 нче сорау: Нәрсә соң ул “зебра”?

 Җавап: Җәяүлеләргә юлны аркылы чыгар өчен күрсәтелгән махсус урын, ул ак сызыклар белән билгләнә.

Әфәрин, булдырдыгыз.Булат исемле малай велосипедта йөрергә өйрәнә, дип ишеткән идем, сез ишеткәнегез юкмы?

Велосипедыңа өйрәт

1.Абыйсы велоспеды

   Зур булса да  Булатка,

   Көне буе чабып йөри,                               Д. Аяз

   Атлана да шул атка.

2.Велоспедта әбисе

   Йөртмәскә бик тырыша:

  • Егылырсың әле, - дип,

   Булатны гел орыша.

3.- Машиналар йөргән юлга,

   Чыгарга ярамый,  - дип, -

   Инспектор алып китәр,

   Бернигә дә карамый, - ди.

4.Инспектор Наиль  абый

   Безнең күршедә тора                              .Булат

  •  Сорыйм әле шуңардан, - дип,

  Булат та план кора.

5.- Әйе, -ди Наиль абысы, -

   Бик сак булырга кирәк,                      Д. Аяз.

  Велосипедыңа башта

  Юл кагыйдәсе өйрәт.

Ял минуты:

Ял минуты “Кошларны ашату”

Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясау),

Сөенделәр алар анда җим күпкә (канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр).

Әй, чукыйлар алар җим җимлектән (башларын борып чыкыган рәвеш ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә (тыпырдыйлар).

 Әйдәгез балалар без сезнең белән хәзер световорны кисеп ябыштырабыз.

Светофор ясар өчен безгә нәрсәләр кирәк? (түгәрәкләр).Түгәрәкләрне без квадраттан кисәбез,аның өчен почмакларын кисәбез.Түгәрәккә клей сылыйбыз хәм ябыштырабыз,салфетка белән бастырабыз.

Авырсынган балаларга ярдәм итү.

Оймгаклау чарасы.

- Юлларда исән-имин  йөрү өчен җәяүлеләрнең дә, транспорт йөртүчеләрнең дә  кагыйдәләрне төгәл үтәүләре мөһим. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп, ашыкмыйча, билгеләргә  игътибар итеп йөрегез. Үзегезне-үзегез саклагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

"Сак йөрегез сез юлларда"

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү....

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

"Юлларда тәртип булсын"

Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту....

Конспект: “Имин йөрик юлларда”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен эшчәнлек конспекты.Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча т...

Теремкәйгә сәяхәт- сак булыйк без юлларда

БурычларТранспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан  юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру....