Юл йөрү кагыйдәләре "Шәһәр транспорты"
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

Иҗади эш тәҗрибәсе.

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Мин "Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә проект методы" темасы буенча эшлим. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен мин иң элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы "китабын,"Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах" методик китапларын укып өйрәндем.

Эшемне башлап җибәргәндә үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым.

Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Юлйөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.

Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.

Балаларныңсөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.

Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру.

Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.

Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча укыту планнары һәм программага нигезләнеп балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотып перспектив план төзедем. Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә белем бирүнең төп формасы- шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен мин һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнәм, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланым. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhr_trans-ty.docx27.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шәһәр транспорты

Максат:

  • Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;
  • "җәмәгать транспорты", “шәһәр транспорты” төшенчәсен  һәм аның төрләре белән таныштыруны дәвам итү;
  • җәмәгать транспорты тукталу урыннарын күрсәтүче билгеләр белән таныштыру;
  • балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;
  • балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ инспекторы эшенә ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:

Яңа- җәмәгать транспорты, юл билгесе.

Ныгыту- транспорт, автобус, троллейбус, трамвай, такси, метро

Алдан эшләнгән эшләр:

  • шәһәр урамын күзәтү;
  • төрле картиналар карау;
  • сюжетлы , дидактик уеннар уйнау;
  • матур әдәбият әсәрләре уку.

    Шөгыльгә материаллар

  • төрле транспорт төрләренең рәсемнәре;
  • автобус, трамвайның  аерым киселгән өлешләре;

     -    слайдлар;

     -    шәһәр транспорты төшерелгән ромашка чәчәге.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Бүген безгә бик күп апалар, кунаклар килгән. Әйдәгез исәнләшик кунаклар белән.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

 

Психогимнастика

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга

(Эшчәнлек башланганчы балалар ярым түгәрәк ясап өстәл янына басалар).

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Мин, Фәридә Әхәтовна, ЮХИДИ инспекторы. Сезнең янга ЮХИДИ дән килдем. Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсез микән, шуны тикшереп үтәсем килә. Сорауларымны игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирерсез дип уйлыйм.

       Стенадагы кояш макетына күрсәтеп. Хәерле, кояшлы иртәләр телим мин сезгә           балалар! Карагыз әле, нинди матур кояш! Аның нурлары гади генә түгел, серле нурлар.

Анда нинди сер яшеренгәнен белү өчен, миндәге табышмакларга сез җавапларын табырга тиеш. Игътибар белән тыңлагыз . Слайд 2

1 табышмак.

           Арбасы бар, арты юк,

           Тәртә-мазар заты юк.

           Тоткасына кулың тисә,

                  Атны да узып китә.

Балалар: Автобус.Слайд3

Тәрбияче: Кылга асылына,

        Тимергә таяна,

        Утырып чаба

              Теләсә кая.

Балалар: Трамвай. Слайд4

Тәрбияче: Каладагы үгезләрнең

        Пар сукмакта мөгезләре.

        Сукмактан чыкса мөгез,

              Шып туктар чапкан үгез.

Балалар: Троллейбус. Слайд5

Тәрбияче: “На!”- дисәң, йөрми,

        “Т-р-р!”- дисәң туктамый.

         Печән салсаң, ашамый

                Койрыгын борсаң — чаба.

Балалар: Такси. Слайд 6

Тәрбияче: Җир астыннан йөри

           Кешеләр ташый?

                    Бу нәрсә?

Балалар: Метро. Слайд7

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Менә без сезнең белән кояшның нурларын  ачып бетердек. Бу рәсемнәрдә нинди транспорт ясалган?

 Балалар: Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро. 

Шулай итеп без буген сезнең белән “Шәһәр транспорты” турында сөйләшербез. Слайд 8

Тәрбияче:Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро - бу транспорт төрләре бары тик шәһәрдә генә була, шуңа күрә аларны шәһәр транспорты яисә җәмагәть транспортлары дип атыйлар.

Тәрбияче:  Балалар, әйтегез әле? Трамвай троллейбустан нәрсә бәлән аерыла? (Слайд  9 )

Балалар: Трамвай рельстан йөри, троллейбус рельстан йөрми.

Тәрбияче: Бик яхшы. Ә инде троллейбус автобустан нәрсә белән аерыла?Аларны йөртер өчен нәрсә кирәк? (Слайд 9)

Балалар: Алар икесе дә юлдан йөри, троллейбусны йөртер өчен электр тогы,ә автобусны йөртер өчен бензин кирәк.

         Тәрбияче:

Бик яхшы. Ә инде трамвайдан метро нәрсә белән аерыла? Слайд 10

         Балалар:

Метро - җир астыннан йөрүче транспорт.

         Тәрбияче:

Метро трамвай белән чагыштырганда, зур тизлектә йөрүче транспорт.

(Слайд

Тәрбияче: Балалар, күз алдына  китерегез: сез трамвайда барган чакта электр тогы сүнә, трамвай, троллейбуслар, метро туктап кала. Безнең юлыбызны дәвам итәргә нинди транспорт булышыр? 

Балалар: Автобус, такси. Слайд 11

Тәрбияче: Балалар, автобусны, таксины йөртер өчен безгә нәрсә кирәк?

Балалар: Бензин, йөртүче.

Тәрбияче: Ә без таксины ничек итеп чакырабыз?

Балалар: Телефоннан шалтыратабыз, адресны әйтәбез, үзеңә кирәк вакытта чакырабыз.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, балалар, без бу  таксига утыра алабызмы, аның бөтен өлешләре дә  үз урынындамы? Слайд 12

Балалар: Без бу таксига утырмыйбыз, аның ишеге юк.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, андый таксидан төшеп калырга мөмкин. (Аннан соң тәгәрмәчсез машина рәсемнәре чыга.)

Тәрбияче: Тәгәрмәчсез дә машинада йөрүе бик куркыныч. Ә таксига белмәгән кешеләр белән һәм бер үзегез булганда утырырга ярыймы?

Балалар: Белмәгән, ят кешеләр белән утырып китәргә ярамый.

Физминутка

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә хәзер сезнең белән уен уйнап китәрбез. Ул “Транспортны җый” дип атала. Мин сезгә 2 конверт бирәм, конверт эчендәге кисәкләрне җыеп нинди транспорт? Һәм кайсы төр транспортка кергәнең әйтергә тиешсез.

Уен  “Транспортны җый”.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Шәһәр транспортына утырып китү өчен без сезнең белән нинди урынга барып басырга тиешбез? 

Балалар: Шәһәр транспортына утырып китү өчен без тукталышка барып басарга тиешбез

Тәрбияче: Ә без аның тукталыш икәнлеген белер  өчен нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез? (Слайд 13)

Балалар: Тукталыш билгесенә.

Тәрбияче: Бик дөрес, тукталыш билгесенә. Менә бу билгеләр сезгә танышмы?

1. Туклану пункты

2.Такси тукталышы

3. Автобус тукталышы

4.Трамвай тукталышы

5.Шифахәнә

6.Ял итү урыны

Тәрбияче: Ә хәзер уен уйнап алабыз. Ул уен “Шәһәр транспортын тап “ дип атала.

Тәрбияче: Ә хәзер тагын бер  уен уйнап алабыз. Ул уен “Шаян туп “ дип атала, туп кемдә  туктый, шул безгә шәһәр транспорты әйтергә тиеш була.

Уен “Шаян туп“

         Тәрбияче:

Балалар, инде сез автобус, трамвай, троллейбуска кереп утырыштыгыз. Сез   хәзер  кем  дип  аталасыз инде?

          Балалар:

Пассажирлар дип.

          Тәрбияче:

Ә автобус, трамвай, троллейбус йөртүчеләр кемнәр була?

          Балалар:

Шофёрлар.

          Тәрбияче:

 Менә без сезнең белән шәһәр транспортында да йөреп кайттык.

       Дидактик  уен  “Сюжетлы рәсем”. (Өч өстәл өстендә рәсемнәр ята) (Слайд14)

          Тәрбияче:

Балалар, сез шушы рәсемнәр буенча үз–үзеңне транспортта тоту ка- гыйдәләрен дөрес итеп әйтергә тиеш буласыз.

         Балалар:

  • Транспортны махсус билгеләнгән урында көт;
  • транспортка беренче керәм дип кешеләрне этмә;
  • транспортта тавышланма, чүпләмә, кычкырып сөйләшмә;
  • транспорт тәрәзәләреннән кулыңны, башыңны чыгарма;
  • транспорттан чыкканда игътибарлы бул.

          Тәрбияче:

Балалар, сез үзегезнең бик тырыш икәнегезне, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүегезне күрсәттегез.  Сезгә дәрес башында елмаеп килүче кояш  бүләк тә алып килгән. (Балаларга төрлә төстәге шарлар өләшелә). Сезнең барыгызга да юлда хәвеф-хәтәрсез, бәла–казаларсыз йөрергә язсын!

Татарстан  Республикасы Теләче муниципаль районы   Максабаш балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

Тема: Шәһәр транспорты

Зурлар төркеме


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...