Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә
материал (старшая группа) по теме

Рахматуллина Кадрия Гапдинуровна

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_yoru_kagyydlren_oyrnug_bagyshlangan_kich.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә.

 МАКСАТ.  

Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту.

Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә үтәргә өйрәтү.

Юл хәрәкәтен  көйләүче хезмәткәр, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

 ҖИҺАЗЛАУ.

"Юллар, юллар", "Хәерле юл, сезгә” дигән плакатлар, юл  билгеләре, машина, өй һәм   мәктәп күренеше, укучы балаларның    рәсемнәре.

КАТНАШУЧЫЛАР:

Балалар, ЮХИДИ хезмәткәре, Шапокляк һәм аның күсесе, светофор.

МАТЕРИАЛ:

 “Ачык дәрес” газеталары № 3, 12 – 2007 – ел.

 “Мәгариф”  журналлары.

 “Сабантуй” газетасының “Хәерле юл” кушымта лары.

 Р.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, 2 - китап.

КИЧӘНЕҢ БАРЫШЫ.

 Зал бәйрәмчә бизәлә. Бер якта "Юл  йөрү кагыйдәләре", икенче ягында  “Хәерле юл!" дигән плакатлар эленә.

1 нче алып баручы.

Татар халкында борынгыдан ук  килгән күркәм бер гадәт бар: бездә юлчыларга юлга чыкканда: "Хәерле юл!"-дип озатып калу һәм: "Исән-сау кайттыңмы”, -дип каршы алу гадәткә кергән.

2 нче алып баручы.

Әйе  шул, без яши торган заманда хәерле  юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик  куп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш.

1 нче алып баручы.

Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән  үк юлда исән-имин йөру кагьйдәләрен  белергә тиешбез.

Җыр: "Шофер буласым килә".

1 нче бала.

Юл билгеләре безгә

Бик куп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар.

Кирәктә кисәтәләр.

2 нче  бала. Юлда булсаң, уяу бул.

3 нче бала.  Юлдашың үзәңнән яхшы булсын.

4 нче бала.  Урау булса ,да юл яхшы.

5 нче бала.  Юлга чыксаң, азыгың үзең  белән булсын.

6 нчы бала.  Юлда дә акыл кирәк.

7 нче бала.

 Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк.  

Моны-белү һәркемгә дә,        

Кайда йөрсә дә кирәк!    

 8 нче бала.

 Юл чатында дуслаштым, мин  

Горур светофор белән

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм.

ЮХИДИ хезмәткәре /боерык укый/                                                                                      

 -Тыңлагыз! Тыңлагыз! Боларны белү  һәркемгә кирәк!

1. Юлның уң ягыннан гына йөр,

2.  Бары тик тротуардан гына йөр.

 3.  Велосипедта йөргәндә тротуар  кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда,сул  яктан, каршы килүче траңсрпортка карап   бар?  

 5.  Урамны тиешле урыннарда гына  аркылы чык.

 6. Машина юлынан йөрү, машина  артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела!

Барлык  балалар бергә.

Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк.

Көчле музыка астында Шапокляк  керә. (күкрәгенә  сугып):        

Шапокляк.

 Менә мин дә килеп җиттем. Велосипедта юл уртасыннан чын көчемә чаптым, бәйрәмегезгә тәки өлгердем.(Сөенә-сөенә, сикерә-чабып йөриләр).

 1 нче алып баручы.

  Ничек инде, сез  бит үзегезне юлда, урамда ничек тотарга икәнен дә белмисез икән. Безгә дә начар үрнәк күрсәтәсез, юлда торган билгеләргә дә игътибар итмисез, белмисездер әле.

 Шапокляк:

 Белмәгән ди. Минем сумкамда юл буеннан җыеп килгән билгеләр бик күп, күсем белән ул билгеләрнең берсен дә калдырмадык.

2 нче алып баручы.

Сез бик начар эшләгәнсез, әлбәттә, һич ярамый алай. Юлда  бит һәлакәтләр булуы  мөмкин.

Шапокляк:

Менә монда ни бу, яле  күсе, күрсәт. (Бер кеше  җир казый  билгесе)

Күсе:

Берәрегез беләме,

Әллә монда байлыклар,

Акчалар күмелгәнме?

9 нчы бала.

Юк шул, юк шул, белмәдең,

Юл эшләрен күрмәдең.

Шапокляк:

Ә менә бу билгедә  -    

Уклар йөри әйләнеп.

Машиналар барысы да      

Бер-берсенә бәйләнеп,

Йөриләр түгрәрәктә әйләнеп.

1 нче бала:

Белмәсәң бел, бу  мәйданда

Машиналар йөриләр

Әйләнә юл буенча.

Күсе.

И, әйбәт тә соң инде

Шушы өндәү билгесе.  

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе.

(И-их, дип биеп китә.)

2 нче бала.

Юк, юк, зинһар дусларым,

Монда юл бик куркыныч

Бу билге сорый бездән          

Үтәргә әкрен, тыныч.

Шапокляк:

Карале, син, карале,

Бу батарея ник монда        

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда  

Гел шушында җылына?  

3 нче бала.

Бу билге шоферларга  

Болай, дип әйтә бит ул:

Тукта! Әнә ерактан

Бер поезд килә тизләп,

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк.

1 нче алып баручы.

Шапокляк әби, инде күрдеңме без юл билгеләрен бик әйбәт беләбез.

Шапокляк:

Мин дә беләм. Мәсәлән,  менә бу юлдагы сызыкларның ни өчен  ясалганын беләм.

Балалар:

Йә, йә әйт.

Шапокляк:

 Әһә, белмисезме?  Шахмат уйнарга ярый дигән сүз.

2 нче алып баручы.

Юк инде, син нәрсә әбекәй!  Бу зебра дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы  чыгу  урыны.

Шапокляк:

Ә монысы нәрсә инде

Басып тора багана.

Бер аяклы багана.

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә  һәр балага

Менә сезгә багана?!

4 нче бала.

Багананың өч күзе,.

Өч күзендә өч сүзе!

Берсе аның-кызыл күз,

Икенчесе- сары күз,  

Өченчесе- яшел  күз.

Светофор:

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.  

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз.

Җыр:"Светофор"  Р.Миңнуллин шигыре

Шапокляк:

Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.

ЮХИДИ хезмәткәре.

Юлда имин йөрү өчен юл билгеләрен дә белергә кирәк. Алар кешеләрне, шоферларны төрле хәвеф – хәтәрләрдән кисәтәләр.

5 нче бала.

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

6 нчы бала.

-Тукта!- дип әйтә билге,

Хәвеф- хәтәрләр юкмы?

Әгәр инде булмаса,

Газга бас  та бар алга!

7 нче бала.

Әй, шофер, уйла ачык:

Синең өчен юл ябык.

 8 нче бала.

 Көзге кебек ялтырый юл –

 Атларга да куркыта.

 Бу билгене күргәч, шофер

 Рулен ныграк тота.

 Син дә саграк бул, зинһар,

 Авызың “ачып” йөрмә,

 Аяк тая, машина да,

 Көпчәк астына кермә.

9 нчы бала.

 Яратсам да чабарга сәпиттә,

 Туктата бу билге, әлбәттә.

 Аңлата ул миңа: ярамый

 Бу юлда чабарга сәпиттә.

 1 нче бала.

 Алга барсаң да ярый,

 Уңга барсаң да ярый.

 Бу билге рөхсәт бирә

 Алга, уңга барырга.

2 нче бала.

 Бу билге- шундый билге:

 Сине саклый, җәяүле!

 Чыгабыз бергә-бергә  

 Без юлны шушы җирдә.

 3 нче бала.

Бу билгене күрүгә,  

Барысы да шатлана.

Димәк, кирәк вакытта

Мөмкин тамак ялгарга.

Шапокляк

Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.

Юлларда машиналарның иге-чиге юк!  Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!”

 ЮХИДИ хезмәткәре.

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

2 нче алып баручы.

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең,

Имгәнүләр күрмәссең.

1 нче алып баручы.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртән.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә