Проект «Чишмәләрнең җырлы тавышы…» (Зурлар төркеме)
проект (старшая группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Чишмәләрнең кеше тормышында әһәмиятле табигый чыганак икәнен балаларга төшендерү, белемнәрен баету.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_chishmlrnen_zhyrly_tavyshy.docx39.26 КБ

Предварительный просмотр:

                   Проект «Чишмәләрнең  җырлы тавышы…»

                                  (Зурлар төркеме)

                                                        Сахапова Гөлнара Салих кызы

                                                        МБМББУ «Таңбатыр»

                                                       Тукай районы Күзкәй авылы 

Танып белү проекты

Вакыты: дәвамлы

Максат: Чишмәләрнең кеше тормышында әһәмиятле табигый чыганак икәнен балаларга төшендерү, белемнәрен баету.

Бурычлар: 1.Тәрбияви: Балаларда табигатькә карата сак караш тәрбияләү,      чишмәләрнең матурлыгына соклана белү хисе тудыру.

2.Өйрәтү: Россия һәм Татарстан республикасы чишмәләре турында мәгълүмат бирү, башлангыч чыганаклар, исемнәре килеп чыгышы турында белемнәрен киңәйтү.

3.Үстерү: Туган як чишмәләренең тарихи башлангычы турында белемнәрен системалаштыру.

Проектның этаплары:

Әзерлек өлеше:

-Максат кую.

-Проектны башкару формаларын эзләү.

-Тематик план әзерләү.

Төп өлеше:

-Әңгәмәләр.

-Җырлар өйрәнү.

-Әдәби китаплар уку.

-Дидактик уеннар уйнау.

-Тәҗрибәләр ясау.

-Шигырьләр иҗат итү.

-Рәсем ясау.

-Экскурсияләр.

-Видеофильмнар, фотосүрәтләр карау.

Йомгаклау өлеше.

-Бәйрәм кичәсе.

     Перспектив-тематик план «Чишмәләрнең җырлы тавышы…»

    Эшчәнлек          

      тәртибе

 Тәрбияче белән

    балаларның

       бердәм      

     эшчәнлеге      

  Балаларның

  мөстәкыйль

   эшчәнлеге

   Әти-әни- ләрнең     һәм

  балаларның

     бердәм

   эшчәнлеге

1.

Рус халык әкиятен уку «Теремкәй»

Гөлбакча. Хрестоматия 20бит.

Әкиятне тыңлау, фикер алышу    

Өстәл театры уйнау.

«Теремкәй» әкияте буенча әңгәмә кору

   

2.

«Кеше тормышында чишмәләрнең әһәмияте» әңгәмә кору.

Сорау-җавап

Рәсемнәр ясау.

Рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

3.

«Чишмә»/уку/ Әхмәт Исхак Гөлбакча. 101 бит.

Эчтәлеген тыңлау, сорауларга җавап бирү.

Д/у «Җирдә,суда, һавада"

Уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

4.

Җыр өйрәнү «Челтер-челтер чишмәбез»

Уку,сүзләрен ятлау.

Җырны башкару.

Халык җырларын бергәләп тыңлау.

5.

«Минем авылым чишмәләре» рәсем конкурсы.

Авыл чишмәләре буенча әңгәмә кору.

Конурста катнашу, фикерләрне белдерү.

Рәсемне балалар белән бергәләп ясау.

6.

Шыгырь ятлау «Су» Б.Рәхмәт

Гөлбакча. 20бит

Шигырьне укып чыгу, сүзләрен ка

батлау,ятлау.

Шыгырьне сөйләү.

Гаилә белән бергәләп тыңлау.

6.

Тәҗрибә-эксперемент. Сулар белән.

Проблемалы

 сорауларга җавап бирү.

Нәтиҗә ясау.

7.

Танышу өчен.

«Гөлләр сусап утыра» Шәүкәт Галиев. Хрестоматия.41бит.

Эчтәлеген тыңлау, сорауларга җавап бирү.

Үзләренчә эчтәлеген сөйләү.

Әти-әниләргә сөйләп күрсәтү.

8.

«Татарстан чишмәләре» видеофильм карау.

Сорау,җавап, фикер алышу.

Фикерләрен белдерү.

Әңгәмә кору

9.

«Табышмаклар» кичә-викторина.

Әзерлек, «табышмаклар сандыгы» булдыру.

Эзләнү, җаваплар табу.

Ярдәмләшү, табышмаклар табышу, иҗади.

10.

Чишмәгә экскурсиягә бару.

Үз-үзнеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

Чишмәне чистарту.

Теләк буенча халык уеннары уйнау.

Чишмә суы белән чәй эчү, әңгәмә кору.

11.

Бәйрәм кичәсе үткәрү. «Челтер-челтер чишмәбез»

Сценарий буенча әзерләнү, шигырьләр ятлау, рольләр бүлешү.

С/р уен «Чишмәгә бару»

Кичәдә катнашу, сорауларга  җавап бирү, уеннар.

Көтелгән нәтиҗәләр: Баларның чишмәләр турында белемнәренең тирәнтен булуы. Табигатькә сакчыл караш, михербанлы, кайгыртучан булуларына ирешү. Гаилә белән бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген  мисалда исбатлау.

                                               

«Челтер-челтер чишмәбез»

Тычкан: Ашыйсым килде, эчәсем килде, чирәм өзеп кабыйм әле. Тәмсез булды әле бу. (Ыргыта, чишмә янына килә)

Чишмә: Тычка-а-н,дустым бу-уа әле

               Минем су-у-лыш кысыла

               Тавышым да карлыкты бик

               Мина азрак булыш әле

Тычкан: Минем хәлем юк бердә, суын гына эчим дә, китим мин үз юлым белән.

-Тук-тук-тук.Тиремкәйдә кем яши?

( керә)

Бака:(сикереп чыга) –Бака-ка ничек рәхәт икән монда, чишмә дә бар икән коенырга. Ай-яй-яй, аягымны пыяла кисте. Бигрәк чүпле, бу тирә .

Чишмә: (уфылдап) Бака дустым булсачы, чүпләремне алчы.

Бака: Суың тәмсез, үзең ямьсез. Син безгә кирәк түгел. Аягым да бик авырта. Мин моннан китим әле. (тиремкәйгә килә)-Тук-тук тук Тиремкәйдә кем яши?

Тычкан: Бу мин, тычкан  чыелдык. Ә син кем?

Бака: Мин бака бакылдык, мине үз яныңа ал әле.

Тычкан: Кер әйдә.

Куян: (керә) Монда чишмә бар икән.Тавышы ишетелми,суын эчим әле.

Чишмә: Куян эчә күрмә суымны, тәмсез булыр ул сиңа, алчы зинһар чүпләремне, агарга булыш миңа.

Куян: (эчә) Суың чыннан да тәмсез икән минем уйныйсым килә, сине чистартырга вакытым юк (Таяк белән суккалый  башлый, чишмә ул суккан саен аах дип куя)

(Тиремкәйгә килә): Тук-тук-тук Тиремкәйдә кем яши?

                                   -Бу мин тычкан чыелдык

                                   -Ә мин бака бакылдык, Ә син кем буласың?

                                   -Мин куян куркаккай

                                    -Кер әйдә.

( Аланга төлке белән бүре култыклашып килеп чыгалар.)

Икесе бергә: Аланлыкта чишмә ага,

                         Ишетелми тавышы

                         Бүре уйный, төлке хуплый

                         Менә сиңа тамашат (шаяралар)

Төлке: Уф бүре дус тирләдем. Су эчеп алыйк булмаса.

Бүре: Мин суны күрә алмыйм, теге вакытта син өйрәткәннчә балык тотам дип, коерыгым бозга катып калганнан бирле яратмыйм мин аны.

Чишмә: Сусадым, суырылдым, булышыгыз миңа, чистартыгыз зинһар бу тәмсез суымны.

( Төлке белән бүре тиремкәйгә китәләр)

Аю: Ай-яй, чишмәкәй, син бигрәк пычырангансың бит. Балалар килегез әле чишмәгә ярдәм итик,чистартыйк әле үзен.(балалар чистарталар) Аю тиремкәйгә килеп җәнлекләрне чакыра.

Аю: Менә күрегез! Чишмә нинди чиста булды, аның суы чистарды, сафланды. Әйдәгез әле эчеп җибәрегез, терелеп тә китәрсез. (Җәнлекләр су эчәләр)

А.б. Чишмә суы бик шифалы, аны эчеп безнең дусларыбыз да сәламәтләнде. Әйдәгез бергәләп чишмә җырын җырлыйк.

                                   Җыр: «Челтер-челтер чишмәбез»

 А.б: Җир күкрәгеннән алып чыккан саф сулы салкын чишмәләр элек-электән татар халкында изге урын саналган. Авылга төшкән яшь киленгә дә, беренче эш итеп чишмә юлын күрсәткәннәр.

(Җиңги белән килен керәләр, килен көянтә белән чиләкләр күтәргән)

Җиңги: Киленкәем кара әле, биредә ничек матур.

               Безнең чишмә борыла-борыла

               Зур инешкә юл сала

               Идел суы шундый бик күп

               Чишмәләрдән җыйнала

Менә шундый сукмаклардан көн саен йөгерә-йөгерә су алырга төшәрсең.

Килен: Әйе искиткеч монда! Ә сез беләсезме, таңда шушы суны эчкән кызлар сылу була имеш, шатлыгы да, бәхете дә тулы була имеш. Әйдә без дә эчәбез. (эчәләр)

(Су алып чыгып китәргә баралар)

Җинги: Киленкәем, җитез атла

               Чиләкләрең чайкалмасын

               Бәхетләрең түгелмәсен

               Күрсәтеп уңганлыгыңны. ( чыгып китәләр)

А.б. Чишмә сулары инешләргә агып төшкән. Ә инешләрдә каз-үрдәкләр йөзәргә ярата. Ямьле җәй көннәрендә каз үрдәк-бәбкәләрен  сакларга сезнең кебек балалар су буена төшәләр. Төрле-төрле уеннар уйнап су кереп көннәрен бик күңелле үткәрәләр.

Җырлы уен

           «Менә сиңа уң кулым» Кечкенәләр белән бармак уеннары.

А.б.  Элек-электән үк һәрбер чишмәнең карап-чистартып торучысы булган. Әнә безнең чишмәгә дә бер бабай килә.

Бабай: Чишмәнең улагы искергән иде, яңа улак ясап куйдым әле. Ә бу агачтан ясалган йомрыдан кешеләр чишмә суын тәмләп эчсеннәр.

                   (Балаларга берничә сорау бирелә)

1.Үзе иссез, үзе төссез

 Аннан башка тормыш юк. (су)

2. Су нинди? Кемгә кирәк?

3. Су үсемлекләргә нигә кирәк? Алар суны каян алалар?

4. Су хайваннарга кирәкме? Алар суны  каян алалар?

5. Кешегә су кирәкме? Ул аның белән нишли?

А.б: И, бабай, безнең балалар әкиятне бик нык яраталар. Әллә берәр әкият сөйләп китәсенме?

Бабай: Була ул.

Бер бабай белән бер әби булган ди.

Аларның булган ди әтәчләре.

Ул әтәч көн саен менгән дә киртәгә

Калганын сөйләрмен иртәгә

А.б: И, бабай сөйлә инде?

Бабай: Борын-борын заманда

              Яшәгән ди бер куштан

              Булган ди өе таштан

              Сөйлимме яңа баштан.

А.б: Бик шаян бабай булы әле бу.

Бабай: Ярар тыңлагыз инде

             Барган идем Калмашка

             Чебен җигеп ялгашка

           Китерделәр умач.

           Корсак тулды, тамак ач.

           Аннан киттем Боерганга

           Балык ашап туенганнар.

           Кергән идем Калмияга

           Бар да киткән мал җыярга.

           Аннан киттем Шелнәгә.

           Пешергәннәр шәнгәләр

           Тамак туя дигән идем.

           Шул арада чәлгәннәр

           Аннан киттем Бикләнгә

           Утырттылар бүкәнгә

           Барган идем Бәткегә

           Утырттылар сәкегә.

          Барган идем Җәяүлегә

          Шуннан калдым җәяүгә

          Чебенкәем арыды

          Ялгышкаем ярылды

А.б: Шуннан бабай шуннан?

Бабай: Тугыз бергә ким уннан

А.б: Шуннан?

Бабай: Утырган да шуган.

А.б:  Шуннан?

Бабай: Кишер белән суган.

А.б:Шуннан?

Бабай: Койрыгы туңган.

А.б: И, бабай бик җор телле, тапкыр кеше булдың әле.

Бабай: Әбинең дә чәе әзердер инде, кайтыйм әле.

А.б: Тукта әле бабай, балалар җыр җырлап күрсәтерләр.

                                      Җыр: «Тау елгасы»

Чишмәнең сораулары:

1. Эчәр өчен чиста суны каян алалар? ( чишмәдән, коедан, суүткәргечтән)

2. Диңгез, океан, суы эчәр өчен яралганмы? Ни өчен эчеп булмый? ( Тозлы)

3. Елганың суы нигә пычрана? (Завод, фабрикадан пычрак сулар ага, кешеләр чүп ташлыйлар)

4. Елгаларга ничек ярдәм итеп була? ( Чистарту, елга ярларына куаклар утырту).

5. Булмаган җире сирәк

    Үзе көн саен кирәк. ( Су)

6. Арты юк, тәртәсе юк

   Көне – төне бара,юлы кала.

Бабай: Балакайларым, чишмәләрне саклагыз, кадерләрен белегез. Әйдәгез әле оланнарым, әбиегез янына чишмә сулары белән кайтыйк, ә ул безне тәмле чәйләр белән сыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)

Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр ...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...