План СОД
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

СОД "Серле сандык"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_sandyk.docx22.84 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект образовательной деятельности

Тема. Серле сандык

(Зурлар төркеме)

Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Тәрбия бурычы:  Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллана өйрәнү.Үсемлек мативларыннан бизәк төзергә өйрәнү.

Белем бирү бурычы: Лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек,   матур әдәбият, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: сандык, алъяпкыч, түбәтәй, , проектор, мальберт, ИКТ куллану татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: серле, тылсымлы, сихри сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эшләр: милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу, татар бизәкләрен рәсемгә төшерү, “Түбәтәй” уенын өйрәнү,  уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Сюрприз

2.Алъяпкыч турында әңгәмә.

3.Тәбәтәй турында әңгәмә.

4.Уен “Түбәтәй”

5. Алъяпкыч белән түбәтәйләрне бизәү.

6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы:

1. Тәрбияче: Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагыда матурланды, яктырып китте.

Мин  сезгә шагыйрь Равил Фәйзуллин шигыреннән өзек укып китәм. Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?

 “Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен...

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Әйе һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

  - Нинди йолалар бар соң?

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.

Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

 магнитофон язмасында “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм “ дигән тавыш ишетелә.)

- Тавышны ишеттегезме балалар? Мин карыйм әле кем микән анда.

(Сандык табалар, Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый).

- Сандык турында матур сүзләр әйтсәк бәлки ачылыр.

(Матур, серле, бизәкле, тылсымлы, агачтан эшләнгән сандык)

- Сандык турында берәр бала  шигырь сөйләсә, бәлки сандык ачылыр.

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

2. (Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне берәм- берәм алып күрсәтә)

  • Алъяпкыч. (Бу алъяпкычның кыңгырау, канәфер, ләлә, дәлия чәчәкләре һәм яфраклар белән бизәлгәнен ачыклау)
  1. Түбәтәй ( Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач, бер бала шигырь сөйли)

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем

Үзем кебек бәләкәй.

  1. Рәсем буенча тасвирлап сөйләү. Балаларга төрле бизәктәге, төрле билгеләре буенча бер-берсеннән аерылып торучы алъяпкыч, түбәтәй рәсемнәре өләшенә. Бала рәсем буенча сөйләп бирә. (Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге ләлә чәчәк һәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә һәм кырыйларына урнашкан.)

5. Уен “Түбәтәй”

Түбәтәеңне кигәнсең

Бик ерактан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәең укалы

Чиккән , матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

6. Елаган тавыш ишетелә сез ишетәсезме? Бу тавыш бит сандыктан килә. Нәрсә бар микән карыйм әле. Монда ап-ак алъяпкыч белән түбәтәй елый икән. Сез белмисезме ник елый икән алар?

Аларның бизәкләре юк икән бит, шуңа күрә алар күңелсез, боек икән.

(Алъяпкыч белән түбәтәйнең кәефләрен күтәрү өчен, аларга бизәкләр кисеп ябыштырырга кирәклеген ачыклыйлар.

Татар бизәкләре белән слайдлар карау. Слайдлар караган вакытта һәм балаларның эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” (Р. Вәлиева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) җыры куела.

Балалар кисеп ябыштырган вакытта тактага лалә, канәфер, кыңгырау чәчәк, яфрак үрнәкләре куела. Такта янына чыгып бер бала чәчәк кисү алымнарын искә төшереп күрсәтә.)

Эшләнгән эштән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.

-Балалар, күрәсез. Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп китте. Сез аларны бик шатландырдыгыз. Берсеннән-берсе матур алъяпкыч һәм түбәтәйләр булды.

-Иң матур лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләре, яфраклар кайсы алъяпкыч һәм түбәтәйдә икән?

-Бик төгәл, пөхтә киселгән чәчәк кайда икән?

-Бик тигез ябыштырылган бизәкләр кайсы алъяпкыч һәм түбәтәйдә икән?

- Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

Балалар, серле сандыкның башка балалар янына да барасы бар, әйдәгез аңа рәхмәт әйтеп, аның белән саубуллашыйк. (сандыкны алып чыгып куялар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Интегрированный план НОД по Экологии на квартал подготовительная группа, план составлен согласно новым стандартам

Данный  интегрированный план составлени по программе "От Рождения до школы"...

Перспективный план для воспитателей по ознакомлению детей 5—7 лет с национально—региональным компонентом. (План работы и смены развивающей среды в «Уголке Малой Родины»)

Пояснительная  записка.Воспитание  чувства  патриотизма  и  толерантности  у  дошкольников—процесс  сложный  и  длительный.  Эта  весьма...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...