Совместная деятельность воспитателей, детей, родителей по организации языковой среды в режимных моментах
консультация на тему

Сагутдинова

Консультация для воспитателей групп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sagutdinova_aysylu_nurahmetovn1.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                              Сагутдинова Айсылу Нурахметовна

                                                                                              воспитатель по обучению

                                                                                              татарскому и родному языку

                                                                                              МАДОУ №248 г. Казани.

                                     

                                   Балаларны  тәрбияләүдә  халык уенарның роле

     Балалар тормышында уеннарның әһәмиятен кем белми. Без: “Кеше ул йөзе белән дә, сүзе белән дә, җаны белән дә матур булырга тиеш”,- дибез. Ләкин ул тән-җан матурлыгы да кешегә үзлегеннән бирелми. Боларның барысын да яулап алырга кирәк. Моның өчен балага иң табигый һәм төп өч чара: эш, уку һәм уен. Баланы кечкенәдән үк шул чаралар белән эчке-тышкы матурлыкка күнектерергә, шулай тәрбия итәргә кирәк. Балалар җәмгыяте бик үзенчәлекле, бик җаваплы, кызык җәмгыять. Аларга анда кыбырдамыйча, йөгерми-сикермичә, ярышмый-узышмыйча, җиңешми-тиңләшмичә буш торырга ярамый. Бүтәнчә булганда бала җитез, сәләтле һәм нык булып, ихтыяры чыныккан булып, җәмгыять кешесе булып үсә алмый. Шунлыктан берничә бала бер җиргә җыелдымы, алар хәзер бер уен оештыру ягын карыйлар. Менә балаларның иң күңелле һәм файдалы шөгыльләре ял сәгатьләрендәге шушы уеннары инде. Димәк, уен – иҗтимагый шөгыль һәм балага зарури әйбер.

    Уеннар күп һәм төрле-төрле. Балаларны тән һәм акыл ягынан сәламәт үстерү, аларны коллектив дисциплинага күнектерү, нәфислек-эсттетик тойгыларын тәрбияләү, хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш биреп, җиңеп чыгуга ихтыярларын чыныктыру өчен дә аларга уеннар кирәк. Шундыйлардан халык уеннарының ролен карап китик.

    Халык уеннарында балалар бер мәгълүм булган рамкага гына буйсынып хәрәкәт итмичә, үз көчләрен, үзләренең табигый сәләтләрен уен төсендә күрсәтә һәм җәелдерә алалар. Шуның белән ул уеннар җиңел аңлаешлы һәм иҗатка юл бирүче булганга, балалар бер дә ялыкмыйча, зур бер дәрт белән, мавыгып, чиксез яратып уйныйлар.Халык уеннары коры хәрәкәт кенә түгел, бәлки эчтәлекле, максатлы хәрәкәт, маҗаралы вакыйгалар аша җиңүгә һәм максатка ирешүгә корылган хәрәкәт. Халык уеннары балаларны үз инициативаларына ышанып тапшыра һәм аларда ирекле ярыш рухы, иҗади тапкырлык, үткенлек, өлгерлек рухы кабыза. Мондый уеннардан соң балаларның йөзе кабынып, тапкырланып китәләр. Бу уеннар аларда үз көченә ышану,колектив эчендә үзеңә урын һәм хөрмәт яулап алу,мәхәббәт казану кебек бик кирәкле иҗтимагый бөек, күркәм хисләр уята.Шундый уеннардан “Аксак төлке”, “Яулык салыш”. “Йөзек яшереш”, “Сукыр тәкә”, “Чүлмәк сатыш”, “Буяу сатыш” кебек уеннарны санап китеп була

    Бигрәк тә җырлы-сүзле уеннарның бу эштә үзенчә әһәмияте зур. Җырлы-сүзле, димәк – авыз иҗаты катышкан уеннар. Күмәк җыр, ритмик сүзләр уенда  баланың хәрәкәтләрен көйгә сала, бала бу ритмны үзендә тоя һәм шул ритмда хәрәкәт итә башлый. Ул коллектив эчендә, куелган шартны үтәп чыгарга, максатны күзәтеп хәрәкәт итәргә, аңа ирешергә һәм үзе генә түгел, үз як позициясендәге бөтен иптәшләренә булышырга, алар белән бергә җиңү яуларга,ихтыярын чыныктырырга өйрәнә. Шулар өстенә бу уеннар баланы музыкаль авазлар белән хисләндерәләр, аның күңелендә нәфислек тойгысы уяталар. Җырлы-сүзле уннарның иң яратып уйный торганнары: “Чияле”. “Миңлебай”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Төймә-төймә”, “Наза”, “Челтәр элдем читәнгә”һ.б.

    Халык уенннарының тагы бер төре – театрлы уеннар.Аларның күбесе халык әкиятләреннән алынып, балалар трафыннан театрлаштырылган. Балалар аларны ачык һавада, уен барганда ук иҗат итеп, уйнарга яраталар. Алар әкият образларын үзләренчә гәүдәләндереп, мавыктыргыч кызыклы итеп уйныйлар. Бу  аларны тормыш иҗатчылары булырга да әзерли. Һәм шундый уеннардан “Аксак мәче”, “Карга-карга”, “Шалкан”, “Алтын кош”, “Кәбестә” уеннарын әйтеп китергә була.

    Җыеп әйткәндә, халык уеннары балаларны иҗтимагый көйгә салуда, аларга максатка ирешү юлында кыюлык хисе тәрбияләү ягыннан  зур роль уйныйлар.

                                                                                                     

   

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Совместная деятельность воспитателей, детей, родителей по организации языковой среды в режимных моментах.

    Обучение дошкольников государственным языкам в республике Татарстан с использованием новых учебно-методических комплектов предполагает создание развивающей предметно-пространствен...

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в старшей группе «Пчелки» на тему: «Яблонька»

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в старшей группе «Пчелки» на тему: «Яблонька»...

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в старшей группе «Пчелки» на тему: «Фольклория»

Современные проблемы общества сводятся к потребности развития нравственно-патриотических чувств дошкольников, потребности их ознакомления с обычаями, обрядами и пробуждению у детей интереса к национал...

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в подготовительной к школе группе на тему: "Моя семья"

ПРОЕКТ  совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в подготовительной к школе группе на тему: "Моя семья"...

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в подготовительной группе «Пчелки» на тему: «Уроки вежливости и воспитания»

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в подготовительной группе «Пчелки» на тему: «Уроки вежливости и воспитания»...

ПРОЕКТ совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в второй группе раннего развития на тему: «Давайте познакомимся»

ПРОЕКТ  совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» в второй группе раннего развития на тему:   «Давайте познакомимся»...

Обобщенный педагогический опыт воспитателя Безбородовой А.А. по теме «Проектирование совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» по формированию безопасности жизнедеятельности детей дошкольного возраста»

«Проектирование совместной деятельности «Воспитатель – дети – родители» по формированию безопасности жизнедеятельности детей дошкольного возраста» Автор представляет опыт работы по использованию прое...