“Йомры күмәч әкиятенә математик сәяхәт”.
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Балаларнын белемнэрен системалаштыру,камиллэштеру,уй-фикерлэу сэлэтлэрен устеру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_kumch_kiyaten_matematik_syaht.docx22.61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Йомры күмәч әкиятенә математик сәяхәт”.

Максат: балаларнын белемнэрен системалаштыру,камиллэштеру,уй-фикерлэу сэлэтлэрен устеру.

Үстерү бурычлары: Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү.Логик фикерләү,танып белү сәләтләрен киңәйтү.

Белем бирү бурычы:Атна көннәре ,геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. Ел фасылларын искә төшерү.Саннарның уң һәм сул як күршеләрен белү,төшеп калган саннарны табу,мәсьәләнең соравын кую. Саннарның тәртибе буенча тезелә белү.

Тәрбия бурычы: математикага кызыксыну тәрбияләү.Бер-берсенә ярдәм итә белү,дус- тату эшләү.

Җиһазлау:маскалар,геометрик фигуралар,песок,поднос,вак ташлар,санау таякчыклары,диван,шкафлар,кояш,чәчәкләр,яфраклар,презентация,санлы карточкалар, юл билгелэре,жыр,каробка,краска,схема.

Барышы. Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү)   Хәерле көн туган ягыма, хәерле көн искән җилләргә, хәерле көн кояшка, хәерле көн сезгә балалар.

Оештыру өлеше.

Исәнмесез балалар! Әйдәгез, танышабыз! Минем исемем Рәфисә синең исемең ничек?

Мин сезгә бик матур Югары Шытсу авылының “Ак каен” балалар бакчасыннан килдем.Мине бирегә сезнең кебек матур, ягымлы балалар белән  танышу теләге китерде.Балалар без буген сезнең белән төрле биремнәрне үтәп үзебезнең тапкырлыгыбызны сынарбыз.

Барыбыз бергә басыйк

Бер зур түгәрәк ясыйк

Кояштан көчләр алып

Эшебезгә керешик.

Балалар әйдәгез кунак апаларыбызга да үзебезнең елмаюларыбызны бүләк итик.

Мотивация.

Балалар бүген сезнең берәрегезнең туган көне мәллә? Карагыз әле балалар монда бер бүләк бар ич.(Каробка, аның өстенә ак шакмаклар ябыштырылган,).Бу каробканы ачу өчен түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк.(кар бортегенә сораулар язылган).

1.Бер кулда ничә бармак?(5)  Сколько пальцев на одной руке? (пять)

2.Ике песидә ничә аяк?(8) Сколько ног у двух кошек? (восемь);

3.Бер атнада ничә көн?(7) Сколько дней в неделе? (семь);

4.Светофорның ничә төсе бар?(3) Сколько цветов у светофора? (три);

5.Биш һәм җиде саны уртасында нинди сан югалган?(6) Какое число находится между цифрами пять и семь (шесть);

6.Машинаның ничә тәгәрмәче бар?(4). Сколько колес у машины? (четыре);

7.Ике эттә ничә койрык бар? Сколько хвостов у двух собак? (два);

8.Каен агачында биш алма үсеп утыра,икесе җиргә өзелеп төшкәч каенда ничә алма калды?.

(Менә безнең балалар пароль барлыкка килде 5873642 Каробкага язабыз һәм ачабыз.Музыка уйный.)

Актуальләштерү.

Балалар бу нинди көй булыр икән?Димәк без хәзер сезнең белән әкият геройларына әйләнәчәкбез икән.Бу әкияттә ничә герой катнаша?.(балалар каробкадан маскалар алып киялэр).

Бармак гимнастикасы:

Без хәзер сезнең белән йомры икмәк пешерәбез.

Әби келәткә чыга (урында атлау)

Бура төбен себерә (себерү хәрәкәтләре ясау)

Җыеп онны ала ул (чүгәләп , җыеп алу хәрәкәте ясау)

Аннан өйгә керә ул. (урында атлау)

Камыр баса яхшылап (камыр басу хәрәкәте, кулларны йодрыклау, ачу)

Үзләндерә яхшылап (куллар белән йозак ясау,түгәрәк хәрәкәтләр ясау)

Аннан мичтә пешерә (кулларны алга сузып,чүгәләү)

Калач пешә кабарып (кулларны өскә күтәреп басу)

Кызарып та алланып (кулларны билгә куеп башларны як-якка бору).

Йомры күмәч әби- белән бабайдан качты,урманга тэгэрэп китте..

Аның каршысына куян килеп чыкты.

Куян.Йомры икмәк- йомры икмәк мин сине ашыйм.Юк куянкай син йомры икмәкне ашама.

1.)Без хәзер  сина”Дорес итеп тезел” уенын уйнап курсэтэбез.(чэчэклэр,яфраклар таратыла кой уйный балалар биеп йорилэр,кой туктагач сан тэртибе буенча тезелеп басалар).

Йомры икмәк юлын дәвам итте. Аның каршысына бүре килеп чыкты.

Буре:Йомры икмәк- йомры икмәк мин сине ашыйм.

2).Юк бүре син аны ашама без сиңа мәсьэлэлэр эшләп күрсәтэбез.(логик фикерләүгә мәсьәләләр эшләү.)

1.Геометрик фигуралар турында табышмаклар чишү.

а).Бөтен ягы да бертигез булган геометрик фигура?

б)Конвертка да охшаган,открыткага да,одеял белән дә чагыштырып була.Бу нинди фигура?

в).Почмаклары да юк,үзе кояшка да ошаган бу нинди фигура?

г).Өч ягы һәм өч почмагы бар?

2.Мәсьәләләр чишү:Урман аланында үсә,

Тугыз нарат гөмбәсе.

Ничәсе калыр өчесен,

Алып китсә гөмбәче?

Бакчадагы биш гөлемнең

Кып-кызыл чәчәкләре.

Шуңа дүрт зәңгәрне кушкач

Ничә була әйт әле?

“Атна көннәрен тәртип буенча тез!”

“Ел фасылларының исемнәрен урнаштыр.”

“Уң һәм сул күршеләрен әйт”

“Мәсьәләнең соравын куй!”

Логик фикерләүгә:Белмәмеш,Буратино һәм Винни пух ял итергә барырга уйлаганнар.Алар үзләре белән банан, помидор,апельсин алганнар.Алар һәрберсе нәрсә алган.Әгәр белмәмеш түгәрәк булмаган нәрсә алса,ә Винни- пух кызыл әйбер алмаса.

“Чылбыр уены”.

Балалар без барлык мәсьәләләрне дә эшләдек ләкин бүре безне җибәрми.(Ял иту урыны дигэн юл билгесе курсэтелэ,балалардан нинди билге булуы турында сорала).Ардым инде мин сезнең мисалларыгыздан әйдәгез бер ял итеп алыйк.

Физминутка.

Музыка кушыла ,балалар биеп йөриләр.Музыка туктауга тәрбияче бер сан күрсәтә балалар шул санга карап парлашып басалар.(3 булса өчәү басалар һ.б.).

Йомры икмәк юлын дәвам иткән. Аның каршысына аю килеп чыккан.

Аю. Йомры икмәк мин сине ашыйм.Юк аю син аны ашама.

Без сина оенэ йорт жиһазларын куярга ярдәм итәрбез.

3.”Санау таякчыкларыннан юл” уены.(балалар комда санау таякчыклары белэн эшлилэр, йорт җиһазлары урнаштырыла.)

 Йомры күмәч юлын дәвам иттерде.

Аның каршысына төлке килеп чыкты.

Толке:Йомры күмәч,йомры күмәч мин сине. ашыйм. Юк син аны ашама.Без сина

4.)”Түгәрәк буенча хәрәкәт” уенын уйнап курсэтербез .

Без бу мисалларны ничек чишэрбез?

Нинди жавап барлыкка килсэ, шул саннан башланган сан икенче мисалны   чишэбез.Эгэр алу  булса без артка барабыз,э кушу булса киресенчэ алга хэрэкэт итэбез.

Балалар без тугэрэк буенча хэрэкэт иттекме.

5.“Санны бел” уены(музыка куела).

Уенда икешәр- икешәр кеше катнаша.Катнашучыларның артларына саннар куела.Мәсәлән берсенә 3, икенчесенә 2.Ике уенчы да бер- берсенең саннарын карарга тырышалар.Сумма 5 чыгарга тиеш.

Рәхмәт сиңа йомры  күмәч.Сине җибәрергә туры килә инде.

Балалар менә без урманда урман җәнлекләре белән очрашып төрле биремнәрне үтәдек.Урман аланы бик матур булса да безгә үзебезнең бакчабызга кайтырга вакыт.Балалар менә бу схеманы Югары Шытсу “Ак каен”балалар бакчасына йөрүче балалар ясады.Сез дә шушындый тәртиптә үзегезнең схемагызны ясый аласыз.(балаларга краска,су,тактачык бирелә.)

Рефлексия.

 Балалар без буген кая сэяхэт иттек?Нинди биремнэрне утэдек?Сез бу турыда кемнэргэ сойлэр идегез?Балалар без буген ни очен шундый унышларга ирештек?Эйдэгез узебезне мактап бер кул чабып алыйк эле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Театр с участием родителей очень понравился детям....

Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)

Балалар ПДД буенча кагыйдәләрне яхшырак истә калдыру максатыннан "Йомры икмәк сәяхәте" әкияте үзгәртеп сәхнәләштерелә....

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

“Йомры икмәк әкиятенә сәяхәт”

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру....

“Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен «Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт» темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү” белем бирү өлкәсе)...