“Йомры икмәк әкиятенә сәяхәт”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Алсу Салимовна Бакирова

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk_kiyaten_syaht.docx27.12 КБ

Предварительный просмотр:

 Белем бирү эшчәнлеге, яше

Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Тематик атнага туры китерелгән

Сөйләм үстерү

  Максат

Балаларны “Йомры икмәк әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонаҗына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру.

 Тема

“Йомры икмәк  әкиятенә сәяхәт”

Бурычлар

Йорт һәм кыргый хайваннары турында балаларның белемнәрен арттыру, кул чукларының физик үсешен ныгыту, сенсор һәм фикерләү сәләтләрен , предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту .Салфетка белән әшләү осталыкларын(уч төбендә төрле хәрәкәтләр ясап) ныгыту. Зиһенне, игътибарны, күзаллауны үстерү. Әкият персонаҗларына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. Матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

 Көтеп алынган нәтиҗә

 Йорт һәм кыргый хайваннарны таный һәм аера белү,тупларның төсен табып күрсәтү . Бармак уеннарын мөстәкыйль уйнау. Түгәрәк формалар китереп чыгару.

 Эшчәнлек төрләре

 Коммуникатив, хәрәкәтләнү,хезмәт, сөйләм үстерү

 Методик алымнар ысуллар

 

Уен, күрсәтмә,сүзле, актив сүзләр: әби,бабай, пассив сүзлек: куян,аю,бүре,йомры икмәк,төлке

ысуллар: максат кую,сораулар,мактау

 

 Аерым эш

   

  •   Рания һәм Ралина белән бармак уенының сүзләрен ныгыту.

Алдан эшләнгән эш  

 Йомры икмәк әкиятен уку, Йомры икмәк әкиятенә инсценировка, йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен,тышкы билгеләрен өйрәнү,аларны чагыштыру

           

        Җиһазлаү

 

 Йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке , урман, йорт декорацияләре, йорт һәм кыргый хайваннарны булган уенчыклар, кызыл, сары, зәнгәр туплар, кызыл, сары, зәнгәр сумкалар, сары салфеткалар.

 

 

       Оештыру

Кереш өлеш: оештыру моменты

Төп өлеш: программа бурычларын  үтәү. Персонаҗны   табу. Йомры икмәккә  ярдәм итү. Биеп күрсәтү, Дидактик уен: “Йорт һәм кыргый хайваннарны” Тупларны дөрес итеп сумкага сал”    Йомры икмәк йомарлау.

Йомгаклау :Йомры икмәкләрне  карау.

Кереш өлеш :

Тәрбияче:  Балалар , сез әкиятләр яратасызмы (Серле капчыкта Йомры икмәк уенчыгы ) Монда нәрсәдер бар. Мин сезгә табышмак әйтәм һәм кем качканын белерсез.

Мин бабайдан качтым , мин әбидән качтым.

Балалар кем бабай әбидән качты икән (Йомры икмәк) Әйдәгез аның белән исәнләшик

Балалар : Исәнме Йомры икмәк

Тәрбияче: Йомры икмәк син нишләп капчыкка качтың? Кемнән качкан?

Балалар: Төлкедән

Аның әби белән бабай янына кайтасы килә ярдәм итәбезме.

Балалар:Әйе

Төп өлеш:

 - Балалар,ә хәзер   юлга чыгабыз .Менә ул юл. Шул юл белән урманга барабыз.(Бер бер артлы балалар баралар) Ой кем утыра?(Куян)

   -Исәнме куянкай .Без Йомры икмәкне әби белән бабайга алып барабыз.Нишләп боегып утырасын Куянкай минем белән беркемдә биими. әйдәгез биеп алабыз.

Булдырдыгыз .Куянкай саубул.

Карагыз эле юлда кем утыра? ( Бүре) Нишләп боегып утырасын.

Бүре : Йорт һәм кыргый хайваннары буталып беткәннәр аларны аерып бирегез эле.

Дидактик уен :” Йорт һәм кыргый хайваннары”

Сау бул бүре.

 Карагыз әле юлда кем утыра?(Аю) Без Йомры икмәкне әби белән бабайга алып барабыз.

Менә минем тупларым буталып беткәннәр шуларны дөрес итеп аерырга кирәк Кызыл тупны кызыл сумкага,сары тупны сары сумкага салырга кирәк.

Без аны булдырабыз.Булышабызмы?Дидактик уен:Тупларны дөрес итеп сумкага сал.

Булдырдыгыз балалар. Саубул аю.

Балалар юлда төлке көтеп утыра. Без Йомры икмәкне әби белән бабайга алып барабыз.

Төлке миңа Йомры икмәкне бирсәгез мин сезне җибәрәм.

Тәрбияче :Әйдәгез төлкегә салфеткадан йомры икмәкләр ясыйк(өстәлдә сары салфетка куела шуннан салфетканы йомарлап йомры икмәк ясау)

Карагыз әле купме йомры  икмәк ясадык. Күп булдымы (Күп) Менә сина Төлке   бүләк. Сау бул Төлке.

Йомгаклау :

Менә монда әби белән бабайның өе.

Йомры икмәк рәхмәт сезгә балалар

Тәрбияче:әби белән бабай яныннын бүтән тәгәрәп китмә.

Кунак кем килде? Без урманда кемнәрне күрдек?

(Куян,Буре,Аю,Төлке) Без нәрсәгә булыштык өйгә кайтырга (Йомры икмәккә).Булдырдыгыз балалар.

 Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль   бюдҗет мәктәпкәчә яшьтәге

балаларга белем бирү учреҗдениясе

 47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы

 

Тема: «Йомры икмәк  әкиятенә сәяхәт »   темасына

 Оештырылганбелем бирү эшчәнлегенең технологик картасы

Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары өчен

 

                                                            Әзерләде үткәрде:                                                                          

                                                            Бакирова А.С.

                                                               47 нче балалар бакчасы

                                                                         беренче категорияле тәрбияче                                                                                                                        

                                    Түбән –Кама 2018

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Театр с участием родителей очень понравился детям....

Йомры икмәкнең сәяхәте (әкиятен ПДД буенча сәхнәләштерү.)

Балалар ПДД буенча кагыйдәләрне яхшырак истә калдыру максатыннан "Йомры икмәк сәяхәте" әкияте үзгәртеп сәхнәләштерелә....

“Йомры күмәч әкиятенә математик сәяхәт”.

Балаларнын белемнэрен системалаштыру,камиллэштеру,уй-фикерлэу сэлэтлэрен устеру....

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

“Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен «Математика илендәге “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт» темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү” белем бирү өлкәсе)...