"Карга боткасы"
материал на тему

Халитова Алсу Рафиковна

Фольклорный праздник для нескольких групп

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx17.96 КБ

Предварительный просмотр:

Карга боткасы

 Җиһазлар: кәрзингә (ярма, күкәй, сөт, май), өй макеты, каргалар  битлекләре -3-4 шт, түбәтәй, пешкән йомыркалар, агач кашыклар, атлар, кеглилар, рульләр, рогатка)

А.Б.                   Ачылды ак юрган

                          Исте апрель  җилләре.

                           Кошлар кайта : сагындырган

                          Туган үскән җирләрен.

           Көннәрен юлда үткәреп

          Куанышалар алар.

          Канатларына күтәреп

          Яз китерә ич алар.

 Борын-борын заманда  кешеләр  ни өчен яз килгәнен  белмәгәннәр ди. Алар язны җылы яклардан каргалар алып  килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага  башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны –карга боткасы дип  атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан  ботка ашый торган булганнар.

А.Б.Балалар,  безгә карга  боткасы пешерер өчен нәрсә кирәк булыр икән?

Балалар. Ярма,  сөт, күкәй, тоз, шикәр.

А.Б. Ә без аларны каян алырбыз икән?

Балалар. Элек бәйрәм өчен  сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.(өй янына киләләр. Кулларында кәрзин)

 Камилә. –Өйдәме түтәй? Бир, зинһар, күкәй!

                    Бирсәң безгә  өч күкәй. Тавыгың салыр йөз күкәй.

Ләйсән. –Өйдәме түтәй? Кызганма түтәй!

               Май кирәк  безгә. Ярма  да кирәк.

               Карга  туена бар да кирәк.

 Азалия. Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар, түтәй, тизрәк.

Әби. Менә, балалар, бар да бар, май да,  сөт тә.

Бабай. Күкәй дә.  ит тә. Ботка  бик тәмле булыр.

 Балалар. Рәхмәт.

 А.Б. (кәрзинне кулына ала)  Менә  без боткага кирәкле  бөтен әйберләрне  җыеп та алдык. Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.   Хәзер инде ботка пешерербез. Ботка пешә торсын, ә без җырлап-биеп алыйк.  

(1.“Кәрия –зәкәрия” җырлы уен башкаралар, түгәрәккә басып)

 А.Б.  Балалар, карагыз әле, безнең ботка пешергәнебезне каргалар күреп алдылар. Алар безгә кунакка килделәр.Әйдәгез аларны каршы алыйк.

Каргалар. (очып керәләр) Карр-карр. Карр-карр.

А.Б.Әйдәгез инде хәзер бергәләп уеннарны дәма итик.

(уеннар уйнатыла).2.Атлар белән ярышу.

                                 3. Йомырканы кашыкка салып йөгерү.

                                 4. Чума үрдәк, чума каз.     5. Түбәтәй.   6. Татар биюе.

                                       “Чума үрдәк, чума каз (2 т.)

                                       Тирән күлне ярата ул, ярата (2 т.)

                                       Әмир үзенә  иптәш эзли (2т.)

                                       Ул ләйсәнне ярата ул ярата (2 т.)

 Түбәтәй уены. Түбәтәеңне кигәнсең,

                            Бик ераклардан килгәнсең,

                           Төскә  матурлыгың белән

                            Шаккатырыйм дигәнсең.

                                                             Түп-түп –түбәтәй.

                                                             Түбәтәең укалы

                                                            Чиккән матур түбәтәең

                                                             Менә кемдә тукталды.

Каргалар.Карр-карр!. Ботка пеште, ботка пеште!

Алып баручы. Әйдәгез инде хәзер ботканы ашыйк . Кунакка килгән каргаларны да сыйлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....