Теремкәйдә кунакта.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Тәрбияче:
Фахурутдинова Ф.К.
2017 ел
Максат: урамнарда һәм юлларда үзеңне хәвефсез тоту буенча белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерергә, юл билгеләре турында белемнәр формалаштырырга.
1 күренеш.
Күңелсез генә тычкан керә.
Тычкан. Бүген минем туган көн
Миңа 5 яшь тулган көн.
Бәйрәм итә торган көн.
Ә дусларны чакырырга
Булсын иде “Теремкәй”.
Пирожкилар пешереп
Эчәр идек тәмле чәй.
(Өйне күрә,әйләнеп йөри).
Тычкан (ишек шакый). Терем-терем-теремкәй,
Теремкәйдә кем яши?
(Як-ягына карана)
Берәү дә юк.
Кара, нинди матур өй –
Теләсәң дусларны җый!
Шалтыратып алыйм әле үзләренә, телефон кая икән монда? (“Телефон” билгесен күрә). Менә “Телефон” билгесе. (Телефоннан сөйләшә).
Минем адрес: Теремкәй, Совет урамы, 25 йорт. “Больница” билгесен тапсагыз. Көтәм сезне!
Теремкәйне җыештырыйм,
Кунакларга бәлеш җитештерим. (Өйгә кереп китә).
Юлга сикереп Әтәч керә.
Әтәч. Кара, миңа сикереп уйнарга нинди сызыклар сызып куйганнар. Әле Тычканга барырга иртәрәк, сикерим рәхәтләнеп.
Кикрикүк, кикрикүк
Сикерик тә сикерик.
Туган көнгә барганчы
Рәхәтләнеп сикерик.
(Машина кычкырткан тавыш.)
Куян (йөгереп кереп, юлдан тартып ала). Машинага таптала яздың ич, ник юлда сикерәсең?
Әтәч. Менә сикерергә матур сызыклар сызганнар ич.
Куян. Бу “Җәяүле сукмагы” – зебра дип атала. Әнә аның билгесе. Аның аша юлны гына чыгалар. Ә юлда уйнарга һич ярамый, миңа әнием әйтте.
Әтәч. Ярый, алайса, башка җирдә сикерермен. (Китә).
Куян юлны чыгарга килә.. Каршысына машинада Төлке очрый.
Төлке. Куянкай, куянкай, кая болай ашыгасың?
Куян. Тычкан Чи-чи туган көненә чакырды, шуңа ашыгам.
Төлке. Ә кайда яши ул Чи-чи?
Куян. Яңа гына шалтыратты, Совет урамы, 25 йортта Теремкәйдә яши.
Төлке. Әйдә, үзем илтеп куям.
Куян. Юк, юк, әни таныш түгел кешеләргә утырма диде.
Төлке. Ярый, ярый, ләкин син дөрес юлдан бармыйсың. Менә бу юлны кисеп чык та, урам буенча туп-туры бар. Шунда Теремкәйне табарсың.
Куян. Рәхмәт, Төлке апакай. (Төлке китә).
Куян ( юлны чыгарга килә). Йөгерим тизрәк, соңга кала күрмим. Бу Төлке апакай дөрес әйттеме икән? (Каршына милиция чыга).
Полиция.
Туктагыз, гражданин Озынколак.
Кагыйдәне бозмагыз
Машина юлын бары тик
“Зебра” дан үтегез.
Юлдагы бәла-казаларны
Берүк урап үтегез.
Куян. Йөгерәм, йөгерәм, ашыгам
Тизрәк бәлеш ашарга.
Полиция. Әллә син юл кагыйдәләрен бер дә белмисең, инде, Куянкай?
Куян. Зебраны беләм, әни әйтте. Ә кагыйдәләрне белмим.
Полиция. Зебраны гына түгел, юл йөрү кагыйдәләрен бөтен кеше дә белергә тиеш. Әйдә мин сине юл аша чыгарам. (Озата).
“Остановка автобуса” билгесе янында Бүре тора. Төлке килеп туктый.
Бүре. Автобус юк
Вәт кайгы.
Туган көнгә соңарам,
Тычканны котлый алмам.
Төлке (килә). Әй, Сорыкай, син кая?
Бүре. Кунакка соңга калам.
Төлке. Әйдә, утыр, тизрәк.
Бүре. Җилдерик җитезрәк.
Төлке (машинасы сүнә). Мотор сүнде. Ярдәм ит.
Машинаны арттан эт. (Бүре этеп бара).
Төлке. Бу “больница” билгесеме?
Ә Теремкәй күренәме?
Бүре (арыган, тирен сөртә).
Моннан йөгереп үт дигән
Күрәсеңме билгене?
(“Осторожно дети” билгесе).
Светофор (чыга). Туктагыз, ашыкмагыз!
Кызыл утка чыкмагыз!
Сары утта көтегез.
Яшел булгач, китегез!
Бүре. Бу кем соң ул?
Өй-рә-тә.
Төлке. Светофор – бу.
Хәрәкәтне көйләтә.
(Светофорга билгене күрсәтә).
Бүре. Монда йөгереп йөрергә күрсәткән.
Светофор. Юк, юк, дустым, бу билге
Ашыкмаска өйрәтә.
Юлда балалар булыр дип
Шоферларны кисәтә.
Бүре, Төлке. Ярый, ярый, аңладык. (Китәләр).
Велосипедта Аю килә.
Аю. Менә нинди тигез юл
Йөгерәмен “сәпид”тә.
Беркем миңа җитә алмый,
Һәм узып та китә алмый.
(“Запрещено» билгесе).
Миңа юл күрсәтеп тора –
Кара нинди шәп билге!
Полиция. Аю дускай, ашыкма,
Нинди билге алдыңда?
Аю. “Сәпид”тә йөрергә дигән
Бары тик шушы юлдан.
Полиция. Аю дустым, кызыл түгәрәк эчендәге велосипед – йөрергә ярамый дигәнне аңлата. Ә менә бу (зәңгәр түгәрәкне күрсәтә) юл, велосипедлылар өчен дигән.
Аю. Рәхмәт, аңладым, полиция иптәш.
2 күренеш.
(Җәнлекләр җыелып Тычкан өенә киләләр).
Түгәрәккә басып “Ак калач”ны җырлыйлар.
Тычканнның туган көненә
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларның килүенә
Пешердек без коймаклар.
Менә шулай кабарган,
Менә шулай тәбәнәк.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Ак калач, ак калач
Кемне телисең ал да кач.
Бака. Тычкан дус, сине туган көнең белән котлыйм. Мин сиңа матур чәчкә алып килдем. (Бирә).
Тычкан. Рәхмәт, рәхмәт, дустым. Бу тылсымлы чәчкәдер, монда ниндидер рәсемнәр дә бар. Нәрсәләр ясалган икән, яле, алып карагыз. (Таҗларны алалар, андагы юл йөрү билгесен иптәшләренә күрсәтәләр һәм аның нинди билге булуын әйтәләр).
Тычкан. Дусларым, әйдәгез өстәл янына, чәйләребез суына. (Утыралар).
Куян. Ә мин сиңа бүләккә табышмаклар алып килдем.
Бергә. Я, я, әйтеп җибәр. Без табышмакларга җавап табарга яратабыз.
Куян. 1) Озын-озын, озын җеп –
Очы каян табылыр. (Юл)
2) Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утыртып чаба
Теләсәң кая. (Трамвай)
Бүре. Мин дә табышмак әйтәм.
3) Ике тәгәрмәчле арба
Атсыз да алга чаба. (Велосипед)
Төлке. Ә менә минем табышмак.
4) Юл чатында тора батыр,
Күзләре төрле-төрле,
Берсен ача, берсен йома
Аны белә һәр кеше. (Светофор)
Тычкан. Рәхмәт, дуслар, табышмакларыгызга мин бик шат.
Бүре. Ә менә без Теремкәйгә килгәндә, өч күзле агай күрдек.
Аю. Ә-ә, мин беләм аны – ул Светофор. Тычкан дус, мин сиңа күчтәнәчкә шигырь китердем.
Светофор (Г.Юнысова)
- Озын агайның өч күзе:
Кызыл, сары, яшел ут.
Икесе сүнеп тоганда,
Берсе яна шунда ук.
- Юл аша чыкканда, һәркем
Карый шушы күзләргә.
Һәрбер күзнең – үз фәрманы,
Һич кирәкми сүзләр дә.
- Сары күз янса – “Көтеп тор!”
“Тукта!” – кызыл янганда.
“Тизрәк бул, алга атла!” –
Яшел күз елмайганда.
Тычкан. Рәхмәт, Аюкай. Бүре дус, ишеттеңме инде Светофор турында.
Бүре. Ишеттек, ишеттек. Ә без сиңа бию бүләк итәбез, әйме, Хәйләбикә?
Төлке. Бик рәхәтләнеп.
Бию. (Төлке, Бүре)
Аю. Дуслар, бик озак кунак булдык түгелме? Безгә китәргә вакыт.
Тычкан. Юк, юк, дусларым. Күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт. Ләкин матур бер җыр җырламыйча беркем дә китми.
Җыр “Светофорның утлары”
Кунаклар (саубуллашалар). Рәхмәт, Тычкан дус. Сау бул.
Тычкан. Сау булыгыз, дусларым.
Тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты
: геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...
Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “
Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “ Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге. Максат: информацион ...

