занятие Теремкэй
план-конспект занятия (младшая группа)

Хадиева Фидалия Габдулахатовна

балалар белэн теремкэй экиятен сэхнэлэштеру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teremkeyword_3.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

                                                "Теремкәй" әкияте

Залда бер теремкәй тора.

Экият геройларын чыгарып таныштыру.

Тычкан музыкага килә,чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.

- Ай–яй матур Теремкәй, монда кем яши микән?
(килә,шакылдата)
Тук-тук, тук, Терем-Теремкәй, Теремкәйдә кем яши? (беркем дә дәшми)
Ярар,үзем яшәрмен.(кереп китә)

Бака. (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә)
Ай–яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук – тук, тук, Терем–Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан –чыелдык. Ә син кем?

Бака. Мин, Бака – Бакылдык.
Камышлы күлдә,куак төбендә,
Ятам быгырдап, мин яшел бака.
Батып һәм калкып, су дулкынлатып,
Һаман кычкырам: бака-ка-ка-ка.
Мине дә керт әле.

Тычкан. Биеп, күрсәтсәң, кертәм.

Бака. Әйдә син дә чык, икәү бергә биибез.
(татар халык көенә кара-каршы бииләр,әйләнәләр )

Икесе бергә: Булдырдык,булдырдык ! (кул чабалар)

Тычкан. Әйдә, керәбез, икәү бергә яшәрбез.

Әтәч. (музыкага канатларын кага – кага , зур- зур атлап йөри ,Теремкәйне күрә)
Ай-яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук –тук,тук,Терем,Теремкәй,Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Ә син кем?

Әтәч. Мин,Әтәч,кикрикүүүк!
Иртән бик иртә торам,
Канат кагып кычкырам.
Кикрикүүүк, кикрикүүүк!
Тор иртәрәк,эшең күп.
Мине дә кертегез әле!?

Бака, Тычкан (икесе бергә). Шигырь сөйләсәң, кертәбез.

Әтәч. Әтәч менгән киртәгә,
Кикрикүүүк итәргә,
Әтәчләргә хәбәр килгән,
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә: "Бармыйм " ,-ди.
Тавык әйтә: "Калмыйм",-ди
"Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм " –ди.
Әтәч китте армиягә,
Чабатага төялеп,
Тавык мескен карап калды,
Баганага сөялеп.

Бака,Тычкан (кул чабалар). Булдырдың, булдырдың. әйдә кер,өчәү бергә яшәрбез.

Керпе Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк Тычкан. Э син кем буласын.

Керпе. Мин – керпе дус булам

Мине дэ кертегез эле.

Тычкан.Жырлап курсэтсэн кертэбез.

Тиен. (жыр «Гомбэ»)

Барысы бергэ. (кул чабалар)Булдырдын, булдырдынк, эйдэ бергэ яшибез


Куян. (Музыка астында,сикерә-сикерә килә, мәтәлчек ата, чыркылдап көлә, Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Керпе. Мин керпе дус.

 Тычкан: Ә син кем?

Куян. 

Мин –Куян, Куркаккай
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Мине дә кертегез әле!

Тычкан. Биесәң кертәбез.

Куян. Әйдәгез, чыгыгыз, бергә биибез, күңеллерәк булыр.
уян биюен биилэр)

Барысы бергә: Булдырдың, булдырдың.(Кул чабалар)

Әйдә кер,  бергә яшәрбез.

Бүре килә. (Музыкага буре керэ, эзләнеп йөри , Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә, шакылдата)
Тук , тук , тук ,Терем , теремкәй , теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Керпе. Мин керпе дусКуян. Мин, Куян-Куркаккай.

Тычкан: Ә син кем?

Бүре. Мин Бүре - Соры Колак.
Мине дә кертегез әле.

Тычкан: уен уйнап күрсәтсәң кертәбез.

Бүре. Мин бер уен беләм, әйдәгез ,чыгыгыз, бергәләп уйныйбыз, күңелле булыр.

"Жилэк жыям как коям дэу энигэ булэккэ " уенын уйныйлар.                                                                                                                  

Барысы бергә: Булдырдык, булдырдык. (кул чабалар). Әйдә кер,  бергә яшәрбез.

Төлке (Музыкага бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремкәй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Керпе. Мин- керпе дусКуян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак

Тычкан: Ә син кем?

Төлке. 

Ә мин Төлке, хэйлэбай
Көлтә- көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык, чебеш аламын.
Мине дә кертегез әле.

Тычкан : Биеп күрсәтсәң, кертәбез.

Төлке. 

"Әпипә" биюе
(җырлы бию, 2 куплет
)

1.Бас ,кызым,Әпипә,
Син басмасаң,мин басам,
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.,
2.Бас, бас эзенә
Күз тимәсен үзенә
Яшел чирәм үсеп тора
Аяк баскан эзенә.

Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер бергә яшәрбез.

Песи. Ай – яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремкәй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Керпе. Мин- керпе дусКуян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак, Толке.Мин толке хэйлэбай.

Тычкан: Ә син кем?

Песи: Мин песи Мыраубикэ.Мине дэ кертегез эле.

Тычкан: Шигырь сойлэсэн кертэбез.

 

Песи: Песи,песи,пескэем

        Соры минем тоскэем

        Йомшак минем йоннарым

        Жылы минем туннарым.


Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер бергә яшәрбез

Чыпчык: Ай – яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремкәй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Керпе. Мин- керпе дусКуян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак, Толке.Мин толке хэйлэбай. Песи.Мин песи Мыраубикэ.

Тычкан: Ә син кем?

Чыпчык: Мин чыпчык чик чирик.Мине дэ кертегез эле.

Тычкан: Санап курсэтсэн кертэбез.

Чыпчык: 1 – 10 кадэр саный

Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер бергә яшәрбез

Аю килә (Музыкага лап- лап атлап йөри,Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Һәрберсе дә (Җавап бирәләр) Ә син кем?

Аю. Мин Аю Камыт Аяк.
Мине дә кертегез әле.

Барысы. Безнең урын юк бит.

Аю. Мин ишек төбендә генә торам. (ишектән кереп карый). Булмый.
Мин тәрәзәдән кереп карыйм. Булмый.
.
(Теремкәйдэн ,җәнлекләр чыгалар)

Тычкан. Син аю, ачуланма, Эйдэ бердэм дус булыйк, яна зур терем тозик.

Дуслык жырына парлашып биилэр,ахырдан бер берсен кочаклыйлар.

Әкият бетә,  барысы бергэ  тезелешеп басып баш ияләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку"

Цель: Напомнить детям содержание знакомой сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем отдельных слов и фраз, воспитывать любовь к художественной литературе.Задачи:·...

"Теремкэй" экияте

Сценарий сказки "Теремок"...

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур»  Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...

Сценарий утренника "ТЕРЕМКЭЙ" на татарском языке, в подготовительной группе

quot;Теремкәй" әкиятеВедущая: Исэнмесез хормэтле куннактарПредставляем вашему вниманию, сказку теремкэй. Показывать будут дети к подготовительной к школе группе.. Теремкэй экиэтенэ хо...