Көзге урманга сәяхәт
учебно-методический материал (младшая группа)

Көзге урманга сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_umk.docx16.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы    гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                              мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

         

              Беренче кечкенәләр төркемендә    

сөйләм телен үстерү  белем бирү эшчәнлеге

                                  Тема:  “ Көзге урманга сәяхәт”

                                                                                                                                          Саба

                                                                                               “ Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                        1 кв. кат. тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

Тема: Көзге урманга сәяхәт.

 Бурычлар:

1. Тышкы билгеләре  буенча Җиләк- җимешләшрне аерырга өйрәтү., аларның  билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү

2. Балаларның  игътибарын, хәтерен үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү.

3. Әйләнә- тирә табигать объектларына   кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар:  Урман күренеше, коелган яфраклар, серле капчыкта, җиләк- җимешләр,  уенчык куян , сары,һәм яшел яфраклар ябыштырылган ике юл.

 - Балалар, сезнең  көзге урманга сәяхәткә барасыгыз киләме?( җаваплар)  Әйдәгез әле алайса поездыбызга утырыйкта юлга кузгалыйк. Узебез белән урманда яшәуче дусларыбызга күчтәнәчләрдә алыйк .Поездга утырсак  бәлки әле тизерәктә барып җитәрбез. ( Поезд уены уйнала)

Менә балалар, без сезнен белән урманга да килеп җиттек. Әйдәгез әле  башта рәхәтләнеп чиста урман һавасын сулыйк.( сулыш гимнастикасы).

Көз килде,үләннәр

Саргайды , шиңде.

Сап- сары яфраклар,

Җиргә сибелде.  

 Табигатебезгә, урман, басу, кырларыбызга алтын көз килде. Агачларда яфраклар саргайды. Салкын җил исте.  Көннәр салкынайтты.Агачтагы яфраклар коела башлады.

 Балалар  без монда урманда нәрсәләр күрәбез соң?(Җапалар).Әйе, урманда агачлар бик күп булып  төрле- төрле агачлар үсә икән. Менә бу нинди агач икән балалар? Әйе бу чыршы агачы, ә ул бердә үзгәрми , аның ылыслары яфраклары шул килеш кала икән,ә калган агачларның яфраклары  сары, кызыл, кызыл- сары  төсләргә әйләнәләр икән көз фасылында. Балалар, ә хәзер  җиргә карагыз әле, сез анда нәрсәләр күрәсез? (җаваплар) Нәрсәләр коелган? (активлаштырам)  Әйе, җиргә бик күп булып  агачтан яфраклар сибелгән. Карагыз әле ,  никадәрле яфрак!  Яфраклар күпме?   Балалар  менә шушы матур яфракларны  әйдәгез җыеп алыйкта үзебезнең бакчабызга алып кайтыйк. Без аларны матур итеп вазаларга куярбыз.( музыка астында балалар яфрак җыялар, шулвакыт агачлар астыннан Куянны эзләп табып алалар)  Балалар карагыз әле агач астында нәрсә утыра монда?(җаваплар) -Куянкай- куркаккай син монда нишләп утырасың?- Мин бик туңдым. Яңгырлар ява башлады,. Салкын җилләр исә башлады, менә шуңа елап утырам әле.  Балалар куянны яратыгыз әле, туңган ул.  Балалар бу нәрсә булды әле безнең? (активлаштырам)

 – Елама куянкай көз килде дип, менә озакламый син үзеңнең җылы тунынны киярсең, кыш җитәр, син Яңа ел бәйрәмнәренә безгә кунакларга килерсең әле. Менә без бит сина күчтәнәчләрдә алып килдек, менә шушы капчыкка салып.  ( капчыкны  уртага куям) Әйдәгез әле балалар , без барыбызда  түгәрәкләнеп утырыйкта Куянкайга бу капчыкта нәрсәләр барлыгын аңлатыйк.  “Серле капчык”  уены.( капчыктагы җиләк- җимешләрне аерым һәрбер бала ала) Аяз әйдә әле, капчыктан алып күрсәт әле, нәрсәләр бар икән анда?( бала капчыктан алма ала)  Балалар Аяз капчыктан нәрсә алды? (алма)( берничә баладан сорыйм) Алма нинди төстә?( активлаштырам) Алманы без нишләтәбез соң? ( берничә баладан сорыйм)(күмәк кабатлыйбыз) (  груша, банан, апельсиннарны да аерым- аерым сораулар биреп ачыклыйбыз) Молодцы балалар!

-Менә  куянкай, бу серле капчыктагы тәмле, файдалы  җиләк- җимешләрне сиңа калдырабыз, син менә шулар белән туклансаң бердә авыртмассың, чөнки аларда витаминнар бик күп. –Рәхмәт сезгә нәни дусларым, минем күңелләрем күтәрелеп китте, мин бу күчтәнәчләрегез белән сыйланырмын, дусларымныда сыйлармын,  ә  хәзер әйдәгез бергәләп уйнап, җырлап алыйк.( Ак куян җырлы уены)

Куянкай,  безнең балалар бик үскәннәр, бакчабызга кайтырга юлны дөрес

табарлармы икән?( Яшел, сары яфраклар ябыштырылган ике төрле юл куела)

– Мин сезгә нинди төсле яфракны күрсәтәм , сез менә шундый төсле яфраклар коелган юлдан кайтырга тиеш. (Уенны ике тапкыр уйныйбыз. )  Менә шушы юллар аша бакчабызгада кайтып җиттек. Балалар без бүген урманда  нинди урман хайванын очраттык? Ул нишләп елаган иде соң?  Без аңа нәрсәләр бирдек соң? Ә без сезнең белән урманда нәрсәләр күрдек? Ә без анда нәрсә җыйдык әле?   Молодцы, балалар!

Булдырдыгыз, балалар!  Сез буген барыгызда бик тырыштыгыз. Мин сезнең барыгызныда бик яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...