"Машинада йорибез" Литературно-музыкальный вечер на татарском языке по ПДД
план-конспект занятия (средняя, старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Конспект литературно-музыкальныного вечера  на татарском языке по ПДД для детей 4-7 лет.  Этот материал можно использовать для совместного досуга детей и родителей.

Данный материал поможет повторить и закрепить материал в игровой форме по ПДД. 

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

МБМББУ «ТР Биектау муниципаль районы

Тащлы Кавал «Кояшкай» балалар бакчасы»

«МАШИНАДА ЙӨРИБЕЗ»

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Автор: беренче кв. категорияле тәрбияче

                                                            Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

Максат: Машинада утырып йөргәндә үзеңне дөрес тоту.

Бурычлар: ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштыру; светофор төсләренең мәгънәсен ачыклау; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә төшендерү.

Шофер. Кем кая бара? Автобус әзер.

Пассажирлар. Без ашыгабыз, шофер абый!

                        Тизрәк моторны кабыз.

Шофер. Утырыгыз.Каешларыгызны эләктерегез.(Машина кабына һәм сүнә.)

Пассажирлар. Нишләп сүнде автобус?

                        Эйтеп бирче, шофер дус!

Шофер. Моторның тамагы ачкан,

              Автобусны туктаткан.

Бозау. Му-у-у, му-у-у! Бирик су!

           Аннан печән бирербез

           Һәм утырып йөрербез!

Шофер. Юк, мотор печән ашамый!

Песи. Мияу, мияу!

          Ашамаса ул печән,

          Бәлки, тәмле сөт эчәр?

Шофер. Юк, мотор сөт яратмый!

Эт. Хау, хау, хау!

      Мин яшергән идем бер сөяк,

      Сөяк бирергә кирәк!

Шофер. Мотор сөяк ашамый!

Каз белән үрдәк. Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак!

                             Бирик ярма, вак-вак-вак!

Шофер. Мотор ярма ашамый!

Колын. Иха-ха, иха-ха!

             Бирик без аңа арпа!

Шофер. Мотор арпа ашамый!

Пассажирлар. Шофер абый, әйт тизрәк,

                        Моторга нәрсә кирәк?        

Шофер. Мотор бензин ярата,

              Бензин салыйк аңарга!

Пассажирлар. Ягулык станциясе ерак түгел – биредә.

                        Бензин ярата икән, кирәк алып килергә.

(Тәрбияче канистра белән бензин алып килә, шофер аны бензин багына сала.)

Шофер. Менә тулы багыбыз,

              Теләгән җиргә барырбыз!

(Мотор кабына. “Мин шофер” җыры башкарыла (Айдар Минһаҗев сүз., Әлфия Һадиева муз.) Җыр беткәч, автобусны ЮХИДИ хезмәткәре туктата.)

ЮХИДИ хезмәткәре. Исәнмесез, балалар, сез кая барасыз?

Пассажирлар. Без театрга барабыз.

                         Инде соңга калабыз.

ЮХИДИ хезмәткәре. Юлда йөргәндә ашыкмаска кирәк. Минем сезгә берничә соравым бар. Яле, җавап биреп карагыз. Машинаны йөртүче кем була?

Пассажирлар. Шофер.

ЮХИДИ хезмәткәре. Машинада утырып йөрәчеләр кем була?

Пассажирлар. Пассажирлар.

ЮХИДИ хезмәткәре. Дөрес, ә пассажирлар машинада үзләрен ничек тотарга тиеш?

Пассажирлар. Саклык каешларын эләктерергә, махсус урындыкта утырырга, этенмәскә, төртенмәскә, тәртипле булырга, шоферны сөйләштермәскә.

ЮХИДИ хезмәткәре. Бик дөрес. Саклык каешларын ни өчен эләктерергә кирәк?

Пассажирлар. Бәрелмәс, егылмас өчен, авария булса, имгәнмәс өчен.

ЮХИДИ хезмәткәре. Бик яхшы, балалар, бу кагыйдәләрне әти-әниләрегезнең исенә дә төшерегез. Алар да онытмасын. Ә һәзергә сау булыгыз, хәерле юл!

(Инспектор китә, машина юлын дәвам итә. Каршыларына светофор килеп чыга. Аның кызыл уты яна. Автобус туктый.)

Светофор. Исәнмесез, балалар. Кем белә, минем исемем ничек?

Пассажирлар. Светофор.

Светофор. Әйе. Ә утларым нәрсә аңлата?

Пассажирлар. Кызыл – тукта, сары – әзерлән, яшел – киттек ди.

Светофор. Дөрес. Әйдәгез, уйнап алыйк. Утларымны бер-бер артлы тиз-тиз күрсәтәм, ә сез аларның нәрсә аңлатканын хаталанмыйча әйтерсез. (Уйныйлар.)

Светофор. Рәхмәт сезгә. Әти-әниләрегез белән машинада барганда мине күрсәгез, утларыма игътибар белән карагыз, хәерле юл!

(Музыка яңгырый. “Светофор утлары” җыры башкарыла (Хәйдәр Әхмәтшин суз., Рөстәм Сәрвәров муз.))

Шофер.  Менә килеп тә җиттек. Балалар, ә хәзер автобустан ашыкмыйча чыгыгыз.

(Балалар, автобустан чыгып, театрга китә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....