Экологический проект "Волшебные ели"
проект

1)балалар белән чыршыны бергәләп карау, үстерү.Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү.

2)балаларның “Яңа ел”бәйрәме темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру, тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстеру;

3) матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыршыга,чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_chyrshy.docx98.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы "Миляшкай" Олы Кайбыч балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Экологик проект  -  тәҗрибә.

“Тылсымлы чыршы”

елка

семена

                                                             Автор:сәнгатъ шөгыле  җитәкчесе

                                Гыймранова Лилия Габбас кызы

                                                             2021 ел

Экологик проект –  тэҗрибэ.«ТЫЛСЫМЛЫ ЧЫРШЫ»

Саен: «Тылсымлы чыршы»

Бурычлар: 1)балалар белән чыршыны бергәләп карау, үстерү.Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү.

2)балаларның “Яңа ел”бәйрәме темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру, тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстеру;

3) матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыршыга,чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: ясалма чыршы ,хат, капчыкка салынган чыршы уенчыклары,ноутбук, яңа ел җыры ,кар бөртекләре..

Максат:1) Балаларны энәле дустыбыз чыршы белэн таныштыру.

2)Чыршының төзелеше белән танышу.

3)Балаларга чыршы орлыкларын күрсэтү,аның үзенчәлекләрен аңлату.

4)Агачның,чыршының көпшәсе.ботаклары,энәләре үзенчәлекләрен ачу.

5)Охшаш хәм аерма осталыкларын устеру.

6)Агачларга карата  саклау,хөрмәт итү мөнәссәбәтләрен тәрбиялэү.

7)Балаларның үзләрендә чыршы үстерү теләге уяту.

 Проекта катнашучылар: уртанчы торкем балалары,тәрбиячеләр.

Проектны гамәлгә ашыру –тәжрибә: озак сроклы. Сентябрь – декабрь.

Фаразланган нәтиҗәләр:

1.Балаларның ылыслы агач турында белемне үзләштерү.

2.Табигаткә карата җаваплылык  мөнәссәбәтен формалаштыру.

3.Балаларның  активлыгын хэм үзаңын күтәрү.

Проект өстендә эш этаплары:

1.Әзерлек

2.Төп

3.Йомгаклау

Эшчәнлек барышы.

1.Оештыру.

-Исәнмесез, хәерле көн!

-Балалар карагыз әле ,безнең өстәлдә нинди тартма тора,аны кем дер безгэ җибәргән..?

(Тылсымлы тартма аның эчендә чыршы орлыклары,хат.)

Без сезнең белән алдагы эшчәнлектә өйрәнгән идек чыршы турында.

Чыршы кайда үсә.?

Урманда.

- Балалар чыршы зур мы,кечкенә ме?

-Кечкенә..

-Чыршы нинди төстә?

- Яшел.

-Чыршының яфраклары бармы?

-Юк.  

- Аның нәрсәлэре бар?

-Энәләре. Алар очлы,кадыйлар .

 Әйдәгез хатны укып карыйбыз.

-“Исәнмесез балалар! ----Бу, Кыш бабагыз. сезгә үзенең урманыннан  чыршы орлыклары жибэрде,тиздэн сезгэ яна ел бәйрәменә киләм,мин килгәнче чыршы утыртыгыз, карап устерегез,чыршыны матур итеп бизәп куйсагыз мин бик шат булыр идем”  -  дигән.

Ә Кыш бабай безгә кайчан килә соң?Яңа ел бәйрәмендә. Балалар кыш бабай безнең бәйрәмгә тизрәк килсен өчен без чыршыбызны утыртыйк, аны карап үстерик, яңа елга матур итеп бизәп куярбыз. Кыш бабай безгэ яңа елда нәрсәләр бирә.?Бүләкләр. Ә без кыш бабай килгәч шигырьләр сөйлибез ме,тагын нәрсәләр эшләп күрсәтәбез.? Җырлыйбыз,биибез.

Яшел чыршы, тезелешеп эйләнәбез тирәңдэ,

Куанабыз,яңа елга син кунакка килгәнгә.

1 этап.

Әзерлек этабы

Максат:

1.Балаларны чыршы турында төрле әсәрләр белән таныштыру.

2.Чыршы рәсеме төшерелгән төрле рәсемнәр карау.

3.Чыршыны  башка агачлар белән чагыштыру.

4.Чыршы усә торган урыннарга максатча һавада йөру.

5.Чыршы турында төрле әкиятләр,әсәрләр уку.

6.Чыршы,кыш турында табышмклар әйту.

7. Чыршы турында төрле җырлар тыңлау, җырлау. «В лесу родилась елочка», слова Р. Кудяшевой, музыка Л. Бекмана “Чыршы эйлэнэсендэ”

2 этап. Төп этап

Максат:Балаларны чыршы орлыкларын туфракка утыртырга өйрәтү,су сибеп,усенте чыкканын күзәтергә.Үсентене тәрбияләргә.

Без  балалар белән сентябрь аенда  (2020 ел) чыршы орлыклары утырттык,чыгышын бик озак көттек,бер ай вакыт узып китте.

  Балалар бик теләп карадылар, тәрбияләделәр., су сибеп тордылар,усенте төбен гел йомшартып тордылар.Көненә бер - ничә тапкыр барып карап тордылар: энәләр бик акрын устеләр, энә өстенә тагын энә чыккач ул кулчатырга охшады.

  Уртага чыршыны куеп, түгәрэк өстәл артында  төрле саенга сөйләшүләр үткәрдек,ничек итеп чыршы үстерергә авыр булганын балалар анладылар.

  Октябрь ахырында тылсымлы тартмада чыршы ботагы пәйдә булды. (ясалма чыршы).

 Һәр ике атна саен чыршыбыз  үсә барды.

 Декабрь аенда сәнгатъ залында нәни чыршы барлыкка килде, шөгел саен ул чыршы хаман үсә төште хәм инде бәйрәм көненә ул чыршының иң олысын куйдык.

  Балаларны нәтиҗәгә китердек: шул кадәрле авырлык белән үстергән чыршыны кисеп кайтырга бик кызганыч, аның урынына ясалма чыршы куйсак та бик матур.Бергә бизәдек. Ясалма чыршы бөтен кешене дә озак еллар шатландырып торачак. Ә урманда үсеп утыручы чыршы тирә якны матурландырып, саф һава биреп торачак.

III этап. Йомгаклау.

Балалар бүген сезгә чыршы бизәү ошадымы?

Ошады.

Без чыршыны нәрсәләр белән бизәдек?

Чыршы уенчыклары белән.

Нинди төстәге уенчыклар белән?

Кызыл,яшел,зәңгәр,сары.

 Чыршыны безгэ кем жибәргән?

Кыш бабай.

Чыршы нинди төстә?

Яшел.

Балалар безнең чыршы матур булдымы?

Матур булды.

Балалар безнең чыршыбыз Яңа ел бәйрәменә әзер.

Менә Кыш бабайның йомышын үтәдек, хәзер аны яна ел бәйрәменә көтеп калабыз,аңа матур итеп шигырләр сөйләргә өйрәнербез..Ә без утырткан чыршыны балалар белэн бергэ  яз җиткэч бакчага утыртачакбыз.

Менә шундый кызыклы маҗаралар кичереп, без балалар белән яңа елны, кыш бабайны көттек!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Экологический театр и экологическая агитбригада как инновационная форма работы по экологическому образованию дошкольников».

« Экологический театр и экологическая агитбригада как инновационная форма работы по экологическому образованию дошкольников»....

Картотека экологических игр и упражнений для педагогов. Экологических игр и упражнений по формированию экологической культуры у детей младшего, среднего и старшего дошкольного возраста.

Картотека экологических игр и упражнений для педагогов. Экологических игр и упражнений по формированию экологической культуры у детей младшего, среднего и старшего дошкольного возраста....

Консультация для педагогов «Методика проведения экологических бесед с дошкольниками» Экологические беседы Экологические беседы принято делить на следующие виды: установочные, эвристические и итоговые Установочная беседа помогает воспитателю собрать вниман

Консультация для педагогов «Методика проведения экологических бесед с дошкольниками»Экологические беседыЭкологические беседы принято делить на следующие виды:установочные, эвристические и итоговыеУста...

"УНДИНА" фея воды - экологическая сказка для детей средней группы. "РУЧЕЁК"- стихотворение экологического содержания. "УНДИНА"- экологическая сказка для детей младшей группы. Подмосковье г.Красногорск 2017г.

ЭКОЛОГИЧЕСКАЯ СКАЗКА«УНДИНА»(средняя группа)       Жила-была на свете фея водной стихии, дух воды - Ундина. В те времена везде на Земле была только вода. И бы...

Конспект по экологическому воспитанию в средней группе Тема. «Экологический светофор» Воспитание экологической культуры, осознанного гуманного отношения к природе, коррекция вариантов взаимодействия с ней.

Конспект по экологическому воспитанию в средней группеТема. «Экологический светофор» Цель:Воспитание экологической культуры, осознанного гуманного отношения к природе, коррекция вариа...

Конспект занятия по экологическому воспитанию подготовительной группе. Наблюдение за деревьями на экологической тропе. Тема «Наблюдение за деревьями на экологической тропе детского сада»

Учить наблюдать явления природы, анализировать и делать выводы о некоторых закономерностях и взаимосвязях. Уточнить и систематизировать знания о характерных признаках весны (увеличивается день, с...

Мастер-класс по экологическому воспитанию Тема: «Экологическая игрушка – «Травянчик», как форма воспитания экологической культуры у детей дошкольного возраста»

Тема мастер-класса:  «Экологическая игрушка - Травянчик, как форма воспитания экологической культуры у детей дошкольного возраста»Цель мастер - класса: распространение и передача...