Кисеп ябыштыру (аппликация)
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) по теме

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kisep_yabyshtyru.docx18.59 КБ

Предварительный просмотр:

Кисеп ябыштыру. Тема :  “Чебиләр”

2  нче кечкенәләр төркеме өчен

Максат:

  • Таныш  булган  геометрик  фигураларны искә төшерү, кабатлау.
  • Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырыга өйрәтү,чеби  барлыкка китерергә өйрәтү.
  • Кошларга  карата уңай фикер тәрбияләү.

 Алдан эшләнелгән эш :  

  • Тавык,чеби  турында табышмак әйтү ,җавабын табу;
  • Физминутка өйрәнү
  • Уенчык  белән уеннар.

 Материал:   

  • Әзер формалар белән поднос,
  • кәгазь (чебине ябыштыру өчен),
  • пумалалар,
  • җилем,
  • салфеткалар,
  •  клеёнкалар,
  • тавык рәсеме яисә уенчык тавык...

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, барыгыз да минем янга килегез әле.Җитәкләшеп басыйк әле,бер-беребезгә карап елмаябыз,кулларны әкрен генә кысабыз,безнең куллардан бер-беребезгә җылылык китте,барыбызның да кәефләре яхшы.

Мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табып карагыз:

Яшел чирәм өстендә,

Кырт-кырт кыртлар.

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар...(Тавык)

 Балалар: Бу тавык

Тәрбияче: Дөрес, бу  тавык,балалар.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә,тәрбияче яисә тәрбияче ярдәмчесе шакый,балаларга сиздермичә генә.Уенчык тавык алып керә тәрбияче )

Тәрбияче:Балалар карагыз әле безгә бүген тавык килгән,тик ул нигәдер моңсу күренә,берәр нәрсә булган мәллә,сорыйк әле үзеннән?(Тәрбияче сорый,нәрсә булды сиңа тавык диеп?)

Тавык: Исәнмесез, балалар. Чебиләрем белән ишек алдына чыккан идем,таралышып беттеләр чебиләрем,шуларны таба алмыйм,миңа булышыгыз әле,аларны эзләп табарга.

Тәрбияче: Син бер дә борчылма әле, тавык. Без сиңа булышырга әзер. Балалар, әйдәгез әле тавыкны кызганыйк , аны җәллик. Ул бит ялгызы калган.

 (Балалар тавыкны сыйпыйлар, аны кочаклыйлар).

Тәрбияче: Тавык, балалар сиңа төсле кәгазь ярдәмендә күп итеп чебиләр әзерләп бирерләр. Син монда утырып, аларның эшләгәннәрен күзәтеп тор. Ә сез, балалар, әзер өстәлләр янына барып урнашыгыз, эшне башлыйбыз.

(Балалар урыннарга урнашалар. Өстәлдә барлык кирәкле әйберләр алдан әзерләп куелган.Тәрбияче балаларга матур,төз утырырга куша).

Тәрбияче:  Балалар, алдыгыздагы подносларга игътибар итегез әле. Анда нинди геометрик формаларны күрәсез?

(Балалар җавабы : зур һәм кечкенә сары түгәрәкләр,кызыл өчпочмаклар...)

Тәрбияче:  Бик дөрес. Зур һәм кечкенә түгәрәкләр.Зур сары түгәрәк – чебинең гәүдәсе,кечкенә сары түгәрәк башы, борынын кызыл өчпочмактан  ябыштырабыз, 2 кечкенә өчпочмак чебинең аяклары була.

Димәк, без беренче эш итеп  зур сары түгәрәкне ак кәгазьгә ябыштырабыз. Бу чебинең гәүдәсе була.

Икенче эш итеп кечкенә сары түгәрәкне  урнаштырабыз – чебинең башын барлыкка китерәбез.

Кечкенә 2 өчпочмакны  аяклары  итеп ябыштырабыз, 1 зур кызыл өчпочмакны  кечкенә сары түгәрәкнең уртасына  урнаштырабыз,авыз  килеп чыга. Шул рәвешле минем чебием әзер дә булды. Ә хәзер сез, үрнәккә карап чебиләр  барлыкка китерегез. Чиста, пөхтә итеп эшләгез, балалар. Әзер чебиләрне тавыкка бүләк итәрсез. Мин бик ышанам , тавыкның кәефе күтәрелер.

(Балалар эшләрен башкаралар. Тавык та аларның эшләгәннәрен карап йөри, сөенә. Тәрбияче авырырак башкарган балага булышып җибәрә. Эшләрен тәмамлаганнан сон балалар килеп чыккан чебиләрен  тавыкка бүләк итәләр).

Тавык: И, балалар, сез бигрәк уңганнар  икән. Миңа бик күп итеп чебиләр  ябыштырып бирдегез. Миңа бик ошады. Рәхмәт сезгә.

Тәрбияче:  Тавык , әйдә бергәләшеп ял итеп, уйнап алабыз. Минем янга килегез, түгәрәк ясап басыгыз, тавыкны  түгәрәк эченә бастырыйк.

Физкультминутка.“Чебиләр зарядкасы”

1.Нәни чебиләр барысы да (Тезелешеп баралар)

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп                                 (Түгәрәккә басалар)

Бер урынга килгәннәр

Кушымта: Кырт, кырт, кырт, кырт       (Җим җүплиләр)

Бер урынга килгәннәр.

2.Тавык аңлата кырт, кырт дип                          (Тезелешеп басалар)

Үз телендә аларга.

Зарядка ясаган чакта                                         (Канат кагалар)

Ничек канат кагарга.

Кушымта:  Кырт, кырт, кырт, кырт

Ничек канат кагарга.

(Түгәрәккә басып уйнала...)

Тәрбияче:  Күрәсеңме, тавык , ничек күңелле яшибез без үзебезнең бакчада. Син дә шулай күңел ачарсың үзеңнең чебиләрең белән яме.

Тавык: Әйе шул. Мин бик шат. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә. Сез миңа чебиләремне табарга булыштыгыз,безгә инде китәргә вакыт.Сау булыгыз, балалар, киләсе очрашуларга кадәр.

Тәрбияче һәм балалар:  Сау булыгыз.

Тәрбияче:   Балалар, бездә бүген кунакта кем булды? Без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек, нәрсәләр белеп калдык?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче: Бик дөрес. Без бүген тавыкны каршы алдык,аңа чебиләрен табарга булыштык.Чебиләрне геометрик фигуралардан ясадык(Түгәрәкләр һәм өчпочмаклар).Гел шулай ярдәмчел булып үсегез,кош-кортларны беркайчан да рәнҗетмәгез. Сез бик матур утырдыгыз, актив җавап бирдегез. Җавапларыгыз өчензур  рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"

Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү....

Тема:“Түбәтәе гүя энҗе бөртек , ә калфагы ука белән чигелгән” ( катнаш эшчәнлек : әйләнә-тирә белән танышу + кисеп-ябыштыру) Зурлар төркеме

Максат: балаларда милли тойгылар уяту, татар халкының милли хәзинәләренең гүзәллеген күңелләренә җиткерү, татар милләтенә ,милли киемнәренә , байлыкларына мәхәббәт тәрбияләү, зәвыкларын баету.Җиһазлау...

Кисеп - ябыштыру шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр” темасына план – конспект

Максаты: 1) балаларны  турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;                 2) кайчыны дөрес тот...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....

Кисеп ябыштыру «Яңа ел уенчыгы»

Сәнгать иҗаты. Кисеп ябыштыру.  Тема: «Яңа ел уенчыгы»Максат: Балаларны чиста-пөхтә итеп бирелгән җирлеккә геометрик формаларны ябыштырырга өйрәтү.Бурычлар: Балаларны чыршы уенчыклары...