Кисеп ябыштыру «Яңа ел уенчыгы»
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Салахиева Разина Мударисовна

Сәнгать иҗаты. Кисеп ябыштыру. 

Тема: «Яңа ел уенчыгы»

Максат: Балаларны чиста-пөхтә итеп бирелгән җирлеккә геометрик формаларны ябыштырырга өйрәтү.

Бурычлар: Балаларны чыршы уенчыклары, аларның формасы һәм төсе белән таныштыру.

         Фантазияне, вак моториканы үстерү. Клей һәм салфетка белән дөрес эшләү күнекмәләрен ныгыту.

         Тыныч кына утырып, чиста-пөхтә эшләү күнекмәәрен булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_uenchygy.docx14.22 КБ

Предварительный просмотр:

Сәнгать иҗаты. Кисеп ябыштыру.  

Тема: «Яңа ел уенчыгы»

Максат: Балаларны чиста-пөхтә итеп бирелгән җирлеккә геометрик формаларны ябыштырырга өйрәтү.

Бурычлар: Балаларны чыршы уенчыклары, аларның формасы һәм төсе белән таныштыру.

        Фантазияне, вак моториканы үстерү. Клей һәм салфетка белән дөрес эшләү күнекмәләрен ныгыту.

        Тыныч кына утырып, чиста-пөхтә эшләү күнекмәәрен булдыру.

Материал: Уенчык песнәк, конверт белән хат, тылсымлы капчык, чыршы уенчыклары, чыршы (ясалма); яшел кәгазьдән чыршы силуэтлары, аны бизәргә төрле төстә төрле формада киселгән кәгазь уенчыклар, клей, салфетка.

Шөгыль барышы.

Ишек шакылдаталар. Тәрбияче ишек яныннан песнәк белән керә: Карагыз әле, балалар безнең бүлмәгә нәрсә очып кергән! Таныдыгызмы?

  • Әйе, песнәк.
  • Песнәк үзе белән хат алып килгән, әйдәгез, укып карыйк әле. Монда табышмак язылган, балалар.

Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк.

Ни булыр икән бу?

  • Чыршы.
  • Дөрес, балалар! Тик безнең песнәгебез нигә боек соң?

Кошны “тыңлап” торганнан соң: Балалар, песнәгебезнең дә чыршы бизисе килә икән. Тик чырышыны ничек бизисен белми икән. Әйтегез әле чыршыны ниләр белән бизибез?

  • Чыршы уенчыклары, мишуралар, гирляндалар  белән бизибез.
  • Әйе, балалар. Әйдәгез тылсымлы капчыкта нинди яңа ел уенчыклары бар икән, карый әле.

Берничә бала капчыктан уенчык алып аның төсен һәм формасын атый. Кыенсынган очракта дуслары ярдәмгә килә. Уенчыкларны чыршыга элә баралар.

Тәрбияче: Хәзер инде, балалар, песнәгебезгә чыршыларны бизәргә ярдәм итик. Моның өчен безгә менә шушы чыршыларны бизәргә кирәк була. Чыршының очына кечерәк уенчыклрны, ә аскы ботакларына зурракларын ябыштырырга кирәк.

Тәрбияче такта янына берничә баланы чакырып чыршы силуэтын бизәү өлгесен күрсәтә.

Өстәл янында мөстәкыйль эшчәнлек. Балаларга чыршы силуэтлары һәм төрле төстәге геометрик формалар таратыла. Балалар әлеге формаларны чыршы силуэтына ябыштыралар. Тәрбияче кыенсынган балаларга ярдәм итә.

Барлык аппликаөияләрне дә тактага элеп, алар белән сокланалар. “Чыршы” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КИСЕП ЯБЫШТЫРУ: "КУЯН КЫШКЫ УРМАНДА"

Зурлар төркемендә йолыккалау, өзеп алу алымнарын кулланып куянны сүрәтләү....

Тема:“Түбәтәе гүя энҗе бөртек , ә калфагы ука белән чигелгән” ( катнаш эшчәнлек : әйләнә-тирә белән танышу + кисеп-ябыштыру) Зурлар төркеме

Максат: балаларда милли тойгылар уяту, татар халкының милли хәзинәләренең гүзәллеген күңелләренә җиткерү, татар милләтенә ,милли киемнәренә , байлыкларына мәхәббәт тәрбияләү, зәвыкларын баету.Җиһазлау...

Кисеп - ябыштыру шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр” темасына план – конспект

Максаты: 1) балаларны  турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;                 2) кайчыны дөрес тот...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....