«Әбидә кунакта»
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Алсу Салимовна Бакирова

Өлкәләрне интеграцияләү аша нәфис-эстетик үсешне үстерү өчен шартлар булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bid_kunakta.docx24.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :

«Әбидә  кунакта»

Төп белем бирү өлкәсе

Нәфис-эстетик үсеш

 Өлкәләрне интеграцияләү

 Танып –белү үсеш,сөйләм үсеш; социаль –коммуникатив үсеш; физик  үсеш.

Максат

Өлкәләрне интеграцияләү аша нәфис-эстетик үсешне үстерү өчен шартлар булдыру

Бурычлар

Зур кисәк камырдан  кечкенә кисәкне аерып алырга , ябыштырырга һәм бармак белән басып куя белүдә күнектерү. Йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Балаларның йорт кошлары (әтәч, тавык,чеби) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар) киңәйтү.

Сөйләмне яңа сүзләр хисабына баету, игътибарны, хәтерне образлы фикерләүне үстерү.

Методик алымнар ысуллар

 Уен, күрсәтмә,сүзле,чеметеп алу(отщыпывание)

Җиһазлаү

Йорт кошлары уенчыклыр,авыл ишек алды, һәр бер балага   камыр кисәкләре ,  юеш салфеткалар.

 

Алдан эшләнгән эш

Авыл ишек алды ясау, камыр, уенчыклар (әтәч,тавык,чебиләр) әзерләү

Киләсе эшләнәсе эшләр

  •  Йорт кошлары турындагы белемнәрен арттыру,әвәләү эшен системалы алып бару,сөйләм телләрен ,аваз ияртемнәрен ныгыту.

             

1.Оештыру моменты. Балалар төркемгә керәләр,аларны әби каршы ала. Исәнмесез балалар,сез әбигә кунака килдегезме? Менә бу өйдә мин торам,минем белән йорт кошларыда яшиләр. Әйдәгез мин сезгә табышмаклар әйтәм.

 Иртән  иртә  тора        

 Матур итеп кычкыра

(Әтәч)

 Әтәч ничек кычкыра?  (Кик –ри –күк)

 Канаты бар ,оча алмый

Аягы бар йөзә алмый

Ул тавык .

Тавык ничек кытаклый?   (Кыт-кыт-кыт)

Йомры йомшак

Сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

(Чеби)

Чеби ничек кычкыра ?    ( Чеп-чеп-чеп )

Әтәч ничә? (бер) Тавык ничә ?(бер) Ә чебиләр ничәү?( күп.)    

Балалар кошлар ярма ашарга яраталар,әйдәгез аларга ярмалар әвәлибез.

 

2.Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге. (Өстәл янына урындыкларга утыралар.)

Безнең кошлар нәрсә белән тукланалар (Ярма,бодай,борчак)

Ярмалар  түгәрәк булалар.

Сезнен алда зур кисәк камырлар кечкенә кисәкләрне аерып алабыз һәм  савытка куябыз , менә шулай итеп бармак белән басып куябыз.

Әйдәгез әле әвәләп карыйк әле.

Менә никадәр ярма булды. Әйдәгез кошларны ашарга куябыз.

Аша тавык, аша әтәч, ашагыз чебиләр.

Әйдәгез алар ашый торсыннар без сезнең белән тавыклар дигән уен уйныйбыз. Сез хәзер барыгызда тавыклар буласыз, хәрәкәтләрне кабатлыйбыз.

3. Уен: “ Тавыклар “

Тавыклар уяндылар (балалар  торып басалар)

Канатларын кактылар (канат кагу хәрәкәтләр ясыйлар)

Ян- якка карадылар (як-якка карап алалар)

Җим чүпләргә булдылар (иелеп алалар )

Тиз генә йөгерешеп (йөгерү хәрәкәте)

Чүпли дә башладылар (утырып идәндә шакыйлар)

Булдырдыгыз балалар ,  сезнең белән бик күңелле булды ,ә хәзер сезнең бакчага кайтасы бар,тагын кунакка авылга килегез. Саубулыгыз балалар!

Балалар кошлар ничек ашыйлар.(Тук-тук-тук)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

47 нче гомумиүстерелешле балалар бакчасы

Тема: «Әбидә  кунакта»

1 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен

Нәфис –эстетик үсеш белем бирү

 эшчәнлеге конспекты

                                                    Әзерләде:

                                                                                47 нче балалар бакчасы  

                                                                                       тәрбиячесе Бакирова А.С.

                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....