Шалкан
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Конспект занятия для 2 младшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k_o_n_s_p_e_k_t.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

“ШАЛКАН”

         (II кечкенәләр төркемендә физкультурадан шөгыль конспекты).

Максат:         

-балаларны тезләнеп, шуышып  йөрергә, тупны тәгәрәтергә, тактадан сикерергә өйрәтү;

-туры юнәлештә йөрүне ныгыту;

-әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру.

Материал:

уенчыклар: шалкан, бабай, әби, онык, эт, песи, тычкан, дуга, такта, төп(табуретка материал белән капланган), бау. Һәрбер балага – туплар.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче уенчык шалканны күрсәтә.

Үзе йомры –ай түгел,

Төсе сары- май түгел,

Койрыклы-  тычкан түгел.        

(Шалкан)

        -Балалар, без сезнең белән бүген “Шалкан” әкиятенә сәяхәт ясарбыз.Исегезгә төшерегез әле, шалканны кем утырткан?

  • Дөрес, бабай.Әйдәгез хәзер күрсәтик әле, бабай шалканны ничек утырткан?

“Шалкан утыртабыз” күнегүе

Балалар киттек түтәлгә,        (балалар тәрбияче артыннан китәләр)

Утыртырга шалканны җиргә.        (алга иеләләр)

Шалкан зур булып үссен        (балалар кулга кул тотыналар, түгәрәк ясыйлар)

Тәмле һәм нык булсын.        (тәрбияче түгәрәк уртасына шалкан куя)

Күрсәтегез әле, шалкан ничек зур үсте.

(Балалар артка берничә адым ясыйлар, түгәрәкне киңәйтәләр).

Шалкан туды,

Зур һәм тәмле булды.

Андый шалканны

Беркайда табалмассыз,

Ат белән дә урап узалмассыз.

        Балалар тәрбияче артыннан түгәрәк буйлап ат кебек сикереп үтәләр.

Тәрбияче шалкан янына бабай, әби, онык уенчыкларын куя.

        -Шалкан зур булып үсте, аны алыр вакыт җитте. Бабай әбине һәм оныкны чакырды. Алар шалканны ничек итеп тарттылар? (Онык -әбигә, әби-бабайга, бабай-шалканга. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар). Исегезгә төшерегез әле, аларга ярдәмгә кемнәр килде? (Эт, песи, тычкан).

Эт тиз чаба,

Кыз чакырганга ашыга.

Күрсәтегез әле, эт ничек йөгерә?        (Балалар тезләнеп йөгерәләр)

Тәрбияче шалкан янына этне куя.

Эт чакырды песине.

Песи койрыгын кабартты,

Ярдәмгә ашыкты,

Төптән оста сикерде,

Сез дә шулай сикерә беләсезме?        (Балалар чиратлап идәндә яткан тактадан сикерәләр).Тәрбияче шалкан янына песине куя.

Үзе кечкенә,

Койрыгы озын.

Туны соры,

Теше үткен.

Тычкан өненнән карый. Балалар, күрсәтегез әле, тычкан ничек тиз һәм җиңел йөгерә?

(Балалар дуга астыннан чыгалар, аяк очында йөгерәләр).Тәрбияче шалкан янына тычканны куя).

        -Шалкан янына әкиятнең бар геройлары да җыелып бетте. Аларны әйтегез һәм күрсәтегез. Әйдәгез, алар белән бергә шалканны тартып чыгарабыз.

(Балалар бер-берсе артына тезелеп басалар, тәрбияче бер башыннан тоткан бауга ябышалар. Тәрбияченең сигналы буенча бауны тарта башлыйлар).

        -Тартабыз- тартабыз, шалканны тартып чыгардык.

        Тәрбиче уенчыкларны чиратлап кулына ала, алар исеменнән сөйли.

Бабай.        Шалканыбызның уңышы

Әби.        Булды яхшы.

Кыз.        Зур һәм түгәрәк,

Эт.        Сары һәм нык,

Песи.        Сусыл һәм баллы,

Тычкан.        Озын койрыклы.

        -Шалкан түгәрәк һәм авыр, бабайның кулыннан төшеп китә.Аны өйгә ничек алып кайтырга соң?Шалкан нәрсәгә охшаган?(Тупка) Уңышны өйгә алып кайтырга ярдәм итегез әле.(Балалар тупларны 2 куллап идәндә тәгәрәтәләр.)

        - Булдырдыгыз, балалар. Әкият геройларына да ярдәм иттегез.Тырышканнарны бабай үзенең күчтәнәче белән дә сыйлый.

(Тәрбияче шалкан белән сыйлый).

                        

                

                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

“Шалкан әкиятендә кунакта”

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

"ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ.

Сценарий к сказке "Репка" с использованием УМК.   "ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ....

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

"Шалкан"

конспект занятия по математике...