Главные вкладки

    «Звук и буква Ү»
    план-конспект занятия по логопедии

    Зиганшина Гульназ Гарефетдиновна

    «Звук и буква Ү»

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Файл zvuk_u.docx84.32 КБ

    Предварительный просмотр:

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    «Звук и буква Ү»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2016 г.

    Звук и буква Ү.

    Цель: закрепить навык правильного произношения звука [ү], знакомство с буквой Ү.

    Коррекционно-образовательные задачи: развивать фонематический анализ: научить выделять звук [ү] из ряда гласных, в слогах, в словах, выделять  звук в  начале   и в конце звука.

    Коррекционно-развивающие задачи:развивать зрительное, слуховое восприятие, внимание, наглядно-образное (сравнить увиденный образ артикуляции логопеда и воспроизвести увиденное, сравнить артикулему с раннее воспроизведенной ребенком артикулемой),логичесое мышление (умение отгадывать задачи, различать живое от неживого), развивать зрительную, слуховую память.

    Коррекционно-воспитательные задачи:научить сотрудничать друг с другом, развивать отзывчивость, вызвать желание помочь

    План

    Организационный момент.

    1. Повторение пройденного.
    2. Знакомство со звуком [ү].
    3. Характеристика звука.
    4. Выделение звука на слух.
    5. Физкультминутка.
    6. Знакомство с буквой Ү.
    7. Итог.

    Оборудование: игрушечный телёнок, картинки: паук, бык, весы, два человека, утка, утюг; соломы, буква Ү, схемы для обозначения места звука в слове.

    Ход занятия

    Организационный момент: Матур иттереп утырабыз, аркаларыбыз, урындык аркасына тия, исәнмесез, балалар. (Сели красиво, прямо. Здравствуйте, ребята.)

    1.Повторение пройденного.Үткән дәрестә без сезнең белән нинди аваз белән таныштык? Аның әйтелешен искә тешерик әле. У –дан башлана торган сүзлшр уйлап әйтегез. (Ребята, с каким звуком мы познакомились на прошлом занятии? (звук[у]). Давайте вспомним, артикуляцию звука (язык спит, губы округляются как трубочка, хоботок). А какие слова начинающиеся на  [у] знаете? (урман, учак, урындык…))

    2. Знакомство со звуком [ү].Балалар, буген безгә кунакка бозау килгән. Аның исеме Үскәнем. Аңа әнисе табышмак әйткән. Шул табышмакның җавабын белсәң, киләсе дәрескә балалар янына кунакка алып килермен дигән. Бозауга табышмакны чишәргә булышабызмы? (Булышабыз). Йә тыңлагыз әле. (Ребята, к нам в гости пришел теленок. Его зовут Үскәнем. Его мама-корова загадала загадку, если теленок отгадает загадку, то корова её возьмёт с собой в гости к ребятам. Поможем теленку отгадать загадку).

    Күздә бар, биттә юк,

    Күлдә, чүлдә бар, сазда юк,

    Үрдәктә бар, казда юк.

    ([ү]-авазы)

    Бу сәзләрдә нинди аваз кабатлана?(Какой  звук повторяется  в этих словах?) ([ү]-авазы)

    3. Характеристика звука.[ү]-авазын әйткәндә безнең иреннәребез түгәрәкләнеп берешә сулыш белән тавыш чыгарга бик кечкенә тишек кала. Шуннан чыккан авазны [ү]-авазы дибез. Әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк әле (балалар бергәләп [ү]-авазын әйтәләр. Ә хәзер бер-бер әйтик (һәр бала [ү]-авазын әйтә).

    [ү]-авазы сузыла, шуңа күрә аны сузык аваз дибез. Сузык авазларны кызыл төс белән билгелибез. Ул кызыл өйдә тора.

    4. Выделение звука[ү] на слух. [ү] авазын ишеткәч тырып басабыз.

    а)из ряда гласных: әү, уа, үи, ау, үэ, өә...

    б)из ряда слогов: әт, ут, үт, от, тү, ту, то, уп, үп, өп

    в)по предметным картинкам на панно: рәсемнәрне әйтеп чыгабыз: үрдәк, үтүк,үгез, үрмәкүч, үлчәү, икәү. [ү]-авазыннан башлана торган рәсемнәрне шушы схема янына урнаштырабыз.

    (үрдәк,үгез,үтүк,үрмәкүч)

    [ү]-авазынан бетә торган рәсемнәрне шушы схемаянына урнаштырабыз.

    (икәү)

    [ү]-авазы белән башлана, [ү]-авазы белән бетә торган рәсемнәрне шушы схемаянына урнаштырабыз.

    (үлчәү)

    5. ФизкультминуткаҮскәнем, уйнарга ярата.Хәзераның белән бераз уйнап алыйк әле.Үскәнем нинди рәсемне качыра, шул рәсемдәге затның атлаган хәрәкәтен күрсәтәбез.

    (Балалар алдында үрдәк, үтүк, үгез, үрмәкүч, үлчәү, икәү(ике кеше)). Бу рәсемнәр арасыннан тере булмаган предметларны тап һәм әйт (үтүк,үлчәү).Бозау сезгә булышкан, уйнаган өчен салам бертекләре бирә, шул салам ярдәмендә бозауга Ү хәрефе ясарга өйрәтегез.

    6. Знакомство с буквой Ү.Балалар, Ү хәрефе аягын туп-туры куйган. Ү хәрефен бозау ашый торган салам бөртегеннән  ясыйбыз (йә таякчыклардан, йә пластилиннан).

    7. Итог. Балалар, безнең Үскәнемне әнисе борчылып көтеп ята дыр. Аңа китәргә вакыт җитте. Ул сезгә бик күп рәхмәтләрен белдерә. Киләсе дәрескә әнием белән сезгә килермен ди. Бүген без нинди аваз белән таныштык? (ү-авазы белән). Ул нинди аваз? (сузык аваз) Нинди өйдә яши, нинди төс белән билгелибез? (кызыл)

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    «Звуки и буквы У, Ү»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2017 г.

    Звуки и буквы Ү, У.

    Цель: закрепить навыки правильного произношения и различения звуков [ү], [у],  букв У, Ү.

    Коррекционно-образовательные задачи: научить отгадывать по артикуляционной позе звуки  [ү], [у]; научить дифференцировать звуки изолированно, в слогах, в словах;научить соотносить звук с буквой; научить образовывать собирательные числительные.

    Коррекционно-развивающие задачи: развивать зрительное, слуховое восприятие, внимание, логичесое мышление развивать зрительную, слуховую память, развивать ловкость и быстроту, мелкую моторику

    Коррекционно-воспитательные задачи: научить сотрудничать друг с другом, развивать отзывчивость, научить щедрости

    План

    Организационный момент.

    1.Повторение пройденного.

    2. Отгадывание по артикуляционной позе звуков.          

    3. Различение на слух звуков [ү],  [у], слогов, слов.

    4. Воспроизведение слоговых цепочек.        

    5. Печатание букв.        

    6. Научить образовывать собирательные числительных.

    Итог.

    Оборудование: игрушечный телёнок, картинки: паук, бык, весы, два человека, утка, утюг; соломы, буква Ү, схемы для обозначения места звука в слове.

    Ход занятия

    Организационный момент: Матур иттереп утырабыз, аркаларыбыз, урындык аркасына тия, исәнмесез, балалар. (Сели красиво, прямо. Здравствуйте, ребята.)

    1.Повторение пройденного Үткән дәрестә без сезнең белән нинди аваз белән таныштык? Аның әйтелешен искә тешерик әле.  Ү –дан башлана торган сүзләр уйлап әйтегез. (Ребята, с каким звуком мы познакомились на прошлом занятии? (звук [ү]). Давайте вспомним, артикуляцию звука (язык спит, губы округляются как трубочка, хоботок). А какие слова начинающиеся на  [ү]  знаете? (үрдәк, урмәкүч, үгез...))

    2.Отгадывание по артикуляционной позе звуков.  Балалар, мин нинди аваз әйтергә телим? (логопед тавышсыз [ү]  [у] авзларын әйтә). Дерес балалар [у] авазын әйткәндә иреннәребез тугәрәкләнә,  [ү] авазын әйткәндә иреннәребездәге калган тишек тагы да кечерәя.

    3. Различение на слух звуков [ү],  [у], слогов, слов. У-ны ишеткәч торып басабыз, ү-не ишеткәч урыннарда  сикерәбез (логопед: у ү ү ү ү у у у ү у ү у ү у). (Логопед сыер белән бозау уенчыкларын икесен ике тешкә  куя). Буген безнең дәрескә сыер белән бозау килгәннәр. Бозау әнисеннән ераккарак киткәндә адашкан, әниседә тик тормас бозауын Үскәнемне югалткан. Берсе “МУ”-дип тавыш бирә икән, икенчесе “МҮ”-дип җавап бирә. Йә, әйтегез,“МҮ”-дип кайсы тавыш бирә? (бозау, Үскәнем). “МУ”-дип? (сыер, әнисе). Менә табыштылар.  Бозау тавыш биргәндә [ү]авазы ишетелә, сыер тавыш биргәндә [у] авазы ишетелә. (Логопед У хәрефен балаларга кәрсәтә). Димәк бу хәрефне кайсы хайванга бирәбез?(сыерга). (логопед Ү хәрефен  күрсәтә) Бу  хәрефне? (бозауга). Сезнең алдыгызда рәсемнәр. Сыерга нинди рәсемнәрне бирербез икән? (учак, утын, урман, тау, бау) Ни өчен? (бу сүзләрдә [у] авазы ишетелә). Ускәнемә нинди рәсемнәрне бирәбез? (үлән, үрдәк, үлчәү, үрмәкүч)Ни өчен? (бу сүзләрдә [ү] авазы ишетелә).

    4. Воспроизведение слоговых цепочек.Минем артымнан иҗекләрне кабатлагыз.

    УА-ҮӘ        МУ-МУ-МҮ

    АУ-ӘҮ        МУ-МҮ-МҮ

                                                                МУ-МҮ-МУ

    5. Печатание букв под диктовку. Балалар, сезнең алдыгызда кәгазь битләре. Мин сезгә хәрефләр әйтәм, сез аларны язып куерсыз. (логопед: У Ү). Бу язган кәгазегезне йә сыерга, йә бозауга бүләк итәргә булдырасыз. У-ның астына сыз, Ү-не түгәрәккә ал.

    6. Научить образовывать собирательные числительные.Әйдәгез әле, бозау белән “Сөзгәк бозау” уены уйнап алыйк. Мин бозау белән бергәләп сезне сөзәргә торышырмын, сез качыгыз. Кемне сезә, шул уеннан чыга. Ничәү уеннан чыктылар? (берәү, икәү,өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигезәү, тугызау, унау...)

    Итог. Безнең дәресебез тәмамланып килә. Сыер белән бозауның да китергә вакытлары җитте.  Сыер белән бозау нинди авазларны аерырга өйрәттеләр? (У, Ү). Аларга рәхмәтебезне белдерик.

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    «Звук и буква Ә»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2017 г.

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    «Звук и буква Ы»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2017 г.

    «Звук и буква Ы»

    Цель: закрепить навык правильного произношения звука [ы], знакомство с буквой Ы.

    Коррекционно-образовательные задачи: развивать фонематический анализ: научить выделять звук [Ы] из ряда гласных звуков, в слогах, в словах, выделять  звук в  начале, в середине   и в конце звука.

    Коррекционно-развивающие задачи:развивать зрительное, слуховое восприятие, внимание, наглядно-образное, логичесое мышление (различать живое от неживого), развивать зрительную, слуховую память.

    Коррекционно-воспитательные задачи:научить сотрудничать друг с другом, развивать отзывчивость, вызвать желание помочь.

    План

    Организационный момент.

    1.Повторение пройденного.

    2.Знакомство со звуком [ы].

    3.Характеристика звука.

    4.Выделение звука на слух.

    5.Проговаривание слов по предметным картинкам, определение места звука в слове.

    6.Научить склонять существительные в родительном падеже

    7. Знакомство и  печатание буквы Ы.

    8.Итог.

    Оборудование: игрушечный телёнок, картинки: паук, бык, весы, два человека, утка, утюг; соломы, буква Ү, схемы для обозначения места звука в слове.

    Ход занятия

    Организационный момент: Матур иттереп утырабыз, аркаларыбыз, урындык аркасына тия, исәнмесез, балалар. (Сели красиво, прямо. Здравствуйте, ребята.)

    1.Повторение пройденного. Әйдәгез әле өйрәнгән сузык авазларны әйтеп чыгыйк.

    2. Знакомство со звуком [ы].Бер әкият илендә яшәгән ди Ырымбай исемле малай. Барган ди ул күлгә балык тотарга. Тик бу тылсымлы күлдә, бар нәрсә дә бар икән, тик балыклар гына сирәк очрый. Бу күлнең исеме Ыргым икән. Күл бик узенең исемен яраткан, шуңа күрә дә бу күлдә бары тик сузендә Ы авазы ишетелгән әйберләр булган, Ы авазыннан торган зат ияләре яшәгәннәр.

    3. Характеристика звука.Балалар, йә нинди тылсымлы аваз икән ул Ы авазы ? [ы]-авазын әйткәндә безнең телебез артка китә, өске ирен, киң ңәелеп аска тартыла, шуннан сулыш белән тавыш чыга. Ул Ы-булып ишетелә. Әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк әле (балалар бергәләп [ы]-авазын әйтәләр. Ә хәзер бер-бер әйтик (һәр бала [ы]-авазын әйтә).

    [ы]-авазы сузыла, шуңа күрә аны сузык аваз дибез. Сузык авазларны кызыл төс белән билгелибез. Ул кызыл өйдә тора.

    4. Выделение звука[ы] на слух. [ы] авазын ишеткәч тырып басабыз.

    а)изолированно: ы о  и  ы о и ы

    б)из ряда гласных: ыа ао уы...

    б)из ряда слогов: ым ом эм ны но ни

    в) из ряда слов: бал, ылыс, кул, кыш, тарак, кашык

    5. Проговаривание слов по предметным картинкам, определение места звука в слове. Ырымбай крмагын суга сала.  (балалар да торып басып шул хәрәкәтләрне күрсәтәләр). Кармакны тартып чыгарса ни күрсен, бар да бар, тик балык кына юк.  Ыргакка нәрсәләр эләккән икән, әйтеп чыгыйк әле балалар: ыштан, кайчы, кашык, сыер, тавык, чаңгы (балалар барсы бергә рәсемнәрдәге сүзләрне әйтәләр). Малай кармакны тагын бер мәртәбә сга сала. Бу юлы: ылыс, чыбыркы, пычкы, ышкы чыга (балалар рәсемнәрне логопед артыннан кабатлыйлар). Ырымбайның бик ачуы чыга, кармагын күтәреп бәрә. “Нәрсә соң бу, нинди күл соң бу?”-ди. Шул вакытта күл телгә килә. “Балык тотарга телисеңме Ырымбай? Минем биремемне үтәсәң ыргагыңа балык эләктерермен. Менә сиңа чиләкләр, тоткан рәсемнәреңне чиләкләргә дерес иттереп сал”. (6 чиләккә схемалар ябыштырган, шул схемаларга туры килә торган рәсемнәрне генә салырга). Тик Ырымбай надан булган, күл әйткәнне бер ни дә аңламаган. Балалар,әйдәгез әле Ырымбайга булышыйк. (балалар чиләккә туры килә торган рәсемнәрне салалар).

    Ыштан

    Кашык, тавык, сыер, сарык

    Чаңгы, кайчы

    ылыс

    Чыбыркы, пычкы

    Ышкы

    Инде Ырымбай балалар ярдәме белән биремне утәде. Хәзер тагын бер мәртәбә кармакны суга сала. Йә күрсәтик әле, балалар ничек кармакны суга салабыз. (күрсәтәләр). Менә балык та чыкты, бер генә түгел алты балык. Ыргым бик тиз генә җибәрәсе килми. Бу чиләктә дүрт рәсем, өчесе бер төрле, берсе башка төрле. Кайсы рәсем артык? Белсәң шуны бүләк итәрмен (чиләктә: сыер, тавык, сарык, кашык. Балалар җавапны әйтәләр). Дерес, ни өчен кашык артык, чөнки ул җансыз. Ырымбай кашыклы да булган.

    6. Научить склонять существительные в родительном падеже  (упражнение в употреблении родительного падежа единственного числа существительных).

    Балалар, Ырымбайның чиләкләрдә  нәрсәләре  бар? (ыштаны, пычкысы, ышкысы, сыеры, сарыгы, тавыгы, чаңгысы, кашыгы, балыгы, чыбыркысы, ылысы, кайчысы).

    7. Знакомство и печатание буквы Ы. Шулай иттереп Ырымбай баеп өенә кайтып китмәкче була, тик китер алдыннан шул кадәрле байлык китергән хәрефне күрәсе килә. Әйдәгез әле, балалар, Ырымбайга дәфтәрләребезгә Ы хәрефен язып күрсәтик әле (логопед тактага язып кәрсәтә, балалар дәфтәрләренә язалар).

    Итог. Бүген без нинди аваз, нинди хәреф белән таныштык? (Ы). Авазны нинди төс белән билгелибез? (кызыл). Ни өчен? (чөнки ул сузык аваз)

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФНР:

    «Звук и буква Җ»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2019 г.

    Цель: закрепить навык четкого произнесения звука [җ], познакомить с буквой Җ.

    Коррекционно-образовательные задачи: развивать фонематический анализ: научить выделять звук [җ] из ряда звуков, слогов, слов, определить  и соотносить с заданной схемой место звука в слове (в начале, середине, в конце); развивать фонематический синтез;познакомить  с новым словом (ягодник-җиләклек), объяснить его значение, формировать  умение образовывать множественное число существительного (җиләк-җиләкләр); научить преобразовывать количественное числительное (семь-җиде) в собирательное (семеро-җидәү),  порядковое (седьмой-җиденче).

    Коррекционно-развивающие задачи:развивать зрительное, слуховое восприятие, внимание, наглядно-образное (сравнить увиденный образ артикуляции логопеда и воспроизвести увиденное), логичесое мышление, развивать зрительную, слуховую память.

    Коррекционно-воспитательные задачи:научить дисциплине,слушать, слышать логопеда, друг друга, сотрудничатьмежду собой, развивать отзывчивость.

    План

    Организационный момент.

    1. Повторение пройденного.
    2. Знакомство с темой.
    3. Характеристика звука.
    4. Выделение звука [җ] на слух.
    5. Воспроизведение слоговых рядов.
    6. Проговаривание слов по предметным картинкам, определение места звука в слове.
    7. Знакомство с новым словом, объяснение его значения.
    8.  Преобразовывание количественного числительного (семь) в собирательное (семеро),  порядковое (седьмой).
    9. Формирование умения образовывать множественное число существительных.
    10. Придумывание предложения с данными словами.
    11. Знакомство с буквой Җ. Печатание буквы.

    Итог.

    Оборудование: картинки: ягода, коза, корона, ягодник, клубники на магните семь штук, цифра 7, схемы для определения места звука в слове, буква Җ

    Ход занятия:

    Организационный момент.Балалар, мин сезне бүген урманга сәяхәткә алып барам, әгәр сез табышмакның җавабын белсәгез.

    Кызыл төймә таптым,

    авызыма каптым.

    (җиләк)

    Нәрсә ул балалар? Табышмакның җавабын әйтәм. Җ  И Л Ә К(җиләк).

    1. Знакомство с темой.Җиләк сүзе нинди аваздан башлана? (җ-авазын). Әйдәгез әле авазны утырып әйтеп карыйк (кезге янындагы өстәлгә утыралар).

    2. Характеристика звука.Иреннәрне тешләребез күренерлек ачабыз, телебезне эстәге тешләр артына куябыз. Телебезне авызның түшәменә (пыталагына) ябыштырабыз һәм сулыш белән тавышны чыгарабыз (җ).

    Бергәләп әйтеп карыйбыз. Бер-бер әйтәбез. (Стенд яныны килеп). Җ- авазын әйткәндә сулыш белән тавыш чыгарга нәрсә комачаулый? (телебез). Шуңа күрә ул нинди аваз теркеменә керә: сузыкмы әллә тартыкмы? (тартык). Кайсы өйдә яши? (зәңгәр).Бу аваз яңгыраумы әллә саңгыраумы? (яңгырау). Ни өчен? (авазны әйткәндә тавыш чыга). Җ- авазының парысы юк, ул хаман каты ишетелә. Шуңа күрә ул менә шунда яши.

    3. Выделение звука [җ] на слух. Менә урманга да килеп җиттек. Әйдәгез  “Утыр, тор”  уенын  уйнап алабыз “Утыр, тор” Башлап утырабыз. Җ-авазын ишетсәгез торып басасыз.

    а)изолированно: җ ч ш җ ж ш ц  ж җ ч

    б) из ряда слогов: ча җа ша щу  җу чу жу

    в) из ряда слов: җим, читек, кәҗә, баклажан, җил

    4. Воспроизведение слоговых рядов. Карагыз әле, балалар монда кәрҗин бар. Эче дә буш түгел: хат бар. Ачып карыйк әле. Ачылмый, бу хатны ачар өчен тылсымлы иҗеләр әйтергә кирәк. Әйдәгез бергәләп әйтәбез.

    Җа-җу-җа

    Җи-җә-җә

    Җы-җы-җо

    5.Проговаривание слов по предметным картинкам, определение места звука в слове. Хатыбыз өчендәге рәсемнәрне әйтеп чыгыйк әле.Балалар, рәсемнәрне әйтеп чыгабыз: җиләк, кәҗә, таҗ,җиде. Иҗеккә буләбез (җи-ләк, кә-җә, таҗ, җиде). Схемага туры килә торган сүзләрне тап.

     (җиләк, җиде)

    (кәҗә)

    (таҗ)

    6. Знакомство с новым словом, объяснение его значения.Карагыз әле балалар, җиләклек.Ә нәрсә соң ул? (балалар аңлаталар). Күп иттереп җиләк усә торган җирне “җиләклек” диләр.

    7. Преобразовывание  количественногочислительного (семь) в собирательное (семеро), порядковое (седьмой). Әйдәгез әле, җиләкләр җыеп алыйк (балалар идәндәге кәгаздан ясалган җиләкләрне җыялар, логопедка бирәләр. Логопед җиләкләрне тактага ябыштыра). Ничә җиләк җыйдык икән, саныйк әле (саныйлар: җиде). Дерес җиде. (җиденче җиләкне күрсәтеп логопед сорый) Бу ничәнче җиләк? (җиденче). Җиләкләр ничәү? (җидәү).

    8. Формированиеумения образовывать множественное число существительного. Бу нәрсә? (җиләк). Күп җиләккә ничек дибез? (җиләкләр).

    9. Придумывание  предложения с данными словами.Мин нинди җөмлә әйтергә телим: җиләк, җәйен, җыя, мин (Мин җәен җиләк җыям).

    10. Знакомство с буквой Җ. Печатание буквы. Кәрҗиндә таы нәрсә бар икән? (Җ хәрефе). Хәзер Җ-ны тачклардан ясыйбыз.

    Итог. Без бүген дәрестә нишләдек? Сезгә нишләргә охшады? Сау булыгыз.

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФНР:

    «Звук и буква Җ»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2019 г.

    Тема: «Звук и буква Җ»

    Цель: закрепить навык четкого произнесения звука [җ], познакомить с буквой Җ.

    Коррекционно-образовательные задачи: развивать фонематический анализ: научить выделять звук [җ] из ряда звуков, слогов, слов, определить  и соотносить с заданной схемой место звука в слове (в начале, середине, в конце); развивать фонематический синтез; познакомить  с новым словом (ягодник-җиләклек), объяснить его значение, формировать  умение образовывать множественное число существительного (җиләк-җиләкләр); научить преобразовывать количественное числительное (семь-җиде) в собирательное (семь-җидәү),  порядковое (седьмой-җиденче).

    Коррекционно-развивающие задачи:развивать зрительное, слуховое восприятие, внимание, наглядно-образное (сравнить увиденный образ артикуляции логопеда и воспроизвести увиденное), логичесое мышление, развивать зрительную, слуховую память.

    Коррекционно-воспитательные задачи:научить дисциплине,слушать, слышать логопеда, друг друга, сотрудничатьмежду собой, развивать отзывчивость.

    План

    Организационный момент.

    1. Повторение пройденного.
    2. Знакомство с темой.
    3. Характеристика звука.
    4. Выделение звука [җ] на слух.
    5. Воспроизведение слоговых рядов.
    6. Проговаривание слов по предметным картинкам, определение места звука в слове.
    7. Знакомство с новым словом, объяснение его значения.
    8.  Преобразовывание количественного числительного (семь) в собирательное (семеро),  порядковое (седьмой).
    9. Формирование умение образовывать множественное число существительных.
    10. Придумывание предложения с данными словами.
    11. Знакомство с буквой Җ. Печатание буквы.

    Итог.

    Оборудование: картинки: ягода, коза, корона, ягодник, клубники на магните семь штук, цифра 7, схемы для определения места звука в слове.

    Ход занятия:

    Организационный момент.Ребята, сегодня мы с вами пойдем в сказочный лес, если вы отгадаете загадку:

    Лесная, душистая, (кызыл төймә таптым)

    Да и на вкус прекрасная.(авызыма каптым).

    (ягода-җиләк).

    Что это ребята? Помогу вам, подскажу. Слушайте внимательно.

    Я Г О Д А-Җ  И Л Ә К (логопед произносит буквы, дети слово).

    1. Знакомство с темой.На какой звук начинается слово “җиләк”? (слово “җиләк” начинается на [җ]).

    2. Характеристика звука.Губы округлены и выдвинуты вперед. Между зубами небольшое расстояние. Кончик языка прижат за верхними зубами. Короткая воздушная струя и голос  разрывают эту приграду. Получается звук [җ]. Произносим звук [җ] хором, по одному. Что мешает свободно выйти голосу с воздухом? (язык-телебез).Значит в  каком доме живёт [җ]? (в синем-зәңгәр). Звук [җ] звонкий или глухой? (звонкий-яңгырау).Почему? (вместе с воздухом выходит и голос-тавыш та чыга). Звук[җ] всегда твердый, у него нет мягкой пары. Поэтому она будет жить здесь (логопед показывает место звука на стенде).

    3. Выделение звука [җ] на слух. Ребята, давйте поиграем в игру  “Встанька”. Присаживаемя на пенёчки, на лавочку. Услышав звук  [җ] встаем, на остальные звуки присаживаемся.

    а)изолированно: җ ч ш җ ж ш ц  ж җ ч

    б) из ряда слогов: ча җа ша щу  җу чу жу

    в) из ряда слов: җим, читек, кәҗә, баклажан, җил

    4. Воспроизведение слоговых рядов. Ребята, посмотрите, что это? (корзина-кәрҗин). В корзине конверт (логопед пытается открыть конверт, но не получается). Ребята здесь что-то написано: “Чтобы открыть конверт нужно произнести  заклинание”. Ребята, давайте попробуем вместе произнести заклинание. Повторяйте за мной.

    Җа-җу-җа

    Җи-җә-җә

    Җы-җы-җо (открывают конверт)

    5.Проговаривание слов по предметным картинкам, определение места звука в слове. Что же внутри конверта? (картинки). Назовем их вместе: җиләк, кәҗә,таҗ, җиде. Из скольки же слогов состоят эти слова (җи-ләк, кә-җә,таҗ, җи-де). Найдите слова подходящие схеме.

     (җиләк, җиде)

    (кәҗә)

    (таҗ)

    6. Знакомство с новым словом, объяснение его значения. Посмотрите ребята на ягодник-җиләклек (логопед показывает ягодник). Как вы понимаете слово “ягодник”-“җиләклек”? (ответы детей). Место, где растёт много ягод называется ягодником (җиләклек).

    7. Преобразовывание  количественногочислительного (семь) в собирательное (семеро),  порядковое (седьмой). Давайте соберем на ягоднике ягоды (дети собирают картонные ягоды). Посчитаем сколько ягод (семь-җиде). Какая по счету ягода? (седьмая-җиденче) Сколько всего было ягод? (семь-җидәү).

    8. Формирование умение образовывать множественное число существительного. Что это? (ягода-җиләк). Когда их много как мы говорим? (ягоды-җиләкләр).

    9. Придумывание  предложения с данными словами.Какое предложение я хочу сказать? Ягоды-җиләк, летом-җәйен, собирать-җыярга, я-мин (Мин җәйен җиләк җыям).

    10. Знакомство с буквой Җ. Печатание буквы.  Ребята, в корзине ещё что-то есть.  Это что? (буква). Как вы думаете какая буква? (буква Җ). Логопед обводит букву: буква состоит из трех палочек, одна из которой с хвостиком. В корзине  есть ещё конвертики. Давайте посмотрим, что там? (в конвертиках элементы буквы Җ ). Как вы думаете, для чего вам эти палочки? (ответы детей). Конструиро

    Итог. С каким звуком мы сегодня играли? (со звуком [җ]) Где может находится звук в словах? А что больше всего понравилось вам играть? А что показалось сложным?

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    «Звук и буква Э»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2016.

    Тема: [Э] авазы, Э  хәрефе.

    Максат: [Э] авазы, Э хәрефк белән танышу.

    Бурычлар:

    1. [э]авазын дөрес әйтергә өйрәтү
    2. итек-читек, итекче һөнәре турында беренчел мәгълумат бирү;
    3. зәвык, милли үзаңны үстерү;
    4. эш сөючән халкыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.

    Төп төшенчәләр:  сузык авазлар, сузык аваз хәрефләре, калын сузыклар, нечкэ сузыклар .

    Ресурслар:

    ” Әлифба” дәреслеге, дидактик күрсәтмә материаллар, плакат,стенд

    Дәрес барышы:

    I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

    1.Дәресне оештыру моменты.

    1. Психологик уңай хәләт тудыру.
    • Исәнмесез, укучылар!  (Слайд 1. Кояш)

    Кәефләрегез ничек соң?

    • Кояшлы иртә кебек,

    Тукай телен,анам телен

    Өйрәнергә дип килдек.

       -    Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә.

           2)Артикуляцион гимнастика.

    Чакырабыз песине:

    • Пес, пес, пес.

    Чакырабыз маэмайны:

    -Маһ, маһ, маһ.

    Чакырабыз бахбайны:

    • Бах, бах, бах.

    Чакырабыз кәҗәне:

    -Кәҗ, кәҗ, кәҗ.

    Чакырабыз казларны:

    -Га, га, га.

    2. Дәресне башлап җибәрү

    - Эш турында, халкыбыз бик төгәл, дөрес сүзләр әйткән. Сезнең ишеткәнегез бармы?

    Балаләр мәкальләр әйтәләр

       “Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза”,

       “Эш беткәч, уйнарга ярый”,

       “Эшләмәгән ашамый”,

       “Эш сөйгәнне ил сөяр”.(Мәкальләр эчтәлеген ничек аңлауларын сорау, нәтиҗәләү.)

    II Уку мәсьәләсен кую.

    -Балалар, без яңа гына әйтеп үткән мәкальләр барысы да нинди аваздан башлана? [э]

    -Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

    -[э]авазы, Э,э хәрефләре.

    Физкультминутка.

    III  Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

    1. 1)[ Э] авазының артикуляциясе белән танышу.

    -Ә хәзер авазны әйтеп карыйк.

    - [э] авазы сузыла, аны җырлап була, нечкә әйтелә.

    Димәк, ул – нечкә сузык аваз.

    -[э] авазыннан башланган сүзләр әйтү. (Җөмләләр төзү).

    2. “Бар, юк” уенын уйнау.

    Мин сүзләр әйтәм, сез тыңлагыз да [э] авазы кергән сүзгә кул чабасыз:

    (керпе, көз, эз, дәфтәр, агач, эремчек, чиләк, себерке, күгәрчен, энҗе)

    3. “Тапкырлар” уены.

    Мин табышмаклар укыйм, сез җавабын табасыз һәм шул сүздә [э] авазынын кайсы урында урнашуын (сүзнең башындамы, уртасындамы, ахырындамы икәнлеген) әйтерсез.

    а)  Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)

    б)  Энәле бүрек бара, булдырсаң, тотып кара. (керпе).

    в)  Нинди аучы коралсыз

         Җәнлек аулый төн буе,

         Аннан мыегын селкетеп

        Йоклап ята көн буе.(мәче, песи).

    г)  Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (кәбестә)

    д) Соскы борын-бакылдык.

        Күп сөйләшә такылдык. (үрдәк)

    [Э] һәм[ ә] авзларының артикуляциясен чагыштыру/

    е)  Ул үзе шундый көчле

        Тешле –тешле чүмечле

        Берүзе эшли ала

        Йөз кешелек эшне.(экскаватор).

    Татар [э]  һәм рус [э] авзларын чагыштыру, аермасын табу.

    3. Э,э (е) хәрефләре белән танышу. (плакат)

    -Э хәрефе нәрсәгә охшаган?  

    эшче, элек, элгеч,эремчек, эт, Энҗе

    -Балалар, бу сүзләрне иҗеккә бүлик, [э] авазын билгеләгән хәрефләр астына сызып чыгыйк.

    -Ни өчен 2 хәреф белән языла икән, ачык э хәрефе сүзнең кайсы урыныда гына язылган?

    Көтелгән җавап: э хәрефе һәрвакыт сүзнең башында гына языла, ә башка урыннарда, уртасында, ахырында  е  хәрефе языла.

     Э хәрефе сүзнең уртасында башка авазны белдерә. Бу турыда без сезнең белән алдагы дәресләрдә өйрәнәчәкбез.

    7) Хәзер сезнең парталарыз өстендә кызыл җепләр бар, әйдәгез  э хәрефен ясап карыйк әле, бу хәреф сүзнең кайсы урынында гына языла?

    IV. Рефлексив бәяләү этабы.

    - Сезгә дәрес ошадымы?

    • Мин сезнең өчен бик шат. Сез бүген дәрес темасын бөтенегез дә аңлагансыз һәм сезгә дәрес ошаган.
    • Дәрес бетте, чыгарга мөмкин., исән булыгыз.

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    «Звук и буква Ө»

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2017.

    Тема: Ө хәрефе, авазы

    Максат: Ө, ө хәрефе үзенчәлекләрен үзләштерү; чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; сөйләмдә антоним сүзләрне актив куллануларына булышлык итү; балаларның иҗади сөйләмнәрен үстерү.

    Эшчәнлек барышы.

    1. Балалар, килгән кунакларыбыз белән исәнләшәбезме?

    Исәнмесез, хәерле көн!

    Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп)

    Хәерле көн сиңа,

    Хәерле көн сезгә,

    Хәерле көн безгә!

    • Балалар, сезнең автобуска утырып, авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме? Автобуска утырыр өчен үзегезнең исемнәрегез язылган билетлар алырга кирәк.
    • Дилия: “минем исемем Дилия. Дилия сүзе өч иҗектән тора һәм нечкә әйтелешле сүз.”... (һәр бала үз исемен шулай таныштыра.)
    • Хәрберегездә билетлар бар, хәзер автобуска утырырга тәкъдим итәм. ( Гадәттәгечә, башта кызлар, аннары малайлар утыра. )Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын белерсез микән?
    1. Су түгел – сыек, кар түгел – ак (сөт).
    2. Бер эшләпә астында дүрт малай (өстәл).
    3. Йомык күз белән нәрсә күреп була? (төш).

    Автобустан төшкәч, экранда көн – төн картиналары пәйда була.

    Балалар, бу картинада нинди вакытлар сурәтләнгән? Көн нинди ул? Көндез без нишлибез? Ә төн нинди? Төнлә нишлибез? Көн белән төн уртасында нәрсә бар? Ничек уйлыйсыз, “Ө ” авазы нинди аваз? Нинди сузык аваз? Көн-төн нинди мәгънәле сүзләр? Дөрес, капма-каршы мәгънәле сүзләр. Балалар, “Киресен әйт!” дигән уен уйнарга телисезме? Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез аның киресен әйтеп бирә алсагыз, мин бик шат булыр идем.

    Көн – төн ерак –якын

    Зур – кечкенә каты - йомшак

    Ак – кара сәламәт - авыру

    Көньяк – төньяк коры - юеш

    Начар – яхшы салкын - кайнар

    Югары – түбән матур – ямьсез

    (уен туп белән уйнала)

    • Балалар, хәзер “Бер авазга – бер хәрәкәт” дигән уен уйнарга тәкъдим итәм. Сез ризамы? Мин “О”, “Ө” авазы кергән сүзләр әйтәм. “Ө” авазы кергән сүз ишетсәк, аяк очларыбызны тотабыз, ә “О” авазы кергән сүз ишетсәк – колакларыбызны тотабыз.

    “Ө” “О”

    Төш оста

    Өстәл кош

    Гөмбә боз

    Өй торна

    Өммегөлсем томан

    Көньяк коры

    Төньяк озын

    Хөрмә олы

    Экранга Өө хәрефе чыга. Балалар, менә ул “Ө” авазын белдергән Өө хәрефе. Өө хәрефе нәрсәгә охшаган? “Ө” авазын белдерүче Өө хәрефе татар телендә генә кулланыла. Зур һәм кечкенә Өө хәрефләре нинди очракта языла әле?

    Балалар, безнең дәфтәрләр авазлар һәм хәрефләр илендә нишлиләр икән? Безгә хәзер нишләргә кирәк? (балалар баш һәм юл Өө хәрефләрен язалар.)

    Кроссворд чишү. Балалар дәфтәрдә һәм чиратлап такта янында эшлиләр.

    Балалар, монда ниндидер карточкалар бар. Карточкаларда ниндидер иҗекләр. Нишләтергә икән бу иҗекләрне? (төл-ке, сөл-ге, көз-ге, өс-тәл, гөм-бә, көн-дез, өл-кән.)

    Автобус кычкырта: пип-пип-пип (аудиозапис). Автобус безне чакыра, нишлик, үзебезнең бакчага кайтыйкмы?

    • Балалар, күңелдә бер шигырь туды, сөйләп күрсәтимме?

    О хәрефенең эченә

    Әгәр сызсаң бер сызык.

    Килеп чыгар Ө хәрефе

    Күр, ничек ансат, кызык. (Балалар белән 2-3 тапкыр кабатлау.)


    Менә үзебезгә кайттык. Без бүген кая бардык? Нишләдек? Нәрсәләр исегездә калды?

    Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Лейсан» Комсомольского района Чувашской Республики

    Конспект  логопедического занятия по развитию фонетико-фонематического восприятия и обучения элементам грамоты для детей подготовительной группы  с ФФН:

    “Звуки и буквы Ә, Ө, Э

    Разработала и провела:

     учитель-логопед

     Зиганшина Г. Г.

    Урмаево, 2017 г.

    Звуки и буквы Ә, Ө, Э

    Цель: закрепить навыки правильного произношения и различения звуков [ә], [ө], [э],   букв Ә, Ө, Э

    Коррекционно-образовательные задачи: научить отгадывать по артикуляционной позе звуки  [ә], [ө], [э]; научить дифференцировать звуки изолированно, в слогах, в словах; научить соотносить звуки с буквами

    Коррекционно-развивающие задачи: развивать зрительное, слуховое восприятие, внимание, логичесое мышление развивать зрительную, слуховую память, развивать ловкость и быстроту, мелкую моторику

    Коррекционно-воспитательные задачи: научить сотрудничать друг с другом, развивать отзывчивость

    План

    Организационный момент.

    1.Отгадывание по артикуляционной позе звуков.

    2. Различение на слух звуков [ү],  [у], слогов, слов.

    3. Воспроизведение слоговых цепочек.        

    4. Печатание букв.        

    5. Научить образовывать собирательные числительных.

    Итог.

    Оборудование: предметные картинки: собака, стол, мама, нора, петух, долото; буквы Э, Ө, Ә; лист бумаги с буквам

    Ход занятия

    Организационный момент: Матур иттереп утырабыз, аркаларыбыз, урындык аркасына тия, исәнмесез, балалар. (Сели красиво, прямо. Здравствуйте, ребята.)

    1.Отгадывание по артикуляционной позе звуков.  Балалар, мин нинди аваз әйтергә телим? (логопед тавышсыз [э]  [ө] [ә],   авзларын әйтә). Дерес балалар [ө] авазын әйткәндә иреннәребез тугәрәкләнә,  [ә] авазыбыз өскә таба ачыла, [э] әйткәндә иреннәребез ике якка сузыла.

    3. Различение на слух звуков [э],  [ө], [ә],  слогов, слов. Э-ны ишеткәч торып басабыз, Ө-не ишеткәч урыннарда  сикерәбез, Ә не ишеткәч кул чабабыз. (логопед: э и ө о ә ы; әт, от, ат, эт, ут, өт, тен, әби, оя, бөтергеч).  Сезнең алдыгызда рәсемнәр. Бергәләп әйтеп чыгыйк: эт, әни, өстәл, этерге, өн, әтәч.Тактадагы хәрефләр астына урнаштыр.

    4. Воспроизведение слоговых цепочек. Минем артымнан иҗекләрне кабатлагыз.

    Эм-өм-әм

    Өс-эс-әс

    Әп-эп-өп

    5. Печатание букв под диктовку. Балалар, сезнең алдыгызда кәгазь битләре. Мин сезгә хәрефләр әйтәм, сез аларны язып куерсыз. (логопед: Э, Ө, Ә). Сезнең алдыгызда хәрефләр, Э хәрефе астына сыз, Ә хәрефен түгәрәккә ал, Ө хәрефен сызып ташла.

    6. Чтение слогов, слов

    әт  эт өт

    тә тө тэ

    эссе   әни  бәби   мөгез  сөлге дөге

    Итог. Дәресебез тәмам. Сезгә барсы да аңлашылдымы?


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Фронтальное логопедическое занятие. Тема"Живые буквы и звуки"(звук и буква "И")

    Закрепление звука и буквы "И".Для детей с общий недоразвитием речи (ОНР) III уровня.Конспект фронтального логопедического занятияТема"Живые буквы и звуки"(звук и буква "И")...

    Звук [в], буква В. Звук [р], буква Р.

    Методические разработки занятия по подготовке дошкольников к обучению грамоте....

    Звук и буква О (старшая группа).Звук и буква О (подготовитульная группа).

    Данный материал поможет молодым специалистам - логопедам в работе по развитию фонематического слуха, анализа и синтеза, профилактике дисграфии.Может использоваться воспитателями на занятиях по ознаком...

    Звук [е], буква Е, звук [ё], буква Ё.

    методические разработки занятия по подготовке дошкольников к обучению грамоте....

    Звук [Н], буква “Н” , звук [И], буква “И”.

    Методические разработки занятия по подготовке дошкольников к обучению грамоте....

    презентация на тему "Звук и буква У", презентация на тему "Звук и буква О"

    Презентация  адресована логопедам,дефектолагам,молодым специалистам,работающим с детьми дошкольного возраста....

    Материал для закрепления по темам: «Звук и буква А», «Звук и буква У», «Звук и буква О»

    Материал адресован родителям дошкольников и воспитателям детских садов....