Геометрик фигура – өчпочмак белән танышу.
план-конспект занятия (математика, младшая группа) по теме

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балаларны геометрик фигура - өчпочмак белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл geometrik_fig.docx19.58 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Дусым балалар бакчасы.

Тема: Геометрик фигура – өчпочмак белән танышу.

             (икенче кечкенәләр төркеме.)

Җиһазлау:  күрсәтмә – куян-уенчык, сондык, геометрик фигуралар, өчпочмак, түгәрәк.

                     Таратма – геометрик фигуралар, өчпочмак, түгәрәк, өй рәсемнәре.

Максат: - геометрик фигура өчпочмак белән  таныштыру;  аны танырга һәм дөрес әйтергә өйрәтү;

  • Санау күнекмәләре ныгыту;
  • Әйләнә – тирәдәге предметларның  өчпочмакка охшаганнарын күрү сәләтен үстерү;
  • Математикага уеннар ярдәмендә кызыксыну уяту;
  • Ике предметны бер-берсенә куеп карау алымын ныгыту.

Шөгыль  барышы: Бармак уены “ Бармаклар уены”.

                                    Бер, ике, өч, дүрт, биш.

                                   (йодрыкны йомарга, ачарга).

        Бармаклар йөрергә чыктылар.

        (өстәл буйлап “ йөриләр”)        

        Бу бармак гөмбә тапкан,

        Бу бармак чистарткан,

        Бу бармак кискән,

        Бу бармак ашаган,

        Ә бу бармак , бары тик карап торган!

        ( бармакларны җәяләр.)

Тәрбияче:  - Балалар безгә кунакка куян кызы килгән. Карагыз әле ул нинди матур? Әйдәгез аның белән исәнләшик. (ИСӘНЛӘШҮ). Ә сез беләсезме, куян кайда яши?

Балалар: - урманда.

Тәрбияче: тагын кайда күрергә була аларны?

Балалар: басуда.

Тәрбияче: әйе балалар, куяннар урманда яшиләр һәм аларны басуда да күрергә була. Безгә куян баласы серле сондык алып килгән. Аның эчендә нәрсәләр барлыгын,  сезнең беләсегез киләме?

Балалар: әйе, килә.

Тәрбияче:  минем  дә бик тә беләсем килә. Карагыз әле, сондыкка йозак эленгән бит. Куян , әйдә тизрәк кенә ач инде.

Куян кызы: Әй балалар, мин бит юлда килгәндә аның ачкычын югалтканмын. Хәзер нишләргә инде?

Тәрбияче: Кайгырма куян кызы, миндә ачкычлар бар, бәлкем шуларның берсе синең йозагыңа ярар.   (Балалар белән ачкычларны карау.)

Тәрбияче: Карагыз әле, ачкычлар нинди формалы?

Балалар: түгәрәк .

(балалардан аерым сорау.)

Тәрбияче: Әйе, ә нинди төсле минем ачкычларым?

Балалар: кызыл яшел. ( Аерым кабатлату)

Тәрбияче: Миндә ничә ачкыч булды инде?

Балалар: ике.

Тәрбияче: сондыкның йозагы ничә? ( бер)

Тәрбияче: Безгә ачкыч та ничә кирәк була инде?  (бер)

Тәрбияче: йозакның ачкычы нинди формалы һәм нинди төстә?

Балалар: түгәрәк, кызыл.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. (бергәләп ачкычны сайлап алу. Балалардан аерым аерым  дөреслекне сорау.)  

Нинди булгансыз икән сез. Йозакка кирәкле ачкычны таба белдегез. Безнең йозак ачылды да.  (сондыкны карау.)

Карагыз әле мин сондыктан мин нәрсәләр алдым. (түгәрәк, өчпочмак)

Түгәрәкне алып тактага куям: Балалар куян безгә нәрсә алып килгән?

Балалар: түгәрәк.

Тәрбияче: Алсу түгәрәк нинди төстә?

Бала: яшел.

Тәрбияче: Алсу дөрес әйттеме?

Балалар: Әйе, түгәрәк яшел төстә.

(Балаларга түгәрәкләр биреп чыгу.) Түгәрәкне күзәтү: бармаклар белән йөртеп карау.

Тәрбияче: Безгә бүген куян тагын өчпочмак алып килгән. Әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк әле. (бергәләп һәм аерым-аерым әйттерү.)

Балалар белән бергә өчпочмакны күзәтү. Бармаклар белән өчпочмакның әйләнәләрен  йөртеп карау.

Тәрбияче: Балалар өчпочмакның яклары һәм почмаклары бар. (Тотып күрсәтү.) Санап карыйк әле өчпочмакның ничә ягы бар икән. (санау)

(Балаларның җавабы.)

Тәрбияче: дөрестәндә 3 ягы бар икән санап карыйк әле. (Бер – ике баладан сорау. )

Тәрбияче: Өчпочмакның почмаклары да бар. Почмаклары ничә? (Бергә санап әйтү, аерым-аерым әйттерү.)

Тәрбияче: Балалар түгәрәкнең яклары һәм почмаклары бармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Сондыкта тагын нәрсәдер бар? Куяннар нәрсәне бик яратып ашыйлар әле?

( Балаларның җаваплары.)

Әйе, кишер. Безнең куяныбыз да кишерне бик ярата.Карагыз әле, кишер нәрсәгә охшаган?  Аның формасы нинди?

(Балаларның җавабы.)

Безнең әйләнә-тирәбездә өчпочмакка һәм түгәрәккә охшаган  нинди предметларны күрергә була? Нәрсәләр өчпочмак белән түгәрәккә охшаганнар?  

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Ни өчен туп түгәрәккә охшаган?

(Балаларны җаваплары.)

Тәрбияче: Балалар , карагыз әле, минем кулымда нәрсә бу? (Туп.)

Ул нәрсәгә охшаган? (түгәрәккә.) Нинди төстә ул? (сары)

Әйдәгез без дә бүген түгәрәк шар кабартабыз. Бүген шар үзебез булабыз. Түгәрәк ясап, кулларны тотынышып басабыз. (“Куык кабар” уенын уйнау.) Карагыз, безнең шарыбыз нинди зур, матур булды.

Тәрбияче: Куянның сондыгында безгә биремнәр дә бар икән әле. (Балаларга геометрик фигуралар өләшенә.) Куян берәр геометрик фигураны күрсәтә, балалар үзләрендә дә шундый укны табарга һәм әйтергә тиешләр.

Тәрбияче: балалар өчпочмак белән түгәрәк бер-берсенә охшаганнарма? (Балаларның җаваплары. Фигураларны чагыштырып карау.)

Куян: Мин бит онытып та торам икән әле. Минем бит сезгә үтенечем бар. (Сондыктан эшләнкп бетмәгән өй рәсемнәрен ала һәм балаларга өләшә.)

Без төлке белән үзебезгә өй төзи башладык. Ләкин төзеп бетерә алмадык. Безгә сезнең ярдәмегез кирәк . ярдәм итә алырсызмы икән. ( балаларның җавабы.)

Тәрбияче: Әйдәгез куян белән төлкегә ярдәм итик. Аларның өйләренә нәрсә җитми? (түбә)

Тәрбияче: дөрес. Ләкин өйләр төрле-төрле. (Берсе зур, икенчесе кечкенә. Балаларга әйттерү.)

Тәрбияче: Өйнең түбәләре дә төрле була. Менә сезгә түбә өчен өчпочмаклар, сайлап куярга кирәк. (Балалар белән дөрес итеп сайлап түбәне кую.)

Куян: Рәхмәт балалар. Сез безгә ярдәм иттегез. Бик тырышлар , булганнар икәнсез. Минем сезгә кечкенә генә бүләгем бар. (куян балаларга кишер өләшә.) Зур, сәламәт булыгыз. Ә миңа инде урманыма кайтырга вакыт. Сау булыгыз.

Балалар: Сау бул куянкай.

Тәрбияче: Балалар сезгә бүгенге шөгылебез охшадыма? Миңа бик охшады. Без бүген шөгылебездә нинди яңа геометрик фигура белән таныштык ?           ( Балаларның җавабы.)

Тәрбияче: Сез өчпочмак турында нәрсәләр белдегез? ( Сораулар ярдәмендә өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.)

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар

Конспект занятия по матетмаике...

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, ...