"Математика иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika.docx22.58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Янил авылы балалар бакчасы”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Математика иленә сәяхәт” дигән темага үткәрелгән эшчәнлек барышы.

 

Тәрбияче:

Гильметдинова  Ләйсән Газинур  кызы

2016 ел

Тема: “ Математика иленә сәяхәт”

Балаларның яше: 6-7 яшь

Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.

Үстерү бурычы: 1 дән 10 га кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунекмәләрен ныгыту. Геометрик фигуралар  турында белемнәрен киңәйтү. Тирә- юньдә ориентлашуларын камилләштерү.

 Тәрбия бурычы: балаларда мөсәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: башлангыч үлчәү күнекмәләре бирү. 10 эчендәге саннарны кечкенәрәк саннарга таркатырга өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль- коммуникатив  үсеш.  

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, дидактик  уен, карточкалар белән эш, үсендерү, мактау.

Җиһазлау: магнит такта, кәгазь тасмалар, геометрик фигуралар ясалган карточкалар, мәсьәлә төзер өчен ясалган агачлар, санау өчен туп,  ИКТ-презентация “Математика иленә сәяхәт”

Алдан үткәрелгән эш: көз айлары һәм атна көннәре турында әңгәмә  оештыру.

Эшчәнлек барышы

1.Кереш өлеш

- оештыру моменты

- хат уку

2. Төп өлеш

- сәяхәткә китү

-   уен  “Тәртип буенча сана”

- ял минуты

- мәсьәләләр чишү

- дидактик уен “Төшеп калган фигураны тап”

3. Практи

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә бик күп кунаклар килгәннәр,әйдәгез аларга хәерле көн телик. Ә хәзер тәрәзәгә күз салыйк. Нинди матур төсләргә күмелгән бит безнең бакчабыз. Әйдәгез әле балалар , сезнең белән яхшы кәефне бүлешәбез.

Психогимнастика.      Бергәләп без басыйк,

                                     Бик зур түгәрәк ясыйк.

                                     Кояшның якты нурыннан

                                     Йөрәкләргә көч алыйк,

                                     Тырышып белем алыр өчен

                                     Шөгылебезне  башлыйк.

 Карагыз балалар, электрон почтага  хат килгән . Әйдәгез шул хатны укып карыйк  әле. Бу хат математика илендә яшәүче патша кызыннан икән.   (Хатны  укыйлар.)

Кадерле балалар! Сезнең төркемгә бик акыллы, зирәк балалар йөри . Тиздән мәктәпкә барырга җыенасыз икән.Минем сезнең белән танышасым һәм кунакка чакырасым килә. Минем янга килеп җиткәнче,бик кызыклы эчтәлекле биремнәр очрар. Шул биремнәрне үтәсәгез минем янга бик тиз килеп җитәрсез. Уңышлар сезгә !

(1 слайд) Балалар,  математика илендә  яшәүче  патша кызына кунакка барабызмы ? Анда нинди  транспортка  утырып барыйк? (Балалар тәкъдим  итәләр). Балалар бу гади генә   поезд түгел, ә  тылсымлы поезд. Ул килсен өчен безгә биремнәр эшләргә кирәк. Балалар менә математика илендә яшәүче патша кызы  безгә  ике бирем калдырган. Шул ике биремне дөрес итеп эшләсәк, без тылсымлы поездга утырып сәяхәткә китәчәкбез.

  • Безнең каршыбызда шарлар очып йөри, менә шушы шарларны сан тәртибе буенча тезәргә кирәк. (Балалар җавабы, 1-10 га кадәр тәртип саны буенча санап күрсәтәләр).Менә биремебез үтәлде. 
  •   ( 2 слайд).Балалар, безнең тылсымлы поездыбыз  килергә чыккан инде. Безгә хәзер поезд тукталышына барырга кирәк.

(3 слайд) Карагыз әле балалар, безнең каршыбызда 3 юл бар. Тизрәк барып җитәр өчен кайсы юлны сайлыйбыз?  Күз белән чагыштырып карыйк әле. (Балаларның җавабы :Сары ук белән күрсәтелгән юл кызыл ук белән күрсәтелгән юлдан кыскарак .Ә зәңгәр ук белән күрсәтелгән юл кызыл ук белән күрсәтелгән юлга караганда озынрак)

  • Ә хәзер тактага карыйк ,сез тактада  нәрсәләр күрәсез?(Тактага өч төрле озынлыкта тасмалар ябыштырылган)
  • Балалар  тасмаларны ничек итеп чагыштырабыз? (Тасмаларны бер-берсенең  кырыена куеп карап була, тагын, берсенең өстенә икенчесен куеп карап була, аның өчен тасманың бер башы икенче тасманың бер башы белән тигез булырга тиеш). Дөрес балалар, афәрин.

(3 слайд) Менә балалар, безнең тылсымлы поезд килеп тә җиткән .Ә хәзер утырыйк та, математика илендә яшәүче патша кызына юл тотыйк. Балалар поезда барганда минем сорауларыма  җавап бирегез әле.

  •  Безгә нинди ел фасылы килеп җитте?
  • Көз айларын санап күрсәтегез.
  • Атна көннәрен искә төшереп китик әле.
  • Балалар бүген атнаның кайсы көне?
  • Бер атнада ничә көн бар?

Менә балалар беренче тукталышка килеп тә җиттек. Әйдәгез ял итеп алабыз.

(9 слайд)(Ял минуты тукталышы). Туп ярдәмендә 10нан 1гә кадәр кирегә саныйлар.

(10 слайд) Балалар поездга утырыйк та, юлыбызны дәвам итик.

(11 слайд )( Икенче тукталыш мәсьәләләр  тукталышы) Бер  мәсьәлә экранда эшләнә , ә ике мәсьәләне балалар үзләре төзеп карыйлар.

(12 слайд) Балалар юлыбызны  дәвам итик, икенче тукталышка китик.

(13, 14 нче слайдлар)

  • Менә балалар без сезнең белән “ Саннар” тукталышына  килеп  җиттек. Бу шәһәрдә ни булды икән. Әлеге йортларда саннар бик моңсу күренәләр. Балалар , алар үзләренең күршеләрен югалтканнар түгелме соң? Булышабызмы саннарга? (Саннарны табып, аларның кайда урнашканнарын аңлатып бирәләр).
  • Балалар безнең поездыбыз тизлеген көчәйтә башлады , безгә икенче тукталышка юл тотарга вакыт .(15 слайд)

-Балалар  без нинди тукталышка килеп җиттек.(балалар җавабы: геометрик фигуралар тукталышы).

(16,17 слайд) Балалар безгә монда бер  бирем эшләргә кирәк ,биремне кем аңлатып бирә.( бер бала биремне аңлата һәм “Югалган фигураларны тап” дигән дидактик уен уйнала).Балалар  без патша кызына кунакка барабыз бит, әйдәгез бүләк итеп геометрик фигуралардан үзебезнең портретларыбызны җыеп,  бүләк итеп калдырыйк. (Эшләп бетергәч, балалар  бер- берсенең эшен бәялиләр).

        Киләсе тукталыш ахыргы тукталыш, әйдәгез поездга  утырыйк та юлыбызны дәвам итик.(18 слайд).

(19 слайд) Балалар без математика илендә яшәүче патша кызы янына килеп тә җиттек. Сезнең  бүләкләрегезне күреп,  патша кызы  бик сөенгән һәм үзегезгә дә күчтәнәч әзерләгән . (Тәрбияче балаларга күчтәнәчне ачып күрсәтә ). 

        -Балалар безнең килгән кунакларыбызга  да бүләгебез бар бит , әйдәгез шул янчыктагы яхшы кәефне өләшеп чыгыйк.(Балалар смайликлар  өләшеп чыгалар)

- Балалар сезгә сәяхәтебез ошадымы?

- Нәрсәсе белән ошады?

- Бүген өйләрегезгә кайткач бу сәяхәтебез турында кемнәргә сөйләр идегез?

(балаларның җавабы)

- Балалар бүген сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады, сез барыгыз да актив катнаштыгыз, мин сезнең белән горурланам.

- Балалар безгә инде бакчабызга кайтырга да вакыт җитте.  Безне патша кызы янына  алып килгән  тылсымлы поезд  математикалар иленең патшалыгына юл тоткан. Ел ахырына ул патшалыкка без дә барып җитәрбез әле. Әлегә безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Ә анда кайтыр өчен, патша кызы безгә тылсымлы  Лимузин  машинасы бүләк итә. Аның белән без  бик тиз кайтып  җитәрбез.

- Әйдәгез балалар, күңелле итеп җырлап  бакчабызга юл тотыйк. Җыр “Мин шофер”.(Балалар төркемнән җырлап чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...