"Математика иленә сәяхәт" , ФГОС буенча самоанализ.
статья по математике по теме

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

ФГОС буенча самоанализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoanaliz_2.docx123.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Янил авылы балалар бакчасы”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Математика иленә сәяхәт” дигән темага үткәрелгән эшчәнлек барышына самоанализ.

 

Тәрбияче:

Гильметдинова  Ләйсән Газинур  кызы

2016 ел

Мин  Гильметдинова Ләйсән Газинур кызы  Янил авылы балалар бакчасының  зурлар төркемендә тәрбияче булып эшлим.                                        

Бүген  28 октябрь көнне, иң гади математик күзаллауны үстерү шөгыле буенча, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Математика иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль үткәрдем.                                                                

Шөгыльнең төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Әлеге шөгыльдә 9 бала катнашырга тиеш иде. 3 бала авыру сәбәпле шуларның 6сы катнашты.                        

Эшчәнлек барышының максаты: балаларның танып белү һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.Үз күзлегемнән чыгып караганда шөгыль вакытында башланып китте. Тәрбияче белән бер рәттән балалар да шөгыльгә тулысынча әзер иделәр. Эшчәнлек барышының һәр өлешендә күрсәтмә, белем бирү һәм дидактик материаллар кулланылды. Мәсәлән, озынлык һәм кыскалыкны чагыштыру өчен тасмалар, мәсьәлә төзер өчен агач макеты, карточкалар  һәм геометрик фигуралардан әзерләнгән таратма материаллар. Геометрик фигуралар турындагы  белемнәрне ныгыту өчен  “Төшеп калган геометрик фигураларны тап”, “Күчтәнәчкә торт” дип аталган дидактик уеннар уйнатылды. Шулай ук, “Математика иленә сәяхәт” дип исемләнгән ИКТ- презентация кулланылды.                                                                        

Төркемнең торышы санитар нормаларга туры килә. Әлеге шөгыльнең план конспекты Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясе астында төзелгән төп белем бирү программасына нигезләнелде. Шулай ук, календарь тематик планга һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә.                                                                                        

Эшчәнлек барышының һәр мизгеле теманы ачып бирүгә нигезләнгән. Шөгыльдә интеграль белем бирү өлкәләре кулланылды: танып белү үсеше; физик үсеш; сөйләм үсеше; социаль- коммуникатив үсеш; эстетик- сәнгать үсеше.                                                                                        

Танып белү үсеше өлкәсе  балаларның күз белән чагыштырып юл, тасмалар озынлыгын табарга өйрәтүне, 1дән 10 га кадәр саннарны кирегә таба  санауны һәм экрандагы “Саннарның күршеләрен тап” дигән дидактик уен ярдәмендә пространствода ориентлашуны, “Төшеп калган геометрик фигураларны табып куй” дигән дидактик уен аша геометрик фигуралар турында,  аларның төсе, формасы, үлчәмнәре, саны турында белемнәрен  ныгытуны үз эченә алды. Балаларның кызыксыну өлкәсе киңәйтелде, танып белү омтылышы көчәйде.                                                                        

Физик үсеш өлкәсе буенча карасак,  эшчәнлек барышы балаларның хәрәкәтләнү, шул исәптән координация һәм сыгылмалык кебек физик сыйфатларны үстерүгә дә юнәлтелгән иде. Туп белән уйнатылган “Саннарны кирегә сана” дигән хәрәкәтле уен шуның мисалы булып тора. Шулай ук, эшчәнлек барышында дидактик уен аша кулчукларының төгәл хәрәкәтләр ясау(эре һәм вак предметлар белән эш итү) күнекмәләрен ныгытуга юнәлтелгән күнегү эшләнде.                                                                        

Сөйләм үсеше өлкәсенә килсәк, шөгыльнең оештыру моменты психогимнастика белән башланып китте һәм сөйләү күнекмәләре камилләштерелде. “Саннарны тәртип буенча урнаштыр” дигән дидактик уен аша, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзү биремен үтәгәндә грамматик яктан дөрес        диалогик һәм монологик бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерелде. Эшчәнлек барышында математика терминнарын  дөрес ишетү, әйтү күнекмәләре камилләштерелде.                                                                        

Социаль- коммуникатив үсеш өлкәсе эчәнлек барышының берничә моментында чагылыш тапты. Мәсьәләләр төзегәндә, геометрик фигуралар белән дидактик уен уйнаганда, атна көннәре, ел фасыллары буенча сорауларга җавап биргән вакытта балаларда мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш- гамәлләре белән идарә итә белү күнекмәләре булдырылды. Ял минутында яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләре үстерелде. Бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнде.                                         

Эстетик- сәнгать үсеше өлкәсендә шөгыль барышында әйләнә- тирә дөньяга эстетик караш тәрбияләнде, ял минутларында, эшчәнлекнең йомгаклау өлешендә “Мин шофер” дигән җыр ярдәмендә балаларда нәфис сәнгать әсәрләрен мәгънәви яктан аңлауның алшартлары үстерелде.                        

Бүгенге эшчәнлек барышының психологик һәм педагогик таләпләре балаларның яшенә һәм индивидуаль үсешенә туры килә. Балаларга бирелгән иҗади эшчәнлекнең күләме һәр баланың мөмкинчелеген  исәпкә алып дөрес итеп билгеләнде. Балаларның эшчәнлек барышындагы активлыгы  теманы аңларга, хәтердә калдырырга теләү  омтылышыннан чыгып билгеләнде. Һәм иҗади эш белән ныгытылып барылды. Мисал өчен,экранда күрсәтелгән, аңлатылган  геометрик фигуралар ярдәмендә   мөстәкыйль рәвештә “ Күчтәнәчкә торт”дигән  иҗади эш башкардылар.Әлеге иҗади эш балаларның шәхси фикерләвен, шәхси  фантазияләрен үстерде. Ә инде “Төшеп калган фигураларны тап” дигән дидактик уен бирелгән инструкцияне бозмыйча, балаларда үзләренә  карата җаваплылык  хисе тәрбияләргә ярдәм итте.                        

Бүгенге шөгыльдә балалар бик теләп катнаштылар. Бирелгән сорауларга тулысынча җавап бирергә тырыштылар. Эшчәнлек барышындагы үзләренә аңлаешлы биремнәрне мөстәкыйль рәвештә, җиренә җиткереп эшләделәр. Дидактик уеннарда килеп чыккан хаталарны уйлап, мөстәкыйль рәвештә төзәттеләр. Шулай ук, үзләренең һәм иптәшләренең эшләгән эшләренә бәя бирделәр.                                                                                 

Белгәнебезчә, эшчәнлек барышы никадәр кызыклырак булса балаларга бирелгән материал  да хәтерләрендә шул кадәр күбрәк кала, бүгенге шөгыльдә  хәрәкәтле, дидактик уеннар белән үрелеп барылды һәм  шуның нәтиҗәсендә эшләнгән биремнәр балаларның хәтерендә калгандыр дип уйлыйм. Эшчәнлек барышында балалар белән активлаштыру, әңгәмә ярдәмендә шәхси эш алып барылды. Һәм һәр баланың индивидуаль мөмкинчелеген исәпкә алып коллектив белән дидактик уен уйналды. Шуннан чыгып, шөгыльдә үстерү, тәрбия һәм белем бирү бурычлары төзелде.                

Шөгыль санитар нормаларга туры килә. Аның дәлиле булып, уен эшчәнлекләренең чиратлаштырылып килүе, уеннарның сәламәтлеккә зыян китермәслек булуы, биремнәрнең озак , ялыктыргыч булмавы, күздә тотыла. Мисал өчен, ял минуты тиешле вакытта үткәрелде һәм  өстәлдә уйнаган дидактик уен белән чиратлаштырылды. Балаларның өстәл артында дөрес утыруларына зур игътибар бирелде.                                                                

Эшчәнлек  барышында балалар үз теләкләре белән мөстәкыйль рәвештә уен, әңгәмә, сорау кебек алымнар кулландылар. Шуның нәтиҗәсендә шөгыль күтәренке рухта узды һәм балаларда зур кызысыну уятты. Балалар эшчәнлек барышында тәрбиячегә һәм  бер -берсенә карата ягымлы, яхшы мөгаләмәдә булдылар. Шуның нәтиҗәсендә уен, үстерү, тәрбияви моментларда балаларның үз- үзләрен тотышы  дөрес оештырылды  дип уйлыйм. Һәм тәрбияченең дөрес, сәнгатьле сөйләме, ягымлы тавышы, балалар белән эшләгәндә актерлык сәләте кебек сыйфатлар булуы, үзеңне балалар белән беррәткә куеп сөйләшү, мактау, үсендерү кебек алымнар куллану баларның күңелен яулап алырга ярдәм итә һәм алар үткәрелгән эшчәнлек барышында чагылыш тапты дип исәплим.                                                                        

 Эшчәнлек барышында мин куелган максатка ирештем дип уйлыйм. Балалар бүгенге шөгыльдә алган белемнәрен  тормышта  куллана алырлар дип ышанып калам.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...