”Лунтикның дуслары”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Ибрагимова Гулия Зиятдиновна

Программа эчтәлеге:

1.     5 предмет арасында,озынлыкларына,киңлекләренә,зурлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру,кычкырып санау күнекмәләрен ныгыту,геометрик фигураларны аларның үлчәмнәре арта бару яки кимүгә бәйле рәвештә бер рәткә төзәргә өйрәтү;сулдан уңга,өстән аска,астан өскә әйтелмәләрен аңларга өйрәтү,квадрат,өчпочмак,турыпочмак,цилиндр.куб,шар формасындагы предметларны аерырга өйрәтү.

2.     Логик фикерләүне,тапкырлылыкны,зирәклек сыйфатларын үстерү.

3.     Мөстәкыйльлек бердәмлелек тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogyle.docx15.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама Муниципаль Районы Башкарма Комитетының”Мәктәпкәчә Мәгариф Идарәсе”Муниципаль Учреждениясе

Математикадан йомгаклау шөгеле

        Тема”Лунтикның дуслары”

Төзеде: 5нче төркем тәрбиячесе

        Ибраһимова Г.З

        Түбән Кама

Тема:”Лунтикның дуслары”        

Программа эчтәлеге:5 предмет арасында,озынлыкларына,киңлекләренә,зурлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру,кычкырып санау күнекмәләрен ныгыту,геометрик фигураларны аларның үлчәмнәре арта бару яки кимүгә бәйле рәвештә бер рәткә төзәргә өйрәтү;сулдан уңга,өстән аска,астан өскә әйтелмәләрен аңларга өйрәтү,квадрат,өчпочмак,турыпочмак,цилиндр.куб,шар формасындагы предметларны аерырга өйрәтү.2.Логик фикерләүне,тапкырлылыкны,зирәклек сыйфатларын үстерү.3.Мөстәкыйльлек бердәмлелек тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:1.Күрсәтмә материал:Тәүлек вакытларын сүрәтләгән рәсемнәр,теремкәй,уенчык җәнлекләр

2Демонстрацион материал һәм таратма материаллар:икегә бүленгән карточкалар,вак чыршылар,гөмбәләр,конверт,тасмалар.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:Исәнмесез,балалар!Хәлләрегез ничек?

Балалар:Исәнмесез,хәлләребез бик әйбәт.Тукай телен,анам телен өйрәнергә килдекбез монда.(утыралар)

Тәрбияче:Балалар,без сезнең белән бүген әкиятләр илендә кунакта булырбыз.Айдан безгә кунакка Лунтик килгән.Ул беркемне дә белми,беркая да бара белми.Менә шулай күңелсезләнеп утырганда,тычкан чыелдыкны күреп алган да:”Син нәрсә?”-дигән.Тычкан:”Мин тычкан-чыелдык ,ә син нәрсә?”-дип сораган.”Мин Лунтик, айдан төштем,ләкин мин беркая да бара белмим.Тычкан әйтә:”Басуда бик матур теремкәй тора,мин шунда бара идем,әйдә минем белән”-ди.Лунтик бик теләп ризалаша.Ләкин алар алдында ике төрле юл тора,берсе озын,ә икенчесе кыска.

Балалар әйтегез әле,кайсы юлдан китсәләр алар теремкәйгә тизрәк барып җитәләр? Бик дөрес, кыска юлдан.(балалар кыска ленталарны күрсәтәләр)

Лунтик белән тычкан теремкәй янына килеп җитәләр,ләкин анда баскыч юк,нишләргә, алар аптырап калалар.Әйдәгез балалар,тычканга булышабыз,баскыч ясыйбыз.Балалар өстәлдә карточкалардан баскыч ясыйлар,иң аска озын лентаны.аннан соң кыскарак(5лентаны) иң өскә иң кыска лентаны куеп баскыч ясыйлар

Тәрбияче:Әфәрин,булдырдыгыз балалар.Шулай итеп,тычкан кереп китә дә теремкәйдә яши башлый.Лунтикка тагын күңелсез булып кала.Болын буйлап йөргәндә, сикергәләп йөрүче бака-бакылдыкны күреп ала.Лунтикны күреп алып:”Син нәрсә?Нигә болай күңелселәнеп йөрисең?”-дип сорый.Мин Лунтик,айдан төштем,беркемне дә белмим” Болында бик матур теремкәй бар икән,мин шунда бара идем,әйдә минем белән”-дип,бака үзе белән чакырган.Ләкин теремкәйгә барып җитәр өчен,елга аркылы сикереп чыгарга кирәк,ә каршысында ике елга,берсе тар,ә икенчесе киң.

Тәрбияче:Балалар, бака кайсы елга аркылы сикереп чыга ала?

Балалар:Тар елга аркылы(Өстәлдә шнурлар белән тар елга ясыйлар)

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар,сез бакага булыштыгыз.Шулай итеп,Лунтик белән бака теремкәй янына килеп җитәләр дә,бака Лунтикны калдырып теремкәйгә кереп яши башлый.

Тәрбияче:Балалар әйтегез әле,теремкәйдә барлыгы ничә җәнлек яши башлады?

Балалар:Ике(2 ле санын күрсәтәләр)

Тәрбиче:ӘЛунтик ничә?(1ле санын күрсәтәләр)

Тәрбиче:Шулай итеп, Лунтик тагын үзенә дус,иптәш көтеп утыра башлады.Кинәт кенә аланлыктан куянкай-куркаккай йөгереп килеп чыккан.Лунтик янына якынрак килеп танышалар.Куянкай аңа аланлыкта бик матур чыршы агачлары үскәнен,ә ул чыршы төпләрендә бик матур гөмбәләр үсүен сөйли.Өстәл өстендә икегә бүленгән карточкалар ята.Тәрбияче балаларга карточканың өске өлешенә 5 чыршы агачын төзеп куярга куша,ә аскы өлешенә беренче чыршы астына бер гөмбә куярга куша.Һәм чыршыны да,гөмбәне дә сулдан уңга таба куярга кирәклеген искәртеп куя

Тәрбияче:Балалар,ничә чыршы?Ничә гөмбә?

Балалар:5 чыршы,1 гөмбә

Тәрбияче:Хәзер 5чыршының астына,сулдан уңга 5гөмбә куябыз,әйтегез әле,кайсы күбрәк? Балалар:Чыршы белән гөмбә бертигез.Тәрбияче:Балалар,ә  сез беләсезме,куяннар бик уйнарга яраталар,әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.(Физ.минутка).Уйнагач,куянкай теремкәйгә кереп китә дә шунда яши башлый.

Тәрбияче:Шулай итеп,теремкәйдә барлыгы ничә җәнлек яши башлый?(3 ле санын күрсәтәләр).Лунтикка озак күңелсезләнеп утырырга туры килми,төлке хәйләбикәнең дә юлы теремкәй яныннан узган.Алар төлке белән бик тиз танышып китәләр,төлке килгәндә юлда үзенең муенсасын югатуын сөйли.Лунтик та берничек тә ярдәм итә алмавын белдерә.Әйдәгез балалар төлкегә булышыйк.Балалар тәрбияче әйткән геометрик фигураларның исемен әйтеп җеп өстенә куялар.Төлке муенсага рәхмәт әйтеп теремкәйгә кереп яши башлый.Балалар барлыгы теремкәйдә ничә җәнлек яши инде?

Балалар:Дүрт җәнлек яши(4 санын күрсәтәләр)

Лунтик тагын иптәшсез калып, күңелсезләнеп китеп бара иде,5төстәге шарлар күтәреп,зур-зур атлап бүре килеп чыкты.Лунтик белән бүре бик тиз арада таныштылар һәм бүре Лунтикка бер шарны кулына тоттырды.Лунтик моңа бик сөенеп рәхмәтләр әйтте.

Тәрбияче:Балалар әйтеге әле, бүре Лунтикка нинди төстәге һәм ничәнче шарны бирде?Ә хәзер күзләрне йомдык,ачыгыз күзләрне һәм әйтегез ничәнче шар юк?Нинди төстә?(берничә тапкыры кабатлыйлар).Шулай итеп бүре дә теремкәйне бизәргә дип кереп китте һәм шунда яшәп калды.

Барлыгы ничә җәнлек булды инде теремкәйдә?(5санын күрсәтәләр)

Тәрбияче:Шулай итеп җәнлекләр дус,тату итеп яшәп яталар,ә Лунтик лап-лоп атлап килгән аю белән һәм балалар белән дуслашалар.Чөнки балалар аюга теремкәйдә урын булмый.Әйтегез әле,нигә?Дөрес,аю зур,ә теремкәй бәләкәй.Аю үзе белән конверт алып килгән,карагыз әле тышында нинди фигуралар ясалган? Дөрес,уртада цилиндр,уң якта шар,сул якта куб.

Дөрес балалар,ә конверт эчендә аю безгә бүләккә төрле төстәге шарлар салган.Рәхмәт аю.Әйдәгез балалар, Лунтик белән бергәләп шакмаклардан зур теремкәй төзибез,анда аю да,Лунтик та һәм башка җәнлеләр дә яши алырлык зур итеп төзибез һәм дус,тату итеп яшәрләр.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Дуслар кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә үз-үзеңне тотыш культурасы буенча шогел конспекты...

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...