.“Математика иленә сәяхәт”
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Галимова Лилия Азатовна

Программное содержание:

Обучающие задачи:

·         Упражнять в счёте в пределах 10 в прямом и обратном порядке

·         Закрепить знания о составе чисел в пределах 10 из двух меньших чисел.

·         Закрепить знания о последовательности дней недели, времён года

·         Закрепить умение сравнивать 2 рядом стоящих числа, используя знаки больше, меньше, равно.

·         Закрепить умение различать понятия: выше – ниже, сравнивать предметы по высоте

·         Закрепить представления детей о геометрических фигурах: умения различать геометрические фигуры, умения сравнивать их по свойствам (по цвету, форме и величине).

Развивающие задачи:

Создать условия для развития логического мышления, сообразительности, внимания.

Способствовать формированию мыслительных операций, развитию речи, умению аргументировать свои высказывания.

Воспитательные задачи:

Воспитывать самостоятельность, умение понимать учебную задачу и выполнять её самостоятельно.

Воспитывать интерес к математическим занятиям.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_patshalygyna_syaht.pptx1.66 МБ
Файл matematika_ilen_syaht.docx19.56 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Математика патшалыгына сәяхәт

Слайд 3

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10

Слайд 4

1 8 4 10 3 2 6 5 9

Слайд 10

Мәс ь әләләр шәһәре

Слайд 11

Табышмаклар шәһәре

Слайд 12

Математика патшалыгы.



Предварительный просмотр:

“Математика иленә сәяхәт”

Программное содержание:

Обучающие задачи:

  • Упражнять в счёте в пределах 10 в прямом и обратном порядке
  • Закрепить знания о составе чисел в пределах 10 из двух меньших чисел.
  • Закрепить знания о последовательности дней недели, времён года
  • Закрепить умение сравнивать 2 рядом стоящих числа, используя знаки больше, меньше, равно.
  • Закрепить умение различать понятия: выше – ниже, сравнивать предметы по высоте
  • Закрепить представления детей о геометрических фигурах: умения различать геометрические фигуры, умения сравнивать их по свойствам (по цвету, форме и величине).

Развивающие задачи:

Создать условия для развития логического мышления, сообразительности, внимания.

Способствовать формированию мыслительных операций, развитию речи, умению аргументировать свои высказывания.

Воспитательные задачи:

Воспитывать самостоятельность, умение понимать учебную задачу и выполнять её самостоятельно.

Воспитывать интерес к математическим занятиям.

Т: Исәнмесез, балалар!  Әйдәгез түгәрәккә басабыз. Ә хәзер, балалар, бер-беребезгә  күтәренке кәеф бүләк итик әле!

Б: Собрались все дети в круг,

Я твой друг и ты мой друг.

Крепко за руки возьмемся

И друг другу улыбнемся.

Т: Кәефегез күтәренкеме, балалар?

Б: Әйе.

Т: Балалар, карагыз әле безгә бүген кунакка апалар кергәннәр. Әйдәгез әле алар белән дә елмаеп исәнләшик!

Б: Исәнмесез.

Т: Әйдәгез әле, шөгылебезне башлар алдыннан, бармакларыбызны язып, уйнатып алыйк  әле.

Б: Дружат в нашей группе девочки и мальчики.

Мы с тобой подружим маленькие пальчики.

1,2,3,4,5!

Начинаем счет опять: 5,4,3,2,1-

Дружно мы в кругу стоим!

Т: Булдырдыгыз, балалар! Мин иртә белән килгәч, өстәлдә менә бу хат ята иде. Кемнән икән бу, балалар?! Ачып укыйбызмы?

Б: Әйе.

Т: Хатның тышына 64 нче номерлы “Сөембикә” балалар бакчасының 4 нче төркем балаларына дип язылган. Димәк, безгә ачып укырга ярый.

-Исәнмесез, кадерле 4 нче төркем балалары. Мин математика патшабикәсе булам. Мин сезне һәрвакыт күзәтеп торам. Сезнең математиканы яратканыгызны, цифрлар, геометрик фигуралар белән дус икәнегезне беләм. Шуңа күрә сезне үземнең тылсымлы илемә чакырам.

Балалар, нишлибез барабызмы?

Б: Әйе.

Т: Балалар, математика иленә тиз генә барып җитеп булмый, математика патшалыгы бик ерак. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын белсәгез без математика иленә  бик тиз барып җитәрбез.

Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара, юлы юк.  

Нәрсә ул, балалар?

Б: Самолет.

Т: Әйе, бик дөрес.  Хәзер безгә самолетны төзергә кирәк.  Аның өчен урыннарыбызга утырырга кирәк булыр. Утырыр алдыннан безгә ике командага буленергә тиеш. Чөнки бүген безнең шөгылебез КВН формасында булачак. Без сезнең белән математикада өйрәнгән бөтен белемнәребезне искә төшерербез. Димәк, безнең ике команда: кызыллар һәм зәңгәрләр командасы. Балалар, әйдәгез үз урыннарыгызга утырыгыз . (Балалар ике командага бүленеп утыралар).

Балалар, сезнең өстәлләргә самолетның кисәкләре куелган, сезгә аларны җыеп, самолет ясыйсы була. 1, 2, 3 дигәч башлыйбыз, кайсы команда тизрәк бетерә, шуларга фишка бирелә. Ахырдан саныйбыз, кайсы команданың фишкасы күбрәк, шул команда җиңүче була.

(балалар самолетны төзиләр)

Булдырдыгыз, балалар! Самолет нинди геометрик фигуралардан тора?

Б: Өчпочмактан.

Т: әйе, ничә өчпочмак кирәк булды? (балаларның җавабы)

Хәзер инде без сезнең белән самолетка утыра алабыз. Әйдәгез әле, самолет очсын өчен , без тылсымлы сүзләр әйтик.  10 кадәр саныйбыз,

               Зәңгәр күккә очабыз. (балалар 1-10 кадәр һәм 10-1 кадәр саныйлар)

Самолетта  барганда күңелсез булмасын өчен әйдәгез мин сезгә сораулар бирәм. Кайсы команда күбрәк җавап бирә, шул җиңүче була.

  • Бер елда ничә ай?
  • Ничә ел фасылы бар?
  • Көз фасылының айлары нинди?
  • Март, апрель, май кайсы ел фасылының айлары?
  • Атнада ничә көн?
  • Бүген атнаның нинди көне?

(Балаларның җаваплары).

Т: Менә без Саннар шәһәренә килеп җиттек. Безгә бу шәһәрдәге биремнәрне үтисе була.

1 бирем: “Саннарны чагыштыру”. Сезгә өстәлдәге карточкаларда  саннарны зурлык, кечкенә һәм тигезлек тамгаларын куеп чагыштырасы була.

2 бирем: “Кайсы сан юк”.  

3 бирем: “Саннарны эзләп тап”.

Кайсы сан юк, балалар?

Б: 7 саны

Т: Әйе, дөрес.  Балалар, математика патшабикәсе 7 ле санын бик ярата икән, чөнки ул тылсымлы. Хәзер ул сезне шул сан белән таныштырырга тели. 7 саны әкиятләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә киң кулланыла. Балалар әйдәгез әле без нинди мәкальләр беләбез?

Б: 7 кат үлчә, бер кат кис.

Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә әз.

Т: Бик дөрес. Ә әкиятләрдә? Кәҗә бәтиләре ничә булган?

Б: 7

Т: Гномнар турында әкият ничек атала?

Б:” Семь гномов”

Т: Ә салават күперендә ничә төс бар?

Б: 7 төс бар.

Т: Атнада ничә көн?

Б: 7 көн.

Т: Менә күрдегезме, балалар, 7 саны нинди тылсымлы. Әйдәгез хәзер юлыбызны дәвам итик. Балалар, самолетта барганда без бик ардык, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Физминутка.

Быстро встаньте, улыбнитесь,

Выше, выше потянитесь

Ну-ка, плечи распрямите,

Поднимите, опустите, влево, вправо повернитесь

Пола ручками коснитесь

Сели-встали, сели-встали

И на месте поскакали.

Менә без  “ Мәсьәләләр” шәһәренә килеп җиттек. Монда да безгә биремнәр бирелгән.

Рәсемнәр буенча мәсьәләләр төзү.

Т: Юлыбызны дәвам итәбез һәм бармакларыбызны ял иттерәбез.

Уң кулыбызны табыйк.

Әйдәгез санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән, иң кечтекидән.

Чәнти була бер, исемсез -ике

Урта бармак – өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак,

Әнә нинди зур тармак.

Менә биш күпме була.

Бөкләгәч йодрык тула.

Т: менә, балалар, Без табышмаклар шәһәренә килеп җиттек. Хәзер мин һәр командага табышмаклар әйтәм, игүтибар белән тыңлагыз.

1. Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык? (8 кошчык)

2. Әти куян, әни куян,

Малай куян, кыз куян.

Аннан тагын ике куян,

Санап кара ничә туган? (6 туган)

3. Әби бәйли бияләй,

Сиңа, миңа, абыйга,

Барысы ничә бияләй?

Әйтеп кара син миңа. (3 бияләй)

4. Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не бирде тиенгә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә салган? (6 гөмбә)

Т: Балалар, математика патшалыгына килеп тә җиттек. Ләкин шәһәребезгә йозак эленгән. Йозакны ачар өчен безгә аларның  биремнәренә җавап бирәсе була. Җавап бирәбезме, балалар.

1 бирем: “Кайсы фигура артык?”

2 бирем: “Предметның геометрик фигурасын ясау.”

Балалар, карагыз әле шәһәребезгә юл ачык. Математика патшалыгы матурмы, балалар?

Б: Әйе.

Т: бу шәһәргә бөтен балаларны да кертмиләр. Кемнәр зирәк, булдыклы, тәртиплеләрне генә кертәләр. Димәк, без нинди балалар? (балаларның җавабы). Ә хәзер балалар безгә яңадан өйгә кайтып, җиңүче команданы билгеләргә кирәк булачак. Яңадан кайтып җитер өчен,тылсымлы сүзне әйтергә кирәк.

10 кадәр саныйбыз,

Зәңгәр күккә очабыз.

(Балалар рус телендә 1-10 һәм 10-1 кадәр саныйлар).

Бүгенге шөгылебез, балалар, миңа бик ошады.Игүтибарлы булганыгыз өчен,  бик зур рәхмәт үзегезгә!

Җиңүче командалар билгеләнә, бүләкләр бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...