Танып белү (ФЭМП) эшчәнлеге
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Предметның зурлыгына карап санау нәтиҗәсе үзгәрмәвен аңлату. 5 эчендә күрсәтелгән санда хәрәкәт эшләү күнекмәсе бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urt._tork._matem._achyk_eshchnlek.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә  Танып белү (ФЭМП)/Иҗади сәнгать(Рәсем) эшчәнлеге

Интеграль белем бирү өлкәләре: «Танып-белү үсеше» (фэмп),«Физик үсеш», «Сөйләм үсеше»,«Социаль-аралашу»

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, аралашу, танып-белү, музыка, матур әдәбият.  

Максат:

1. Әйберләргә карата игътибарлылык тәрбияләү.

2. әйтелгән юнәлештә хәрәкәтләнү күнекмәсен ныгытуны    үстерү..

3.Предметның зурлыгына карап санау нәтиҗәсе үзгәрмәвен аңлату. 5 эчендә күрсәтелгән санда хәрәкәт эшләү күнекмәсе бирү; таныш геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат , өчпочмак, турыпочмаклык) таный, исемнәрен атый белү күнекмәсен ныгыту; тәүлек өлешләре эзлеклелеге турында күзаллауларын камилләштерә (иртә, көн, кич, төн).

 Материал:,өйгә  юл  табу  планы,планда  күрсәтелгән    предметлар(капка, куян, чыршы, өй),зур,кечкенә  туплар белән кәрҗин, җәймә (геометрик фигуралар), бишкә кадәр пердметлар төшерелгән карточкалар, Аю, Тиен, Куян, өй уенчыклары), төсле акбурлар, А3 формат ак бит.

Эшчәнлек барышы:

  • Хәерле иртә балалар. Әйдәгез әле бер-берегезнең хәлләрен белик. Раяна хәерле иртә, ничек синең хәлләрең?(һәр бала иптәшеннән сорый)
  • Бүген миңа кемдер шалтыратты. Ул миңа болай диде: “Ничек анда хәлләр, яз җитәме әле, миңа йокыдан торырга кирәк”- диде. Сез ничек уйлыйсыз кем шалтыратты икән миңа? (балаларның фикерен тыңлау.) Әйе балалар Аю шалтыратты. Әйдәгез Аюкайны йокысыннан уятабыз, аның өчен безгә урманга барырга кирәк. Безгә урманда адашмас өчен схема буенча барырга кирәк. (Схеманы карау: капка, куян, чыршы, өй)
  • Маршрутны карап чыгу. Без кайдан кузгалабыз. Иң беренче без кайда барабыз инде ( куян янына)Урман эчендә йөрү өчен әйдәгез чаңгылар киябез.
  • Киттек (чаңгыда шуу хәрәкәтләре ясау)
  • Куян шаяра безнең белән кар йомарламы ыргыта.(кәрҗин эчендә туплар: зур һәм кечкенә тупларның чагыштыру. Зур туплар күбрәкме, әллә кечкенә туплар күбрәкме? Каян беләбез? Нәтиҗә: зур һәм кечкенә туплар бертигез.
  • Юлыбызны дәвам итәбез. Схема буенча кая барабыз? (Чыршыга)
  • Тиенкәй: Балалар  паласымны кагыйм дигән идем карагыз әле тычканнар кимереп тишкәләп бетергәннәр. Ай аллам нишләргә инде- ди. Балалар коверны ничек ямап була? ( геометрик фигуралар куялар, фигураларны әйтәләр) Балалар миңа кич Аюкайны кышкы йокысыннан уятырга кирәк, белмим кайчан уятырга?
  • Уен: “Тәүлек  өлешләрен  ата”. Тиенкәй рәхмәт әйтә.
  • Юлыбызны дәвам итәбез. Схема буенча кая барабыз. (өйгә)
  • Уен: “ Әйтелгән санга хәрәкәт күрсәт
  • Кайда икән соң бу Аюкай7 (эзлиләр)
  • Менә бит Аюкай тор инде. Тышта яз җитте.

Аю: И балалар төш күреп ята идем. Мин җәнлекләрнең өен җимергәнмен икән, кайсы әкияттән икәнен оныттым.

  • Кайсы әкияттә Аю өйне җимерә?
  • Бердә борчылма Аюкай безнең юалалар сиңа һәм җәнлекләргә Теремкәй ясап бирерләр. (Күмәк эш: эш тәртибен искә төшерү ( теремкәйнең нәрсәлре бар: стеналары, түбәсе..., төсле акбурлар белән ясыйлар.)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү”

Максатлар:1    10 га кадәр туры һәм кире санау күнекмәләрен ныгыту.2       Атна, ай һәм көн исемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.3...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

"Әкият уйныйбыз" (2-нче кечкенәләр төркемендә танып белү (математика) эшчәнлеге).

  Эшчәнлектә “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында”  тирәлек (пространство) төшенчәләре формалаштырыла;-         геометрик  фигураларны...