Танып белү-Математика
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Хазиева Алсу Габдельхамитовна

 

Максат:   Геометрик фигураларны танып әйтә белү.  Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру.      Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl_matematika_hazieva.docx18.35 КБ

Предварительный просмотр:

         Танып белү-Математика

Тема: Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам  итү.    

Максат:   Геометрик фигураларны танып әйтә белү.  Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру.      Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.

                                         

                                                       Шөгыльнең барышы:

-Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар б/н елмаеп исәнләшик.

-Ә хәзер түгәрәк ясыйк:

-Кулларга без тотындык.

Бер-беребезгә елмайдык

Җылы китте кулларга.

Рәхәт булды дусларга.

  • Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Ай, безгә тагын Акбай килгән аның кулында ”Тылсымлы капчык” икән.
  • Әйдәгез әле капчык әчендә нәрсә булганын карыйк? (капчыкта-түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак)
  • -нәрсәләр икән болар, балалар. Геометрик фигуралар. (кабатлату).
  • Бу нәрсә? (Түгәрәкне күрсәтәм). Ул нәрсәгә ошаган?( шарга, тупка, тәгәрмәчкә)
  • Ә ул нинди төстә?
  • -Әйдәгез әле балалар, мина уң кулыгызны күрсәтегез. (калак тота торган кулыгызны) уң кулыгызнын имән бармагы б/н һавада түгәрәк ясагыз. Аның түгәрәк икәнен тоегыз.
  • Ә монысы нинди фигура икән? (квадрат). Ә кайдан белдек без аның квадрат икәнен? Аның нәрсәләре бар? (почмаклары). Ул нинди төстә? Ә квадрат нәрсәләргә ошаган (печенье, тәрәзә, көзгегә).
  • Ә менә бу фигураны, балалар,  без яңа гына өйрәнә башладык. Ул нәрсә икән? (очпочмак). Аның да нәрсәләре бар икән?(почмаклары)
  • Кая миңа күрсәтегез әле почмакларын.
  • -Нинди геометрик фигура булды инде? (кабатлату)
  • -Хәзер бармаклар б/н күнегүләр ясарбыз. Бармакларыгызны яратыгыз әле, аларны сыйпагыз. Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан. Баш һәм имән бармакларыгызны бергә тоташтырыгыз әле. Менә шулай.
  • -нинди фигура барлыкка килде? Түгәрәк. Барлыкка килгән түгәрәктән мина карагыз әле-алга. Бергәләп әйтегез “алга”. Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз-өскә-Бергәләп әйтегез”Өскә”. Түгәрәк аша идәнгә карагыз-аска.
  • Ә хәзер әйдәгез квадрат ясыйбыз баш бармакларны тигез итеп һәм атсыз бармакларны да тигез итеп тоташтырабыз.
  • -Өчпочмакны да нәкъ шулай ук эшлибез.
  • -Кулларыгызны төшерегез. Уң кулыгызны уң якка сузыгыз. Бергәләп-“Уңга” дип әйтегез. Сул кулны сул якка сузыгыз. Бергәләп сулга дип әйтегез. Булдырдыгыз
  • Эткә оятөзү.
  • -Ә хәзер без сенең б/н уен уйнап алырбыз.  Аның өчен кызлар өчпочмак  фигурасын ала малайлар-квадрат фигураларын алыгыз.уен “Парыңны тап “ дип атала. Көй уйнаганда сез биерсез, көй туктауга үзегезгә пар табыгыз. Кулында сезнеке кебек булган фигуралы иптәшегез янына барыгыз. (өстәлдә фигуралар куела)
  • -Булдырдыгыз,  балалар.
  • Менә безнең монда машиналар тора . без сезнең б/н хәзер алар б/н уйнарбыз.
  • Әйдә башта әйтегез  әле миңа юллар нинди була. Киң- тар; озын-кыска.
  • Әйтегез әле, машиналар нәрсәләре б/н аерылып торалар (Зурлыклары б/н)
  • Кайберләре зур, кайберләре кечкенә.
  • Монда безнең ике юл үтә: бер юл-киң, икенчесе-тар.
  • Бу юл нинди(киң)
  • Ә бу юл киңлеге буенча нинди?(тар).
  • Кулларыгыз б/н тар юлны күрсәтегез. Әйдәгез башта кулларны дуслаштырыйк һәм әкренләп аерыйк. ( Нәкъ шулай ук киң юлны күрсәтү).
  • Б-р. Әйтегез әле зур машина нинди юлдан йөри? (киң)
  • Ә кечкенә машина нинди юлдан? (тар)
  • Хәзер үзегезнең машиналарыгызны киңлеге буенча туры килә торган юлларга куегыз.
  • Афәрин булдырдыгыз.
  • Бал-р, хэзер елның нинди вакыты-Кыш.
  • Кыш көне без муеннарыбызга нәрсә урыйбыз әле. (шарф). Әйе.
  • Нәрсә дисең Акбай.-Менә мин дә юлдан шарфлар таптым  карагыз әле.
  • Алар нинди(берсе озын, берсе кыска. (чагыштыру).
  • У-у-у бик күп әйберләргә өйрәндем мин бүген дуслар сездән. Бик зур рәхмәт.
  • Тукта мәле Акбай без бит синең турында шигырь дә беләбез. (шигырь сөйләү).
  • Ай, рәхмәт,  балалар, миңа бик ошады сезнең эшчәнлегегез. Сезгә дә ошадымы соң? Бигрәк тә нәрсә ошады?.....Нәрсә исегез дә калды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Уртанчылар торкемендэ танып белу эшчэнлеге . Тема:" Математика иленэ сэяхэт"

Уртанчылар  төркемендә танып белү эшчәнлеге.Тема: "Математика иленә сәяхәт "Максат:Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү .Тәрбия бурычы  :Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кыз...

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика) Зурлар төркеме

Тема: “Күңелле тукталышлар” Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көнн...

"Әкият уйныйбыз" (2-нче кечкенәләр төркемендә танып белү (математика) эшчәнлеге).

  Эшчәнлектә “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында”  тирәлек (пространство) төшенчәләре формалаштырыла;-         геометрик  фигураларны...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....