“Математика иленә сәяхәт”
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Конспект: “Математик иленә сәяхәт”

 

 2 кечкенәләр  төркеме

Максат: Танып белү аша балаларга саннар өйрәтү, җисемнәр арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү, мәсьәлә төзи,  җисемнәрне  чагыштыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау.

Җиһазлау һәм материал: “Автобуслар” уены өчен төрле  санннардагы  ясалган карточкалар, карта , “ Кыш” фасылы турында рәсемнәр, биремнәр, күчмә кошлар рәсемнәре,

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”, “Куркынычсызлык”.

 

Эшчәнлек барышы

1. Исәнләшү.

 Т. – Исәнмесез,балалар!

 – Балалар, әйдәгез бер- беребезне сәламләп алыйк.

- Хәерле көн, дуслар!

- Хәерле көн, кунаклар!

 

2. «Сорау –жавап» уены .

- Хәзер елның нинди фасылы?

-  кыш айларын сана.

- Бер атнада ничә көн?

- Бүген атнаның ничәнче көне?

- Кичә нинди көн иде?

- Иртәгә нинди көн була?

- Куаклыкта 2колак күренеп тора. Анда куяннар яшеренгәннәр. Ничәкуян? (1)

- Әби 1 пар носки бәйләде. Әби барысы ничә носки бәйләгән? (2)

( кыш турында әңгәмәүткәрү)

( Кыш  билгеләрен санау)

 

3. Т. – Балалар, без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә автобус белән барырбыз.

«Автобуслар» уены.

Уенда катнашучыларның муеннарына берәр төрле сан язылган катыргы түгәрәкләр эленә (балалар белгән саннар гына файдаланырга тиеш). Алар – “автобуслар”, саннар – автобусларның номерлары. Бүлмәнең төрле урыннарына шундый ук саннар язылган карточкалар беркетелә. Болар – махсус урыннар – “автобус тукталышлары” була.

Балалар бүлмәдә ирекле рәвештә йөгерешеп, уйнап йөриләр. Тәрбияченең “Тукталышларга!” дигән сүзеннән соң һәр автобус үз тукталышын тиз генә табып, шунда килеп туктарга тиеш. Уен, автобус номерларын алмаштырып, берничә тапкыр кабатлана.

 

4. Уен «Күршеләреңне тап».

5. Т.- Юлга кузгалабыз. Сәяхәт вакытында төрле тукталышлар ясарбыз. Тукталышларны табарга карта ярдәм итәр.

 

Беренче тукталыш. Монда бер билге бар. Нинди билге булыр?  Светофор билгесе – ). Дәфтәрдә 2нче бирем.

 

Уен «Кайсы өй кемнеке?»

Жәнлекләр тотып торган мисалларны чишеп, аларның кайсы өйдә яшәгәннәрен белергә тырышып карыйк. Жәнлекләрне өйләре белән тоташтыр.

*Төлке кайсы өйдә яши? Ни өчен?

*Куян кайсы өйдә яши? Ни өчен?

*Аю кайсы өйдә яши? Ни өчен?

 

6.Икенче тукталыш.  Кыш  билгесе.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары –артка.

Унга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иңөсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

 

7. Т. – Өченче тукталыш. Бу билге безгә исәпләргә, санарга куша.

Күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрү, мәсьәлә төзү. (Шарт, сорау, чишелеше, җавап)

Ә хәзер минем мәсьәләне тыңлагыз әле.

Каен агачында2ромашка чәчәге үскән. Аның 1 сен өзеп алганнар. Ничә ромашка калган?

 

8.Т.- Дүртенче тукталыш.

Бу нинди билгеләр? ( Геометрик фигуралар). Фигураларны атау.

Ял минуты

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм.

 

Математик диктант язу (дәфтәрдә 5 нче бирем).

Турыпочмаклык эченә:

Өске уң почмакка – квадрат

Сул аскы почмакка – шар

Уң аскы почмакка – өчпочмак

Сул өске почмакка – түгәрәк.

Уртада – овал.

- Шарны кая ясадыгыз?

- Квадратны кая ясадыгыз?

- Түгәрәкне кая ясадыгыз?

 

11. Йомгаклау.

Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана)

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибынгады бистәсенең гомуми үсеш бирүче төрдәге 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.

 

 Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге:

   Гади математик кузаллаулар формалаштыру.

                                                Тәрбияче: Корбанова Н.Х.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...