Математика иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

конспект открытого занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_matematika_ilene_seyahet.docx32.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы

«Олы Әтнә балалар бакчасы»

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә күрсәтелгән ачык оештырылган эшчәнлек

 “Математика иленә сәяхәт”

Тәрбияче: Мөхәмәдҗанова Лилия Тәлгать кызы

Максатлар: 1 дән 20 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, геометрик фигураларны таный белү, предметларның санын цифр аша күрсәтү,10 эчендә арифметик мәсьәләләрне төзергә һәм чишәргә өйрәнүне дәвам итү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

Методик алымнар: 1) уен (сюрприз моментлары ),2) күрсәтмә (иллюстрацияләр),3) сүзле (сораулар,җаваплар,киңәш һәм мактаулар)

Җиһазлау: геометрик фигуралардан төзелгән ракета рәсеме, геометрик фигуралар, компьютер, экран .

Шөгыль барышы:

(Балалар өстәл артында урындыкларга тезелеп утырганнар)

Тәрбияче. Исәнмесез,балалар.Бүген безгә кунаклар килде.Шуңа күрә игътибарлы булырга, сорауларга яхшы җавап бирергә тырышыгыз. Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

(СМС тавышы килә)

Балалар кемдер безнең белән элемтәгә чыгарга тели ахрысы.Тыңлап карыйк әле.

Математика патшабикәсе (экраннан 1 слайд).

- Исәнмесез,балалар,мин Математика патшабикәсе булам.Мин сезнең математиканы яратканыгызны,цифрлар,геометрик фигуралар белән дус икәнегезне беләм.Шуңа күрә сезне үземнең тылсымлы илемә кунакка чакырам.

Тәрбияче.Балалар,  Математика патшабикәсенең чакыруын кабул итәбезме? Сезнең анда барасыгыз киләме?

Балалар.  Әйе,барасыбыз килә.

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын эзләп тапсагыз, Математика патшабикәсе янына нәрсәгә утырып барасын белерсез.

Канатлары юк бу кошның

Әмма ул оча белә.

Тик койрыгын гына ача да

Йолдызларга ук менә

Балалар:  Ракета

Тәрбияче.Дөрес, балалар, без Математика патшалыгына ракетага  утырып барырбыз. Ә ракета моделен үзебезгә ясарга туры киләчәк. Ә без аны геометрик фигуралардан төзербез (2 слайд)

(Тактага геометрик фигуралардан  ракета рәсеме  ясыйлар.Фигураны куйган бала ракета формасында төзелгән өстәл артындагы урынга утыра бара.)

Тәрбияче.Балалар,ракетаны  нинди геометрик фигуралардан төзедегез?

Балалар. Өчпочмаклардан.

Тәрбияче. Ракетаны төзү өчен ничә өчпочмак кулландыгыз?.

(Балалар саныйлар)

Балалар. Биш

Тәрбияче. Ракетаны төзү өчен ничә турыпочмак кулландыгыз?.

Балалар. Ике

Тәрбияче. Ракетаны төзү өчен ничә түгәрәк  кулландыгыз?.

Балалар. Бер

Тәрбияче. Ракетаны төзү өчен ничә квадрат кулландыгыз?.

Балалар. Бер.

Тәрбиче. Балалар, әйдәгез җайлап утырдык. Ракета югарыга күтәрелсен өчен безгә 20 дән кирегә санарга кирәк булачак. Башладык.

(Балалар чираттан саннарны кирегә саныйлар 20-1)

Тәрбияче. Очтык (2 слайд тагы ракета тавышы ишетелә)

Тәрбияче. Менә килеп тә җиттек. Математика илендә безгә төрле биремнәр әзерләп куйганнар. Ягез карап карыйк әле. Монда саннарның күршеләрен әйтергә кирәк булачак.

9-10

12-13

15-16

17-18

Тәрбияче. Балалар хәзер безгә урыннарда мөстәкыль карточкалар да эш эшләп алырга кирәк була. (карточкалар белән мөстәкыйль эш)

Тәрбияче. Балалар хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Музыка астында

(Әй нәниләр, нәниләр,

Арыдык без, димиләр.,

Аякларын күтәреп,

Матуритепатлыйлар.

Хәзербарабызартка,

Егылмыйча, синатла.

Бер, ике, өч, дүрт!

Егылмыйча, син атла.)

Тәрбияче. Хәзер инде безгә кире кайтырга кирәк. Әйдәгез кабаттан ракетага утырыйк та 1 -20 кадәр тәртип буенча саныйк.

Менә кайтып та җиттек.

Балалар сезгә сәяхәтебез ошадыма?

(балаларның җаваплары)

Тәрбияче. Сәяхәттә актив катнашканыгыз өчен мин сезгә менә шушындый медальоннар бирәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...