"Уеннар аукционы»
материал (младшая группа)

Балаларның сөйләм телен үстерү мәсьәләләрендә ата-аналарга педагогик белем бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilr_zhyelyshy.docx976.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районымуниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе«Мамадыш шәһәре 10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасы”

          Тема:  Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган .

                     

                    (кечкенәләр төркемендә  ата-аналар җыелышы)

                                        Тәрбиячеләр: Шәйхетдинова Г.Г.

                                                                  Хафизова З.К.

                     

«Уеннар аукционы» формасында «  Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган »  дигән ата-аналар җыелышы.

Үткәрү формасы: "Уеннар аукционы»

Тема: “Уен  аша сөйләм телен үстерү”

Максат: балаларның сөйләм телен үстерү мәсьәләләрендә ата-аналарга педагогик белем бирү

Бурычлар:

  • традицион булмаган  ,аукцион формасында ата-аналар җыелышы үткәрү
  • ата-аналарда  иҗат итәргә һәм әлеге җыелыш материалларын  файдаланып  балалар белән бергә уйнарга теләк уяту
  • ата-аналар арасында  коллективизм һәм хезмәттәшлек хисе үстерү
  • әти-әниләр арасында шатлыклы атмосфера һәм күтәренке кәеф булдыру
  • ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре арасындагы элемтәне ныгыту

Материал: уеннар җыелмасы, трибуна, акча берәмлекләре – купоннар, уен өчен чүкеч (молоток).

Җыелыш барышы:

Хөрмәтле әти-әниләр, без Сезне бүгенге аукционыбызда күрергә шатбыз.

Аукцион ул – берәр мөлкәтне яки товарны артыграк бәя бирүчегә халык алдында сату. Буген сатуда сөйләм телен үстерү өчен уеннар җыелмасы.

Сезнең игътибарга:

Алып баручы – Шәйхетдинова Г.Г.

Аукционист – тәрбияче Хафизова З.К.

 Аукционерлар – әти-әниләр

Аукционерлар үзләренә ошаган теге яки бу лот белән танышырга, сатып алырга хокуклы. Лотка кем иң югары бәя бирә,шуңа сатыла.

Игътибар итегез, сезнең алда акча берәмлекләре – купоннар.

Кыңгырау шалтырый.

Аукционист: Аукцион ачык (чүкеч суга). Уеннар алыш-биреше игълан ителә.

Алып баручы: Алыш-бирешнең темасы  «Уен аша сөйләм телен үстерү»

Бүген сатуга алдагы лотлар тәкъдим ителә:

1нче Лот : “Акыл баланың бармак очларында”.(кыстыргычлар  ярдәмендә бармак уены)

Кыстыргычлар белән уйнау кул бармакларының моторикасын үстерә.Ә вак моторика  - ул сөйләм, хәтер, фикерләү үсешенең нигезе.

Мондый уеннар сабыйны әйләнә-тирә дөнья белән таныштырачак. Баланың акыл үсешен, ритм хисен һәм конструктив фикерләвен үстерә,  сөйләмне үстерергә һәм баетырга ярдәм итәчәк.

Кыстыргычлар белән дидактик уеннар ярдәмендә төсләрне, исәп-хисапны, алфавитны, һөнәрләрне, ел фасылларын, транспортны һәм башкаларны өйрәнергә була.

Кирәкле материаллал: болыт,кояш  рәсеме , зәңгәр ,сары төстәге кыстыргычлар алына һәм алдагы шигырь юллары ятлана:

https://www.maam.ru/upload/blogs/detsad-1568388-1544993350.jpg

-Яңгыр,  нигә явасың

 Чәчләремә тамасың?

Көне буе яварга

 Суны кайдан табасың?

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ботка пешсен казанда;

Алтын кашы к базарда,

Көмеш кашык болытта.

Нык яварга онытма!

 Яңгыр, яу, яу, яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач.

https://dytpsyholog.files.wordpress.com/2015/10/img_18631-e1445548236547.jpg

— Кояш, чык, чык, чык!

Синең җылың бик тансык.

 Чыксаң, без сөенербез,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка — казанда,

Тәти кашык — базарда.

 Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Кояш чык!

Болыт кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач.

Алып баручы:

-1нче лотның башлангыч бәясе -5сум. Кем күбрәк бәя бирә?

Каюмова Ф.С.

 – 15 сум.

 Ишмурзина А.Т

 – 25 сум.

Аукционист:  25 сум –бер, 25 сум-ике, 25сум –өч(чүкеч суга) .Сатылды.

2 нче Лот    Курчак  театры.

Курчак театры балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аның хәтере үсә. Рольне уйный - уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, сүзләрне истә калдыру җиңеләя.

“Шалкан”, “Йомры икмәк”, “Теремкәй” әкиятләренә фетрдан ясалган курчаклар  тәкъдим итәбез. Уен барышында барлык гаилә әгъзалары катнаша алу сөенечле.

https://avatars.mds.yandex.net/get-pdb/1639023/b890106a-22b0-47fa-84ab-153d31f75ee0/s1200?webp=false

2нче лотка 100сум бәя куеп , Курбатова К.В.  ия була.

3 нче Лот  Дидактик уен: “Матрешканы киендер”

1.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү,файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Уен барышы:  Киемненең исемен, төсләрен әйтү.

-         Бу нәрсә? C:\Users\Айрат\Desktop\Гулҗчира\WP_20190914_10_08_08_Pro.jpg

-         Бу күлмәк.

-         Нинди күлмәк?

-         Кызыл күлмәк.һ.б.

-Сиңа нинди күлмәк кирәк ?

-Син нинди күлмәк киясең?

3нче лотка 25сум бәя куеп , Мисбахова Л. ия була.

4 нче Лот  Дидактик уен: “Курчакларны киендер”

Максат:  Киемнәр турында белемнәрен камилләштерү.

                  Киемнәрнең төсләрен, билгеләрен, зурлыкларын әйтү.

Калфак,кокошник,картуз,түбәтәй,сарафан,алъяпкыч,читек кебек сүзләрне сөйләмдә куллану.

“Кибет” сюжетлы-рольле уенын куллану отышлы.

C:\Users\Айрат\Desktop\Гулҗчира\WP_20190914_10_13_58_Pro.jpgC:\Users\Айрат\Desktop\Гулҗчира\WP_20190914_10_14_19_Pro.jpg

C:\Users\Айрат\Desktop\Гулҗчира\WP_20190914_10_14_35_Pro.jpgC:\Users\Айрат\Desktop\Гулҗчира\WP_20190914_10_13_46_Pro.jpg

4нче лотка 75сум бәя куеп , Зиннатуллина Э.С. ия була.

5 нче Лот “Шалкан”өстәл театры.

Максат :баланың иҗади кызыксынуы һәм сәләтен үстерү, бала һәи әти-әни  арасында дуслык тәрбияләү.

Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла.

H:\мин\садик\Новая папка\WP_20181114_07_16_37_Pro.jpg

4нче лотка 30сум бәя куеп , Салимова Л. ия була.

Йомгак  ясау.

Алып баручы:

-  “ Уеннар аукционы” үз эшен тәмамлый. Безнең уеннар  сезнең өчен файдалы булыр , һәм  тәкъдимнәребез Сезгә сабый белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклап калырга, сөйләм телләрен баетырга  ярдәм итәр дип ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия в подготовительной группе " Математический аукцион"

Конспект занятия в подготовительной группе в форме аукциона, где дети могут заработать деньги (фишки) своим собственным умом, а затем потратиь их по своему разкиению. Специально подобранные задания на...

Интеллектуальная игра "Аукцион знатоков о М.В. Ломоносове"

Интеллектуальная игра является обобщающим мероприятием по знакомству дошкольников с жизнью и деятельностью М.В. Ломоносова....

Педагогический совет "Аукцион педагогических идей"

Педагогический совет проводится в нетрадиционной форме - аукциона. Данная форма позволяет педагогам предоставить свой педагогический опыт. Педагоги представляли конспект занятия и  презентацию к ...

"Войди в природу другом". Аукцион педагогических знаний и идей.

"Войди в природу другом" Аукцион педагогических знаний и идей Аукцион педагогических знаний и идей "Войди в природу другом" нацелен на умение представлять и снабжать собеседников творческой информац...

спортивный аукцион

спортивный праздник...

Конспект интегрированного занятия по математике «Экологический аукцион»

    Концепция модернизации российского образования, утвержденная Правительством Российской  Федерации  от 12  декабря  2001 года, требует повышения ...

Аукцион педагогических идей

Деловая игра, направленная на формирование ключевых компетенций педагога....