“Балачак иленә сәяхәт”
методическая разработка (старшая группа)

семинар-практикум  с родителями

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balachak_ilen_syaht_seminar_roditeli_logoped.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

“Балачак иленә сәяхәт” (әти-әниләр белән уеннар)

Максат: Әти-әниләргә уеннар турында мәглүмат бирү, фикер алышу, рус теле шөгыльләрендә кулланылучы уеннар белән таныштыру.

Материал: төсле шарлар, уеннар өчен атрибутлар

Барышы:

- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Белгәнебезчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге – уен. Уеннар төрле була. Ә сез нинди уен төрләре беләсез? (хәрәкәтле, дидактик, җырлы-биюле, сүзле, бармак уеннары һ.б.) Бүген мин сезгә балалар булып алырга тәкдим итәм. Мин сезне “Балачак иленә” сәяхәткә чакырам. Анда безне төрле уеннар көтәчәк. Сәяхәткә нәрсә белән барырбыз микән? Шуны белү өчен мин сезгә матур шарлар бирәм. (кызыл шарлылар 1 якка, зәңгәр шарлылыр 2 якка тупланалар)

- Безнең шарлар серле. Аларга сүзләр яшерелгән. Әгәр бу сүзләрне эзләп тапсагыз, сәяхәткә нәрсә белән баруыбызны белерсез. (сүзләр төзиләр)

- Димәк, без сәяхәткә очкыч һәм поезд белән барабыз.Сәяхәттә күңеллерәк булсын өчен бармак уены уйнап алырбыз. “Фрукты” бармак уены уйныйбыз.

1 нче тукталыш. Әлеге тукталышта безне “Угадай по описанию” уены көтә.

1 команда конверттагы предметны сурәтли, ә икенче команда сурәтләү буенча рәсемдә нәрсә икәнен белергә тиеш. Сурәтләү өчен сораулар:

  • Какой?
  • Где живет?
  • Какую пользу приносит?
  • Что любит?

Командаларга 3шәр конверт бирелә. (җаваплар тыңлана)

  • Рәхмәт!

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Күңеллерәк булсын өчен тагын бер уен уйнап алыйк әле. “Яблоко, морковь, кошка”. Уйнаучылар түгәрәктә. Алма- кулларны өскә күтәреп җәябез, кишер – кулларны аска төшереп җәябез, песи- кулларны күкрәккә куеп мияулый. Педагог берәр уенчыга бармагы белән күрсәткәч һәм тиешле сүзне әйткәч, ул уенчы һәм аның уң һәм сул күршеләре тиешле хәрәкәтне ясый.

2 нче тукталыш. Мин сезне яшелчә һәм җиләк-җимеш кибетенә чакырам. Ләкин безнең кибеттә билгеле бер аваз булган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне генә сатып алырга мөмкин. 1 команда “С” авазы булган, 2 команда “Р” авазы булган яшелчә, җиләк-җимешләрне сатып ала.

  • Я иду в магазин и покупаю сливу. ( свеклу, редиску, апельсин)
  • Я иду в магазин и покупаю репку. ( морковь, огурец, грушу)

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

3 нче тукталыш.  Әлеге тукталышта безне “Назови три слова” уены көтә. Бирелгән сорауга җавап булырлык өч сүз әйтергә кирәк. Һәр командага чиратлап сораулар бирелә.

  • Что можно варить?
  • Что можно пить?
  • Что можно купить?
  • Что можно подарить?
  • Что можно потерять?
  • Что можно найти?
  • Что можно нарисовать?
  • Что можно посадить?
  • Что можно продать?
  • Что можно покрасить?

Булдырдыгыз! Афәрин! Безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сез сәяхәттән нинди кәеф белән кайттыгыз? Сезгә сәяхәт ошадымы? Сезгә кирәкле, файдалы әйбер булдымы? Рәхмәт, мин бик шат. Әйдәгез әле, үзебезгә ныгытып кул чабыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балачак бәйрәме

1 июнь - балаларны саклау көне...

"Хуш балачак"

открытое занятие...

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак

Сообщение из опыта работы по национальному воспитанию...

Без барыбыз да балачак иленнән

Без – барыбыз да балачак иленнән. Кеше гомере буе күпмедер дәрәҗәдә бала булып кала. Яшәү дәверендә сабый чактагы хыялларын тормышка ашыра.  Белгечләр дә, кешенең шәхес булып формалашуына м...