Заман тәрбиячесе нинди булырга?
статья

Садыкова Резиля Решитовна

Заман тәрбиячесе нинди булырга?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon statya_zaman_terbiyachese_nindi_bulyrga_tiesh.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Заман тәрбиячесе нинди булырга?

Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта алып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша. Баланы бакчага әзерләр алдыннан, ата-ана моңа үзе дә әзер булырга тиеш. Моның өчен бакчадагы режим белән танышырга, нинди дәресләр һәм уен чаралары булганлыгы белән кызыксынырга киңәш ителә. Булачак тәрбиячеләр белән танышу да комачау итмәс. Аларга баланың холык үзенчәлекләрен, гадәтләрен, нәрсәләр белән кызыксынуы хакында алдан ук хәбәр итеп куярга кирәк.

      Тәрбияче хезмәтен башкару – даими иҗади эзләнүдә булу дигән сүз, ә моңа беркайда да өйрәтмиләр, ул тәҗрибә белән, эшли эшли килә.

       Тәрбия бирү ул – иң әүвәл үзеңә, ә аннан соң башкаларга йогынты ясау дигән сүз, шуңа күрә тормыш, ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, камилләшергә, белемне  күтәрергә мәҗбүр итә.  

        Тәрбияче хезмәте элек – электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Балалар бакчасында эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Тәрбияче беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Тәрбияче булу кыен, әмма мөмкин.  

       Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала.

       Хәзерге заман тәрбиячесе заманча мәгълүмат-компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә.

      Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда тәрбияче һөнәре җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып балалар бакчасына килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

 Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр.                                                        
     Минемчә, хәзерге заман  тәрбиячесе сабырлык, тугрылыклылык  намуслы булу, балалар күңеленә юл таба ала белергә тиеш.
         Балаларга мәхәббәт кешегә тумыштан бирелә, дип уйлыйм, чөнки ярата белергә өйрәтеп булмый, ә профессиональлек — һәр тәрбияченең эш тәҗрибәсе барышында үзендә булдырылырга тиешле сыйфат. Әгәр дә тәрбияче  һөнәрен сайлаган яшь белгеч шундый сыйфатлар җыелмасына ия булса, ул һөнәрнең фундаментын сала һәм аннан өметле тәрбия чыгар дигән ышаныч бар. Әлбәттә, тәрбияче хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та.

 Тәрбияче - һөнәрен ялгыш сайламадым. Эшемне  яратып, күңелемне биреп башкарам. Бүгенге тормышны да шушы балаларсыз күз алдына китерә алмыйм. Нәниләрнең өмет тулы күзләре,минем артымнан һәр сүзне кат-кат кабатлап өйрәнергә тырышулары, апа дип торулары мине чын-чынлап тәрбияче һөнәренә гашыйк иткән. Хәзерге заман тәрбиячесе беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.

 Иң мөһиме – бала күңелендә кечкенәдән үк милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Ә шундый тәрбиячеләр булганда, безнең киләчәк өметле. Һәм тагы да яңа дәрт, көч өстәп торыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Заман талэбе

Еллар узган саен тормыш кешелек дөньясына зур таләпләр куя. Олылыларга гына түгел балаларга да таләпләр көннән көн арта. Мәктәптә белем тирәнлеген ата-ана механик рәвештә генә түгел, ә аңлап үзләштерү...

Заман тәрбиячесе нинди булырга?

Заман тербиячесе нинди булырга?...