Музыкальное занятие "Музыка иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по музыке (средняя группа) на тему

Гайнуллина Раушания Мударисовна

Тема: Музыка иленә сәяхәт (уртанчылар төркеме өчен)                                                                                                                                      

Максат: балаларның музыкаль иҗади сәләтләрен үстерү,аларга әйләнә-тирәбез­дәге аваз-тавышлар турында төшенчә бирү, танып-белү осталыкларын үстерү; 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_eshkrtmse_3.docx18.4 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема: Музыка иленә сәяхәт (уртанчылар төркеме өчен)                                                                                                                                       Максат: балаларның музыкаль иҗади сәләтләрен үстерү,аларга әйләнә-тирәбездәге аваз-тавышлар турында төшенчә бирү, танып-белү осталыкларын үстерү;

Җиһазлау: уен кораллары тавышы, музыка уен кораллары, өй макетына ясалган нота станы, баян, магнитофон; мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле уеннар аудиоҗыентыгы.Музыка җитәкчесе тылсымчы киемендә.                                                                                                                                                                                                                           Шөгыль барышы. Музыкаль сәламләү.                                                                                                                                              Муз. җит: Балалар, сез үзегезнең кая килеп эләккәнегезне беләсезме? ("Туган телем"җыры, В.Агапов көе), көй астында муз. җитәкчесе сөйли). Сез музыка иленә килдегез. Мин- бу илнең хуҗасы- сезне шушы могҗизалы ил буенча алып йөрермен. Башта бу ил турында сезгә кыскача сөйләп китәрмен (көй туктатыла). Балалар, паласка җайлап утырдык. Менә бу тылсымлы өйдә искиткеч ягымлы һәм шат күңелле ноталар яши. Балалар, бу гади өй түгел. Стенасында сызыклар. Әйдәгез, бергәләп саныйк әле.

Балалар: 1, 2, 3, 4, 5.                                                                                                                                                                      Муз. җит: Без бит сызыктан торган йортта нәрсәләр яшәгәнен беләбез. Анда нәрсәләр яши әле?

Балалар: Ноталар.                                                                                                                                                                                                     Муз.җит. Җиде нота дус булган, бергә - бергә көн күргән.Тик бервакыт ноталар адашканнар, югалганнар. Балалар, ярдәмгә ашыгыгыз, ноталарны табыгыз. (Сөйли-сөйли, конверттан ноталарны ала. Балалар исемнәрен әйтеп, нота станына урнаштыра баралар).                                                                                                              Муз.җит. Һәр нотаның үз йорты бар, иң кечкенә эскәмиядә,                                                                                                                                             өстәмә сызыкта яши нота

Балалар: " до".                                                                                                                                       Муз.җит. Беренче сызык астында яши нота

 Балалар:" ре" 

Муз.җит. Иң беренче сызыкта, ипләп яшәп ята

Балалар: " ми".

Муз.җит. Беренче һәм икенче арасында тәрәзә,

Шул тәрәзә эчендә яши

Балалар: "фа".

Муз.җит. Икенче баскычта яши нота

Балалар: "соль".

Муз.җит. Икенче һәм өченче сызык уртасында

                   Сузып үзенең җырын, яшәп ята нота

Балалар: "ля".

Муз.җит. Өченче сызыкта гомер итә нота

Балалар: "си".

Муз.җит. Өченче сызык өстендә, дүртенчесе астында

Яшәп ята нота

Балалар: "до".

Муз. җит. (нота станындагы ноталарны күрсәтеп): "До" һәм "до" Балалар: була октава.

Муз. җит. Ноталар урыннарын тапты, әйдәгез, ноталарны яңгыратыйк әле. (Гамманы башкару).

Муз. җит. Балалар, сез көз турында җырлар беләсезме?

Балалар: Беләбез ("Яфраклар бәйрәме" җыры башкарыла. Ләбиб Лерон сүзләре, Р.Еникеева көе).

Муз. җит. Авазларны һәркем әйтә, һәркем үзенчә әйтә.

                   Кем кычкыра, кем тукылдый,

                   Кем шакылдый,кем бытылдый,

                   Кемдер җырлый, кемдер бии,

                   Кемдер әкрен эчтән көйли.

                   Әмма аваз ишетү өчен,

                   Тыңлый белү бик кирәк.

Балалар, өстәл янына килегез әле. Карагыз, өстәлдә нинди әйберләр тора. Сезгә нәрсә ошый, шуны алыгыз. (Агач таяклар, кыштырдавык пакет, ачкычлар, шакмаклар, кәгазь, стакан, карандаш, борчак тутырылган тартма, алюмин кашыклар. "Нәрсә ишетәсез?"дидактик уены оештырыла).

Муз. җит. Балалар, сез нәрсә ишеттегез?

Балалар: Тавыш, аваз.

(Бер бала ширма артында торган уен коралларында уйный).

Муз. җит. Балалар, безнең Әлфия нинди уен коралларында уйный икән,

игътибар белән тыңлыйк әле.

Муз. җит. Балалар, сез нинди тавышлар ишеттегез?

 Балалар: Уен кораллары тавышлары.

Муз. җит. Ясыйк матур түгәрәк.

                   Биик әле бергәләп

(балаларны түгәрәккә биергә чакырам, алар татар халык бию көенә "Парлы бию" башкаралар).

Муз. җит. Балалар,сез уйнарга бик яратасыз. Бүген мин сезгә яңа уен өйрәтәм.Татар халкының уен җыры "Эх,зилем-зиләле "дип атала.

 Муз. җит. Ә хәзер тылсымлы паласка кабат утырабыз, күзләрне йомабыз. Бу тылсымлы тавышлар илендә сезгә ошадымы? Нинди тавышлар күбрәк ошады?

Балалар җавабы .

Муз. җит. Музыкаль тавышларны тыңларга рәхәт, шуңа күрә кәефләр дә күтәренке. (Балаларга "смайлик" формасында ясалган ике нотаны күрсәтәм).Кайсы нотага кунакка киләсез?

 Балалар: Елмайган нотага!

Муз. җит. Сез, балалар, бик акыллы кунаклар булдыгыз, күчтәнәчсез бер дә җибәрәсем килми. Минем музыкаль күчтәнәчемне кабул итегез. Күчтәнәчем ошаса, сез дә кушылыгыз (Шөгыль "Туган тел" җыры белән тәмамлана).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....